Тинчурин театрының бөек күчеше – Айдар Җаббаров белән Татарстан урамына

«Татар-информ»ның татар мәдәниятенә кагылышлы матбугат конференциясендә соңгы елларда мондый аншлагны хәтерләмим – Айдар Җаббаровның Тинчурин театрының баш режиссеры итеп билгеләнү уңаеннан оештырылган матбугат конференциясенә журналист халкы бик күп килгән иде. Сәгать ярым барган матбугат конференциясендә, әлбәттә, сорауларга җавап алырга вакыт җитмәде, хәер, вакыттан гына да түгел – кайбер сорауларга әле җавап юк иде. Мәсәлән, Тинчурин театры бинасының киләчәге әле билгесез, бәлки, безгә билгесездер. Туфан Имаметдиновның проектлар белән эшләячәген һәм чәйханә ачуын генә беләбез. Төгәл планнары билгесез. Үзе матбугат конференциясендә: «Күчмә театрның күчмәлеге миңа күчте», – дип шаяртты.
Туфан Имаметдинов: «Мин театрга эшкә килгәндә, актерлар: «Без – күчмә театр», – диде. Бу фәлсәфә буенча караганда, бер бинадан икенчесенә күчү аларның рухына туры килә дип уйлыйм, бу театрга күчү – чит түгел. Бу әйбәт урын аларның соңгы өе булса әйбәт булыр иде – руслар әйтмешли, «намоленное место». Бинага яхшы ремонт та ясалса, театр яңача яшәп китәчәк. Татар интеллигенциясенең яраткан урынына әйләнәчәк. Мин эшләгән 4 ел узып китте. Минемчә, театр ниндидер кысаларда яши иде. 4 ел эчендә ул кысалар киңәйде: төрле фестивальләрдә катнаштык, төрле режиссерларны чакырдык, яшь драматурглар белән эшләдек, ел саен «Тантана»да җиңә башладык. Театр ачылып китте, дип әйтәсем килә – бу минем төп җиңүем. Актерлар шул составта калды, бер актер белән дә хушлашмадык. Бөтен актерларны эшләтә алу да – минем төп җиңүем».
ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин 4 ел эчендә Туфан Имаметдинов куйган спектакльләрне һәм шушы елларда театр катнашкан фестивальләрне санап үтте (ике телдә, әлбәттә).
Дамир Натфуллин: «Туфан Рифович тарафыннан планка югары күтәрелде, аны тотып тору җиңел түгел. Залларның санын һәм зурлыгын күздә тотып, аны тагын да күтәрү бурычы тора. Бу максатларны тормышка ашыру өчен, сентябрь аеннан театрның баш режиссеры итеп Айдар Җаббаров билгеләнә. Аңа сүз бирергә тәкъдим итәм».
«Комсызланып, күп эшләячәкмен»
Айдар Җаббаров: «Беренче чиратта Мәдәният министрлыгына, Тинчурин театры директорына, журналистларга, тәнкыйтьчеләргә, тамашачыларга рәхмәт! Соңгы көннәрдә җылы сүзне күп ишеттем. Иҗади потенциалыма ышанычыгыз өчен рәхмәт! Мондый мөнәсәбәттән соң минем үз-үземә, үземнең иҗади потенциалыма ышанычым арта гына, ышанмаска хакым юк.
Баш режиссер вазифасына килүемнең юлы озын булды. Ирада Хафизҗановнадан да, төбәк театрларыннан да тәкъдимнәр булды. Ул вакытта үземне моңа әзер түгел дип саный идем, ирекле иҗатчы булып йөрисем, төрле театрларда эшләп тәҗрибә җыясым килде. Инде тәҗрибә җыелды, театрны кай тарафка алып барырга, дигән уйлар тупланды – шуңа да тәкъдимне кабул иттем.
