Тинчурин театрында азатлык турында Яңа ел әкияте: кемгә - батут, кемгә - фәлсәфә...
Тинчурин театры инде берничә ел вәгъдә итеп килгән «Асылкош» музыкаль спектаклен, ниһаять, тамашачыга тәкъдим итте.
Рүзәл Мөхәммәтшин язган әлеге пьесаның тарихы шактый катлаулы. Башта ул «Асылкош җыры» исеме астында Кариев театрында куелды. Ялгышмасам, Кариев театры җитәкчелегенең Мансур Ярмиевтан Гүзәл Сәгыйтовага күчкән вакыты иде. Режиссеры — театрның баш режиссеры Ренат Әюпов. Федераль грантка куелды һәм театрда яңа ел әкияте буларак барды.
Соңрак әлеге пьеса белән Тинчурин театры кызыксынганы билгеле. Тинчурин театрының баш режиссеры Рәшит Заһидуллинның контракты озайтылмау сәбәпле, театрның сәнгать ягыннан җитәкчесез калды. Театрга ике ел двәамында спектакльләрне чакырылган режиссерлар килеп куюы турында сүз булды. Вәгъдә ителгән режиссерларның бер өлеше ул спектакльләрне куйды.
«Асылкош» ны мюзикл жанрында режиссер һәм продюсер Диана Сафарова куячагын әйттеләр. Әмма, күрәсең, театрның планнарына үзгәрешләр кертелде — спектакль чигерелә килде.
Үткән ел театр Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясенең Театр әһелләре берлеге белән үткәргән конкурсына әлеге спектакль өчен грант сорап гариза биргән икән. Театр ул грантны отты. Грант суммасы — 600 мең сум. Авторга, ягъни, Рүзәл Мөхәммәтшинга — 100 мең сум. Быел спектакльне Резеда Гарипова кую мөмкинлеге турында да сүз булды, әмма ул көтмәгәндә театр штатыннан китте.
Кыскасы, әлеге бай тарихлы проектны театрның яңа баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерде.
«Асылкош» — Туфан Имаметдиновның Тинчурин театрында өченче спектакле, ә баш режиссер буларак беренче үзе чыгарган спектакль.
Әкияттә төп тема — азатлыкка омтылыш. Ике егет — Илбарс белән Айбарс — маҗаралы юлга чыга. Су анасына да, Асылкошка да, мәгарәдә калган егетләргә дә азатлык кирәк. Егетләрнең берсенә тотык итеп калдырылган туганын коткару хакына авыр юллар кичәргә туры килә. Инде максатына ирештем — Асылкошны таптым дигәч кенә сайлау алдында кала. Берәүне азат итү өчен икенче берәүнең иреген кабаттан чикләргә тиеш була түгелме? Әкиятнең финалында явызлык җиңелә, яхшылык җиңә. Көч көрәшә, аңа үлем янаганда, акыл коткара.
Рүзәл Мөхәммәтшин сүрәтләгән ике егет — халыкның ике канаты булган акыл һәм көч символы. Алар бергә булганда без көчле.
Кызганыч, зур сәхнә мюзиклы була алырлык сюжет яңа ел тамашасы кысаларында шактый кысылган. Бу — Тинчурин театры сәхнәсендә барган «Кара пулат» операсы, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә куелган «Алтын Казан» мюзиклы дәрәҗәсендә куелырлык зур масштаблы әсәр була иде. Потенциалы бар иде. Аны яңа ел тамашасы кысаларына кертеп, бер яктан театр балаларга менә дигән милли һәм заманча әкият тәкъдим итеп откан отуын, икенче яктан, зур әсәр бөгәрләнгән.
Димәк, бу пьеса ике куелганны, бәлки, өченче тапкыр да куелыр дигән өметтә калабыз. Зуррак масштабта. Киңрәк колач белән.
Режиссер әкиятне балалар спектакленә куелган бөтен таләпләрне үтәп сәхнәләштергән — ул җиңел, интерактив, артистлар төрле төсле ачык костюмнардан. Шагыйрь язгач, диалоглар да рифмаланып тора — хәтергә сеңә бара. Сәхнә бизәлешендәге төп предметлар — батутлар. Артистларның очып-очып уйнавына кызыгып торасың. Батутлар сәхнәдә дә, оркестр чокырында да. Оркестрның «законлы» урынын батутлап куйгач, музыкантларны сәхнәнең арткы өлешенә утыртканнар.
Спектакльнең композиторы — Зөлфия Рәүпова. Заманында алар Рүзәл Мөхәммәтшин белән ТР Дәүләт симфоник оркестры заказы белән «Ак бүре» операсын чыгарганнар иде. Бу юлы да Рүзәл Мөхәммәтшин аның белән киңәшкән һәм Зөлфия музыка язарга алынган.
Туфан Имаметдинов спектакль өчен театрның җырлый торган артистларын сайлаган. Алар артык күп булып чыкмаган, шуңа күрә бер үк артистлар берничә рольне башкара. Әйтик, шул ук Илфак Хафизовны да, Зөлфәт Закировны да, Зөлфия Вәлиеваны да, башкаларны да берничә рольдә дә күрәбез.
Спектакльдә байтак сугыш күренешләре бар. Театрның яшь актеры Фәрхәт Мөхәммәтҗановка гыйфрит белән дә, аждаһа белән дә, еланнар белән дә алышырга туры килә. Әлеге сугыш күренешләрен сәхнәгә яшь артист һәм режиссёр Илнур Гарифуллин куйган. Театраль тамашачы аны Казан яшь тамашачы театры актеры буларак белә. Актер тәвәккәлләп татар театрына күчкән һәм әлеге вакытта бик тырышып татар телен камилләштерә.
Спектакль 28 гыйнварга кадәр көнгә ике тапкыр күрсәтелә. Кайбер көннәргә билетлар калмаган да. Спектакльне 3, 4, 5 гыйнвар көннәрендә дә бөтен гаилә белән килеп карарга була. Балалар өчен матур әкият булса, әти-әни һәм әби-бабайлар өчен авторлар салган катлам-катлам мәгънәләрдә актарынырга була.