Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Хәбетдинова: «Нәкый Исәнбәтне донос язуда, бурлыкта гаепләргә нигез юк!»

Филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова Нәкый Исәнбәтне репрессияләр чорында татар язучыларын утыртуга бернинди дә катнашы юклыгы хакында интервью бирде.

news_top_970_100
Миләүшә Хәбетдинова: «Нәкый Исәнбәтне донос язуда, бурлыкта гаепләргә нигез юк!»
Солтан Исхаков, Миләүшә Хәбетдинова һәм Йолдыз Исәнбәт архивыннан

«Казан утлары» журналында Ринат Мөхәммәдиевнең «Ак кәгазь нидән саргая…» әсәре чыкты. Андагы төп герой — репрессия чорында коллегалары өстеннән әләк язган Нәкис. Романда аның чын исеме әйтелми. Нәкис татарның күренекле шәхесләре — Җамал Вәлиди, Нигъмәт Хәкимнәр өстеннән язып, аларны утырта һәм әдәби мирасларын үзләштерә дип сурәтләнә. Аның исеме әйтелмәсә дә, татар әдипләре романдагы Нәкиснең кем икәнен танулары хакында әйтте. «Интертат» репрессия чорында башкаларның өстеннән яла язган кешеләрнең исемнәрен фаш итәргә кирәкме дигән сораштыру уздырды. Соңрак язучылар берлеге, Ринат Мөхәммәдиевнең үзен чакырып, бу хакта фикер алышу уздырды.

Филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова «Татар-информ"га интервьюсында бу әсәрдәге фактлар белән килешмәвен белдерә һәм әсәрнең герое Нәкисне сурәтләгәндә авторның кемне күз алдында тотуын әйтергә кирәк дип саный. Интервью видео форматыннан берникадәр аерылып тора, Миләүшә Хәбетдинова тарихны өйрәнергә теләүчеләрне күз алдында тотып, текст вариантына күпсанлы сылтамалар кертте.

Миләүшә ханым, «Казан утлары» журналында репрессия чорындагы әләкчеләр турында әсәр чыкты. Сез ничек уйлыйсыз, мондый әсәр татар әдәбиятында булырга тиешме? Сез мондый әсәр чыгуны хуплыйсызмы, кире кагасызмы?

Мондый әсәрләр татар әдәбияты тарихында һәрвакыт булды. Мәсәлән, Гурий Тавлинның «Афәт» романы, Зәки Зәйнуллинның «Кеме генә юк татарның» китабы. Хәзер Ринат Мөхәммәдиевнең әсәре. Мин тарихны өйрәнгән кеше — Һади Такташ, Гадел Кутуй, Кави Нәҗми тарихын, 20 нче еллар әдәбиятын, шундый сары тарих. 90 нчы елларда купкан тавыш — мондый китаплар чыгып тора. Аяз абыйны да әләкче дип чыгаралар. Мин бу тарихны өйрәндем һәм аңа нокта куйдым.

Бу роман чыккач, мин Нәкый Исәнбәт тарихына кысылырмын дип уйламаган идем. Кәефем нык кырылды. Чөнки авторларның тактикалары бер булды, мин өйрәнгән тарихларда да.

Мин татарның асыл егетләре, ирләре күтәрелеп чыгар дип көттем. Нәкый Исәнбәтнең тарихын сөйләрләр, фикерләрен нык итеп белдерерләр дип көттем.

Бу роман чыкканга хәзер 5 ай узды. Бер кеше эндәшми, репликалар гына басылды. Язучылар союзына фикер алышуга мине чакырдылар. Мин бу фикер алышуның атмосферасын күргәч, үземә әлеге тарихны өйрәнергә дигән максат куйдым. Чөнки имеш-мимешләр белән тарих тулган, фактларга таянып сүз йөртү юк.

Нәкый Исәнбәт - Харьков институты студенты

Ә тарих, милләт тарихы 100 еллык имәннәр өстендә тора. «Мирас»та Муса Җәлилне фаш иттеләр, «Казан утлары» Һади Такташның язмышының яңа концепциясен бастырып чыгарды («Минем Такташ» либреттосы). Хәзер Нәкый Исәнбәт («Ак кәгазь нигә саргая…»).

Мин инде Аяз абыйның «Балта кем кулында?» романының тәрҗемәсен чистартып утырганда үземә сорау бирдем: «балта кем кулында һәм алдагы көндә кем башына төшәр? Мин дүрт атна архивларда эшләп фикер тупладым.

Романдагы Нәкиснең прототибы — ул Нәкый Исәнбәт. Мин аны Нәкый Исәнбәт дип әйтергә курыкмыйм. Бу сүзләрем өчен Йолдыз Нәкыевна (Нәкый Исәнбәтнең кызы — ТИ) судка бирергә мөмкин дип тә әйттеләр. Ләкин мин — фән белгече. Аяз Гыйләҗев, Һади Такташ, Нәкый Исәнбәт — алар безнең милләтнең хадимнәре, асыл сөякләре. Фән белгече буларак, аларны яклап чыгарга хокукым бар дип саныйм. Һәм шунлыктан, Йолдыз Нәкыевнага минем чыгышым ошамаса да, курыкмыйм. Мин чыганакларга таянып фикер алып барам.

Романны бик кызыксынып укыдым. Ринат Мөхәммәдиевне матур телле соңгы буын прозаигы дип кабул итәм. Романның беренче өлеше кызыклы башланган. Ләкин ул роман түгел. Мин аны «обрамленная повесть» дип кенә әйтер идем. Нәкис биографиясенә ике тарих кертелә — Җамал Вәлиди һәм Нигъмәт Хәким тарихы. Мин Нигъмәт Хәкимне очраклы хәлдә генә, «Идегәй» мәсьәләсе белән генә беләм.Ә менә Җамал Вәлидинең биографиясен, аның эшчәнлеген ныклап өйрәнгән кеше мин. Чөнки“Tatarica”журналы өчен ике мәкалә эшкәрттем. Бу тарих миңа чит түгел. Шунлыктан бу вакыйгалардагы хаталарны күрдем. Мин ачыктан-ачык Ринат абыйга сораулар бирдем.

Романда Нәкис (нәкислек — яла ягу инде, донос язу — Миләүшә Хәбетдинова искәрмәсе) — ул фән белгече. Ул, кешенең иҗатын урлап, үзенең карьерасын ясый. Беренчесе — Җамал Вәлидинең хезмәтләре, мәкальләр җыентыгы, энциклопедик сүзлек. Ә икенчесе — «Идегәй» дастаны.

Нәкый Исәнбәтнең төп хезмәтләренең берсе

Нәкый Исәнбәткә бәйле сүзләрне беренче тапкыр аспирантурада укыганда ишеткән идем. Нәкый Исәнбәт яла якканга күрә кеше төрмәгә эләккән дигән сүзләр булды. Әллә нинди хатлар бар, диделәр. Ул Мәскәүгә язган донос дип йөрделәр, кулыма ул документлар кермәде.

Мин «Гасырлар авазы”нда Мәсгут Гайнетдиновның архив хезмәткәре Сөләйман Рәхимов белән чыгарган мәкаләсен укыдым. Анда Гадел Кутуй белән Нәкый Исәнбәттән сорау алу (допрос) протоколы бар. Миңа бу тарих кызык. Чөнки Гадел Кутуй белән Такташ (Миләүшә Хәбетдинова Такташ иҗатын өйрәнгән галимә — ТИ) якын дуслар булган. Хәтта Такташ Кутуйга «син минем канатым» дип эндәшкән. Ә Гадел Кутуй Такташның горурлыгы булган «Җир уллары трагедиясе”н халыкка укырга яраклы диелгән исемлектән алып атарга кирәк дигән. Бу мине бик шаккаттырган әйбер иде. (Гайнетдинов М., Рахимов С. Наки Исанбет: «В Казани литературно-общественная атмосфера нездоровая» // Гасырлар авазы. — Эхо веков. — 1997. — № ¾. — С. 139-141). Бу турыда тулырак укыйсыгыз килсә, Фоат Галимуллинның китабы бар, докторлык диссертациясе, бу тарих турында башка хезмәтләрендә дә ул язып чыга (Галимуллин Ф. Эстетика һәм социологизм. — Казан: «Мәгариф» нәшр., 1998. — 223 б., Галимуллин Ф. Табигыйләккә хилафлык. — Казан: Тат. кит.нәшр., 2004 — 93 б. һ.б.)

Әмма мин сорауларга җавапларны Әмирхан Еники хатирәләрендә таптым. «Җидегән» эше юкка чыга Мәскәүгә килеп җиткәч, шул сигез ай татар җәмәгатьчелеге үзенең асыл язучыларын таптый. Бу мәкаләләрне дайджест кебек итеп Мөхәммәт Мәһдиев «Казан утлары"нда 1992 елда чыгара.

Мин Мәсгут Гайнетдинов, Сөләйман Рәхимов фәнни кулланылышка керткән чыганакта Нәкый Исәнбәтнең язучыларга биргән характеристикаларын укыдым. Әйе, бик шундый үткен телле, куркыныч язылган. Бүгенге күзлектән карасаң, ул характеристикалар бик куркыныч күренә, чөнки мин бу чыганакларга ХХI гасыр кешесе буларак карыйм.

