news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тинчурин театрының яңа офыклары: премьералар, яңа артистлар, яңа сайт һәм кофе аппараты

news_top
Тинчурин театрының яңа офыклары: премьералар, яңа артистлар, яңа сайт һәм кофе аппараты
Фото: © Солтан Исхаков

Тинчурин театры яңа сезонга планнарын игълан итте. Былтыр театрның баш режиссеры Айдар Җаббаров яңа сезонга «күп эшлим» дип кергән булса, быел «күп эшләтәм» дип кергән кебек тоела – спектакль куярга кызыклы режиссерлар киләчәк. Ә театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов «күп эшләтү» өчен «күп түләү» дә кирәк булачагын аңлап, артистлар гына эшләп өлгерә алмаячагын чамалап, кофе аппаратын да эшкә җиккән.

Тинчурин театры җитәкчелеге «Татмедиа»га килеп яңа сезонга планнары турында сөйләде.

Фәнис Мөсәгыйтов: «Без октябрь башында Грозныйга чакырулы – «Федерация» фестиваленә «Ал яулыклы язмышым» драмасын сайлап алдылар. Октябрьдә Мәскәү бар, ноябрьдә – Чаллы, Түбән Кама... Шул рәвешле китә инде традицион гастрольләребез. Бинага ияләнү эше матур гына бара. «Яңа бинага ияләнеп буламы» дип сорыйлар. Яңа түгел, икенче бина, аны яңа итәргә хәйран кирәк әле. Бу бинага ияләнеп беттек, бөтенебезнең эше күп, беркемнең дә вакыты юк».

Фәнис Мөсәгыйтов театрда җәй көне төзекләндерү эшләре баруы турында әйтте, торбалар алыштырылган, ике торба белән су кертелгән, буяу эшләре дә барган... Тагын бер әйбәт яңалык - тамашачылар өчен 4 җиргә кулер куелган – бушлай су эчәргә мөмкин. Кофе автоматы да куелган, чөнки ике буфет кына антракт вакытында тамашачыга хезмәт күрсәтеп өлгерә алмый. Тамашачы уңайлыгы кофе аппараты гына булса, ярар, килешик, Опера һәм балет театры тамашачы уңайлыгы өчен антракт вакытында бокаллап шампан шәрабы да сата әле, татар театры анысына барып җитмәс, кофе аппараты тирәсендә генә буталыйк. Әлбәттә, Айдарның «Яңа офыклар» дигән яңа девизын кофе аппараты гына каплый алмас – анысы иш янына куш дигәндәй…

Айдар Җаббаров: «Безгә ГИТИСта укыганда театрда казанышларыңны саклап калу нияте белән генә яшәсәң, стагнация була дип әйтәләр иде. Шуңа күрә без яңа сезонны «Яңа офыклар» дип атадык. Без үткән сезонда алган ритмны тагын да арттырып эшләргә ниятлибез. Былтыр башлаган планнарыбыз әкрен генә тормышка аша – яңа режиссерлар киләчәк. Әсәрләрне татар театрында бару-бармау принцибы белән сайладым, әйтик, кайбер авторлар татар театрында бармаячак, ә Шекспир татар театрына килеште – былтыр Александр Крымов «Отелло»ны куйды. Быел чакырган режиссерларның да татар театры белән уртак нокталары бар».

Премьералар:

Сезон 28, 29 августта Илгиз Зәйниевның «Лу» спектакле белән ачыла. Баш рольләрдә – Нәфисә Хәйруллина һәм Идел Кыямов. Алар Артем Пискунов белән ике составта булачак.

Икенче премьера октябрь аенда көтелә – «Добрый человек из Сычуани». Айдар Җаббаров рольләрне тараткан. Төп рольдә – Резеда Сәлахова. «Минемчә, Бертольд Брехт татар театрына бик килешәчәк», – ди Айдар.

  • Айдарның бу сүзләрен Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева җөпли яки кире кага ала – чөнки бу пьеса Әлмәт театрында куелган иде (режиссер Искәндә Сакаев).

Ноябрь азагында Мансур Гыйләҗевның «Казан егетләре» комедиясенең икенче өлеше («Тагын Казан егетләре») чыгачак. «Все понимаем, что это тоже надо», дип аңлатты Айдар рус теленә күчеп.

Октябрь азагында Казахстаннан талантлы режиссер Фәрхәд Молдагали килә һәм казахның бөек язучысы Мохтар Ауэзов әсәре буенча спектакль чыгарачак.

  • Мохтар Ауэзовның да татарлар белән уртак нокталары бар, мәсәлән, аның дүртенче гражданский хатыны татар кызы Фатыйма Габитова. Бу ханымның язмышы үзе зур драмалык – монысы сүз уңаеннан.

Талия Төхфәтуллина Кече залда балалар өчен «Питер Пэн» спектаклен чыгарачак.

