Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интертат аңлата: «Тирес законы»

2023 елның 1 мартыннан черегән тиресне генә ашлама итеп кулланырга яки сатарга ярый. «Интертат» бу канунның асылын аңлата.

news_top_970_100
Интертат аңлата: «Тирес законы»
Ринат Абзалов карикатуралары, "Чаян" журналыннан

2023 елның 1 мартыннан Россиядә яңа закон керде. Хәзер 1 ел черегән тиресне генә ашлама итеп кулланырга яки сатарга ярый.

Закон шәхси ярдәмче хуҗалыкларга (ЛПХ) кагылмый. Яңа канун – йөзләгән терлек яки меңләгән кош-корт тота торган эре хуҗалыклар өчен. Таләпләр юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр (ИП), вазифаи затлар һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларына (КФХ) карата үзгәрде.

Быел штраф салмыйлар. 2023 ел профилактика эшләренә, консультацияләр һәм аңлатуга багышлана. 2024 елдан закон тулысынча үз көченә керәчәк.

Закон бозмас өчен: 2023 елның 1 маена кадәр Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсенә   

tu27-m.gribanova@fsvps.gov.ru адресына гаризалар кабул ителде. Анда тиреснең күләме, урыны, саклану вакыты күрсәтелде. Аннары мәгълүматларны ел саен 31 декабрьгә кадәр rshn27@fsvps.gov.ru адресына җибәреп торырга кирәк булачак.

Гариза җибәрелгән булса, терлекчелекнең өстәмә продуктлары «отход» – калдык булып саналмаячак.

Гариза бирелмәсә, 1 майдан соң тирес «калдык» дип танылачак һәм аны саклау яки басуга чыгару туфракны пычрату санала. Росприроднадзор калдыклар турында закон кысаларында тикшерү белән килә ала. 

Штраф: Тирес «калдык» дип табылса, физик затка 70-90 мең сум, юридик затка 600-800 мең сум штраф сала алалар. Эшчәнлекне 90 тәүлеккә кадәр туктатып торырга мөмкиннәр. 

Тиресне дөрес саклау урыны терлек тоту объектларыннан читтә булырга тиеш. Тиресне бетон өстендә яки герметик пленкада чертергә кирәк. 20 см ким булмаган кызыл балчык түшәп тә кулланырга ярый. Бу таләпләр үтәлмәгән очракка штрафлар 2024 елдан гамәлгә керергә тиеш.

Черемәне ашлама итеп кулланыр алдыннан, лабораториядә анализ ясатырга кирәк булачак. Анда аның зарарлы матдәләр күләме тикшерелә. Анализның бәясе 5 мең сум тирәсе.

Бу канунны җиңелрәк аңлату өчен, «Интертат» Чаян карикатурачысы Ринат Абзаловка мөрәҗәгать итте. Бу канунның абсурдлыгын ул яхшырак аңлатып бирә сыман.

 

 

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 23 май 2023
    Исемсез
    Идиотизм.... Суз юк...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100