Икенче чыганак минем кулга бер ел элек килеп керде– Йолдыз Исәнбәтнең «Насколько правдива критика» китабы (Исанбет Ю. Насколько правдива критика. –Казан: «Новое знание», 2008. — 52 б.). Нәрсә өчен бу китапны эзләдем? Чөнки Рафаэль Мостафинның китабы өч телдә чыкты, без аңа рецензия язарга тиеш идек (Мостафин Р. Поименно вспомним всех. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. 382 б.). Һәм шунда инде мин беренче тапкыр Нәкый Исәнбәтнең В. П. Ставскийга — СССР Язучылар союзы генераль секретаренә язган хатын укып чыктым.

Минем кулда бу ике чыганак. Шуларга нигезләнеп (сүз Нәкый Исәнбәтнең Ставскийга язган хаты һәм Нәкый Исәнбәтнең язучыларга биргән характеристикалары турында бара — ТИ) кайбер кешеләр Нәкый Исәнбәтне яла яккан кеше дип әйтә. Ләкин Исәнбәтнең Ставскийга язган эш хаты КГБ архивында табылмаган, ул СССР Язучылар Союзында сакланган. Әлеге чыганак 60нчы елларда Дәүләт архивына күчерелә. 90 нчы елларда аны шуннан безнең белгечләр табып, Казанга алып кайта. Алар — «Татарстан» журналы баш редакторы Рифат Фәттахов, «Казан утлары» журналы баш редакторы Ренат Харисов. Халык арасында бу чыганакның күчермәсе йөргән, ләкин ул чакта мин бик яшь булганмын инде, минем кулыма эләкмәде.

Мин бу хатларны ике чыганактан чагыштырып өйрәндем, тапкан мәгълүмат белән уртаклашам.

Без үзебезне гел кимсетелгән хәлдә тотабыз. Һәм тарихта татар милләте зур урын уйнаган дип күрәсебез килә. Үзебезнең шәхесләребезне күтәреп чыгарабыз да, алар берәр нинди революция чыгарган дип күрсәтәсебез килә. Мәсәлән, бу чыганактан караганда Нәкый Исәнбәтне гаепле дип чыгару унынчы урында тора. Сталин да монда 12нче урында гына.

Монда төп сәбәп — безнең татарларның үзләренең 20 елларда булган әдәби тормышында. Ә Нәкый Исәнбәтнең тарихын аңлар өчен 1913 нче елга кире кайтырга кирәк. Мин шундый чыганаклар таптым һәм минем шундый сораулар туды, ни өчен Рафаэль Мостафин чыганакларны бастырып чыгарганда журналларда тарихка хаталы фикерләр кертә.

Бу тарихны өйрәнгәндә миндә сораулар туды:

Ни өчен Рафаэль Мостафин бу чыганакларны бастырганда тарихка хаталы фикерләр кертә икән? Мәсәлән, бер өзек. «Вот конкретный пример. В архиве Союза писателей СССР сохранилось письмо Наки Исанбета, озаглавленное „О ликвидации вредительства в татарской литературе“ и адресованное одному из секретарей Союза писателей СССР В. Ставскому (именно он ведал в Союзе кадрами и напрямую сотрудничал с НКВД). В этом грязном доносе „вредителями“ названы 36 человек, в основном татарские писатели, практически все активно действовавшие в те годы. … К слову, письмо написано в самый разгар репрессий 1937 года, когда часть названных им писателей была уже арестована, а часть ещё нет (например, Г. Ибрагимов)».(Мустафин Р. Опасная профессия // Казанский альманах. 2010. — № 6. — С. 118.).

Һәм әлеге материал Нәкый Исәнбәткә яла булып ята. Мин фактик материал белән эшләдем һәм бүген таблица формасында анализлап күрсәтә алам. Рафаэль Мостафин дөрес мәгълүмат бирмәгән.

Татар җәмгыятендә Нәкый Исәнбәткә шундый әшәке караш каян килгән? Чөнки тарихны өйрәнмәсәң, тарихны белмәсәң, чынлап та, менә бу чыганаклар куркыныч күренә. Монда инде Нәкый Исәнбәтнең Галимҗан Ибраһимов белән 28 нче елларда булган тавыш гаепле. Ул тарихны белмәсәң, газеталарны күтәреп укымасаң, андагы лексиканы белмәсәң, бу репликалар куркыныч тоела. Ә ул чорда алар бер-берсе белән шулай сөйләшкән. Алар бер-берсен фаш итү генә түгел, физик яктан юк иттерү өчен тырышкан. Татарлар арасында беренче репрессияләр 1923 елдан башлана. 1927 елларда кайныйлар, 1928 елларда кайныйлар, 1930 нчы, 1937 ел шундый соңгы борылыш була инде ул. Бездә шундый болганыш була.

Сез доносларны һәркем язган дип әйтергә телисезме?

Алар газеталарда басылган.

Мин интернетта яздым, сүз алып, Язучылар союзында әйттем — Нәкый Исәнбәткә бәйле чыганаклар күрсәтегез дидем. Язучылар берлегендә «өч хат бар» диләр. Ләкин бер хатны да күрсәтүче юк.

Мин ике чыганак таптым, ул хакта инде әйтелде. Берсе — допрос документлары, протокол. Икенчесе — «служебная записка». Ниндидер тагын өченче хат бар, анысын миңа күрсәтүче юк. Өченчесен дә күрсәткәч, аңа комментарий бирермен.

Беренче документ. Нәкый Исәнбәттән «Җидегән» эше буенча допрос. Ни өчен шушы документ аркасында Нәкый Исәнбәткә һәм Гадел Кутуйга ташланалар? Моны аңлату өчен 1913 нче елга кайтырга кирәк. Кызганыч, мин татар бүлеген бетергән бала түгел, моңа кадәр бу тарихны белмәдем. Галимҗан Ибраһимовның «Татар шагыйрьләре» дигән хезмәте бар, ул 1913 елда басылып чыга. Бу китап әле Тукай исән чакта Оренбургта басыла. Бу фактны Михаэль Фридерих китабыннан белдем. (Фридерих Г. Габдулла Тукай как объект идеологической борьбы. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. — 343 б.).

Ул анда нәрсә дип яза?

Галимҗан Ибраһимов Тукайны беренче урынга куймый. Тукай үлем хәлендә ята, аның үләсен бөтен кеше белә инде, аның чирен бөтен кеше белгән. Шул хәлдә аның өстенә шундый әшәке мәгълүмат ташыйлар дип бик нык үпкәләгәннәр һәм Галимҗан Ибраһимовтан канәгать булмауларын әйткәннәр. Һәм менә шул канәгать булмаган кешеләр арасында Нәкый Исәнбәт тә бар. Чөнки Нәкый Исәнбәт үзен Тукай шәкерте дип саный: «Зур шагыйрьләрдән Тукаев булса хәлфә, мин — шәкерт».

Ибраһимов «Тукай трагедиясе» (1914) мәкаләсендә Тукай иҗатына карата шактый каты сүзләр әйтә. «Тукай шагыйрьме?» дигән сорау куя. Нәкый Исәнбәт тә, Фәтхи Борнаш та бу бәя белән килешми. Ф. Борнаш «Тукай турында тәнкыйтьчеләр» («Безнең юл, 1923, № 8-9) дигән мәкаләсендә, Г.Ибраһимовка каршы чыгып, Г.Тукайны талантлы халык шагыйре дип атый. Н.Исәнбәт тә «Галимҗан Ибраһимов әдәбияты» («Яңа авыл», 1928, 10,14 март) дигән зур тәнкыйть мәкаләсен Г.Ибраһимовның Г.Тукайны кимсетүенә ризаслык белдерү йөзеннән язуы турында әйтә.

Галимҗан Ибраһимов белән Н. Исәнбәт таныш булганнар. Ул 1913 елда Галимҗан Ибраһимовка беренче тапкыр каршы эндәшә.

Галимҗан Ибраһимовның юбилее була — 40 яше тула. Һәм 1928 елда Нәкый Исәнбәт Уфада чыккан «Яңа авыл» газетасында «Галимҗан Ибраһимов әдәбияты» дигән мәкалә бастыра. Габбасов дигән кеше дә мәкалә бастыра һәм бу ике мәкаләдә сорау куела: Галимҗан Ибраһимовның юбилеен Казанда үткәрергә җыеналар, бу юбилей кирәк микән татарга дигән. Татарлар гел юбилейлар белән мавыгалар дип кискен тәнкыйть белән чыгалар татарларга каршы.

Нәкый Исәнбәт бу мәкаләне яңадан Казанда бастырырга теләп тә йөргән, ләкин ул исән чакта мәкалә басылып чыкмаган. Нәкый Исәнбәтнең вафатыннан соң аның кызы Йолдыз Исәнбәт әлеге мәкаләне «Мирас”та бастырып чыгарган. (Исәнбәт Н. «Галимҗан Ибраһимов әдәбияты // ««Мирас». — 2006. — № 5).

Әмма бу чыганак Галимҗан Ибраһимовның биографиясендә юк. Ләм-мим бер сүз юк бу тавыш турында. М.Хәсәнов китабында, 2017 елда Дания Заһидуллина бастырып чыгарган монографиядә дә бу тарих турында да ләм-мим сүз юк.

Бу мәкаләне язганда Нәкый Исәнбәт үзенең укытучысын рәнҗеткән кешегә үч белән яза, ләкин мәкалә бик салкын акыл белән язылган. Андагы кайбер әйберләр белән мин дә килешәм. Исәнбәт Галимҗан Ибраһимовның бөтен әсәрләрен анализлый.

«Алаша язучысы» дип характеристика бирә ул Галимҗан Ибраһимовка. Бу мәкалә Уфада басылып чыккач, татар дөньясында бомба шартлаган кебек кабул ителә.

Бу фольклорчы күзлегеннән әйтелгән әйбер, чөнки фольклорда, җәнлекләр турында әкиятләрдә, анималистик алымнар эпизациясенең бер принцибы була. Һәм менә шунда Нәкый Исәнбәт әйтә инде, Галимҗан Ибраһимов атларны бик нык белә һәм ул аларның индивидуаль портретларын төзи ала дип аңлата. «Яшь йөрәкләр”дә социаль типларны әйтә алмаган дип әйтә ул.

Юбилей безнең театрда уза, бөтен төрки дөнья килә бу юбилейга. Һәм башлана Нәкый Исәнбәтне һәм Габбасовны фаш итү компаниясе. Кави Нәҗми мәкалә бастыра «Бер бозык чыгыш турында» — «Безнең юл» 28 нче ел, 3-4 номер. Тәүфикъ Янәби «Казанга барып кайткач» дигән мәкалә чыгарган. Габбасов «Ике тәнкыйть турында» җавап мәкаләсен чыгара. Нигъмәти «Матбугат һәм әдәбиятка юлбашчылый авыру яклар» дигән мәкалә бастыра. Нигъмәти, Кави Нәҗми, Янәбиләр Галимҗан Ибраһимовны яклап чыгалар. Алар Нәкый Исәнбәтнең, Габбасовның мәкаләләрен анализ дип, әдәби тәнкыйть дип кабул итмиләр, фельетон дип кабул итәләр.

Нәкый Исәнбәт «Сәнәк», «Чаян» журналларында Галимҗан Нигъмәтиләргә һәм башка язучыларга карикатуралар чыгарып торган. Үткен шигырьләр, фельетоннар язган. Мин әле аларны тапмадым. Үпкәләүләр күп булган инде бу кешеләр арасында.

Иң кызыгы нәрсә? Без монда Нәкый Исәнбәт кем булган дигән бәяләү табабыз. Мәсәлән, шул ук Кави Нәҗми татар язучыларына классификация ясаганда Нәкый Исәнбәтне беренче группага кертә һәм мистик-романтик шагыйрь, буржуаз психологияле шагыйрь дип атый.

К. Нәҗми (1928): «Нәкый Исәнбәт коммунист бер әдипнең (Г.Ибраһимов — М.Х.) классик әсәрләр бирүенә салкын кан белән карый алмый. Аның күзенә эмигрант Гаязның (Исхакый — М.Х.), буржуа әдибе Әмирханның (Ф. Әмирхан — М.Х.) уңышлары чамадан тыш зур күренәләр. Нәкыйнең бөтен фельетоны да шушы моментка, ягъни Гаяз белән Әмирханнарга мәдхия укып, Галимҗан Ибраһимовны тузан ясап калдыруга багышланган»… Без киләчәктә Башкортстан матбугат җитәкчеләреннән андый пычрак нәрсәләрне дөньяга чыгартмауны көтеп калабыз һәм шуңа ышанабыз».

Галимҗан Нигъмәти Нәкый Исәнбәтнең мәкаләсен усалланып, үзенең укытучысына кул күтәрү дип кабул итә.

Галимҗан Нигъмәти (1928 ел): «Нәки Исәнбәт үзенең соңгы иҗатлары белән безнең совет культура төзелешләребездән явыз рәвештә көлеп, кабәхәт памфлет язуы белән танылган юлаучы әдип… Партия бер вакытта да „идеологиядә юлбашчылыкны попутчикларга бирегез“ дип әйткәне юк һәм әйтмәс дә. …Башкортстан партия оешмасы үзенең бу хактагы фикерләрен әйтер, „исәнбәтщи"наны юлбашчылагына җибәрергә азапланучы да үзенең катгый карашын белдерер».

Нәкый Исәнбәт — ул юлаучы, попутчик, без аңа төзәлергә вакыт бирдек һәм ул бу юлга басмады, совет властен гел тәнкыйтьләп, мыскыл итеп ялгыш юлда йөри, дип язалар.

Галимҗан Нигъмәти матбугатка «Исәнбәтовщина» дигән термин кертә. ЩИН -ул елларда бик куркыныч суффикс.

Чагыштырып карагыз: султангалиевщина, сагидуловщина… Бу канлы тарихлар безгә мәгълүм. (Бу чыганакларны Фоат Галимуллин, Тәлгат Галиуллин, Зөфәр Рәмиевләр бу сүзләрнең дөреслеген раслый ала). Бик куркыныч чор һәм «щин”нарны куллану бик куркыныч әйбер.

Бу әйберләрнең оригиналлары да бар, Уфадан миңа фотографияләрен җибәрделәр.

Мин архивта Галимҗан Ибраһимовның Кави Нәҗмигә язылган хатын таптым. Ул инструкция кебек. Аның копиясе миндә бар. Ул Галимҗан Ибраһимовның сайланма әсерләрендә басылган (9 том). Бу хат 31 нче елның 23 гыйнварында языла, анда Галимҗан Ибраһимовның Нәкый Исәнбәткә карашы ачык чагыла.

«Яшереп торасы юк, бөтен әдәби дөньяга көн кебек ачык бернәрсә бар: күп еллар туктаусыз өргән Борнаш-Исәнбәтләр, берсе султангалиевче, берсе кара контр җидегәнче булып ачылулары сәбәбеннән, бу ике кара авыз үзләре өрүдән туктаса да, боларның „юлларын“ дәвам иттерүче адәмнәр әле Казанда туктаусыз ачык эш алып барулары һәммәгә билгеле». Г.Ибраһимов К. Нәҗмигә язган хатыннан. 1931 ел, 31 январь. Ялта.

«Бу Борнаш, Исәнбәтләр шайкасында хәзер бөтенләй башка сүзләр берлән провокация алып баралар икән. Аңа карап эшнең төп үзәге, әлбәттә, кешедән дә яшерелеп кала алмый. Сүз төрлечә, сәбәп булырга мөмкин, ләкин боларның артында шул ук җидегәнче Солтангаливчеләрнең сызган юлы бар кешегә дә күренеп тора».

Менә сез хәзер күрәсез, башта шәкерте «Исәнбәтовщина» дип чыкты. Хәзер укытучысы — «Солтангалиевщина, Исәнбәтовщина». Бу нык куркыныч хат.

Мин әле бер кеше дә Нәкый Исәнбәтнең рәтләп биографиясен дә өйрәнмәгән дигән нәтиҗә ясадым. «Татар энциклопедия”сендә А. Әхмәдуллин белән Н. Ханзафаров аның биографиясен бик күп хаталар белән бастырып чыгарган. Мәсәлән, исемен дә дөрес язмаганнар, туган көне дә дөрес кертелмәгән. Һәм аның биографиясендә дә хаталар бар. Нәрсәдән шулай килеп чыкканын мин әлегә аңлый алмыйм. Бу игътибарсызлыкмы, бәлки Нәкый Исәнбәт үзе дә гаепледер. Ул үзенең биографиясе турында мәкаләләр бастыру өчен тырышмаган. «Әдипләребез»дә дә һәм «Башкорт энциклопедия»сендә дә бу хаталар кабатланган. Бүген Нәкый Исәнбәт безнең өчен табышмак. Без аның исем-фамилиясе каян чыкканын төрле имеш-мимешләр аша гына беләбез. Мәсәлән, үз әтисен кулак дип чыгаргач, ул үз әтисеннән баш тарткан, диләр. Үзенең Закиров фамилиясен Исәнбәтов кушаматына алыштырган кеше диләр.

Бүген мин бу хәлнең алай булмаганлыгын дәлилли торган документ таптым. Нәкый Исәнбәт 1899 елның сентябрендә туган. Әтисе бер елга булса да призывны артка калдыру өчен, аны 1899 елның 22 декабрендә улы туган дип яздырта. Әтисе язган белешмәдә «Әхмәтнәкый Сираҗетдин малае Закиров». Исәнбәтов фамилиясе каян килгән? 16 яшьтә Нәкый ага паспорт алганда, җиденче буын бабасының исеме югалмасын өчен ул аны үзенә ала. 16 яшьтә бу егет гаиләгә бабасының исемен кайтара һәм бу фамилиягә яңа сулыш бирә. Ягъни, Нәкый Исәнбәт әтисеннән баш тартмаган, ул үзенең нәселен алга таба алып барасы килгән.

Аның әтисен 30 нчы елларда кулак дип Благовещенскига сөргенгә җибәрәләр. Уфага Нәкый Исәнбәтнең өенә саубуллашырга дип әтисе килә. Нәкый Исәнбәт әтисен өендә кундырта. Идарә әгъзалары Нәкый Исәнбәт өстеннән жалу язалар. Ул чорда әтисеннән баш тартырга дип утырышлар үткәрәләр. Нәкый Исәнбәт, әйе, мин әтине өемдә кундырдым, ул минем әтием бит, ничек мин аны урамга куып чыгарырга тиеш дип идарәгә хат яза. Миңа әле ул документның копиясе килеп җитмәде, ләкин библиографиядә бар ул. Әбрар Кәлимуллин аны күрсәтә. Менә Нәкый Исәнбәт ук шундый катлаулы кеше булган.

Ул үзен фольклорчы итеп күргән. Тукайның татар халык фольклоры турында китабы чыккач, ул Тукай артыннан 1911 елдан фольклор җыя башлый. Һәм ялгыз бүре кебек үз эшен барлап йөри ул. 1928 елга ул инде татар дөньясында күренекле фольклор белгече, фән белгече була.

Нәкый Исәнбәт кешенекен урлаган дип чыгабыз икән, без моны чыганак белән күрсәтергә тиеш. Алай булмаганын, урламаганын мин күрсәтә алам. Татар мәкальләрен ул бер кешедән дә урламаган. Ул аны үзе җыйган. Ул чыганакларга таянган һәм моны күрсәткән. Нәкый Исәнбәт бу мәкальләрен кемнән алганын китап артында ике биттә күрсәткән. «Татар халык мәкальләре» китабында дүртенче позициядә «В» хәрефе белән Җамал Вәлиди хезмәтләрен күрсәткән. Шуннан алынган дигәнен күрсәтә. Ул фән кешесе буларак үзенең фәнни инструментариен дөрес билгеләгән һәм күрсәткән. Ул кеше хезмәтләренә һәм үзе җыйган хезмәтләргә, чыганакларга таянып бу сүзлекләрне 50 нче елда җыеп бастырган. (Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре: мәкалләр җыелмасы: 3 томда. — т.1., 2010, 616-617 б.; т.2., 2010, 740-741 б., т.3, 2010., 787-788 б.).

Мин тагын нинди чыганаклар белән эшләдем. Беренчедән, Фатих Урманчеев хезмәтләре. Ул исән, мин аның белән очрашмадым, аның хезмәтләрен укыдым. Әлеге хезмәттә «Нәкый Исәнбәт 11нче елдан балалар фольклорын җыйган һәм 40нчы елларда беренче фәнни җыентык чыгарган», дип әйтә. 20-40 нчы елларда Башкортстан белән Татарстанны йөреп чыгуы әйтелә. Һәм 40 елның башында Себергә барып кайтуын раслый. Шулай ук Фатыйх Урманчеев мәкаләсендә Нәкый Исәнбәтнең 28-29 нчы елларда «Идегәй”не язып алып кайтуы турында факт бар.

Мин үзем дә архивта кызыклы фактка тап булдым. Анда кулъязма бүлегендә Нәкый Исәнбәтнең «Идегәй» чыганагын тапшырганы турында расписка бар.

Аннары мин башкорт тарихчыларының хезмәтләрен өйрәндем, Ергин хезмәтләрен укыдым. 1920 елларда пединститут нигезендә академүзәк төзелә. Анда Галимҗан Ибраһимов, Җамал Вәлиди, Габдрахман Сәгъдиләр эшли. Башкортстанда да шундый академцентр кебек оешма төзелә. 1928 елда Нәкый Исәнбәт инде Башкортстан комиссиясе экспедициясендә түгел, СССР фәннәр академиясе экспедициясе әгъзасы булган. Бу турыда мин справка таптым. Алар Башкортстанда фольклор җыйган.

Мин әле яңарак кына Йолдыз Нәкыевна белән таныштым. Йолдыз Нәкыевна фикеренчә, аның әтисе Казанга 30 елда килгән. Энциклопедиядә безнең фән белгечләре 29 елда килә дип раслыйлар. Дөрес түгел. 15 февральгә кадәр Нәкый Исәнбәт Уфада сәнгать техникумында татар әдәбиятын укыткан. Ә инде 25 февральдә күчеп килә Казанга шундый ук сәнгать техникумы — безнең Казан театр техникумына. Ун көн эчендә.

Йолдыз Нәкыевна фикеренчә, аның шулай тиз генә Уфадан качуының сәбәбе «Портфель» комедиясе белән бәйле. Чөнки анда Нәкый Исәнбәтне фаш итәләр. Идарәнең карары чыга, бүтән сәхнәгә бу әсәрне күтәрмәскә, бу язучы — корткыч, дошман, совет власте белән көрәшә торган кеше диләр. Бүтән сәхнәгә бу әсәрне чыгармаска дигән карар чыгаралар. Бик күп мәкаләләр чыга псевдонимнар белән. Нәкый Исәнбәткә бик каты эләгә. Ул 15 февральдә Уфадан чыгып китә.

30 елларда Башкортстанда, Татарстанда фән белгечләре арасында репрессияләр башланып китә. Барысы да фән өлкәсендә. Академикларны, галимнәрне алып китәләр. Һәм ул дулкын булып Уфага, Татарстанга төшеп җитә.

Нәкый Исәнбәткә Уфадан качарга дуслары булыша дип хәтирәләрдә укыдым. Сез уйлап карагыз, 10 көн эчендә Уфадан килә дә эш таба — училищега укытучы булып керә. Аңа эш табарга татар театрының режиссеры һәм театр училищесы директоры М. Мәһдиев эш табарга булышкан дип фаразлыйм. Уфадан качарга ярдәм иткән кеше — ул Давыд Йолтый. Аның белән алар бик дус була. Ул аның фатирында яши. Давыд Йолтый Башкортстанны өйрәнү оешмасында җитәкче һәм“Башкортстан» газетасының редакторы. Нәкый Исәнбәт, аның өендә яшәп, бу фольклор материалларын тәртипкә китерә.

Җидегән эше: ни өчен Нәкый Исәнбәт ике айдан иреккә чыгарылган?

Казанда Нәкый Исәнбәт «Җидегән» эшенә эләгә. Монда кем арестка эләгә: Агиш, Борхан, Исәнбәт, Кутуй, Минский, Ченәкәй. Тикшерү ике ел бара, 29-30 елларда. Арестка Нәкый Исәнбәт 7 февральдә эләгә. Ләкин Нәкый Исәнбәтне һәм Минскийны ике айдан чыгаралар. Калганнары сигез ай утыра. Бу эш Мәскәүдән җинаять составы юк дип кайта.

Давыт Юлтый, Нәкый Исәнбәт, Сукыр Фәррах һәм Ченәкәй. Уфа.

Бу сигез ай эчендә татар язучылары нинди генә кабәхәт мәкаләләр бастырып чыгармаганнар. Аларның эчтәлеген укыйсыгыз килсә, «Казан утлары”ның 92 елның 1 номер санында Р. Вәлиев, М. Мәһдиевнең «Болганчык еллар авазы» мәкаләсен карагыз. Алар бөтен бу мәкаләләрнең дайджестын җыеп, эчтәлеген сөйләп бирәләр.

Кем нәрсә дип язган?

Контрреволюцион эшчәнлек, совет властенә каршы, индивидуалист шагыйрьләр үзләре турында гына кайгырталар, үзләрен татар әдәбиятында беренче урынга куялар, диелгән. Мәсәлән, Нәкый Исәнбәткә шундый характеристика: мулла малае, мәдрәсә шәкерте һәм анархист язучы дип бәя бирәләр. Кутуйга бик каты эләгә, бу ике кешене оештыручы дип язалар.

Ләкин һәрвакыттагыча әзерләнергә татарның көче җитмәгән. Кави Нәҗми Уфага барып кайткан «Җидегән» эше буенча, Башкортстанда тикшергән бу хәл булганмы дип. «Җидегән"не оештырганда Нәкый Исәнбәт булганмы дип сораган, булган дип әйткәннәр. Ләкин Нәкый Исәнбәт концертта булган, ягъни рәсми өлештә, ә менә инде өстәл янында утырганда Нәкый Исәнбәт катнашмаган. Ни өчен катнашмаган? Чөнки бу аның холкына туры килмәгән, Нәкый Исәнбәтне «анархист толстовец» дип йөркәннәр.

Мәсәлән, Галимҗан Ибраһимов эсер булган. Аннан биографиясен күчергән дә үзеннән большевик ясаган. Галимҗан Нигъмәти дә эсер булган. Революциядән соң алар бөтенесе большевикка әйләнә.

Ә менә Нәкый Исәнбәтне анархист язучы, шигъриятендә кече буржуаз романтик дип сүгәләр.

«Җидегән» булгач, җиде кеше күзаллана. Аның башта алты кеше генә катнаша. Чыганаклардан җиденче кеше Такташ булган дип тапкан идем. Ләкин Такташ кермәгән. Шуның өчен Кутуй Такташка үпкәләгән. Дустын алмаганнар, ә моны төрмәгә озатканнар. Мин чыганаклардан Такташны өйрәнгәндә шулай аңладым. Ләкин Кутуйны өйрәнгәндә, мин тагын чыганаклар таптым. Анда исемлек тагын уйный. Анда ун кешене кертәләр инде бу «җидегән»челәргә.

