Типтәрне башкортка әйләндерми калган кеше: «Нәкый Исәнбәт берүзе җанисәп кәгазен үзгәртә»
Филология фәннәре кандидаты, КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты татар әдәбияты кафедрасы доценты Миләүшә Мөхәммәтҗан кызы Хәбетдинованың билгеле татар язучысы, бик кызыклы һәм үзенчәлекле шәхес, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, Татарстан һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәкый Исәнбәт турында чыгышы.
Мин Нәкый Исәнбәтнең архивы белән эшлим, Аллага шөкер, минем өчен бу затлы мәгарә ишекләре ачык. Архив ике фатирда урнашкан.
Бу шәхеснең олуглык масштабларын аңлар өчен: Нәкый Исәнбәт «Хәсәния» һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәләрен тәмамлаган, совет мәктәбе белеме юк, әмма Алмата советының һәм Көнчыгышны өйрәнү институтының бәйсез эксперты булган. Аны «халык академигы» дип йөрткәннәр. Аның зур хезмәте турында Scopus мәкалә-рецензия 1972 елда чыга. Гуманитарлар арасыннан әле беркем дә ул дәрәҗәгә җитә алмагандыр. Аның хезмәтләрен чит илдә эзләгәннәр, таптырганнар; китаплары җибәрелеп торган, ә Нәкый Исәнбәт үзе чыга алмаган. Бервакыт ул Тел, әдәбият һәм тарих институтына эшкә урнашырга дип баргач, Гали Халитов аңа: «Синең совет белемең юк, мин сине хәтта лаборант итеп тә алмыйм», – дип чыгара.
Бу тема белән мин очраклы рәвештә, роман нәшер ителеп, «Кем соң ул Исәнбәт: каракмы, плагиатчымы, әллә соң гениймы? Әләкләр язганмы ул, юкмы? Һәм нинди әләкләр?» дигән сораулар тугач шөгыльләнә башладым. Адәм баласында «көнчелек» дигән нәрсә бәреп чыгарга җай көтеп кенә йөри, шуңа күрә Исәнбәт исеме тирәсендә дә әледән-әле шундый кампанияләр кузгалгалап тора.
Архивларда эзләнгәндә, мин Нәкый аганың бер гаризасына юлыктым. Әгәр мин бу кәгазьне күтәреп чыксам, «монда аның имзасы юк» диячәкләрен уйлап, тукталдым. Алга таба ел дәвамында аның кәгазьләрен актара-актара, яңа дәлилләр эзләдем, чөнки кириллица белән язылган гариза бар икән, димәк, гарәп язулысы да килеп чыгарга тиеш, Исәнбәт бит гомеренең соңгы көннәренә кадәр гарәп графикасында язган. Эзли торгач, мин бу гаризага җавап хатларын таптым.
«Мине татар һәм башкорт арасындагы мөнәсәбәтләр борчый»
Бүген, җанисәп алуның чираттагы дулкынын ерып чыкканнан соң, без «замана шартларында ничек исән калырга» дигән сорауга туктаусыз бәхәсләр алып барган көндә, мине татар һәм башкорт арасындагы гади булмаган мөнәсәбәтләр борчый. Без – тугандаш халыклар, мөгаен, күптән инде «Кем беренче туган?» дигән сорауны ябып, тату яши башларга кирәктер. Алда телгә алган чыганакларны мин нәкъ менә шуңа күрә халыкка чыгарырга карар кылдым: ни эше, ни элемтәләре булмаган, һичкем ярдәм итмәгән килеш, ялгыз бер кеше халык исәбен алуда бозып күрсәтү очракларын булдырмый калу өчен олы бер борылыш ясый аламы? Менә шуны күрсәтергә телим.
Мин татарлар да, башкортлар да дәгъва белдерә алмастай галимнең фикерләренә таянырга карар кылдым. Дмитрий Горенбург мәкаләсеннән өзек, 1959 елгы җанисәп алу нәтиҗәләрен ул ничек бәяли:
«1959 елда башкорт нәселләре саны, мөгаен, гомуми халык санын алу чорында хакимиятнең гамәлләре, аерып күрсәткәндә, «башкорт» дип язылырга мәҗбүр итү максатыннан, респондентларга административ басым ясау белән бәйле. 1959 елгы җанисәп алдыннан Башкорт хөкүмәте, кешегә милләте турында сорауга җавап биргәндә, «үзаңлылыкка таянырга кирәк, ул туган тел белән туры килмәскә дә мөмкин» дигән пропаганда кампаниясен үткәрә. Җирлек халкына, «бу ике билге туры килмәгән очракта, милләтең үзаң белән билгеләнә» дип күрсәтмә бирелә».
«Нәкый Исәнбәт – обком карарын гамәлдән чыгарттыра алган бердәнбер кеше»
Исәнбәтнең архивында мин бер гариза таптым, галимнең кыюлыгына исем китте. Исәнбәтне эзәрлекләүләр оештырылган чорда, аның «Миркәй белән Айсылу» әсәренә карата обком карары чыга. Бер генә язучы да шундый «дан»га лаек түгел! Туктаусыз борчулардан көчәйгән астма чире аркасында көчкә тын алучы, үлем белән якалашучы өлкән язучы 60 яшен каршыларга әзерләнгәндә җыентыгын чыгара, һәм кинәт обкомның аны милләтчелектә гаепләгән карары дөнья күрә! Әсәрдәге нибары бер җөмлә – әсәр героеның «Мөселман кардәшләр!» дигән бер репликасы өчен! Һәм барысы аны панисламчылыкта гаепләргә тотына! Әмма Исәнбәт – обком карарын гамәлдән чыгарттыра алган бердәнбер кеше!
Исәнбәтнең җәдидчелеккә багышланган 3-4 варианттагы хезмәтенә тап булгач, аның кыюлыгына икенче мәртәбә шаккаттым. Беләсезме, Исәнбәт, саулыгы начар булуга карамастан, татар җәдидчелеген яклау юлына баскан икән. Мәскәүдәге СССР тарихы институты оештырган кампания төрки халыклар өчен аяныч нәтиҗәләргә китерә һәм мәгърифәтчелекне феномен буларак юкка чыгара; җәдидчелек – ул рус мәгърифәтчелеге түгел, 20нче гасыр башында булдырылган культурага бүген андый үлчәүләр белән якын килергә ярамый, ди ул. Әз дә түгел, күп тә түгел, Исәнбәт институтның директоры белән тарткалаша! Галимә Галләмова миңа архивта бары тик беркетмәне генә табуын, Исәнбәтнең китабын очратмавын белдерде. Китап юкка чыгарылган, әмма гауга бик зур була. Күз алдына китерегез, ни эше, ни докторлык дәрәҗәсе булмаган бер кеше олы бер кампаниягә каршы чыгарга җөрьәт итә!
Исәнбәтнең Мәскәүгә сәфәрен мин партия карарын гамәлдән чыгару максаты белән оештырылган, дип уйлаган идем. Абына-сөртенә, көчкә-көчкә тын алып, кулына таяк тоткан Исәнбәтнең көч-хәл белән поезд вагонына менүе турында бик тәмләп сөйләнгән сүзләр күп булды. Әмма бу яңа ел сәфәренең максаты бөтенләй башкада булган икән. Һәм бу – билгеле шәхеснең партиягә дә, үз туган интеллигенциясенә дә таянмый-аркаланмый, үз интеллектына гына ышанып, бюрократия машинасы белән көрәшкә чыга алуының бер мисалы. Бүген мин алда сөйләнгән гаризаның төп асылы турында нигезләп аңлата алам.
1959 елгы җанисәп: «Башкортстанда яшәүче татар, типтәрләрне «башкорт» дип яздырырга чакыручы мәкаләләр чыга башлады»
Безнең татар зыялылары бик еш, мәсьәләнең төбенә төшеп тормастан, үз коллегаларына җиңел генә ярлыклар тагарга ярата. Исәнбәт турында да, «ул әләкче булган, даими рәвештә әләк, донос хатлар, жалобалар язып торган» дигән сүзләр таралган. Бүген исә мин сезгә – фәнни берләшмәгә – башка бер вариант тәкъдим итәм. Үзегез уйлап карагыз һәм бу документларны ничек бәяләргә икәнен хәл итегез.
Бу хат СССР Фәннәр академиясе этнография институты директоры исеменә юлланган. Әмма ул безнең обком тарафыннан түгел, ә бәлки язучы Н.Исәнбәт имзасы белән киткән. Адресы да ниндидер институт адресы түгел, ә бәлки Нәкый Исәнбәтнең шәхси адресы: Мясницкая, 5. Шушы ук эчтәлектәге хатны Нәкый Исәнбәт Башкортстан АССР Статистика идарәсе башлыгына да юллый. Өченче хат исә Үзәк статистика идарәсе башлыгы исеменә китә. Хат рус телендә язылган, кыска һәм ачык. Мин аны игътибарыгызга укып китәргә телим. Мәкерле ситуацияне галим ничек оста чишә алган соң?
«Гомуми халык санын алу якынлашкан соңгы көннәрдә Башкортстанда яшәүче татар, типтәрләрне «башкорт» дип яздырырга чакыручы мәкаләләр чыга башлады. Мин үзем БАССРның Салават районы Малаяз авылыннан. «Типтәр» атамасы безнең авылга да туры килә, шуңа күрә мин түбәндәгеләрне җиткерергә телим: «типтәр» дигән милләт юк! Алар – яшәү урыны буенча Башкортстанга кушылган татарлар. Типтәр сүзе «кушылган» дигәнне аңлата. «Типтәр» сүзе үзе үк бу кешеләрнең Башкорстанның җирле халкы түгел, башкорт милләтеннән булмаган, читтән килгән кешеләр икәнен әйтеп тора. Безнең Малаяз – тулысынча татар авылы. Авылның шәҗәрәсе башкортларның безнең нәсел җебенә һич катышы булмауларын күрсәтеп тора. Бу шәҗәрә авылда да саклана, минем кулымда да бар.»
Сүз уңаеннан, мин Башкортстанга баргач, Исәнбәт язган музейга бардым, әмма миңа бу документны күрсәтүдән баш тарттылар.
« Икътисадый яктан караганда, безнең авыл Башкортстанга кушылган башка татар авыллары шикелле үк шартларда яши. Авылның үз җирләре булмый диярлек, шуңа күрә революциягә кадәр ул башкортлардан басулар арендалый. Шул рәвешле, үз тарихы, икътисады һәм килеп чыгышы ягыннан башкорт авылы булмыйча, авылыбыз үз татар телен, гореф-гадәтләрен, тормыш рәвешен, көнкүрешен саклап калган. Хәтта хәзерге башкорт язучылары да үз әсәрләрендә безнең авылны «татар авылы» дип күрсәткән. Мәсәлән, Т.Гыйләҗетдинов – үз шигырьләрендә. Шул рәвешле, фәнни рәвештә типтәрләрне «башкорт» дип атау мөмкинлеге булмаган килеш, гомуми халык исәбен алу вакытында типтәрләрне «башкорт» дип яздырырга маташу, дип атала бу күренеш. Мәкалә авторы бу темага үз тезисын тәкъдим итә: имеш, типтәр – ул башкортлашкан тел, һәм, дәлил буларак, анда «ч» хәрефе урынына «с» хәрефе куллануларын китерә.»
Бу урында Исәнбәт башкорт телчеләренең эшчәнлеген искиткеч оста итеп анекдот дәрәҗәсенә, абсурд чиккә җиткерә, ягъни бу хат белән танышкан бер генә рус цензорына да моны кире кагу уе килмәслек итә. Мин хатны укыганда «Ай да Пушкин!» дигән билгеле гыйбарәне кат-кат искә төшердем.