Мин, театрда читтән килгән режиссерлар күп булырга тиеш, дип саныйм. Көчле режиссерлар турында сүз бара (русча сөйләгәндә, аларны «режиссеры, которые создают миры» дип бәяләде). Андый режиссерлар күп түгел, алар белән аралашып торабыз – бер-беребезне беләбез. Алга таба күп режиссерлар чакырасы килә. Бу көннәрдә 8 режиссерга шалтыраттым, Аллага шөкер, берсе дә «юк» димәде. Барысы да, Казанга килеп, Тинчурин театрында эшләргә риза. Андый режиссерларның 2-3 елга алдан планнары билгеләнгән. Мин быел театрда үзем күп спектакль куячакмын. Чөнки алга таба, чакырылган режиссерлар белән эшләү өчен, матди җирлек тә булдырырга кирәк. Шуның өчен, комсызланып, күп эшләячәкмен.
Беренче премьераны җомга көн, 10 октябрьдә – кояшлы матур бер көндә чыгарачакмын (кояшлы булачагын да белә, Айдарның «анда» элемтәләре яки заказ бирү мөмкинлеге бармы икәнни? – авт.). Без хәзер драматург Резеда Гобәева белән бергә эшлибез. Ул – «Казанга Тукай кайткан» һәм «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юк» спектакльләренең пьеса авторы. Резеда турында аерым матбугат конференциясе ясарга мөмкин. Моннан 2 ел элек Мәскәүдә Татарстан көннәре өчен Резеда искиткеч пьеса язды. «Хыял артыннан» дип аталган якты спектакль. Музыкаль. Алга таба мин куячак 3 спектакль дә – музыкаль спектакльләр, алар оркестр белән куелачак. Мәскәү өчен куелган спектакльдә Илгиз Шәйхразиев, Эльмира Кәлимуллина, Илгиз Мөхетдинов катнашкан иде, алардан башка гына спектакльнең театрга күчүе алар өчен яңалык булыр. Мин аларга рәхмәтләремне җиткерәм, алга таба төрле вариацияләрен карарбыз. Декабрь аенда бөтен труппа катнашында Кәрим Тинчуринның «Казан сөлгесе»н чыгарачакмын.
Мин чыгарачак тагын бер музыкаль спектакль – Мансур Гыйләҗевның «Казан егетләре». Без барыбыз да аңлый – театр акча эшләргә тиеш. Безгә «финанс мендәре» кирәк, чөнки мин чакырган режиссерлар арзан тормый. Бу – нормаль хәл.
Ноябрь аенда Кече залда кинорежиссер Салават Юзеевның театраль дебюты көтелә – бу минем өчен дә, тамашачы өчен дә яңалык булачак. Ул үзенең «Кто стучит в мое окно» пьесасы буенча спектакль куячак. Яңа елга Руслан Риманас үз стилистикасында балалар өчен клоунадалы спектакль чыгарачак.
Бу сезонга планлаштырылган тагын бер сәхнә әсәре – Гаяз Исхакыйның «200 елдан соң инкыйраз»ы, аңа башка әсәрләре дә кушылырга мөмкин. Бу – минем үз карьерамда өченче тапкыр әлеге бөек язучыга мөрәҗәгатем. Планда Чыңгыз Айтматовның «Тополек мой в красной косынке» әсәре дә бар.
Тагын бер яңалык – минем әле Камал театрында тагын бер спектакль чыгарасым калды, һәм без Фәрит Бикчәнтәев белән шулай килештек: мин анда эшләгәндә, ул бездә спектакль чыгарачак. Театрда көтәбез!»
Тинчурин театры бинасы кемгә кала – әлегә сер
Соңарып булса да, Ирада Әюпова килде. Аңа беренче сорау итеп, Тинчурин театры бинасы язмышы белән кызыксындылар.
Ирада Әюпова: «Камал театры яңа бинасына күчкәнче дә аның бинасы турындагы сорау яңгырап торды. Без театр сәнгатен гадиләштереп кабул итәбез. Без җәмгыятьтә кешенең хезмәтен хөрмәт итергә өйрәнергә тиеш. Җитәкчеләрнең, артистларның, журналистларның хезмәтен... Театр бинасын театрга калдыру – республика Рәисе карары. Рөстәм Нургалиевич: «Театр ул – театр булырга тиеш», – диде. Театр бинасына нәрсә кертсәң дә, ахыр чиктә ул барыбер театрга әверелә. Әлеге театрны төзегән ата-бабаларга рәхмәтле булыйк. Аның театр миссиясе саклансын иде! Ул – легендар театраль мәйданчык».
Туфан кая китә?
Ирада Әюпова: «Мин инде аны 2 ел китмәскә үгетлим. Ул үзен «ирекле иҗатчы» дип атый һәм проектлар белән шөгыльләнергә тели. Туфан Татарстан киңлегендәге театраль проектларның кураторы булып кала».
Туфан Имаметдинов: «Үткән ел Әлмәттә фестиваль оештыру тәкъдиме булган иде. Без, «Татнефть» ярдәме белән, шушы проектны тормышка ашырабыз. Альтернатив сәнгать вәкилләре – Нурбәк Батулла, Марсель Нуриев, Эльмир Низамов, Йолдыз Миңнуллина белән бергәләп спектакльләр чыгарабыз. Мин ел ярым элек театрга режиссер кирәк булачагы турында әйтә башладым. Чөнки яхшы режиссерның 2 еллык планы була. Шуңа, режиссер куеп, аның 2 ел театрда булмавы дөрес түгел. Мине артистлар күчмәлеккә ияләштерделәр, аларны статикада калдырып, үзем күчмәлеккә китәм. Айдар белән театрның җилкәннәре барлыкка килсен иде».
Фәнис Мөсәгыйтов: «Артистларның Айдар белән эшләү теләге зур иде. Шуңа, Айдарны китерү – алар үтенече, дип тә әйтә алабыз».
Ирада Әюпова: «Тинчурин театры труппасы – искиткеч труппа. Алар спектакльләрдә максималь катнаша. Безнең бөтен труппа катнашкан спектакльләр бар. Без Тинчурин театры үсеше концепциясенә салынган миссияне үтәдек – бөтен труппа иҗатта. Аларның ыгы-зыгыга бөтенләй вакытлары юк. Баш режиссер – ул бердәнбер режиссер түгел. Ул – театр сәясәтен билгеләүче кеше. Театр моделен ул билгели. Туфан вакытында артистлар да куеп карадылар – үзләрен режиссер итеп тойдылар. Команда булуы әһәмиятле, ләкин ул команда статикада булмасын иде, үсештә һәм хәрәкәттә булсын иде».
Туфан Имаметдинов һәм ул чакырган режиссерлар куйган спектакльләр Татарстан урамына күчәрме?
Айдар Җаббаров: «Мин бөтен спектакльләрне карап чыгарга тиеш. Туфан Рифовичның күп спектакльләре дә яңа бинага күчәр дип уйлыйм».
Фәнис Мөсәгыйтов: «Кайбер спектакльләр техник яктан төшеп калырга мөмкин. Чөнки сәхнәләр төрле зурлыкта».
- Айдарның командасы: рәссам Булат Ибраһимов, ут буенча рәссам Ольга Окулова, видеоконтент Игорь Домашкевич, хореограф Софья Гуржиева, драматург Резеда Гобәева.
Әлегә шулар. Хәзерге вакытта Тинчурин театрында башкорт режиссеры Зиннур Сөләйманов Айгөл Әхмәтгалиева пьесасы буенча «Йөрәккә дә ремонт кирәк» спектаклен куя. Премьера 4 һәм 5 сентябрьдә көтелә.
Театр афишасында 30 сентябрьгә кадәр спектакльләр куелган. Горький урамы, 13 нче йорт адресындагы бинада соңгысы – Туфан Миңнуллинның «Ак тәүбә, кара тәүбә» комедиясе. Аны 2016 елда Резеда Гарипова чыгарган иде.