Тинчуринда премьера: Туксанынчы еллар. Хадишка. Котылучылар һәм качалмаучылар турында
Тинчурин театрының яңа премьерасына хәбәрчебез карашы.
«Ядәч. Исемдә. Бер гаилә трагикомедиясе» спектакленә килүчеләр фойеда сиксәненче еллар азагында — туксанынчы елларда гаять популяр булган татар бию кичәләре — «пятачок”ка килеп эләкте. Шул ук гармун, соңрак Супертамада булып танылачак шул ук Гамил… Әйтерсең лә, 30 ел үтмәгән дә чәчләргә чал кермәгән.
Залга үтеп спектакль башлангач, кабат шул ук туксанынчы еллар атмосферасы урап ала. Әмма икенче яктан — монысы инде халык мәдәниятенең бер күренеше булган кичке уеннарны кала уртасында яңарту һәм яңгырату түгел. Монысы инде татарның күренекле шагыйре исемен йөрткән Һади Такташ урамында — Хадишкада яшәп яткан татар гаиләсе тормышыннан күренешләр. Әйе, Хадишкада, чөнки Һади Такташ урамы — әлеге спектакльнең режиссеры Сәрдәр Тагировскийның гаиләсе яшәгән урам. Шушы урам бандитлары да, вак-төяк гопниклары да аның — мәктәп яшенә дә җитмәгән сабыйның тирәлеге.
«Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе» — спектакль-хатирә, спектакль-альбом, спектакль-ностальгия, спектакль-эмоцияләр, спектакль-хыял, хәтта урыны-урыны белән комикслар китабы да.
Ядәч — кошларда дуга сыман бөгелгән күкрәк сөяге. Татарларда ядәч аеру дигән отыш уены бар. Ике кеше ядәч аера да, бер-берсеннән әйбер алганда «исемдә» дияргә тиешләр, шуны әйтергә оныткан кеше отыла. Ядәчнең спектакль сюжетына артык катнашы юк, аны бабай белән онык уенының бер элементы итеп кенә кертеп куйганнар. Ядәч сүзе шагыйрәнә драматургларны матур яңгырашы һәм хатирә-спектакльнең мәгънәсенә туры килүе өчен кызыктыргандыр.
ххх
Спектакльнең кыйммәте - аның Казанның якын тарихтагы - туксанынче еллардагы сәхифәләрен яңарту. Белгәнебезчә, татар театрлары моңарчы туксанынчы елларга бүгенге көн күзлегеннән караган спектакль куя алмады. Сүземне куәтләр өчен бераз гына читкәрәк китеп булса да Камал театры легендасы булган Ренат Таҗетдинов белән интервьюдан бер өзек китерәм:
— Ренат абый, туксанынчы еллар ничек булып искә төшә?
— Туксанынчы еллар бөтен Рәсәй өчен кошмар еллар иде. Караклар, бандитлар күбәйде. Ә театр эшләде…
— Мәйданнарга чыгу заманында андый гамәлләргә ничек карадыгыз?
— Минемчә, һәркем үз эшен эшләргә тиеш. Минем анда чыгып акырып йөрүемнән бер файда да юк. Шул темага ниндидер яхшы пьесалар булып, без шунда уйнасак, ул күпкә файдалырак булыр иде.
— Уйнадыгызмы соң?
— Булмады шул әллә ни. Тормышта күпме үзгәреш — дөнья борылды да куйды. Болар турында ниндидер пьесалар булырга тиеш иде — алар язылмады.
— Алар хәзер дә язылмый.
— Юк шул. Аны Туфан Миңнуллин да язмады. Ә чор шундый кызыклы. Күпме кызыклы кешеләр булды! Аны талантлы итеп язарга кирәк. Булмады язучы. Булса, хәзер чыгып уйнар идем… Булмады…»
Татар дөньясы белән бәйле үзгәрешләрне тасвирлаган андый спектакль әле дә юк. Үзгәрешләрне тасвирламаганы да юк. Гомумән юк. Әмма туксанынчы еллар вазгыятен күрсәтергә тырышкан әсәрләр барлыкка килә башлады.