«Әйе, безнең авылда да бу күренеш бар. Әмма ул берничек тә безнең телнең башкорт теле икәнлегенә дәлил булып хезмәт итә алмый. Ул – татар сөйләшенең бер төре генә. Хәтта Казан астында да, Дөбьяз районында «ч» хәрефе урынына «с» дип сөйләшәләр, аларның «печән» урынына «песән» дип әйтүләре Казан татарларының рәхәтләнеп көлүенә бер сәбәпче дә булып тора.
Мишәрләр исә «с» урынына «ц» хәрефе куллана. Бу күренеш русларда да бар. Безнең күрше рус Малаязы авылында «чай» урынына «цай», «четыре» урынына «цетыре» дип әйтәләр.
Мондый җирле сөйләш формаларына карап әлеге телнең башкортныкына каравын исбатлап булмый, чөнки һәркемгә яхшы билгеле: миллли башкорт теле «с» хәрефенә түгел, ә бәлки «һ» хәрефенә һәм башка билгеләргә карап аерымлана.»
Карагыз әле, ювелирларча нечкә осталык! Кечкенә генә рус Малаязы – бу авылга юл аша гына, анда рус мәктәбе эшли. Этнология институты, димәк, ул вакытта, рус Малаязы авылы да башкорт телендә сөйләшә, дип танырга тиеш булачак! Бу – Исәнбәтнең телне ювелирларча нечкә дәрәҗәдә белүе һәм оста итеп тезислый белүе.
«Билгеле, шәхес буларак, бездә һәркем үзенең кайсы милләткә каравын үзе билгеләргә хокуклы. Территорияләр туры килми, дигән сәбәп белән һәм теге яки бу хәрефнең татар-башкорт, типтәр телендә булу-булмавына карап, максатчанлык һәм зарурият белән мотивлаштырып, тулы бер авылларны «башкорт» дип яздырырга агитацияләү омтылышы, бәлки, аларны үзләрен «башкорт» дип яздырырга мәҗбүр дә итәр, әмма бу – гадел һәм дөрес булмаячак».
«Исәнбәт башкорт галимнәре тезисларын юкка чыгара»
Алга таба Исәнбәт Фәннәр институтына башкорт галимнәре тезисларын юкка чыгаручы үз хезмәтләрен тәкъдим итә. Бер караганда, иләк белән су ташуга тиң бит бу. Анда – институтлар, авылларга чыгып җанисәп алу кампаниясен алып баручы уннарча галим, монда – дәшмичә, «шыпырт кына» утыручы татар обкомы, һәм менә Исәнбәт. 60 яшьлек юбилеена беренче җыентыгын чыгарган, инде кулларына тоткан вакытта, аңа каршы обком карары чыга, олы бер пьесаны ертып аталар, һәм җыентык сатылмый – рәнҗергә тиештер кебек. Ә юк, Исәнбәт андый түгел! Ә җәдидчелек белән көрәш?! Әз булдымы? Һаман үз эченә бикләнмәгән, Мәскәү кадәр Мәскәү институты белән бәхәсләшә!
Исәнбәт, чынлап та, яңа елда Мәскәүгә бара, ләкин җәдидчелек өчен дә түгел. Чөнки ул, китап язылган, галимнәр аны аңлар, дискуссия булачак, дигән фикергә килә. Аны хәтта обком карары да ул кадәр борчымый, аны, барыннан да бигрәк, татарларны башкортлаштыруның нәрсәгә китереп җиткерү мөмкинлеге һәм Советлар Союзында бюрократия машинасының ничек тиз эшләве борчый.
Мин, ниһаять, аның хатына Мәскәү җавабын таптым:
«Хөрмәтле Исәнбәт! РСФСРның Үзәк статистика идарәсе башлыгы Колпаков яза.
РСФСРның ҮСИ типтәр милләтен билгеләү мәсьәләсендә сез китергән күрсәтмәләрне дөрес дип саный. Җанисәп алучылар түбәндәгеләргә таянып эш итә: сорашылган кеше үзе әйткәнчә итеп, кәгазьгә милләте языла. Типтәрләрне язганда, сорашылган кешедән үзен ул типтәр-башкортка кертәме, әллә типтәр-татарга кертәме икәнен сорау таләп ителә.
21 гыйнвар, 1959 ел.»
«Типтәрләрне язганда, сорашылган кешедән үзен ул типтәр-башкортка кертәме, әллә типтәр-татарга кертәме икәнен сорау таләп ителә» дигән шушы бер җөмлә өчен көрәшә галим. Исәнбәтнең гарәпчә имзаланган хаты кыска вакытта барып җитә. 10 гыйнварда яза, 21 гыйнварда инде җавап килә. 28 гыйнварда исә СССР ҮСИ (бөтенсоюз дәрәҗәсенә менеп җитә!) Бөтенсоюз җанисәпне үткәрү буенча идарә башлыгы урынбасары Максимовтан җавап ала:
«Сезнең 1959 елның 10 гыйнварында язган хатыгызга җанисәп вакытында типтәрләр санын алу тәртибенә аңлатма РСФСР ҮСИ тарафыннан 2911341 саны астындагы хатта 22 гыйнвар көнне бирелде.»
Шулай итеп, бөтенесе тын гына нидер көткәндә, бер кеше, бер галим халык саны алу исәбе кәгазен үзгәртә һәм нинди зур югалтуларга китерәсен искә төшерә. Моны берүзе, институтлардан башка эшли.
Сәйфи Кудаш дус, әмма татар хакы кадерлерәк
Шушы кысылу-тыкшынулардан Исәнбәт үзе һәм татар мәдәнияте никадәр зур югалтуларга дучар булуын аңлар өчен, мин ике хаттан өзекләр укып китәргә телим.
Нәкый Исәнбәт Сәйфи Кудаш белән дуслар була. Сәйфи Кудаш аның янына килеп йөри, Исәнбәт аша татарларның җанисәпкә, декадага ничек әзерләнүләрен белеп тора. Декада алдыннан Исәнбәт янына килгәч, ул аның «Башкорт фольклоры» дигән хезмәтен алып китә. Галим аны нәшер итү өчен бирә. Исәнбәт бу хезмәтне әле 1930 еллар уртасында ук язган, һәм башкорт зыялыларының монда үз-үзләрен тотышы логикага туры килми. Бу – татар-башкорт фольклоры түгел, мондый мәдәни катлам да барлыгын дәлилләүче чиста башкорт фольклоры. Исәнбәт җидегәнчелектә, аннан алда милләтчелектә гаепләнә, аны репрессияләргә тиеш булалар, шуннан файдаланып, башкортлар, Казанга килгәч, бу томны тапшыралар. Әмма мин аның папкасын таптым, ул буш. Минем бүгенге провокацион чыгышым тәэсирендә башкорт галимнәре үз архивларын актарыр һәм, мөгаен, аны шунда табар, дип өметләнәм. Татар язучысы тарафыннан җыелган башкорт халкы мәдәнияте турындагы бу хезмәт кулланышка керергә тиеш. Ихтимал, мин бу хезмәтне Йолдыз Исәнбәт архивында табармын.
Һәм менә, ниһаять, Сәйфи Кудашка хат. Әхнәф Харисовның «Башкорт халкының әдәби мирасы» китабын тәнкыйтьләп, үзенең тар карашлы күрсәтмәләре белән башкорт галимнәренең кәефен төшерде, дип, Сәйфи Кудашның Исәнбәткә карата кисәтүле мәкаләсе дөнья күрә. Бу вакытта Исәнбәт – изоляциядә. Аны татарлар да өнәп бетерми, башкортлар да яратмый. С.Кудаш обком белән бәйләнештә, дәрәҗәсе зур, Исәнбәтнең дусты, бергәләп, төрле мәсьәләләрне хәл итәләр. Бу очракта дәшми калуны, эшне зурга җибәрмәүне таләп иткән дустына ничек оста, ювелирларча төгәллек белән җавап бирүендә Исәнбәтнең кыюлыгы чагыла:
«(Син,Сәйфи) Әхнәфнең тезислары дөрес, ул – татар-башкорт культурасы дуслыгы, аларның тарихи хезмәттәшлегенә ярдәм итә (дип саныйсың). Мине дә, тискәрелеккә барып, шуңа каршы килә, дип орышасың. Бу дөрес түгел. Мин халыклар дуслыгы һәм культура багланышлары ягында торам. Ләкин Әхнәфнең китабы шуңа хезмәт итәме соң? Ул бит татар культурасын, аның әдәбияты нигезен инкарь итә. Аны, юк нәрсә, дип бара. Янәсе, ул әдәбият Тукайдан гына башланган. Хәтта Тукай да, аныңча, татар авыз иҗатын, кыйммәтен инкарь итә. Әмма Гафури, Акмуллаларның том кантуннарын Тукайдан да элек язулары билгеле. Шунлыктан, аныңча башкорт әдәбияты Тукайга кадәр күп алдан туган.»
Бүген бездә Гафури томнары басылып чыга. Җанисәп вакытында кабат Гафуриның нинди телдә язуы, кайсы милләткә каравы турында дискуссияләр булды, югыйсә, архивның кайда саклануы билгеле. Ә мин сезгә үзенең дусты белән ачуланышудан да курыкмаган галим-энциклопедияченең 1966 елгы сүзләрен җиткерәм. Исәнбәт «башкорт әдәбияты чыгытай әдәбиятыннан килеп чыккан, ул безнең татар әдәбиятыннан борынгырак» дигән тезиска каршы чыга. Болар, шулай ук, халык саны исәбен алуга барып тоташучы механизмның бүген без күрә торган нәтиҗәсе.
«Ул, башкорт әдәбияты борынгы чыгытай әдәбияты нигезендә үскән, татарның Тукайга кадәрге әдәбиятында үзбәк-чыгытай төркисе булган, ягъни борынгы татар әдәбияты булмаган, бәлки борынгы төрки гомуми бер әдәбият кына булып килгән, дип раслый. Ул анда Ризаэтдин Фәхретдиннең «Асар» һәм «Шура» журналлары хакында яза. Бик әйбәт. Ләкин ул Риза Фәхретдиннең татар галиме һәм әдибе булуы хакында яки аның әсәрләре татар телендә язылган булуы хакында берәр генә сүз булса да әйтәме? Юк!»
Шул рәвешле, Исәнбәт Әхнәф Харисовның 1965 елда фәнни йомгаклау сессиясендә җиткергән тезисларына каршы чыга. Бу дискуссиягә катышып, Исәнбәт кабат «кара исемлек»кә эләгә, аны үз туган республикасында нәшер итүдән туктыйлар.
«Казахстанда кардәшлек дөрес куелган. Ә Башкортстанда?»
1966 елда Нәкый Исәнбәт Алматага бара. Анда астмадан дәвалана, шул ук вакытта галимнәр белән аралаша. Эш шунда ки, Сәйфи Кудаш белән алар тыелган язучыларны кире кайтару буенча эш башлыйлар, гыйльми советлар үткәрәләр, СССР обкомы, җирле обкомнарга язалар. Моны рәсми рәвештә түгел, мәдрәсә тәмамлаган, ситуацияне эчтән белгән өлкән галимнәр буларак, үз исемнәреннән эшлиләр. Сәйфи Кудашка язган хатында Исәнбәт, зур канәгатьлек белән, Казахстанның Фәннәр академиясе милли китапханәсендә, казах китапханәләрендә булуын һәм казах галимнәре татарларның үз мәдәни тормышларында биниһая зур роль уйнавын тануларын, татар язучыларының казахчага тәрҗемә ителгән әдәбияты күп булуы һәм китапханәләрдә тәкъдим ителүе турында яза. Монда күргәннәреннән чыгып, ул шундый нәтиҗәгә килә:
«Казахстанда татарлар белән кардәшлек һәм мәдәни мөнәсәбәт дөрес юлга куелган».