Ә тагын бер чыганакта «Җидегән» оешмасын Галимҗан Ибраһимовка тугры булган язучылар оештырган дип әйтелгән.

Галимҗан Ибраһимов «Җидегән»не ничек фаш итәргә дип Кави Нәҗмиләргә, Гомәр Галиләргә конкрет инструкцияләр бирә. Әмма сигез айдан соң «Җидегән"челәрне төрмәдән чыгаралар.

Нәкый Исәнбәтнең җәмгыять алдында гаебе нәрсәдә? Ике айдан чыгуында. Ә ике айда чыгуының сәбәбе шул: өстәл янында утырган бөтен кеше Нәкый Исәнбәт анда булмаган дип әйтә.

«Башкортстан» газетасында Ченәкәй «без кердек» дип яза. Аны Язучылар союзыннан куып чыгаралар. Азат Ахунов үзенең мәкаләсендә яза: «Имеш аңа „Җидегән“не фаш итсәң, сине союзга кире алабыз дип Кави Нәҗми шарт куйган». Ә бер чыганакта ул Галимҗан Нигъмәтинең сүзе дип язалар. Анысын белмим, чөнки бу имеш-мимеш кенә.

Ченәкәй Башкортстанда «Җидегән»не фаш иткән беренче мәкалә чыгара һәм аннан соң бик күп мәкаләләр китә. Татарлар үзләрен изә-изә, әллә нинди әшәке сүзләр куллана, хәтта фашист дигән сүзләр дә әйтәләр. Нәкый Исәнбәтнең допрос вакытындагы сүзләре белән чагыштырсаң, бер үк лексика.

Монда бары тик группировкалар бер-берсе белән сугышалар. Татарстанга Башкортстаннан эсер группировкасы күченеп килә. «Галия» мәдрәсәсендә булган Галимҗан Ибраһимовның шәкертләре, алар монда Казанда бу әдәби мәйданны яулап алалар һәм күтәреләләр.Ләкин бу культ бөтен кешегә ошамый һәм бу культка каршы эндәшкән кешеләр дә була.

Ләкин татар әдәбияты тарихына һәм Галимҗан Ибраһимовның монографияләренә бу тарих ни өчендер кермәгән.

Мин әлеге фактларны Г. Шамуков монографиясендә таптым. Азат абый Әхмәдуллин да татар драматургиясе монографиясендә «Портфель”гә булган тавышны бер абзац белән язып чыга.

Минем хәзер сорау туа: ни өчен татарларга бу ялган кирәк?

Ярар, без бу пычрак тарихны киләсе буыннарга күрсәтмәскә дип килешү төзегәнбез ди. Шунлыктан, бу фактлар дәреслекләрдә, академик басмаларда күрсәтелмәгән. Алайса сорау туа. Ни өчен без бу тарихның унынчы өлешен чыгарабыз, Нәкый Исәнбәтне генә фаш итәбез?

Нәкый Исәнбәтне фаш итәбез икән, әйдәгез, 1913 елдан бирле барган бу тарихны ачыйк та ачыктан-ачык барысын да күрсәтик. Бер кешене генә рәнҗетмибез, ничек бар, шулай күрсәтәбез. Мин Галимҗан Ибраһимовны да рәнҗетмим, Нәкый Исәнбәтне дә рәнҗетмим.

Монда «кровь за кровь» дип русча әйтәм. Монда татар әдәби мәйданы өчен татар язучылары сугыша. Һәм моны Сталин сәясәте, дәүләт системасы бик рәхәтләнеп файдалана.

«Җидегән»нән соң икенче эш формалаша. НКВД ягыннан Галимҗан Ибраһимовка каршы эш алып барыла. Галимҗан Ибраһимов соңгы елларын Ялтада үткәрә, чөнки аның туберкулез була. Ул хатлар җибәрә, хатлар аша бөтен Татарстан, Башкортстанның әдәби тормышын алып бара. Бик көчле шәхес, хатлар моны ачык күрсәтә. Ул генерал, полководец кебек хатлар җибәреп тора. Бу хатларны (146 хат) соңыннан, әлбәттә, юк итәләр. Рафаэль Мостафин әйтүенчә, шәхси эштә опись генә сакланган. Ул аны КГБ архивларында эшләгәндә тапкан. Ул архивларда эшләве белән дүрт кеше генә мактана ала — Альтер Литвин, Фоат Солтанбәков, Рафаэль Мостафин һәм Ринат Мөхәммәдиев. Дүртесе без күрмәгән әйберләрне күргән кешеләр.

Шуның өчен Ринат абыйга әйттем — сезнең буын дөрес фикер әйтмәсә, кем аны әйтер, дидем. Чөнки хәзер архивларны юк итәләр.

1937 елның 19 ноябрендә СССР Язучылар союзының генераль секретаре Ставскийга язылган хат бар. Нәкый Исәнбәт ул хатны почтадан җибәрмәгән.

Ничек бу хат туган? Нәкый Исәнбәтне «Җидегән»нән соң бер җиргә кертмиләр. Язучылар союзында юк ул. Гадел Кутуй белән алар нужа күрә. Нәкый Исәнбәт «Спартак» фабрикасында урам җыештыручы булып эшли. Ләкин моны да безнең язучылар күпсенә: халык дошманын ник монда производствога керттегез, куып чыгарыгыз диләр. Нәкый Исәнбәтне бер сәгатьтән эштән куалар. Моның язмасы хезмәт кенәгәсендә бар. Ни өчен моны өйрәнмәгәннәр — мин шаккатам.

Гадел Кутуй да, мескен, кеше исеме белән мәктәпләрдә укытып йөри, эшкә урнаша алмый. 1944 елда Кутуй Татарстанның мәдәният министры булырга тиеш була, шуңа күрә сугыштан кайта. Ләкин тарих ничек куркыныч әйбер? Һәм бер чиновник, сөйләшеп утырган вакытта: «Туктагыз әле, бу Кутуев „Җидегән“ эшендә катнашкан кеше түгелме» дип бер генә реплика әйтә. Герой Кутуйны, ул бит инде орденлы, кан белән юган үзенең хатасын, ул шулай дип уйлый бит инде — броньнан баш тарткан. Юк итәләр Кутуйны. Ул бик төшенке хәлдә кайта, Әйтә — сугышта кем дошман, кем дошман түгелен аңлап була, ә Казанда аңлап булмый, ди.

Һәм ул үзен үтерә дип беләм инде мин Кутуйны. (Бу шартлы, символик рәвештә әйтелгән сүзләр - ТИ). Ул Казанда калган булыр иде бит. Әмма ул сугышта катнашып, чирләп үлә. Бу хата өчен алдагы көндә дә аңа көн күрсәтмәсләрен аңлый.

Нәкый Исәнбәт бер җирдә басыла да алмый, гәрчә аның беренче әсәрләре 13-14 елларда ук басылып чыккан. Укытучы булып ике ай бер җирдә эшли. Менә шулай итеп репрессияләр чорында башын саклап калырга тели. Ул аңлый: бер җирдә калырга ярамый, чөнки син өч ай берәр җирдә эшләсәң, син керәсең инде бу репрессиянең боҗрасына, сине юк итәләр. Ике ай эшли дә, эштән гариза язып китә, икенче эшкә күчә. Менә шулай үзенең башын сакларга тели.

1940 елда татар җәмәгатьчелеге декадага әзерләнә. Ул декада үтми инде, «Алтынчәч» операсы тарихын үзегез беләсез. Ләкин әзерләнгән вакытта Нәкый Исәнбәт өчен бик зур плюс була. Сталин приказы белән СССР Пушкин юбилеена әзерләнә, тәрҗемәче кирәк була. Тәрҗемә эшенә Нәкый Исәнбәт алына. Ул Пушкинның бик күп әсәрләрен тәрҗемә итә. Һәм шушы дулкында инде аңа азрак сулыш бирәләр. Ул әдәби мәйданга чыга. Ул Мәскәүдә ике әсәрен комиссия аркылы уздырырга, сәяси ышанычлылыкны тикшерергә бара. Казанда татарлар аңа урын бирми, чөнки ул Галимҗан Ибраһимовка каршы чыккан кеше.

Һәм Ставский моңа служебная записка яздыра. Бу отчет. Чөнки ел ахыры бит, ноябрь. Ә сорарга бер кеше юк инде Язучылар союзында, бөтенесен төрмәгә озатканнар, атканнар. Сорарга кеше юк, язарга. Ә Ставскийга да отчет язарга кирәк бит, ничек «чисткалар» үткән. Бу тарих бит башлана 1937 елда 25 февральдә һәм 5 мартта башлана. Пленум уза Мәскәүдә, ЦК ВКП (б)да халык дошманнарын эзләү дигән сүз керә һәм аска бирем төшә. Беренче исемлектә 479 кешене кулга алырга һәм атарга дигән карар була.

Мин нәрсәгә каршы чыгам? Ринат Мөхәммәдиев әсәрендә бөтен гаеп Нәкис дигән кешегә, бер шәхескә генә төшә. Дәүләт гаебе күрсәтелми. Репрессияләрдә дәүләт гаепле. Бу дәүләт машинасы, бу тегермән.

Мин моны 12 ел буе Аяз абый Гыйләҗевнең архивын актарган кеше буларак әйтә алам.

Мәсәлән, Аяз абыйның әтисе татар була бит инде, ләкин гариза язып керәшен авылына эшкә китә. Нәрсә өчен? Чөнки керәшен авылына план төшми. Керәшен кулакларга гына план төшә. Татар кулагына план төшми, татар мулласына төшми, керәшен священнигына төшә. Һәм үлмәс өчен күчә шулай. Менә шулай җанын саклаган.

Әлбәттә, Мәскәүдән план төшкәч, беренче күсәк кем өстенә төшә? Нәкый Исәнбәт кебек бөҗәкләргә түгел! Нәкый Исәнбәт ул чорда бер вазифада да утырмый, газетада инде хәзер эшләми. Мәктәптә, ике ай монда, ике ай тегендә кара эшче булып йөри ул. Аны эләктереп булмый, бүлектән статистика чыгып киткәнче, Нәкый Исәнбәт инде киткән. Планга шуның өчен эләгә алмый Нәкый Исәнбәт. Ни өчен исән калган ул дигән сорауга җавап. Чөнки «Җидегән”нән соң һәм «Портфель"дән соң авызы нык пешкән аның.

Беренче күсәкне Галимҗан Ибраһимовка әзерлиләр. Кави Нәҗми 37 нче елның 2 июлендә эләгә. Галимҗан Ибраһимов 37 елның 29 августында.

Мин сезгә 29 августны чагыштырырга кушам 19 ноябрь белән. Ягъни, Галимҗан Ибраһимов Нәкый Исәнбәт язган служебная записканы язганда инде күптән төрмәдә утыра! Ә безнең Рафаэль Мостафин, тәнкыйтьче, язып чыга төрмәдә утырган кешеләр өстеннән дә Нәкый Исәнбәт яза дип. Әле Галимҗан Ибраһимов төрмәдә утырмаган дип күрсәтә Рафаэль Мостафин. Мин бу мәкаләне укыдым да үземә сорау бирдем. Нәрсә өчен эшләнгән бу әйбер бу? Ни өчен Рафаэль Мостафин моны белеп җәмәгатьчелеккә мондый ялган мәгълүмат тарата?

Нәкый Исәнбәт язган вакытта Галимҗан Ибраһимов һәм башкалар утырган була?

Күптән инде төрмәдә утыралар.

Һәм Нәкый Исәнбәт Галимҗан Ибраһимовка бернинди зыян китерә алмаган дип саныйсыз сез, шулаймы?

Инде зыян китереп булмый. Моның өчен КГБ архивларына йөрергә кирәк түгел. Интернетта бөтен Россия буенча тоткыннарның Хәтер китабы бар. Мин бит фән белгече, математика формуласы белән эшлим.

Мин Галимҗан Нигъмәтинең кызы Йолдыз Нигъмәтуллинага барып кайттым. Аның версиясен тыңладым. Нәкый Исәнбәт кызының версиясен тыңладым. Һәм 33 кешедән торган таблица төзедем. Үзегез нәтиҗә чыгарырсыз. Исем-фамилиясен, 30 елда кем булганн, кайчан кулга алганнары датасы, гаепләүне һәм хөкем карары кайчан чыгарганнарын яздым. Нәкый Исәнбәт Ставскийга хат язганда инде бу кешеләрнең инде яртысы атып үтерелгән, хөкем чыгарылган. Хатта телгә алынган кешеләргә ни булган? Бернәрсә булмаган ул кешеләргә.

Бу таблицаны төзегәч, кәгазьнең бары тик отчет икәнен ачык күрдем. Нәкый Исәнбәтнең шушы характеристикалары өчен 90 елларда аны фаш итәләр. Ә чынлыкта ул бары тик күренешне анализлый. Хатта телгә алынган язучылар Нәкый Исәнбәт аркасында төрмәгә эләкми. Нәкый Исәнбәт Ставскийга язганда Г.Ибраһимов инде ярты ел төрмәдә утырган булган.

Ринат Харис чыгыш ясаганда әйтте, Муса Җәлилгә бүрәнә күтәрде дип Нәкый Исәнбәт донос язды дип. Нәкый Исәнбәт Муса Җәлил турында шигырьләре җебегән, иҗатка бик күп вакыт бирми дип инде, халтурчик дип яза. Ләкин гафу итегез, Муса Җәлил туганнары миңа бәлки үпкәләр дә. Ләкин без бит нинди китапта тәрбияләнгән буын?

«Моабит дәфтәре».

«Моабит дәфтәре». Җәлилнең юбилеена биш томлыкны чыгаргач, мин аны ачтым да сатып алмадым. Беренче сүзем булды олпат язучыларга — нәрсә өчен сез бу китапны чыгардыгыз? Чөнки 30нчы елда язылган шигырьләр, чыннан да эпигонщина һәм халтура. Бу шигырь түгел. Сәбәбен дә аңлатам. Моңа Муса Җәлил гаеплеме? Чор гаепле. Муса Җәлилдә талант юк дип әйтмим. Дәүләт кулларын бора меңьеллык тарихтан баш тартырга, меңьеллык шигърияттән баш тартырга куша, яңа шигърият төзергә дип фәрман төшерәләр. Һәм Такташ инде юкка чыга ул чорда. Ә менә Гадел Кутуй белән Муса Җәлил, Маяковский әйткәнчә, «наступая на горло собственной песни» бөтен укыган белеменнән баш тартып яңа шигърият төзиләр.Әлбәттә, бер көндә шигърият туа алмый. Шуның өчен шундый чүп-чар шигырьләр язалар.

Уфадан Галимҗан Ибраһимов белән килгән кешеләр эсер булганнар. Чөнки Галимҗан Ибраһимов эсер партиясе җитәкчесе булган. Һәм ике процесс буенча боларны кулга алганнар.

Нәкый Исәнбәтнең исемлегендә булган кемнәр кулга алынган? Берсе «Сәгыйдулловщина» дигән әйбер. Ул хөкем ителгән, аны атмыйлар. Баимбетов исеме бар, ул атылган. (Бу 1933 ел, «Крестьянский иттифак» эше).

Икенчесе — «Контрреволюционная троцкистско-националистическая террористическая группировка». Абрамов — атылган, Атнагулов — атылган, Галимҗан Ибраһимов — үлгән, Касыймов — атылган, Нәҗметдинов — иреккә чыгарылган, Сәгыйдуллин — атылган, Сәйфи-Казанлы — атылган.Суд процессы 1937 елның 3 августында була. Тагын бер тапкыр әйтәм — хат ноябрьдә язылган.

Һәм Нәкый Исәнбәтне бу кешеләрнең кулга алынуында гаепле дип язсак, берәр кешенең шәхси эшендә — мәсәлән, КГБдагы Галимҗан Ибраһимов эшендә, бу хат гаепләү кебек дәлил буларак табарга тиеш. Әлегә мондый хәл юк. Дәлил сорагач, миңа хат номерын күрсәттеләр. Ләкин бу хат КГБ архивы номеры түгел. Ул әдәбият архивының номеры. Мин аны Йолдыз Нигъмәтуллинаның архивындагы вариантта таптым — Ф 631 опись 6, единица хранения 376. Шуның өчен мондый нәтиҗәләр чыгарырга ашыкмаска кирәк.

Алар бөтенесе — чор корбаннары. Бөтенесе язганнар. Шундый нәтиҗәгә киләм.

Мин Җамал Вәлидидән сорау алуны күрмәгән идем. Ул «Гасырлар авазы”нда басылган. Мин аңа кадәр Җамал Вәлидинең допросын Рафаэль Мостафин интерпретациясендә укыдым. Минем өчен Рафаэль Мостафин, НКВД архивында эшләгән кеше буларак, чын хакыйкать булды. Хәзер инде икенче тапкыр Рафаэль Мостафинны фальсификациядә тоттым. Кызганыч, Рафаэль Мостафин исән түгел, ни өчен алай эшләгәнен аннан сорый алмыйм. Җамал Вәлидинең допрос протоколлары фотография буларак эленеп тора. Бер үк сораулар буенча допрос алалар. Һәм мин уйлыйм татар язучыларыннан инструкция буенча сорау алганнар.

Һәм минем кардәшләремә әйтәсем килә. Аяз абыйның көндәлегендә бар шундый сүзләр — татар халкы ул милләт хадимнәре җилкәләрендә тора дигән. Һәм балтаны 100 еллык имәннәргә күтәргәндә агач утырттыңмы дип үзеңә сорау бир, ди.

