Тинчурин театры шигърият циклын башлады: «Һәр шигырь ул үзе бер мини-спектакль»
Тинчурин театрында яңа проект старт алды – театрның Кабан күле ягына чыккан ачык балконында әдәби-музыкаль кичәләр үткәрелә башлады. «Шигърият сулышы» циклыннан беренче чыгарылыш Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган иде.
«Без «Шигърият сулышы» аша яңадан-яңа авторларны ачарбыз яки искә төшерербез. Бүгенге кичә Роберт Миңнуллинга багышлана. Шигърият кичәсе нинди формада булырга тиеш дип, төрледән-төрле формалар эзләдек. Сюжет көтмәгез, чөнки һәр шигырь ул үзе бер мини-спектакль, һәр шигырьдә аерым бер драматургия бар. Без бүген Роберт абый Миңнуллинның шигырьләренә – аның мәгънәсенә, аның сүз төзелешенә басым ясадык», – дип башлап җибәрде Тинчурин театрының баш режиссеры Айдар Җәббаров.
Шагыйрьнең шигырьләрен биш артист укыды: Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов, артистлар Гүзәл Гафарова, Булат Зиннәтуллин һәм яшь артист Рәшит Вәлиуллин. Үзләре үк Роберт Миңнуллин шигырьләренә язылган җырларны да башкардылар. Болар – «Яратыгыз», «Әнкәмнең догалары» кебек популяр җырлар.
Шагыйрь иҗаты белән танышып, артистлар шигырьләрне үзләре сайлаганнар. Күрәсең, барысының да күңеле шагыйрьнең мәхәббәт лирикасын үз күргән, чөнки шигырьләрнең күбесе шагыйрьнең хатын-кыз гүзәллегенә соклануыннан туган шигъриятенә кайтып кала. Шәхсән миңа шагыйрьнең гражданлык лирикасы, фәлсәфи шигырьләре җитеп бетмәде – бу җәһәттән Роберт Миңнуллинның саллы мирасы бар.
Кичәдә Роберт Миңнуллинның хатыны Клара ханым, кгаиләсе белән кызы Таңсылу да бар иде.
«Миңа бүген бер караганда бик рәхәт булды, бер караганда – йөрәгем калтырап бетте. Мин бит Роберт исән чакта да аның шигырьләрен үзе булганда укымадым, ул командировкага киткәч яки каядыр өйдә булмаганда укый идем. Хәзер аның шигырьләрен күп укыйм. Роберт исән чакта ул шундый шигырь кичәләре турында хыяллана иде. «Эстрада концертларында да укысыннар иде аларны», – дия иде. Мондый шигырь кичәсе ул вакытта тормышка ашмастай булып тоелгандыр. Хәзер шундый кичәләр була башлады. Ул вакытларда «Киләчәктә шигырьләрем укылырмы икән», – дип ачына иде. Чирләгәндә архивларын рәтләгәндә: «И Клара, 50 елдан минем шигырьләр кемгә кирәк булыр икән?» – дип әйтеп куйганы истә. Миңа гына шулаймы икән – бүгенге кичә бик ошады. Дәвам итсен иде инде мондый кичәләр», – диде Клара Миңнуллина.
- Бүген Тинчурин театры шагыйрь Зөлфәт иҗатын тыңларга чакыра.
- 21 июньдә – Тинчурин театры артистлары Әнгам Атнабай шигырьләрен укыячак.