news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тинчурин театрында - «Шигърият сулышы»: «Сюжет көтмәгез, һәр шигырь - мини-спектакль»

Тинчурин театрында яңа проект старт алды – театрның Кабан күле ягына чыккан ачык балконында әдәби-музыкаль кичәләр үткәрелә башлады.

news_top
Тинчурин театрында - «Шигърият сулышы»: «Сюжет көтмәгез, һәр шигырь - мини-спектакль»
фото: © Тинчурин театрының матбугат үзәге

«Шигърият сулышы» шигърият кичәләре циклы - Тинчурин театрының бу сезонда тәкъдим ителгән проектларның соңгысы.

Тинчурин театрының баш режиссеры Айдар Җаббаров җитәкчелегендәге иҗади команда әлегә өч шагыйрьне сайлаган – Роберт Миңнуллин, Зөлфәт һәм Әнгам Атнабай. Өчесе дә халык күңеленә үтеп кергән шигырьләре белән билгеле шагыйрьләр. Икесе – Зөлфәт (1947-2007) белән Роберт Миңнуллин (1948-2020) янәшәбездә – Казан урамнарында йөргән шагыйрьләр, Әнгам Атнабайны (1928-1999) Уфа урамнары хәтерлидер.

«Без «Шигърият сулышы» аша яңадан-яңа авторларны ачарбыз яки искә төшерербез. Бүгенге кичә Роберт Миңнуллинга багышлана. Шигърият кичәсе нинди формада булырга тиеш дип, төрледән-төрле формалар эзләдек. Сюжет көтмәгез, чөнки һәр шигырь ул үзе бер мини-спектакль, һәр шигырьдә аерым бер драматургия бар. Без бүген Роберт абый Миңнуллинның шигырьләренә – аның мәгънәсенә, аның сүз төзелешенә басым ясадык», – дип башлап җибәрде Тинчурин театрының баш режиссеры Айдар Җаббаров беренче кичәне.

Икенче кичәне – Зөлфәт шигъриятенә багышланганын дә баш режиссер үзе башлап җибәрде. Ә менә өченчесендә аның тавышы язмада гына яңгырады. Уфада яшәп иҗат иткән татар шагыйренең Казандагы шигырь кичәсе көнне Айдар Җаббаров ашыгыч кына Уфага китеп барды, чөнки Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров «Нур» театрының «Тау» спектаклен чыгарган иҗат командасын «Алтын битлек» театр премиясен алуы белән котлап, спектакльнең режиссерына һәм кайбер артистларына дәүләт бүләкләре тапшырган.

Шулай итеп, безнең Айдарыбыз хәзер Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Монысы темадан лирик чигенеш булды. Ә хәзер шигърият темасын дәвам итәбез. Хәер, «Тау» спектакле шигърияттән ерак түгел, чөнки сәхнә әсәренең нигезендә Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеевның «Гашыйклар тавы» әсәре ята. Тинчурин театры Илдар Юзеев иҗатына да килеп җитәр әле, чөнки бу шагыйрь хәзер Айдар Җаббаров иҗатында аерым урын алып тора дип әйтә алабыз.

Шигърият темасын дәвам итик. Беркөнне Татарстан китап нәшриятының генераль директоры, прозаик Рөстәм Галиуллин белән сөйләшеп тордык : «Шигырь китаплары начар сатыла», – дип, зарланып алды. Меңьеллык татар әдәбиятының шигърият белән көчле булуын беләбез. Шигырь уку татарның җанындадыр инде ул, мәдәни кодында дия алабыздыр. Әмма дөнья үзгәрә, шигырьне кабул итү формалары да үзгәрә... Хәер, нигә үзгәрә, бәлки асылына кайтадыр - татарда шигырьне көйләп уку бар һәм җыелып тыңлау бар. Айдар Җаббаров татарның традицияләргә тоташкан шушы хисләрен фольклор, этнография аша түгел, бүгенгә аваздаш итеп уята һәм «светский» кичә форматында сеңдерә.

Шулай итеп, шагыйрьләр сайланган, артистлар бүленгән, алга таба артистлар үзләре шигырьләрне сайлаган, ә Айдар Җаббаров, режиссер буларак, аларны композициягә берләштергән. Әлбәттә, артистның зәвыгыннан, мөмкинлекләрен күрсәтү теләгеннән, тормышка карашыннан, әйтәсе килгән сүзеннән чыгып сайланган шигырьләр әлеге шагыйрьнең барлык иҗатын чагылдырмый, иҗатының нерв җебен дә эләктерә алмаска мөмкин. Ул шигырьләр шагыйрьнең тормышка карашын сурәтләгән, җанын ачып биргән, манифесты булган әсәре дә түгелдер, әмма, миңа калса, бу мөһим дә түгел, иң мөһиме – артист халык шагыйренең олы иҗатыннан нәкъ шул шигырьне сайлаган икән, димәк, шагыйрь иҗатына ул нәкъ шушы шигырь аша ачкыч яраткан да шушы ачкычны тамашачыга тапшыра.

Шигъри кичәләр өчен театрның Кабан күленә чыккан балконы сайланган. Өстән төшкән баскыч култыксаларына да, балкон парапетына да шәмнәр тезелгән (янгын чыгу куркынычы тудыра торганнары түгел, борчылмагыз. Авт). Басмалардан – өстән – кара костюмлы актерлар һәм кара күлмәкле актрисалар төшә – алар шигырь укый. Шигырьләр арасында шулкадәр танышлары булып йөрәкне сызып уза, таныш стиль булып та, беренче ишеткәннәре дә бар – кайсыбыз шагыйрь иҗатын 100 процент беләм дип әйтә алыр икән?! Шигырьләр җыр белән бүленеп ала. Ул җырлар эстрада рәвешендә түгел, нәкъ менә драма артистларыча яңгырый – сүз әкренләп җырга күчә: монда җырда көй түгел, сүз беренчел, сүз көй аша агып тамашачыга килеп урала. Шоколад төсендәге пледлар (махсус алынган яңа пледлар) ябынган тамашачы һәр шигырьне «йотып», тере оркестр яңгыраткан көй дулкыннарында тибрәлә.