Әйтик, Чаллы театрының «Шәһәр.Нокта.Брежнев» спектакле — шушы чор атмосферасын бирә алган сәхнә әсәре. Туксанынчы елларны сурәтләгән беренче әсәрне шул чорны кичергән язучы Шамил Идиатуллинның «Город Брежнев» китабы буенча, шул чорны белмәгән яшь Олег Кинҗәгулов куйды.
Ә туксанынчы еллар Казаны әле сәнгати бер ак тап иде. Шушы еллардагы татар дөньясын, Хадишкалары белән бергә, митингларын да кушып, сәхнәгә күтәрү өчен Чаллыда туып, Мәскәүдә укыган һәм Казанда бераз «мәдәни кыйналып» чирканчык алган Туфан Имаметдиновның Тинчурин театрына баш режиссер булып килеп, балачагы Казанда узган Сәрдәр Тагировскийны Венгриядән чакыруы кирәк иде.
Сәрдәр Тагировский — Венгрия режиссеры, Тинчурин театрының баш режиссёры Туфан Имаметдинов чакыруы буенча Казанга спектакль куярга килде. Чын исеме — Абдуллин Сәрдәр Таһир улы. Аның әтисе Таһир Абдуллин Казанда болгарчылар хәрәкәтенең актив әгъзасы булган, үзен Идел буе болгары дип атаган. Улына да исемне дин һәм җәмәгать эшлеклесе, Вәисиләр хәрәкәте җитәкчесе Гайнан (Сардар) Вәисовтан алып кушкан булса кирәк. Таһир Абдуллин хәзер Венгриядә дә билгеле дәвалаучы ди.
Әйткәнемчә, Сәрдәрне Казанга Туфан Имаметдинов чакырды. «Мин бу театрга килгәч чыккан беренче проектым шушы спектакль, «Кияү урлау“ түгел», ди ул.
ххх
Сәрдәр Тагировский белән әле репетицияләр башланганчы алынган интервьюдан берничә кисәк:
« — Казанда нинди спектакль куярга җыенасың, сер булмаса?
— Без Туфан Имаметдинов һәм драматурглар белән Казанның миңа таныш берничә урынында — Һади Такташ урамында, кайчандыр безнеке булган дачада, Идел буенда, «Сказка» ресторанында булдык…
— Бауман урамындагы ресторан турында сүз барамы?
— Әйе, дәү әнием биредә җитмешенче елларда шеф иде. Татарлар өчен Һаҗәр апа, руслар аны Маруся дип атыйлар иде. Ресторанда әниемне хәтерләүче кеше белән очраша алдым. Ә дәү әтием — Зәки документаль фильмнар төшерә иде. Без Туфан һәм драматурглар белән шушы юлларны үттек тә, ярымдокументаль әсәр ясарга уйладык. Анда фантазия дә кушылыр инде. Бу минем үзем өчен дә яңалык булачак. Ә Венгриядә мин нигездә классик әсәрләр белән эш итәм».
Ххх
— Мин бигүк идеаль татар да түгелдер, бәлки. Кешеләрне яратырга тырышам. Мине тамырларым бик кызыксындыра.
— Дәү әниегез исәнме?
— Юк инде. Әнинең абыйсы да мәрхүм. Бу безнең гаиләнең авыр бер тарихы.
— Дәү әниегез татарча сөйләшә идеме?
— Төрлечә: татарча да, русча да.
— Ә нинди татар сүзләре хәтерегезгә яхшы сеңеп калган?
— Дәү әнием әйтә торган сүзләр: «улым», «кызым»… Тагын «марҗа» дигән сүз хәтердә.
— Казанда кайда яши идегез?
— Һади Такташ урамы, 115нче йорт. Казанга кайткач та ул тирәләрне әйләндем. Күршебез Нина апаны очраттым. Ул безнең гаиләне яхшы хәтерли. Үзебезнең дачада да булдым. Ул безнеке түгел инде. 5 ел элек әнинең абыйсы вафат булгач, аның хатыны Ләлә бакчаны саткан.
— Соңгы елларда Казанга кайтып йөрмәгәнсез. Ә әти-әниегез бирегә кайтып йөрдеме соң?
— Юк. Әни кайтмады. Соңгы тапкыр 20 ел элек кайттык. Аның үз сәбәпләре бар иде инде. Авыр иде аңа. Ул кайтырга бик теләсә дә, кайтмады. Үзе Казанны бик сагына. Бәлки, мин аны киләсе елга алып кайтырмын».
ххх
Белүемчә, Сәрдәр Тагировский Казанга чакырылганда дөнья классикасын куяр, мөгаен, дигән уйлар да булган. Ләкин нәтиҗәдә режиссерга көтелмәгән проектка алынырга туры килә — гаилә серләрен сәнгати бизәкләп дөньяга ачып салды. Бәлки, серләр дә түгелдер, бәлки каләм ияләре бизәкләгән вакыйгалардыр. Бәлки, ул геройлар бөтенләй дә аны язган драматурглар тормышыннандыр. Бәлки, бөтенләй дә фантазия җимешедер. Аларның да өчесе туксанынчы еллар Казанының ни икәнен белгән кешеләр ләбаса.
Тинчурин театры зурлап драматурглар дип тәкъдим иткән каләм ияләре — җитлеккән шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, яшь шагыйрә Миләүшә Гафурова, рус телендә сөйләшүче һәм иҗат итүче шагыйрь, журналист Айрат Бик-Булатов, театрның әдәби бүлек мөдире, шулай ук рус телле Энҗе Дусаева.
Спектакль текстында, ярар, пьеса дип әйтик, тел ягыннан шактый камил эшләнсә дә, өлешчә тәрҗемә икәнлеге сизелә, әлбәттә. Әйтик, татар телле иҗатчы кайбер күренешләрнең татарча сүзе, матур яңгырашы булмаса, ипләп кенә урап уза, икенче яктан килеп аңлата. Ә инде урыс телле татар тәгаен шулай итеп язганда, урап узуы кыенрак, гарәп алынмаларын кулланып булса да тәрҗемә итәргә туры килә. Гарәп теле алынмалары туксанынчы елларда әдәби һәм фәнни әдәбиятка матур гына кереп китсә дә, көнкүреш телендә зур урын алып тормый, аз санлы зыялы катлам күпмедер дәрәҗәдә куллана, шуның белән шул.
Татар театры мөмкин кадәр татар телле булып калсын өчен анда сәхнә тексты язучылар мөмкин кадәр татар телле булырга тиеш. Телсез татар гениаль идея белән үзе текст язып килә икән — башка мәсьәлә, әлбәттә, театр кире бормас. Әмма театр заказы инде башка мәсьәлә - театр дөнья бетереп эзләп тә, үзе теләгән текстны яза алырдай татар телле кеше таба алмаса гына рус телле татарга мөрәҗәгать итә ала. Аптыраганнан… Әлегә хәлебез алай ук аптырарлык түгел. Айрат Бик-Булатов кадәр генә татар телендә яза алучылар да бар.
Әйтик, шул ук чор кешесе Рәдиф Кашапов, мәсәлән. Аның драматургия кануннары буенча белеме дә, тәҗрибәсе дә күбрәктер — төрле лабораторияләрнең актив катнашучысы бит ул. Айдар Әхмәдиевны эшләтеп карарга да мөмкин. Татарча каләм тибрәтә алырдай шәһәр татарлары тагын бардыр ул, эзләргә генә кирәк.
ххх
Спектакльдә вакыйгалар Казанда — Сәрдәрнең балачак эзләре сакланган Һади Такташ урамында бара.
«Ни кызганыч, халыкта бу урын «Хадишка» дип атала. Интернетта да Һади Такташ дигәч, иң элек бөек шагыйрь түгел, ОПГ чыгачак. Шуның өчен безнең бөек шагыйребез исемен йөрткән тагын бер тарихи урыныбызны үзгәртәбез һәм җитди проектка алынабыз», — дигән иде Казан мэры Илсур Метшин Камал театрына яңа бина проектына конкурс игълан итәр алдыннан журналистлар белән очрашуда.