Ул бу тарихны башта Ринат Мөхәммәдиев күзлегеннән көндәлекләрдә язып калдыра. Соңыннан аның фикере үзгәрә. Аның архивында Ибраһим Сәлаховка язган хат бар. Чөнки Ибраһим Сәлаховны Татарстан язучылары чакыртып алалар Нәкый Исәнбәтне фаш итү өчен. Һәм Аяз абый Ибраһим Сәлаховка зур, озын хат яза. Мин аны бастырмадым, чөнки өстендә 100 еллыгыма басарга дигән язу бар иде. һәм Аяз абыйның инде васыятен бозмыйм дип мин аны томнарга кертмәдем. Ләкин хәзер уйлап торам — Нәкыя ападан, Искәндәр абыйлардан рөхсәт алып, чыганакны бастырырмын дип тора. Алар рөхсәт итсәләр.

Ринат Мөхәммәдиев ни өчен Нәкый Исәнбәтне гаепләп яза?

Бу чыганак татар язучылары арасында 1990 елларда нәрсә булганын күрсәтә. Беләбез бит инде «Идегәй» басылып чыга, аның өчен суд була, үзенең авторлык хокуклары өчен Нәкый Исәнбәт көрәшә. Судның икенче ягында — Ринат Мөхәммәдиев (китап нәшрияты), Ринат Харис (Язучылар союзы була, «Казан утлары» журналы). Казанда җиңә алмагач, Нәкый Исәнбәт Мәскәүгә Верховный Судка мөрәҗәгать итә. Мәскәүдә Н.Исәнбәт җиңә һәм аның автор хокуклары бозылуы эше Самарага күчерелә — Самарский областной суд — өченче инстанциядәге суд. Ләкин Н.Исәнбәт үлә һәм эш тукталып кала.

Минем Нәкый Исәнбәтнең судка нинди гариза язганын бик укыйсым килә. Минем фараз бар. «Идегәй”не хәзер дастан кебек кенә чыгаралар. Анда тәрҗемәченең мәкаләсе бар, Нәкый Исәнбәтнең исеме күрсәтелмәгән. Ләкин беренче тапкыр бастырганда, Нәкый Исәнбәтнең «Идегәе» 17 чыганак белән басыла. Ягъни ул кайсы чыганактан нинди җөмлә алганын күрсәткән. Хәзер мин уйлыйм: Нәкый Исәнбәт шуның өчен тавышланмаган микән. Бу минем фараз гына. Чөнки Йолдыз апаның бу тарих турында минем белән сөйләшәсе килмәде. Бәлки мин моны ачыклармын.

Ринат Мөхәммәдиев әсәре турында әләкчеләрне фаш итәбез дип әйтәләр. Без татар әдәбиятына яңалык итеп чир кертәбез. Бу чирнең исеме «нәкислек» дип әйтте Әлфәт Закриҗанов. «Нәкислек» күренешен ачкан кеше бит ул Ринат Мөхәммәдиев. Һәм Ренат Харис бу әдәбията яңалык диде. Ә мин әйтәм — яңалык түгел. Безнең әдәбиятта мондый фаш итү булды инде. Моның өчен 30 нчы елга кайтыгыз да Һади Такташның «Камил» дигән драмасын укыгыз. Анда — Павлик Морозов тарихының татар варианты. Кечкенә малай үз гаиләсенә каршы чыгып, дилемма өстендә тора: язаргамы-язмаскамы донос кулак әтисе өстеннән. Аннары да мондый китаплар чыкты. Гурий Тавлинның «Афәт» дигән романы. Язучылар союзы рәисен алмаштырганда басылып чыккан Зәки Зәйнуллинның «Кеме генә юк татарның» китабы. Һәм бөтен татар сөенеп йөрде эчтән, Равил Фәйзуллинга да күсәк эләкте дип сөенеп йөрделәр. Мин көлдем моннан. Һәм бу инде дүртенче тарих мин белгән. Бу күренеш яңалык түгел. Яла ягу, донос дигәннең искиткеч үрнәге булды. Бу роман киләчәк доносы дип бәялим мин. Чөнки син тарихи жанр, документаль жанрга керсәң, жанр таләбе буенча чыганаклар кулланырга тиешсең, имеш-мимешләргә таянып язарга түгел.

Мин бу әсәрне язганда нинди чыганаклардан файдаландыгыз дип Ринат абыйдан сорадым. Ул ике папка турында әйтте. Берсе — Нигъмәт Хәким гаиләсенең папкасы һәм Җамал Вәлидинең кызының хатирәләре. Шуннан мин каршы эндәшеп куйдым. Рафаэль Мостафинның китабында да Җамал Вәлиди кызының чыганагы бар. Сезнең икенче кыз дип мин сорау бирдем, ләкин җавап булмады.

Тарихи, документаль роман язсаң чыганаклар булырга тиеш. курыкмаска кирәк моннан, судларданмы. Син бит инде үзең язам дип чыктың. Нигә син Нәкиснең Нәкый Исәнбәт икәнен әйтәсең диләр. Ләкин бу китап яшьләр өчен язылмаган. Бу китап Ринат Мөхәммәдиев буыны өчен, шуның өчен Нәкис дигәндә кем күз алдында тотылганын бөтен кеше танып ала. Нәкис дип кемне йөрткәннәрен татар әдәбияты тарихында бөтен кеше белә.

Шуның өчен мин бу романны журнал варианты дип кабул иттем. Ашыгып-пошыгып язган дидем, Ринат абыйның үзенә дә әйттем. «Беренче новеллада бик матур язып киттегез, канатларыгызны киң җәйдегез, милләт проблемасы, милләт язмышы турында язабыз дип тотындыгыз. Сез канатларыгызны җәеп, күтәрелә алмадыгыз. Җамал Вәлидине фән белгече буларак күрсәтә алмадыгыз» дидем.

Монда киң караш белән күрсәтергә кирәк. Җамал Вәлиди, Нигъмәт Хәким, Нәкый Исәнбәт — алар чор корбаннары.Ләкин алар милләткә зур файда, зур хезмәт китергән кешеләр. Аларга хөкем чыгарырга безнең хокукыбыз юк дип саныйм. Чөнки без милләтебезгә тырнак очы кадәр дә файда китергән кешеләр түгел. Бу чорда яшәгән кешеләрне фаш итәргә ашыкмаска кирәк.

Шолохов «Донские рассказы"да эпиграф кебек кулланган. Буталчык чорларда туганнар туганнарны гаепләмәсен дигән. Без ул чорда яшәмәдек. Мәсәлән, бер мисал китерәм. Мәгариф министрлыгы приказ чыгарды. Фән белгечләре, чит ил кешеләре белән контактка чыкканда 10 көн алдан эш бирүчесенә хат язарга һәм рөхсәт алырга, контактка чыкканда шаһит алып барып, өч көннән соң отчет язарга тиеш. Мин — фән белгече, буйсынырга тиешме моңа? Мин Венгрия консуллыгына бардым, Искәндәр Гыйләҗев белән бер өстәл артында утырдык, чәй эчтек. «Балта кем кулында» романын Венгриядә бастыру турында сөйәштек. Мин бу инструкцияне үтәсәм, ун елдан соң бу хатны ничек бәяләячәкләр?

Мин бу әсәрне чыгарганга дәгъва белдерәм. Бу романның рецензентлары кем булган дип сорыйм. Нәкый Исәнбәткә кул күтәргән кешеләр тарихка кереп калсын. Үзләренең кем икәнен яшермәсеннәр.

Нәкый Исәнбәт бүтән кешеләрнең әсәрләрен үзләштергән дигән гаепләүгә ничек карыйсыз?

Нәкый Исәнбәтнең архивы ике өлештән тора икән. Бер өлеше — Йолдыз апада, кызында. Бер өлеше — Празат Исәнбәт малаенда. Бәлки бер өлеше икенче хатынының гаиләсендә дә булуын мөмкин. Алар архивны дәүләткә тапшырмаганнар.

Минем бердәнбер фараз бар: бу көнләшүдән туган фикер.

Нәкый Исәнбәт, аның бөтен сүзлекләрен карап чыктым, аның бөтен фәнни мәкаләләрен укып чыктым һәм Йолдыз Исәнбәтнең белешмәсен.

Нәкый Исәнбәт «әдәби бур» дип әйтә алмыйм, чөнки ул бик белемле кеше булган. Ул энциклопедик белемле белгеч. Бер кешенең дә чыганакларын ул урламаган. «Татар халык мәкальләре"ндә чыганаклар күрсәтелгән. Монда Җамал Вәлиди генә түгел бит, анда кем генә юк. Березин, Радлов, Иванов, Кукляшов, Мәхмүтова, Яхъя Халитов, Шәриф Хөсәеновлар — кем генә юк. Бурлык түгел бу. «Идегәй”не бастырып чыгарганда 34 чыганактан 17 не файдаландым дип күрсәтә Нәкый Исәнбәт. Бу — текстолог хезмәте. Текстологның эше шул ул, каян алганын күрсәтү. Аналитик эш ул.

Татар мәкальләре хезмәте диссертациягә тиң әйбер. Ул бу сүзлекләрне бастырам дип ашыккан. Ул доктор, академик булырлык кеше. Үзенең карьерасы өчен кайгырса аның үзенең биографиясе тәртип булыр иде, архивы тәртип булыр иде. Үлгәнче ул бу байлыкны җыйган, саклап калган.

Мәсәлән, бер мисал китерәм, алса да берәр кешенең чыганагын. Мин сезгә бер мисал китерәм Аяз Гыйләҗев гаиләсе тарихыннан. Аяз абыйның әтисе малаен кулга алгач, гарәп шрифтындагы бөтен китапларын юкка чыгара. Китапларны гына түгел, укытучы курыккан, укытучы булып эшләгән бит ул, шәҗәрәсен дә яндыра. Ничек курыккан!

Нәкый Исәнбәт архивында нәрсәләр булган, гаилә әгъзалары, татар китап нәшрияты бу чыганакларны кая куйган икән дигән сорау туа. Монда борынгы татар әдәбияты буенча хезмәтләр һәм хрестоматияләр — барлыгы 4 томда, күләме — 200 басма. Татар мәдәнияте тарихы, күләме — 50 басма. Мифология һәм ырым-йолалар, күләме — 50 басма. Татар халык мәзәкләре, махсус җыентык, күләме — 50 басма. Этнологик сүзлек, күләме — 50 басма. Аңлатмалы сүзлек, 4 томда, 200 басма. Нәкый Исәнбәтнең архивында бу әйберләр булган.

Бүгенге язучылар әле роман язмаганнар, роман яздым дип сызгырып йөриләр. Ә бу буын кәгазьгә бик җаваплы караган. Чөнки кәгазьдә калган хәреф өчен атарга да, төрмәгә дә эләккәнен белгәннәр.

Нәкый Исәнбәт үлгәч, аның 30 томлык мирасын бастырып чыгарырга дигән указ чыга. Машинистка аның өенә барып йөргән. 15 папка туплаган. Ләкин бу папкаларны татар китап нәшриятында юк диделәр. Йолдыз Нәкыевнаның күзендә мин күрдем ул папкаларның юк икәнен, йөзе үзгәрде ул хакта сорагач.

Нәкый Исәнбәтнең хатыны Гөлсем һәм улы Булат

Нәкый Исәнбәт дәртле егет булган. Давыт Йолтый фатирыннан Гыйндулла Газизуллин йортына күченгәч, ул Гыйндулла Газизуллинның хатынын гаиләдән урлап алып китә. Мәхәббәт туган аның белән Гөлсем апа арасында. 20нче ач елларда Нәкый Исәнбәт яраткан хатын-кызы өчен ике баланы үзенең өстенә ала. Берсе аның Булат исемле малай Гыйндулла малае, икенчесе Зөлхә дигән кыз, ул бөтенләй балалар йортыннан. Булат абый обкомда мәдәният секторының җитәкчесе, безнең министр дәрәҗәсендәге кеше. Сез аны беләсез Булат Газизуллин дип. у Нәкый Исәнбәт тәрбияләгән шәхес, безнең асыл зат, милләт хадиме дип бәялим мин аны.

Һәм Галимҗан Нигъмәтинең дә, Нәкый Исәнбәтнең дә гаиләләре нык, балаларын әйбәт тәрбияләгәннәр. Һәм аларга күсәк күтәрергә әле безнең көчебез җитмәс дип беләм. Чөнки чыганаклар аларны яклап чыга.

Рафаэль Мостафин «Опасная профессия» (Казанский альманах, С.106-122) мәкаләсендә Нәкый Исәнбәт хат язганда Галимҗан Ибраһимов иректә булган дигән дөрес булмаган мәгълүмат бирә. «К слову, письмо написано в самый разгар репрессий 1937 года, когда часть названных им писателей была уже арестована, а часть ещё нет (например, Г. Ибрагимов)». Чынлыкта Галимҗан Ибраһимов 1937 елның 15 августында кулга алынган.

Нәкый Исәнбәт хатында телгә алынган кешеләр һәм аларның кайчан кулга алынулары хакында мәгълүмат.

  1. Мендель Маркович Хатаевич, ВКП(б)ның Татарстан обкомы секретаре, 1937 елның мартыннан - Украинада. Кулга алынган - 9.07.1937. Атылган - 27.10.1937.
  2. Разумов Михаил Осипович, ВКП()ның Татарстан обкомы беренче секретаре (1928-1931). Кулга алынган - 01.06.1937. Атылган - 30.10.1937.
  3. Мингәрәй Сәгыйдуллович Сәгыйдуллин. ВКП(б)ның Татарстан обкомнының агитация бүлгее мөдире. Кулга алынган - 21.12. 1932, 10.05.1938 - 10 елга хөкем ителгән.
  4. Бари Абдуллович Абдуллин, Татарстан обкомының икенче секретаре, кулга алынганда Курскида эшләгән. Кулга алынган - 11.03.1937. Хөкем ителгән - 11.03.1937, атылган - 3.08.1937.
  5. Лепа Альфред Карпович, Татарстан обкомында 1 секретарь, кулга алынган - 16.10.1937, атылган - 01.03.1937
  6. Мөхәммәтҗанов Гали Мөхәммәтҗанович, Татарстан обкомында икенче секретарь, кулга алынган - 23.10.1937, атылган - 10.05.1937.
  7. Солтангалиев Мирсәет Хәйдәргалиевич, Көнчыгыш халыкларының үзәк бюросы рәисе (1919-1921). Кулга алынган - 12.12.1928. Атылган - 28.01.1940
  8. Мохтаров Кашаф Гыйльванович, сәламәтлек бүлеге мөдрие. Кулга алынган - 1929, атылган - 27.10.1937.
  9. Абрамов Киям Алимбекович, Халык комиссарлары советы рәисе. Кулга алынган - 31.07.1937, атылган - 09.05.1938.
  10. Байчурин Гомәр Гыйләҗетдинович, ТатЦИК рәисе. Кулга алынган - 31.08.1937, атылган - 09.05.1938.
  11. Галимҗан Ибраһимов. Кулга алынган - 29.08.1937, төрмәдә үлә.
  12. Сәйфи Казанлы. Кулга алынган - 18.09.1936. Атылган - 3.08.1937
  13. Касыймов Газим Касыймович, Казан пединституты ректоры. Кулга алынган - 30.12.1936. Атылган - 19.08.1937.
  14. Юсупов Муса Рахманович, Татар дәүләт академия театры директоры. Кулга алынган - 12.02.1937. Атылган - 03.08.1937
  15. Баимбетов Гыйлемдар Солтанович, Милли Мәҗлес депутаты. Кулга алынган - 21.12.1932. Атылган - 21.08.1933
  16. Атнагулов Сәлах Садриевич, Казан пединституты укытучысы. Кулга алынган - 02.09.1936, атылган - 16.08.1937
  17. Галимҗан Нигъмәти. Кулга алынган - 17.09.1937. Устьвымлагта үлә - 4.01.1941.
  18. Җамал Вәлиди. Кулга алынган - 08.05.1931. 30.11.1932 төрмәдә үлә.
  19. Габдрахман Сәгъди, әдәбият белгече.
  20. Галиев (Гали) Гомәр Билалович, "Совет әдәбияты" журналы редакторы. Кулга алына - 10.03.1937, 05.07.1955 төрмәдә үлә.
  21. Кави Нәҗми. Язучылар берлеге рәисе. Кулга алына - 02.07.1937. Азат ителә - 29.12.1939.
  22. Гомәр Толымбай. Кулга алына - 09.06.1937. Атыла - 09.05.1938
  23. Кудаш С.
  24. Бадреев Сәйфи Факриевич. Кулга алына - 13.03.1938. Атыла - 07.08.1938.
  25. Ләбиб Гыйльми, Язучылар берлеге рәисе. Кулга алына - 21.10.1937, атыла - 9.05.1938.
  26. Мөхәммәтшин Галимҗан Мөхәммәтович, "Пионер каләме" журналы җаваплы секретаре. Кулга алына - 25.10.1937, атыла - 10.05.1938
  27. Мирсәй Әмир, Язучылар берлеге рәисе. Кулга алына - 04.12.1937. 29.12.1939 азат ителә.
  28. Хан Җәмил.
  29. Галәветдинов Мәхмүт Галәветдинович, Мәрҗани Мәхмүт Мәрҗанович. Кулга алыналар - 22.09.1937. Атылалар - 4.11.1937
  30. Максуд (Максудов) Мәхмүт Гисаметдинович.
  31. Муса Җәлил.
  32. Бәширов Зариф Шәрәфетдинович, язучы. Кулга алына - 25.04.1938. Биш елга хөкем ителә.
  33. Крымов Мансур Кәримович
  34. Таһиров Афзал Мохетдинович, Башкортстан АССР үзәк сайлау комиссиясе рәисе. Кулга алына - 16.08.1937. Атыла - 27.09.1937


Барлык кулга алынган язучылар да сәяси процесслар нигезендә репрессияләнгән.

а) Националистической контрреволюционной повстанческой организации (дело «Крестьянский иттифак»)

б) контрреволюционной троцкистско-националистической террористической группы.

Нәкый Исәнбәтнең бу процессларга катнашы юк. Ул бары тик инде булган күренеш хакында хисап кына язган. Ул телгә алган кешеләр яки инде утыра, атылган, яки инде ул телгә алган кешеләргә берни дә булмаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100