Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тинчурин театрында премьера: Хэппи-энд! Бетте-китте!

Театрның «Яратам! Бетте-китте!» комедиясе турында хәбәрчебез яза.

news_top_970_100
Тинчурин театрында премьера: Хэппи-энд! Бетте-китте!
Рәмис Нәҗмиев, Тинчурин театрының матбугат үзәге

Тинчурин театры чираттагы премьерасын чыгарды – «Яратам! Бетте-китте!». Әлеге мәрхәмәтле, җылы комедияне театрның аксакалы – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов сәхнәләштергән. Пьеса авторы – Актаныштан атказанган укытучы Ләйсән Әминова.

Әлеге җырлы-биюле күңелле комедия Тинчурин театрында озак еллар уңышлы баручы, театрны «ашатучы», аның үзенчәлекле бер бренды булган Исламия Мәхмүтова мелодрамаларының, шулай ук, Шамил Фәрхетдиннең «Алмагачларым» комедиясенең дәвамы булып тоелды. Наив комедияләр һәм мелодрамалар – Тинчурин театры тамашачысының яратып йөри торган спектакльләре.

Туфан Имаметдинов белән моннан 1 ел элек – 2022 елның февралендә алынган интервьюдан юллар:

«Сорау: Тинчурин театрының төп тамашачысы өчен моңарчы булганнар рәвешендәге спектакльләр куелачакмы?

Җавап: Ул форматка кабат кайтуның мәгънәсе юктыр. Югыйсә, минем монда килүем нигә кирәк иде?! Яңа форматлар булдырырбыз».

Ләкин 1 ел эчендә Туфан Имаметдиновның фикере үзгәргән булса кирәк – театр эчендәге күпсанлы сораулар буенча, Зөфәр Харисовка бу пьесаны куярга ул үзе тәкъдим иткән, ди. Аның логикасын да аңларга була – беренчедән, мондый комедияләр «ашата», икенчедән, театрның берничә өлкән буын артисты рольле була һәм актив эшли, өченчедән, театрның традицияләре дәвам итә.

Бер яктан, бу шулай, әмма, икенче яктан, театрның наив комедияләр жанрын алып барган үз авторлары – Исламия Мәхмүтова һәм Шамил Фәрхетдин әсәрләре нәкъ менә шушы театр тамашачасын күздә тотып профессиональ эшләнгән иде. Ул әсәрләрнең наивлыгы – профессиональ наивлык иде. Ә хәзер безгә театр һәвәскәр әсәр тәкъдим итте. Әйе, һәвәскәр – бетте-китте!

Пьесаның алтарихы: «Актаныш! Бетте-китте!»

Әлеге комедия сезон башында планга кертелеп, театр аңа озаклап әзерләнгән әсәр түгел. «Миңа әсәрне: «Бу бит сиңа бара торган роль», – дип, Гүзәл Гарәпшина бирде. Миңа әсәр ошады. Баш режиссерыбыз куярга тәкъдим иткәч, рәхәтләнеп риза булдым», – дип, әсәр тарихын сөйләде Зөфәр Харисов матбугат конференциясендә.

Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшина – Актаныш районының Яңа Җиаш авылыннан. Ләйсән Әминованы шушы авыл килене дип беләм. Шундый гап-гади юл белән пьеса Тинчурин театрына килеп эләккән, димәк.

Ләйсән Әминова татар театрлары өчен ят автор түгел. Аның «Йөрәк сере» мелодрамасы Әлмәт театрында бара. Спектакльне театр актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Наилә Нәҗипова сәхнәләштергән.

Сүз уңаеннан, быел Актаныш муниципаль театры да Ләйсән Әминова әсәренә алынмакчы иде. Актаныш театры директоры Алсу Хуҗина хәбәр итүенчә, ул аны «Бердәм Россия» партиясенең «Кече ватан театрлары» һәм «Театр – балаларга» федераль проектлары кысаларында алынган финанслар хисабына куймакчы иде. Ләкин әсәр партия һәм Мәдәният министрлыгы вәкилләрендә сораулар тудырды. Театрга һәвәскәр авторның моңарчы бастырылмаган билгесез әсәргә алынуга сак карарга киңәш ителде. Дөрес аңлагыз, бу – авторга каршылык түгел, ләкин партия проекты аша зур гына акчалар бирелә, шунлыктан аны билгесез әсәр белән экспериментлар ясарга тоту дөрес түгел, әлбәттә.

