Тинчурин театры тагын «акча суга» - «Казан егетләре артыннан» премьерасы чыкты
Тинчурин театры «Казан егетләре» артыннан «Казан егетләре артыннан» спектаклен чыгарды. Премьераның беренче тамашачылары арасында безнең журналистыбыз да бар иде.
«Казан егетләре» – туксанынчы еллар татар мәдәниятендә үзенең лаеклы урынын алып торган, тамашачының театрга мәхәббәтен саклап калган спектакль. Яшьлеге туксанынчы елларда Казанда узган һәрбер татар бу спектакльне белә һәм күбесе бер генә мәртәбә карамагандыр.
Аның дәвамы буларак «Тагын Казан егетләре» спектакле чыгуы да спектакльнең популярлыгын раслый. Дөрес, анысы ул вакытта беренчесе кадәр популяр була алмады.
Пьеса авторы, драматург Мансур Гыйләҗев әйтмешли, «Казан егетләре» ул – бренд. Менә шушы брендны Айдар Җаббаров яңадан татар театрына кайтарды. Театры башка булса да, бинасы шул ук – Татарстан урамындагы шул ук сәхнәдә Тинчурин театры «Казан егетләре»н уйнап «акча сугачак» хәзер.
«Бер горурлык хисе яна миндә», – дип бәяләде репертуарда шундый спектакльгә ия булган театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов.
Пьеса авторы, драматург Мансур Гыйләҗев әйтмешли, «Казан егетләре» ул – бренд.
Фото: © Тинчурин театры матбугат хезмәте
Спектакль татар эстрадасы концертларына альтернатива булып тора
Спектакльдә вакыйгалар яңа ел төнендә бара. Димәк, Тинчурин театры бу спектакльне декабрь аенда «сыгачак та сыгачак». Уйналган саен артистларның импровизациясе белән баеп, яңа мемнар белән бизәлеп яңарып торачак әле. Шуңа да кат-кат килгән кеше килгән саен яңа спектакль караган кебек ләззәтләнеп кайтып китә алачак. Бу инде театрга яңа режиссерлар чакырып яңа спектакльләр чыгару өчен финанслар дигән сүз.
Спектакльнең сюжетын искә төшерәсеме? Диплом алганда башларын югалткан Казан егетләре авылга килеп эләгәләр, аларга шушы авылда яшәп яткан дүрт кыз очрый, яшьләр гашыйк булышалар. Аннары егетләр «эшләрен рәтләргә» дип Казанга чыгып таялар. Дөрес, егетләрне авылга кайтару Мартыныч-Мөбәрәкнең хәйләкәрлеге булып чыга. Спектакльнең дәвамында кызлар яңа ел төнендә егетләрне эзләп Казанга килә. Кыскасы, монысы да Мөбәрәк абзыйдан башка булмый.
«Казан егетләре артыннан» – бүгенге күзлектән карап 1993 елны хәтердә яңарту. Шуңа да Мансур Гыйләҗевның шул вакытта язган канвасын саклап, чама белән генә яңа эчлек тутыру. Ягъни, театрның әдәби бүлек мөдире Резеда Гобәеваның артистлар белән бергә пьесаның тузанын кагып бүгенге көнгә яраклаштыруы.
Театральләштерелгән концертка караганда, концертлаштырылган театр яхшырак – килешәсезме?
Фото: © Тинчурин театры матбугат хезмәте
«Казан егетләре»н иң гади бер күзәнәкле спектакль, ягъни инфузория-башмакчык (бер күзәнәкле микроорганизм) дип атасам, беркем дә, шул исәптән, автор Мансур Гыйләҗев та үпкәләмәс дип уйлыйм. Бу спектакльнең максаты ниндидер тирән мәгънәләр эзләү дә, гамь алып кайтып китү дә түгел. Монда төп максат – татарларның бер залда җыелып, ностальгия кичерүе һәм эстетик ләззәт алуы. Ә бу начармыни? Минемчә, бу бик әһәмиятле максат.
Тинчурин театры һәр премьерадан соң журналистлар һәм блогерлар белән «иртәнге чәй» үткәрә. Баш режиссер Айдар Җаббаров, әдәби бүлек мөдире Резеда Гобәева һәм проектта катнашкан артистлар белән, спектакль турында сөйләшә-сөйләшә, чәй эчәбез. Бу юлы да җыелдык. Иң кызыгы (спектакльнең үзеннән дә кызыграгы) – коллегаларның әлеге спектакльгә анализ ясарга, анда монологлар табып, аларда тирән мәгънәләр тартып чыгарырга тырышуы иде. Айдар Җаббаров үзе дә аптырамадымы икән әле бу спектакльдән мәгънәләр табылуга.
Бу спектакль татар эстрадасы концертларына альтернатива булып тора. Спектакле бик гади булса да, эстетика сакланган икән, театр барыбер да югары сәнгать инде. Театр атмосферасына бер килеп эләккән кеше, кызыгып, башка спектакльләргә дә йөри башларга мөмкин. Театральләштерелгән концертка караганда, концертлаштырылган театр яхшырак – килешәсезме?
«Үзгәреш җиле» фестиваленә тәгаенләнгән акчаны Айдар Җаббаровка тапшырсалар...
Концертлар дигәннән, «Казан егетләре» (шул исәптән, «Казан егетләре артыннан») һәм Айдар Җаббаров куйган башка бик күп спектакльләр («Хыял артыннан», «Ситса туй» һ.б.) «Үзгәреш җиле»нең иң халыкчан һәм табигый варианты. Опера театры миллионнар түгеп ясаган фестивальне хәтерлисезме?
Менә шушы фестиваль башкарган эшне Айдар Җаббаров инде ничәмә еллар театр бюджеты хисабына ясый – аның спектакле саен төрле замандагы татар хитлары. Алар спектакльләрдә башкарылып, тамашачының смартфоннарына «ияреп» кайталар да, социаль челтәрләр аша таралалар. Җырны контекстка туры китереп, артистларның фонограммаларсыз профессиональ башкаруы үзе генә дә ни тора!
Шул «Үзгәреш җиле» фестиваленә тәгаенләнгән акчаны Айдар Җаббаров һәм аның командасына тапшырсалар, халыкчанлык белән затлылыкны берләштергән фестивальле булыр идек тә бит... Ой, читкәрәк киттем бугай, мин әле «Казан егетләре»н «мактап» тора идем бит.
Мин әле «Казан егетләре»н «мактап» тора идем бит...
Фото: © Тинчурин театры матбугат хезмәте
Бу спектакльне бик озак дәвам итәргә мөмкин бит
Казаннан авылга килеп эләккән һәм кире кайтып киткән дүрт егетне әлеге дә баягы Артем Пискунов (мажорик Альфред), Эдуард Никитин (сугыш чукмары Алмаз), Зөлфәт Закиров (Тукай) һәм Салават Хәбибуллин (авыл егете Фирдәвес) уйный.
Ә инде Мартыныч-Мөбәрәк ролендә – алыштыргысыз Алмаз Фәтхуллин.
Бу артистларның фанаты булган тамашачы килеп (андыйлар тәгаен бар), аларның уеныннан кинәнеп кайтып китә алачак. Шулай да бер киңәш: бу артистларны яратасыз икән, алар катнашкан башка мәгънәлерәк спектакльләгә дә килегез әле сез.
Спектакльдә егетләр өчен икенче состав та бар: Фәрхәд Мөхәммәтҗанов, Рәмис Абдуллин, Рәшит Вәлиуллин һәм Марсель Салихов.
Кызларга килгәндә, Фәүзия генә ике составлы: Әдилә Хәсәнова һәм Гүзәл Галиуллина алмашлап уйнаячак. Ә инде Эльвина Кәримова (Асия), Зәринә Сафина (Хәбибә) һәм Эльвина Насыйбуллинаны (Фирдәвес) һәр уенда күрәчәксез. Аларның һәрберсе бер кашык су белән йотарлык диләрме әле – матурлар. Аларга карап тору күзгә рәхәт инде менә.
Уйлап-уйлап торам да...
Фото: © Тинчурин театры матбугат хезмәте
Уйлап-уйлап торам да, бу спектакльне бик озак дәвам итәргә мөмкин бит. Мәсәлән, икенчесендә егетләр авылга кайтты бит инде. Алар авылда яши башлап телогрейка кигән авыл мужикларына әверелгәч, эштән кайтып телевизор каршында ята башлагач, каравыл өендә җыелып кәрт суга башлагач, кызлар болардан туя да үзләре шәһәргә кача. Егетләр аларны эзләп килә дә мәш килеп буталышып йөреп кабат дуслашалар. Аннары шәһәрдә яши башлыйлар да, кызларның кайсысы челтәрле бизнеска кереп, кайсысы блогер булып, дигәндәй, ирен-күкрәк ясатып мәш киләләр, егетләр аларның дөнья ваклыклары белән мәш килүеннән туеп Дубайга качалар, кызлар анда эзләп килә...
Кыскасы, драматург Мансур Гыйләҗевның бөтен нәсел-нәсәбе баеп бетеп, Мальдив утрауларында кара икра ашап кына яшәрлек итеп бик озак дәвам итәргә мөмкин…