Әйе, киләчәктә Камал театры ул урынның барлык начар репутациясен чистартачак, әлбәттә. Ә хәзергә без бу урынны ничек бар — шулай, дөрерәге, ничек хәтерлибез — шулай күрдек. Тагын да дөресрәге, 6 яшьлек малай ничек хәтерли һәм аның истәлекләре буенча яшьтәшләре ничек язып биргән — шулай күрәбез.
ххх
Режиссер үзенең балачагы ролен театрның яшь артисты Фәрхәд Мөхәммәтҗановка тапшырган. Фәрхәд быел гына Казан театр училищесын тәмамлаган. Театрга эшкә алынгач та егеткә шундый режиссер белән уйнау бәхете эләккән.
Моннан бер ай элек кенә башка бер спектакльдә акырып-бакырып уйнаган артистларның бу уенын күреп сокландым. Барысы да тыныч, ихлас. Бәлки, Зөлфия Вәлиеваның гопнигы мин күргән гопник та түгелдер, Салават Хәбибуллинның бандиты да туксанынчы елларда без күргәннәре кебек түгелдер. Әллә гопник белән бандит бер генә төсле буламы? Бу бит спектакль. Бу чынбарлык түгел, ә алты яшьлек малай хатирәләре аша яңартылган картиналар.
Кыскасы, мин Сәрдәр Тагировский белән уйнау бәхете елмайган артистларны котлыйм. Бу режиссер белән эшләү дәвамлы булсын иде.
ххх
Спектакль Сәрдәрнең төше белән башлана. Гаилә белән таныштырулар да шушы төш эчендә. Аннары инде гаилә эченә ныграк керәбез.
Сәрдәр янәшәсендә Илнур аерылып чыга. Малайның туганнан-туган абыйсы. Сәрдәр әнисенең һәм әбисенең өф итеп торган, киләчәктә әтисе янына Европага китәчәк малай булса, Илнур бандит атадан туган, янәшәсендә әнисе дә булмаган бала. Һади Такташның «Мокамае» хәтердә яңара.
»…Әкияттәге ике бала кебек,
Каен башларына үрмәләп,
Ике штансыз малай дөнья белән
Танышып йөргән идек бергәләп…
Беребез сары чәчле, беребез — кара:
Сары чәчлесе — ул мин идем;
Кара чәчле, коңгырт кара күзле,
Кәкре аяклы дустым, җанкисәгем,
Ул, Мокамай бәгърем, син идең…
Ак каенга аслып менгән кебек,
Мин тормышта һаман яктыга,
Югарыга табан юл алдым;
Менгән саен җирнең матурлыгын,
Яктылыгын күбрәк күралдым…
Ә син менәлмәдең,
Калдың,
Югалдың…»
Әтисе тарафыннан кыйналып, рәнҗетелеп яшәгән Илнурның киләчәге нинди була? Ул әтисе юлыннан китәме? Бәгырьсез, каткан күңелле адәм актыгына әвереләме? Әллә пистолет тотып караган малай бу эшләрдән тәүбә итәме? Бәлки югалмагандыр да Илнур. Бәлки, ире үлгәч, кызы белән яраткан оныгы Сәрдәр киткәч, дәү әнисе үзенең барлык игътибарын Илнур оныгына биргәндер. Кырыс тормыш чынбарлыгыннан улын саклап кала алмаганга үкенеп оныгын тәрбия иткәндер дә, аны укытып кеше иткәндер.
Әсәр бу хакта түгел. Бу — кем кем белән кала, кем кем була дигән мелодрама түгел. Бу — гаилә альбомы, бу — комикслар китабы. Бу спектакль — чәчелгән карталар. Әйләнгән сәхнәдә алгы планга әле дәү әни, әле пислолетлы Камил абый, әле гопниклар пары, әле күрше тетя Ирина чыга. Хәтта артистлар буталып, күренешләрнең урыны алыштырылса да, нидер үзгәрмәс кебек. Күренешләр карталары ничек кенә ятса да, урын белән вакыт шул ук кала.
Утыз ел узган. Сәрдәр киткән, без биредә яңа ил төзергә калганбыз… Төзелдеме ул? Әллә... Кыскасы, бу спектакльнең финалы була алмый. Балалар санагычы искә төшә: «… я иду искать. Кто не спрятался, я не виноват».