news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тинчуриннар киткән бинага җыелып, Гариф Ахуновны искә алдык

news_top
Тинчуриннар киткән бинага җыелып, Гариф Ахуновны искә алдык
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновның тууына 100 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе, озак еллар Тинчурин театрыныкы булып, хәзер вакытлыча Казан ТЮЗына тапшырылган бинада булды.

Татар җәмәгатьчелегенә тагын бер кабат шушы бинага җыелу мөмкинлеге тудырылган өчен, Татарстан Язучылар берлегенә зур рәхмәт! Алга таба да онытып бетермик әле без бу сәхнәне – исән язучыларыбызның юбилейларына һәм вафатларының искә алу кичәләренә шушы бинага да җыелып килик.

Хәер, язучылар бер-берсенең кичәләренә йөрергә бик өнәп бетерми. Гариф Ахуновны искә алу кичәсенә Татарстанның халык язучылары Равил Фәйзуллин, Тәлгать Галиуллин, әдәбият галиме Фоат Галимуллин, әдәбиятчы Лирон Хәмидуллин, язучы Вакыйф Нуриев, шагыйрь Рәмис Аймәт килгән иде, бәлки, мин күрмәгән тагын берничә язучы булгандыр.

Нигә исән язучылар вафат язучыларны искә алу кичәләренә йөрми икән ул?

Татарстанның барлык язучылар, кубарылып, Россия Язучылар берлеге съездына китмәгәндер бит инде, җәмәгать?!

Равил Фәйзуллинны күреп, аның янына килдем:

Равил абый, Гариф Ахунов әсәрләренең бүгенге көндә кыйммәте нәрсәдә?

Ул – татар әдәбиятына алмаш әзерләү буенча күп көч куйган кеше... Кайбер әсәрләре, бәлки, бүгенге заман өчен яңгырамаска мөмкин. Ләкин төп герое Габбас хәзрәт булган «Идел кызы» романының бүгенге көндә дә кыйммәте зур. Бәлки, миндә субъектив караш та бардыр. Чөнки Гариф ага әдәби процесста минем остазым булды.

Димәк, бу да аның бүгенге көндәге кыйммәте – Равил Фәйзуллинның остазы булу.

Бәлки... Әлмәттә Язучылар берлеген җитәкләгәндә, мин аны алыштырган идем. Казанга кайткач та уң кулы булып йөрдем...

Кичә башланды.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла тамашачыны экраннан сәламләде: «Гариф аганы соцреализм тарафдары диючеләр бар, заманасы шундый иде. Әсәр ул укучыда ниндидер өмет калдырырга тиеш... Гариф аганың теле гаҗәеп мамыклы, сюжет кора белә. Ул асыл язучыларга хас талантка ия – мавыктыра, әсәреннән аерылып булмый...»

Гариф Ахуновның кызы шагыйрә Наилә Ахунова: «Әтине һәм Ахуновлар гаиләсен истә тотып әлеге кичәгә килгәнсез – рәхмәт сезгә! Әтинең китапларын укыгыз. Тиздән Татарстан китап нәшриятында тагын бер китап чыгарга тиеш. Анда мин яраткан «Йолдызлар калка» әсәре дә бар. Тагын шуны да әйтим: безнең гаиләдә – 5 язучы, һәм әти моның белән бик горурлана иде. Әле шуны да әйтәсем килә: безнең гаиләдә ике Тукай премиясе лауреаты да бар. Без әти үрнәгендә тырышабыз. Әтине искә алган кичәләр әле тагын булыр дип өметләнәм. Әлмәттә китапханәчеләр дә матур кичә үткәрделәр, Арчалар да бик тырышты. Бүген дә матур кичә».

Наилә ханым чыгышын татарча ясады.

Гариф Ахунов турында сөйләргә сәхнәгә әдәбият белгече Фоат Галимуллин да чыкты. Камал һәм Кариев театры артистлары язучының танылган әсәрләреннән өзекләр уйнады. Тамашачыга Гариф Ахунов романы буенча Свердловск киностудиясе төшергән «Клад» фильмыннан, Татарстан телевидениесе өчен Әхтәм Зарипов төшергән «Габбас хәзрәт» телефильмыннан өзекләр күрсәтелде.

Прозаик Гариф Ахуновның шигырьләре дә булуы һәм аларга җырлар да язылуы байтак тамашачы өчен, шул исәптән минем өчен дә, яңалык булды. Аның җырларының берсен баянчы Кирам Сатиевка кушылып Зөһрә Сәхәбиева башкарса, икенчесен «Риваять» этнотөркеме солисты Руслан Габитов башкарды.

Сәхнәгә халык җырлары белән җырчылар Георгий Ибушев, Рөстәм Насыйбуллин да чыкты. Кичәне Камал театры артистлары Алмаз Гәрәев белән Фәннур Мөхәммәтҗанов алып барды. Сүз уңаеннан, бу – артык «роскошь» булды бугай, берсе алып барса да җитә иде.

Кичәне драматург Хәбир Ибраһим инсценировкасы буенча режиссер Лилия Әхмәтова куйган.

Язучыларны искә алу кичәләре дәвам итә.

  • 10 декабрьдә 19.00 сәгатьтә Камал театрының Көнчыгыш залында күренекле шагыйрь Хәсән Туфанның тууына 125 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була.
  • 11 декабрьдә 17.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында Мөхәммәт Мәһдиев иҗатына багышланган кичә булачак.

Гариф Ахуновны искә алу кичәсеннән фоторепортаж

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар