Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тиресне дөрес сакламаган өчен штраф салу турындагы законны депутатлар хуплады

news_top_970_100
Тиресне дөрес сакламаган өчен штраф салу турындагы законны депутатлар хуплады
Ринат Абзалов карикатуралары, "Чаян" журналыннан

Сенаторлар «терлекчелекнең өстәмә продуктлары белән эш итү таләпләрен үтәмәгән өчен» дигән административ җаваплылык турындагы законны хуплады. Бу хакта РИА Новости яза.

«Терлекчелекнең өстәмә продуктлары» булып авыл хуҗалыгы малларын тотканда барлыкка килгән тирес, тизәк, асларына салына торган түшәмә, терлек тоткан урында барлыкка килә торган сыеклыклар санала.

Аларны саклау, күчерү, эшкәртү таләпләрен үтәмәгән өчен, вазифаи затларга – 30 меңнән 40 меңгә, шәхси эшмәкәрләргә – 50 меңнән 60 меңгә, юридик затларга 250 меңнән 350 меңгә кадәр штраф билгеләнә. Шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар өчен альтернатив җәза буларак, аларның эшчәнлеген 90 көнгә кадәр туктатып тору да карала.

1 ел эчендә кабаттан хокук бозу булса, вазифаи затларга 40-50 мең, ИПларга 60-70 мең, юридик затларга 350-450 мең штраф салына. Һәм шәхси эшмәкәрләр өчен эшчәнлекне 90 көнгә туктатып тору мөмкинлеге саклана.

Шул үк вакытта закон проекты, терлекчелекнең өстәмә продуктлары белән эш итү таләпләрен бозган өчен, федераль дәүләт ветеринария күзәтчелеге органнарына административ хокук бозулар турында эшләрне карау һәм беркетмә төзү хокукы бирә.

Документта әйтелгәнчә, кешеләр сәламәтлегенә яки тирә-юньгә зыян салган, эпидемия яки эпизоотия китереп чыгарган гамәл яки гамьсезлек өчен, бу гамәлләрдә җинаять билгеләре булмаса, вазифаи затларга 50-60 мең сум административ штраф салына. Юридик зат буларак теркәлмичә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә 80-90 мең сум штраф сугачаклар яки эшчәнлекләрен 90 көнгә туктатып торачаклар. Юридик затларга 500-600 мең штраф салына яки эшчәнлекләре 90 көнгә туктатылып тора.

Шулай ук Роспотребнадзор терлекләрне ташу, күчерү кагыйдәләрен яки терлекчелек продуктларын әзерләү, эшкәртү, саклау кагыйдәләрен бозу белән бәйле эшләрне дә караячак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100