Мин шигырь кичәләренең өчесендә дә булдым: «Шигърият сулышы. Роберт Миңнуллин», «Шигърият сулышы. Зөлфәт», «Шигърият сулышы. Әнгам Атнабаев».

Роберт абый шигырьләре яңгыраган кичә башы, югары ноктасы һәм финалы булган тулы канлы сәхнә әсәре иде. Бу шагыйрьнең иҗатын колачлаган кичә түгел, андый колачка дәгъва да итми, әлбәттә. Шигырьләр шагыйрьнең халыкчанлыгын раслый торган итеп сайланган. Дөресен әйткәндә, мин Роберт абыйның бу кадәр күп мәхәббәт шигырьләре барлыгын да белми идем. Мин аның балалар шигырьләрендә кызымны үстердем, мин аның шаяру аша җитди темаларны күтәргән шигырьләрен яратам. Ә Тинчурин театры миңа башка төрле шагыйрьне ачып бирделәр – рәхмәт!

«Миңа бүген, бер караганда, бик рәхәт булды, бер караганда – йөрәгем калтырап бетте. Мин бит Роберт исән чакта да аның шигырьләрен үзе булганда укымадым, ул командировкага киткәч яки каядыр өйдә булмаганда укый идем. Хәзер аның шигырьләрен күп укыйм. Роберт исән чакта ул шундый шигырь кичәләре турында хыяллана иде. «Эстрада концертларында да укысыннар иде аларны», – ди иде. Мондый шигырь кичәсе ул вакытта тормышка ашмастай булып тоелгандыр. Хәзер шундый кичәләр була башлады. Ул вакытларда «Киләчәктә шигырьләрем укылырмы икән», – дип ачына иде. Чирләгәндә архивларын рәтләгәндә: «И Клара, 50 елдан минем шигырьләр кемгә кирәк булыр икән?» – дип әйтеп куйганы истә. Миңа гына шулаймы икән – бүгенге кичә бик ошады. Дәвам итсен иде инде мондый кичәләр», – диде Роберт Миңнуллинның хатыны Клара ханым.

Икенче кичә – Зөлфәт. Зөлфәт абый кичәсендә шагыйрьнең гражданлык лирикасы өстенлек алган һәм бу миңа бик ошады. Әйе, Зөлфәт абыйның мәхәббәт лирикасы да бар: «Узар гомерләр искән җил кебек, Сөю мәңгелек, сөю мәңгелек!» дигән юллары гына ни тора?! Әмма бу «мимишный» (гафу итегез) кичә түгел иде. Әлеге кичәдә чыгыш ясаган һәр артист артында Зөлфәт абыйның үзен күргәндәй булдым. Аның рухы бар иде кебек бу кичәдә. Зөлфәт абыйның шигырь кичәсе, шагыйрьнең үзе кебек, кинәт өзелгәндәй булды – җитми калды.

Кичәгә Зөлфәт абыйның хатыны Фирая ханым, кызы Кадрия, килене Лариса Маликова һәм башка туган-тумачалары килгән иде. Кадрия катнашучыларга Зөлфәтнең соңгы елларда басылган китабын таратып чыкты – алай итмәсә Маликовлар була димени?!

Шагыйрь Әнгам Атнабаев шигъриятен бик беләм дип мактана алмыйм. Шуңа күрә кичәгә «ак кәгазь» кебек килеп утырдым һәм Тинчурин театры артистлары шигырьләр аша тудырган шагыйрь образын кабул итеп, шуңа риза булып кайтып киттем.

Шушы урында бер артистка рәхмәт әйтеп узасым килә – мәрхүм әтием яратып җырлаган җырны – «Җиз кыңгырау моңнары»н башкарган Илмас Насретдиновка аерым рәхмәт! Бу кичәләрдә шундый шәхси хатирәләр кузгаткан, хисләрне айкаган мизгелләр һәр тамашачыда булгандыр.

Мин бу язмада артистларны санап чыкмадым. Алар өч кичәгә 16 кеше иде. Үзләре шигырь укыйлар, үзләре җырлыйлар, алгы рәтләрдә утырган тамашачы белән бииләр дә әле. Аларга карап торуы ук рәхәт. Миңа калса, хәзер Тинчурин театры артистларының гәүдә-сыны тагын да төзәеп китте кебек. Аларның басмада басып торуларында ук горурлык чагыла. Ул хис тамашачыга да күчә.

Айдар Җаббаров командасына әлеге шигъри проект өчен рәхмәт әйтүчеләр байтактыр. Мондый шигырь кичәләре бик кирәк иде. Алга таба да нәкъ хәзергечә – бер кеше сүзенә карамыйча, шул исәптән туганнар сүзенә дә колак салмыйча, бары тик үз зәвыкларыннан чыгып үткәрсеннәр алар бу кичәләрен.

Алга таба Илдар Юзеев та, Мөдәррис Әгъләм дә, Разил Вәлиев та, бик күп башкалар да яңгырар әле, бәлки. Исән-сау шагыйрьләр дә яңгырар, бәлки (программа буенча үзләреннән киңәш сорамыйча, әлбәттә)...

Үзенең әдәби һәм мәдәни зәвыгы бар дип санаган һәр кеше шушы кичәгә килеп хушланып китсен иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар