Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тинчурин театрында Мөдәррис Әгъләмовка яңа караш: Пискунов шәрә, ә әдипләр чәй эчә

Туфан Имаметдинов һәм аның командасы Тинчурин театрында без белмәгән Мөдәррис Әгъләмне иҗат итте.

news_top_970_100
Тинчурин театрында Мөдәррис Әгъләмовка яңа караш: Пискунов шәрә, ә әдипләр чәй эчә
Владимир Васильев фотолары

«Галәм. Әгъләм» — шигъри-музыкаль спектакль. Режиссер, әдәби мөхәррире, музыкаль бизәлеш — Туфан Имаметдинов. Рәссам — Лилия Имаметдинова. Хореограф — Марсель Нуриев. Ут кую буенча рәссам — Илшат Сәяхов.

Бер караганда барысы да бик гади кебек. Сәхнә уртасында зур бутафор таш — галәмдәге метеорит, язмыш символы… Сәхнәдә сигез артист: Резеда Сәлахова, Артем Пискунов, Зөлфәт Закиров, Айсылу Мөсәлләмова, Салават Хәбибуллин, Айдар Фәтхрахманов, Эдуард Никитин, Альбина Гашигуллина.

Тукта, башыннан башлыйк. Спектакль Мөдәррис Әгъләмнең 50 еллыгы уңаеннан уздырылган иҗат кичәсенең видеосыннан башлана. Мөдәррис Әгъләм шигырь сөйли. Өстендәге костюмы да бераз зуррак — җайсыз тора кебек.

Пәрдә ачыла һәм алдыбызда шәрә Артем Пискунов пәйда була. Дөресрәге, кайбер әгъзалары гәүдәне кысып, сыланып торган тән төсендәге эчке ыштан белән яшереп куелган. Шигырь яңгырый. Ә арткы пландагы артистлар Артем Пискунов янына килеп аны киендерәләр. Инде алдыбызда хәтта галстукларына кадәр тагылган, сәхнәдәшләре, дөресрәге, хатыны Резеда Сәләхова тарафыннан чалбар замогы да эләктерелгән актер.

Шигырьләр нәфис сүз осталарыннан — Айрат Арсланов, Илдус Әхмәтҗановлардан без тыңлап өйрәнгәнчә яңгырамый. Сүзләр ничектер талгын гына галәмнән агыладыр кебек. Бу шигырь укуның башка бер стилистикасы. Дөрес, без аңа өйрәнмәгән, ә бәлки, без түгел, артистлар үзләре алай сөйләргә өйрәнмәгәндер — урыны-урыны белән күңелсез булып та китә.

Шулай да шигырь тота, Мөдәррис Әгъләмнең Шигырь бәйрәмендә шигырь сөйләгәннәре ерактагы бер хатирә булып хәтердә яңара. Нәшрият йортында баскыч буенда Мөдәррис абыйның тартып торганнары күз алдыннан үтә. Бу шигърият көчеме, артистларның көчсезлегеме — белмим.

Туфан Имаметдинов шагыйрь Мөдәррис Әгъләмне кеше буларак белми. Аның өчен ул галәми югарылыктагы шигырьләр авторы.

Шушы урында сәхнә әсәреннән читкә китеп, Мөдәррис абыйны белгәннәрдән берничә хатирә.

Хәлим Җәләлов, «Кала юлы»: «Утыра торгач, сүз шигырьгә күчә. Мин һәр кичне Мөдәрристән «Бердәнбер» дигән шигырен укуын үтенәм:

…Ә аның шикелле, илемдә

Меңләгән хатыннар үлгәндер.

Онытма, кешелек,

Ул минем

Әнием иде бит,

Бердәнбер!

Мин бу шигырьне беркайчан да тыныч кына тыңлый алмыйм. Күңел нечкәрә. Мөдәррис ялындырып тормый, укый һәм бик шәп укый иде. Ул шигырьне мин бик яраттым. Бүгенгә кадәр концертларда, кичәләрдә гел укырга тырышам. Әмма Мөдәррис үзе тәэсирлерәк укый иде диясем килә».

Батулла, «Тузга язмаган хәлләр»: «Озын буйлы берничә язучы кыска буйлы Мөдәррис белән сөйләшеп тора икән. Сүз иярә сүз чыккач, җегетләр Мөдәрриснең кыска буена ишарә иткәннәр. Шуннан соң Мөдәррис әйтеп куя:

Җегетләр, кешегә бер генә куәт бирелә. Кемдер шул куәне буйга тота. Кайберәүләр иҗатка бирә!

Зөлфәт сөйләгәннәрдән, 1987 ел, 28 июль».

Ххх

Үз буыны да танып бетерә алмаган Мөдәррис Әгъләмне яңа буын үзенчә ачарга омтыла. Шагыйрь образы Илгиз Зәйниевның Чаллы курчак театрында куелып, «Алтын битлек» номинанты булган «Сак-сок» спектаклендә күренде, Йолдыз Миңнуллина да театраль эскизларында аның шигырьләренә һәм шәхесенә мөрәҗәгать итте.

Мөгаен, чын Мөдәррис Әгъләмне белмәгән буынга ниндидер космик, галәми шагыйрь образы тудыруы җиңелрәктер дә. Шагыйрь иҗатының кагылсызлыгын тәэмин итүче мирасчылары да комачауламавы бәхет. Олыгаеп барганда бергә булган хатыны Нәҗибә Сафина бар, әлбәттә. Әмма беренче чиратта тел, милләт язмышы, милли мәгариф темалары белән борчылган, үзенең иҗатын да алга сөргән Нәҗибә ханымның Мөдәррис абыйның иҗаты турында уйланучыларга карата тискәре карашын хәтерләмим.

Ххх

Спектакль буеннан буена Мөдәррис Әгъләм шигырьләреннән төзелгән иде. Беренче карашка, әйе, шигъри-музыкаль композиция.

Шигырьләрнең иң танышлары сайлап алынган. Кайберләре артист теленнән өзелеп төшкәнче үк хәтердә яңара һәм күңел белән артист алдыннан йөгерә башлыйсың. Артистның хәрәкәтен Мөдәррис Әгъләмнең үзе һәм сүзе белән тәңгәлләштерергә тырышасың. Барып чыкмый. Ниһаять, ачыш ясыйсың: Туфан Имаметдиновның Мөдәррисе мин белгән Мөдәррис абый түгел. Мин белгәне газета-журнал нәшрияты бинасында баскычлар янында тартып торган, үзеннән зуррак пиджагынмы, курткасынмы киеп Нәҗибә Сафина белән бергә ниндидер кичәгә барган шагыйрь иде. Ә боларныкы җир белән күк арасында яшәгән ниндидер илаһи зат. Мин белгәне дә шул илаһи зат булгандыр аның. Аңлаганы аңлагандыр… бәлки. Күпме татар язучысына илһам биргән Аккош күленең иясе иде бит ул!

Ххх

Туфан Имаметдинов әнә шушы илаһилыкны тотып алганмы? Шуңа аны җир белән күк арасында, метеорит өстендә йөрттеме? Башка адәм балалары кебек дөньяга ялангач килгән шагыйрьне дөнья үзе киендерсә дә, ул башкалар кебек булмады. Азактан кабат чишенеп ана карынына кереп яткан сабый кебек бөгәрләнеп җир куенына кердеме? Туфан Имаметдинов сайлаган шигырьләргә Марсель Нуриев куйган шигъри хәрәкәтләрдән бик күп символлар укырга мөмкин. Аны укыячаклар да…

«Минем Мөдәррис абыйны күргәнем юк. Аны белгән күп кешеләр белән аралаштым. Ләкин мин сәхнәгә алар тасвирлаган шагыйрьне чыгара алмый идем. Ул шигырьләре белән матур һәм мин сәхнәгә матур кешеләрне — театрның яшь матур артистларын чыгардым. Безнең буын Мөдзррис Әгъләмне шулай матур итеп күрсен», диде Туфан Имаметдинов.

Ххх

Тинчурин театрында «Галәм. Әгъләм» спектакленең премьерасы көнне залның затлы урыннарында татар язучылары тезелешеп (ара калдырып, әлбәттә) утырса, өстәге вип урыннарда министр Ирада Әюпова иде. «Безне бирегә Мөдәрриснең зур иҗаты китерде», — диде өлкән буын әдипләр, әмма спектакльдән соң алар фикерләрен әйтергә ашыкмадылар. «Шагыйрьне ниндидер космик югарылыкта аңларга омтылу бар», — диде Ркаил Зәйдулла уйланып кына. Язучылар ничектер тиз генә фойедан юкка чыктылар. Соңыннан белдем: театр музеенда алар өчен чәй табыны корылган булган икән. Мөдәррис Әгъләмовның хатыны Нәҗибә Сафина җитәкчелегендә язучыларыбыз шунда сызганнар булып чыкты.

Язучылар «тел яшерсә» дә, министр ачык иде. Ирада Әюпова спектакльне бик ошатуын әйтте. «Спектакльдә күзләргә яшьләр килерлек урыннар бар иде. Ул безнең өчен Мөдәррис Әгъләм иҗатын яңадан ачты», — диде министр.

Ххх

Шулай да рәхмәт аңа — бер язучы фикерен әйтте.

Драматург Рәдиф Сәгъди: «Музыкаль композиция спектакльлеккә претензия ясый алмый, чөнки аның драматургиясе юк, каһарманнары юк һәм төп максаты юк. Бу — музыка кушылып хәрәкәтләр белән шигырь сөйләү. Композиция буларак ул әйбәт куелган. Әлбәттә, хәрәкәт кабатланулары күп, сәхнә ул төрлелекне ярата.

Мин Татарстан язучылар берлегендә пропаганда бүлегендә эшләгәндә атнага бер минем янга килеп китә. Үзе бик гади, бик фәкыйрь иде инде. Татарстанның халык артисты Ренат Мифтаховның юбилеен оештырган идем. Анда артистлар белән чыгып киткәч көненә икешәр банкет. «Мөдәррис абый, әйдә, йөреп кайтасың килмиме?» дим. «Мифтахов юбилее бит, ничек карар» ди. «Отлично караячак, сине хөрмәт итә ул», дим. Мин аны алып чыгып, 20 көн гастрольдә йөрттем. Көн саен сәхнә кырыеннан сәхнәгә кереп китәрдәй булып спектакль карый иде. Егерменче көндә — Кама Тамагы районының Чалы авылында хәлсезләнде, тавышы бетте. Бу аның чиренең звоногы иде инде. Соңгы көннәрендә булса да янәшәмдә ашатып-эчертеп, мунча кертеп йөртеп калдым дип шатланам».

Драматург катгый итеп, «Биредә каһарман юк», диде. Мөдәррис Әгъләм бу әсәрнең каһарманы түгел идемени? Гадиләштереп әйтсәк, шәрә чыккан Пискунов шушы рухи каһарманның сәхнә гәүдәләнеше булмадымыни? Артемның чалбарына кадәр кидерткән актриса Резеда Сәлахова шагыйрьне дөньяга китергән һәм, гафу итегез, ыштанын кидертеп кешеләр арасына озаткан ана образында түгел идеме? Соңыннан кайбер шигырьләрдә мин шул ук Резеданы Нәҗибә Сафина хәрәкәтләрен кабатлый да кебек күрдем. Бәлки, ул Мөдәррис абый өчен кадерле хатын-кыз образларында булгандыр…

ххх

Спектакль азагында экранда МӘ хәрефләре пәйда булды. «Мөдәррис Әгъләм» ме? Алай дисәң, М.Ә. булыр иде, ә биредә нокталар юк. Бу Туфан Имаметдинов һәм Марсель Нуриевның «Мәгез сезгә, яңа Мөдәррис һәм яңа татар сәнгате», диюеме? «Мә, ал, татарым, бу сиңа яңа Тинчурин театры», диюеме?

Тинчурин театры «Галәм. Әгъләм» белән сезонын япты.

Ххх

Сентябрь аеннан Туфан Имаметдинов Тинчурин театрына баш режиссер булып килер дигән өмет-ышаныч бар. Дөрес, әлеге мөмкинлеккә төрле кеше төрлечә карый. «Галәм. Әгъләм” гә дә караш төрлечә булган кебек.

Әмма шунысы хак — бу театрга ашыгыч рәвештә баш режиссер яки сәнгать җитәкчесе кирәк. Бик кирәк. Чөнки артистларның «хуҗасызлыгы» сизелә башлады. Алар бер лидер артыннан бер максатка барырга тиеш. Әйе, биредә Туфанга җиңел булмас. Чөнки ул күзаллаган театрны башкалар күзалламый. Туфан Имаметдинов үзе дә, гафу итегез, «җир кешесе» генә түгел лә. Туфан белән Тинчурин театрының бер булып эшләве өчен барысының да бер булып эшләве, артистларның аңа ышануы кирәк. Безне кемдер тотып аласын белсәк кенә тыныч күңел белән сикерә, ава алабыз. Бу театрның артистлары да Туфанның үзләрен ташламыйсын, екмаячагын, дөрес юлдан алып барачагына ышансыннар иде. Артист ышанычы бик кыйммәт тора ул, Туфан аңа ирешер дип өметләник.

ххх

Азактан Мөдәррис Әгъләмгә кагылышлы тагын бер Батулла мәзәге.

«Батулла: Мөдәррис якташ, бер җөмлә белән әйт: шагыйрь өчен иң беренче нәрсә кирәк?

Мөдәррис: Шагыйрьнең күкрәге булырга тиеш. Күкрәк булса, җә орден тагарлар, җә менеп таптарлар. 1984, 17 август». 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100