Актаныш, дигәннән, Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры Рабит Батулланың «Шайтан кәмите» пьесасын «Өйләнәм! Бетте-китте!» исеме белән тәкъдим иткән булган икән. 90 еллык затлы юбилеена якынлашып килгән Тинчурин театрының – профессиональ театрның – һәвәскәрләр театрыннан исем «алып торуы» ни дәрәҗәдә дөрес? Моны һәвәскәрләрне кимсетү дип кабул итмәгез, зинһар – алар шәп исем тапкан булганнар.

Пьеса сюжеты: Хэппи-энд! Бетте-китте!

Вакыйгалар авылда бара. Бер ишегалдында – ике йорт. Берсендә Фаил бабай карчыгы белән яшәп ята, икенчесендә, яшьлек мәхәббәтен сагынып, өлкән яшьтәге ханым яши. Көтмәгәндә авылга яшь егет белән кыз килеп чыга һәм картлардан сыену урыны сорыйлар. Соңрак билгеле булганча, яшь хатынны ире куа килә икән. Бабай яшьләрне дә яшерә, куып килгән ирне дә «тәрбиягә ала». Шуннан башлана инде – сәхнәгә берсе керә, берсе чыга, кергәне кайчакта үз тарихын сөйләп ала, аны икенчесе яшеренеп кенә тыңлап тора... Махсус яшеренеп түгел, очраклы гына шулай туры килә.

Татар тамашачысы сюжет карарга ярата. «Теге – бу булып чыга, бу – теге булып чыга» кебек бормалы сюжетлар шәп үтә, «уррра»лап бара. Бу әсәрдә әллә ни сюжет булмаса да, тегенең – бу, моның теге булып чыгуы шактый кызык бирелгән. Ләйсән ханым геройларны челтәрләп үреп бетергән. Алай гына да түгел, шулкадәр хэппи-энд ясаган ки – геройларның берсе дә ялгыз калмасын өчен тырышкан. Хәтта арттырып та җибәргән: вакыйгаларга артык катнашы булмаган мәктәп директоры – «әни малаена» да хатын табып биргән – төп героиняның ахирәте бер сәбәпсез генә монда килеп чыга. Чыккан икән – чыккан инде: һәр өстәмә персонаж – бер артистка роль, дигән сүз.

Кыскасы, пьеса – үзешчәнлекнең якты бер үрнәге. Әсәргә ни өчен кертелгәне дә аңлашылмаган персонажлар һәм өчен кылынганы да аңлашылмаган гамәлләр байтак. Әмма шул урында «йомшак тәнкыйтьтән» туктап, әлеге пьесадан «җырлап бара торган» күңелле комедия куя алган Зөфәр Харисовка һәм артистларга рәхмәтләр әйтәсе килә. Кыскасы, персонажларның нишләп йөрүе билгесез – ләкин артистларның һәр хәрәкәте елмайта, көлдерә, күңелне күтәрә. Афәрин!

Халыкчан комедиянең матур үрнәген тудырган артистлар – Фаил картны уйнаган Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдиновка, аның карчыгы Мәйсәрәне уйнаган Лилия Мәхмүтовага (икенче составта –- Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшина), күрше хатыны Рәзинәне уйнаган Татарстанның атказанган артисты Люция Галләмовага (икенче составта – Татарстанның халык артисты Сәкинә Минханова) зур рәхмәт!

Спектакльдә яшь артистлар Айсылу Мөсәлләмова, Лилия Камалиева, Айдар Фәтхрахманов, Эдуард Никитин, Салават Хәбибуллин, Ландыш Ибәтуллина катнаша.

Ә Татарстанның халык артисты Резедә Төхфәтуллинаны карау өчен тагын бер тапкыр килергә дә вакыт кызганыч түгел. Рәхәтләнеп кылансын – күңелле бит! Спектакльнең максаты да – тамашачыга 2 сәгать 10 минут дәвамында җырлы-биюле күңелле атмосфера тудыру ич. Алга таба вакыты артыр да әле, чөнки артистлар вакытны онытырлык һәм оныттырырлык дәрәҗәдә шулкадәр «тәмләп» уйныйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100