Кызганыч, әмма бүген без башка күренеш – оныту, бу хәлләрне истән чыгару белән очрашабыз. 1966 елда Казахстан галимнәре тарихи фактларга каршы бармый, татар язучылары һәм галимнәре мирасын популярлаштыру өстендә эшлиләр. Чынлап та, объектив булалар.
Исәнбәт алга таба үз хатында «татарлар һәм мишәрләр башкорт язучыларына нәшер ителергә комачаулый, популярлашуларына киртә тудыра» дигән сәер фикер тарала башлавы турында яза. Ул моңа бик гаҗәпләнә һәм, моны кире кагу өчен, нибары Казан типографияләре эшчәнлегенә күз салып, анда басылган китаплар исемлеген күздән үткәрү дә җитә – башкорт язучыларына карата никадәр яхшы мөнәсәбәттә булуыбызны шул да ачыклый, ди. Еш кына бу китаплар беренче тапкыр нәкъ менә бездә басыла. Татар һәм башкорт язучыларына мөрәҗәгать итеп, ул «фәнни хезмәтләрдә ничек моны телгә алырга мөмкин» дип аптыравын белдерә.
Казахстан һәм Башкортстанны чагыштырып анализлап, ул болай дип яза:
«Кайтышлый, мин үз ватаным аша юл тотарга һәм казахлар китапханәсен башкорт китапханәсе белән чагыштырып карарга уйладым».
Кабат бу урында җанисәпкә бәйле нәтиҗәләргә тукталабыз. Исәнбәт монда коточкыч саннар китерә. Башкорт каталогында үзенең пьесалары һәм берничә кыршылып беткән китабыннан башка берни дә булмавын билгеләп үтә. Башкорт мәдәнияте үсешенә гаять зур өлеш керткән кеше буларак, моңа бик хәтере кала. Ул – Габдрахман Сәгъди белән берлектә беренче әлифба, мәктәп әдәбиятын төзегән кеше. Бу үзе үк толерантлык түгелмени?!
«Без – ике тугандаш халык, безгә казахлардан үрнәк алырга кирәк! Анда халыклар дуслыгы саклана», – ди ул.
Игътибар итегез әле, Исәнбәт идеологик формулалар белән ничек оста уйный! Берничек бәйләнеп булмый! «Бу күренеш милли сәясәткә каршы килә» дип, Ленин, Сталиннан цитаталар китерә һәм сорау куя:
«Ни өчен соң соңгы дистә елларда бер генә татар китабы да чыкмый?»
Нәкый Исәнбәт үрнәге безне рухландырсын иде. Академик галим, рәсми танылмаган килеш, үзенең тормышын куркыныч астына куеп, (ә ул вакытта психлар йортына озатулары да бик мөмкин!), чирле килеш юлга кузгала. Ә кайткач, Язучылар берлеге һәм обком белән бил алыша. Соңыннан безнең обком җитәкчесе Исәнбәтне үзенә чакырта һәм әйтә: «Мин гаепле түгел. Синең хезмәттәшләрең – драматурглар әләкләште. Мин бит гап-гади экономист. Хөрмәтле язучылар нәрсә әзерләп китергән, мин шуңа кул гына куйдым».
Әлеге беркетмәне мин кабат бастырып чыгардым. Иң беренче аны Х.Хәмитов нәшер иткән иде. Бу басма кемнәрнең Исәнбәт яклы булганлыгын ачык күрсәтә.
«Үз мәдәниятебезне яктырткан һәм аңа кагылышлы сорауларны күтәргән өчен генә ничек безне берәмләп юкка чыгарып була? Бүген минем артымнан килгәннәр икән, иртәгә сезнең арттан киләчәкләр.» Исәнбәтнең бу кыю гыйбарәсе дә игътибарга лаек.
Ничек уйлыйсыз, бу сүзләр бүген дә актуальме әле? Без, ни генә булса да, галим буларак, үз сүзебезне әйтә алырга тиешбез. Кабинетта утырып кына да, авыру килеш тә, галим кеше СССРның «җанисәп» дигән биниһая зур машинасына үз өлешен кертә һәм, идеология бик көчле эшләгән вакытта да, кешегә сайлау мөмкинлеге булсын өчен, «типтәр» сүзен «типтәр-татар», «типтәр-башкорт» дип үзгәрттерә ала икән! Кызганыч, әмма бүген без андый активлык, креативлык күрсәтә алмыйбыз. Шуңа күрә «Ай да Пушкин! Һай ла Исәнбәт!» дигән даһи бәяне хат кулъязмасын укыганда мин әледән-әле кабатладым. Хәзер, чыгышым башында әйткән сүзләргә кире кайтып сорыйм: әләкме бу? Жалобамы бу? Миңа калса, бу хат – корал, инструмент.
Әлбәттә, обком Исәнбәтнең ният-максатлары турында белгәндер һәм галимнән файдалангандыр, дип уйлыйм. Чөнки Исәнбәтнең улы Татарстан Республикасының мәдәният министры булып торган. Булат Гыйззәтуллин әтисен бу сәфәрдә озата барган. Кайчандыр Идегәйдән файдаланган шикелле, обком да Исәнбәттән файдалана: башта заказ бирә; үзе, кирәк була калса, дип артка чигенә һәм аннан: «Соң, бу Исәнбәт бит инде! Партиясез, эшсез! Ул үзе гаепле! Хыялый!» – дип бәя бирә.
Ә җиңү булганда, ияләр, хуҗалар күбәя. Бу адымга барырга кирәк булганда, бер Исәнбәт кенә кузагала. Бу хакта дөнья, халык белергә тиеш, дип саныйм. Бу тарихны белүчеләр бар, әмма дәшмиләр. Монда Исәнбәтнең бер гаебе дә юк, дип саныйм мин. Бар тезис, бар аргумент, бар дәлилләр!
Обком карарыннан соң, Исәнбәтне яһүд зыялылары яклап чыга, «әсәрдәге геройның бер репликасы өчен генә кешене панисламчылыкта гаепләү – гөнаһ булыр» диләр. Шулай ук, игътибар итегез: Исәнбәт үзенең фәнни хезмәтләре өчен Ленин ордены белән бүләкләнгән. Бүген Исәнбәтне нәрсәдә булса да гаепләгәнче, башта чыганакларны эзләргә, эзләрне барларга, төбенә төшәргә кирәк, дип саныйм.
Мин үзем диалогка әзер. Оппонентларыма исә: «Нәшер итегез, ә без тикшерербез!» – дип җавап бирәм.
Бүген чыгышымда мин, инсинуация килеп чыкмасын өчен, үземнән берни өстәмәдем, бары тик аерым документлар, хатлардан өзекләр генә китердем. Алар исә беравыздан Исәнбәтнең обком позициясен үтәмәвен, галимнең бу – үз шәхси позициясе икәнлеген һәм ул аны планлы рәвештә тормышка ашыра барганын сөйли.
Бүген Исәнбәт белән башкорт халкы горурлана. Фильм төшерергә әзерләр. Аның хезмәтләрен басарга әзерләр, әмма 40 еллык тынлыктан соң, әлегә бер хезмәте генә дөнья күрде. Бүген без «Идегәй»не Исәнбәтнең даһи текст төзүче булуы аркасында укыйбыз. Ул – партия обкомы карарын гамәлдән чыгаруга ирешкән бердәнбер кеше. Шуңа аны ул вакытта да алкышлаганнар, бүген без дә аны алкышларга күмә алабыз. Һәм, аңа карап, җанисәп эшләрен дөрес алып барырга өйрәнә алабыз.
- Закиров Нәкый Сираҗетдин улы (1899-1992) – күренекле татар язучысы, шагыйрь, драматург, галим-филолог һәм фольклорчы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты һәм Татарстанның Халык язучысы. Уфа губернасы Златоуст өязе (хәзерге Башкортстанның Салават районы) Малаяз авылында туган.