  • Шотланд язучысы Джеймс Мэтью Барриның бу әсәрен заманында Кариев театрында Ренат Әюпов куйган иде.
  • Талия Төхфәтуллина ГИТИСта режиссерлыкка укый, ул Туфан Имаметдиновның әзерлек курсларын узып укырга керүчеләрнең берсе.

Кече залда Толстой әсәрләре буенча («Кавказский пленник», «Хаджи-Мурат») Янис Брайловский спектакль чыгарачак.

Яңа елдан соң Резеда Гарипова Кәрим Тинчуринның «Казан сөлгесе»н куячак. «Резеданы Тинчурин театрында бик яраталар, көтәләр», – диде Айдар.

Яңа елдан соң Уфадан танылган режиссер Айдар Абушахманов киләчәк. Ул Галимҗан Гыйльмановның «Албастылар»ын куяр дип планлаштырыла.

  • «Албастылар» заманында татар әдәбиятында вакыйга булган әсәрләрнең берсе.

Сезон азагында Надя Кубайлат спектакль чыгарачак. «Ул минем курсташым, Иорданиядән. Надя кызыклы әсәр тәкъдим итте, куркыныч та. Аттарның «Беседа птиц» әсәре буенча эксперименталь спектакль булыр инде», – диде Айдар.

  • Надя Кубайлат MOÑ театрында поляк драматургы Тадеуш Ружевичның «Картотека» спектаклен чыгарды.

Сезон азагында алдагы сезон өчен күпер салыначак – Ван Шэнъ исемле кытай режиссеры (ГИТИСта Бутусов курсында укыган) спектакль куя башлаячак. Сентябрь аенда килеп труппа белән танышмакчы ди.

«Шигърият сулышы» циклы дәвам итәчәк. Январь аенда Гөлшат Зәйнашева, Фәнис Яруллин, Рәшит Әхмәтҗанов шигърияте тәкъдим ителәчәк. Кыш көне балконга туннар белән чыгу каралмаган – балконның эчке ягында – «Кышкы бакча» янында – Кече залга менеп китү юлында укылачак ул шигырьләр.

Май аенда - Нияз Акмал, Лена Шагыйрьҗан һәм Мөдәррис Әгъләм шигърияте. Монысы инде балконда булыр.

Театр үзешчән шагыйрьләр белән дә эшләргә җыена. «Интернетта йөргән шигырьләр бар, без аларның авторын да белмибез, ләкин шәп әйткәнен аңлыйбыз. Алар зур иҗат дөньясында да түгелдер, ләкин алар бар. Безнең шундый авторларны барлау хыялы бар», – диде театрның әдәби бүлек мөдире Резеда Гобәева. Театр андый авторларны конкурс аша табарга җыена.

Театрның яңа артистлары турында берничә сүз

Айдар Җаббаров: «Артистлар күп – штат зурайды, моның өчен директорга, республика җитәкчелегенә рәхмәт. Әле артистлар алу дәвам итә. Шуңа уңайлы логистика корып, артистлар параллель эшләрлек булсын иде. Былтыр сынау срогы белән стажер итеп алган артистларның кайберләре белән контракт төзедек. Егетләрдән Рәмис Абдуллин, Рәшит Вәлиуллин һәм Марсель Салихов, кызлардан Эльвина Насыйбуллина калды. Мәскәүдән Фәрхәд Мөхәммәтҗанов кайтты (МХАТ студиясен тәмамлап). Шушы көннәрдә генә Эмиль Исхаков дигән егет кушылды. Әле тагын 2-3 егет алу мөмкинлеге бар, мин карап-карап йөрим».

  • Марсель Салихов белән Эмиль Исхаков быел Казан театр училищесын тәмамлаган егетләр (Лилия һәм Илнар Низамиевлар курсы). Рәмис Абдуллин, Рәшит Вәлиуллин училищены алдарак елларда тәмамлаган егетләр. Эльвина Насыйбуллина – Айдар Җаббаровның хатыны. Фәрхәд Мөхәммәтҗанов Тинчурин театрында бер ел эшләп Мәскәүгә укырга киткән иде.

Финалга театрның пиар бүлеге җитәкчесе Луиза Закировадан берничә сүз: «Театрлар арасында чын мәгънәсендә ярыш бара. Премьералар чыгарабыз, пиар өлкәсендә дә мөгез чыгарабыз. Бер яктан караганда, бу сәләмәт ярыш: кемдер түбәдә җырлар яздыра, кемдер сериаллар төшерә, кемдер клиплар чыгара. Театр эчендә генә түгел, тирәсендә дә тормыш кайный. Милләтне, мәдәниятне, телне үстерә торган иң нәтиҗәле урын – театрларыбыз. Аларның гөрләве бик сөендерә. Без рәссамнар арасында опен-колл игълан иткән идек. Тиздән безнең театр фойесында арт-объектлар пәйда булачак».

Театрның яңа сайты эшли башлады. «Гадилек һәм уңайлык», – диде Луиза Закирова сайт турында.

Тагын бер яңалык – театр яңалыклары «рассылка»сына язылган кеше Айдар Җаббаровтан хатлар алачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар