news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тинчурин театры Камал театрының Татарстан урамындагы бинасына күчә

news_top
Тинчурин театры Камал театрының Татарстан урамындагы бинасына күчә
Фото: "Татар-информ" архивы

Тинчурин театры Камал театрының Татарстан урамындагы бинасына күчә. Бу хакта «Интертат»ка Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов хәбәр итте.

«Әйе, хәзерге вакытта документлар ясала. Без бу хәбәрне бик әйбәт кабул иттек. Үсәргә кирәк бит инде, анда мөмкинлекләр зуррак, 2 зал бар: зур зал, кече зал. Аллаһ теләсә, матур гына итеп күчәрбез. Коллектив та әйбәт кабул итте. Күченү чоры гел тынгысыз була бит инде ул. Бер фатирдан икенчесенә күченгәндәге кебек. Андый гына әйберне узабыз инде. Настрой, оптимизм бар. Күченүнең төгәл датасы юк әле, әйткәнемчә, документ эше бара. Эше күп бит: камаллар үзләре китәргә, бинаны безгә тапшырырга тиеш, без үзебезнең бинаны тапшырырга тиеш», – дип сөйләде җитәкче.

Аның сүзләренчә, Тинчурин тетарының хәзерге бинасының киләчәге әлегә билгесез.

Тинчурин театры спектакльләрен әлегә үз бинасында куя. «Спектакльләр куела. Август, сентябрьдә монда эшлибез әле», – диде ул. Октябрь ае буенча төгәлләштереп сорауга ул: «Белмим әле, ничек килеп чыгар. Бәлки, хәзер әйтербез дә, икенчерәк килеп чыгар», – дип җавап бирде театр директоры.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 26 июль 2025
    Исемсез
    Дөрес эшләгәннәр. Тинчурин театры бинасы бушагач, бәлки анда музыкаль театр ачылыр...
  • 25 июль 2025
    Исемсез
    Яхшы яңалык. Озаааак фикер алыштылар. Яхшы режиссер кирәк. Труппа искиткеч. Күп артистларның ижади потенциалы ачылмый ята ничә еллар инде. Яңа бинада яңадан- яңа уңышлар килсен, яңа үрләр яулансын.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар