Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тилмереп көткән бина: Казанның 18 нче татар гимназиясендә «өй туе»

1 сентябрь Казанның милли мәгариф тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсе буларак кереп калыр дип, бер шикләнмичә әйтергә була. Русларның «безнең урамда да бер бәйрәм булыр әле» дигән сүзе бар бит, менә нәкъ шуңа туры килә. Ниһаять, Идел буе районындагы 18 нче татар гимназиясенә яңа бина төзелде.

news_top_970_100
Тилмереп көткән бина: Казанның 18 нче татар гимназиясендә «өй туе»
Салават Камалетдинов

Белем көнендә, Казанның 18 гимназия укучылары һәм аларның ата-аналары, мөгаллимнәренең өй туе шатлыгы белән уртаклашырга ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов килгән иде. Аның зур тырышлыгы белән тормышка ашкан хыял бу.

22 ел буе зарыгып көткән бина! Биредә башлангыч сыйныф укучылары элекке балалар бакчасы бинасында укый, ә урта һәм өлкән сыйныфлар күршедәге 42 нче мәктәпкә йөреп укый иде. Иске бинага реконструкция ясап, 10 мең квадрат метрлы яңа янкорма төзегәннәр.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Гимназияне биналы итү өчен, Марат Әхмәтовның Татар телен саклау комиссиясенә килүе генә кирәк булган икән, диярсең. Марат Готыф улының комиссиягә килүе булды, ничә еллар буе урыныннан селкенә алмаган «боз» да кузгалды.

2014 елда шул гимназиягә барганымны хәтерлим. Гимназиягә быел гына яңа директор билгеләнгән, аңа кадәр ничә еллар буе мәктәп белән җитәкчелек иткән Равил Садыйков белән әнә шул гимназиянең бинасы булмавы проблемасы турында сөйләшкән идек. «Безнең өчен иң мөһиме – укучыларыбызны ике бина арасында йөрүдән коткарып, гимназиябезне биналы итү», – дигән иде ул вакытта Равил Хәсәншевич. Ул вакытларда ата-аналар исеменнән хатлар белән Рания Садыйкова бик актив йөрде, редакциябезгә дә ул хат юллаган иде. Шул вакытта күңелләре төшеп, кул селтәгән булсалар, укуның сыйфаты да, гимназиянең абруе да төшәр иде. Ә бирешмәгәч, һаман максатларына тугры булып калгач, белем сыйфаты да югары булгач, тәки морадларына ирештеләр.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

«Милли белемнең эчтәлеге дә матур булгач, игътибарсыз кала алмадык»

Марат Әхмәтов, журналистлар белән сөйләшкәндә дә, гимназиянең проблемаларын искә алды.

– Башлангыч сыйныф балалары балалар бакчасында, югарырак сыйныфлар күрше мәктәпкә йөреп укыган, хәтта ашханәгә шулай урам аша барганнар. Югыйсә, бу – милли татар мәктәбебез.

Ел ярым элек мәгариф һәм фән министры белән шушы гимназиягә килгән идек. Проблема куелды: милли белемнең эчтәлеге яхшы, ләкин матди база начар. Өстәвенә, мин телевидение аркылы халык мөрәҗәгатен дә күргән идем, коллектив хат та килде. Биредә милли белемнең эчтәлеге дә матур булгач, игътибарсыз кала алмадык. Бу проблемаларны хәл итүне сорап, Президентка мөрәҗәгать иттек, ул хуплады. Алар шушындый матур бүләккә лаек булдылар.

Заманында «Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе» исемлегенә кергән икән, ә ил күләмендә мәктәпләр бик күп бит, бу исемне матур сүз өчен генә бирмиләр, матур эчтәлекле эш өчен бирәләр, димәк, гимназия бик лаек.

Еллар нинди булуга карамастан, милли эчтәлекне саклап калулары, укучылары саф татарча сөйләшүләре матур эчтәлек турында сөйли. Гимназия алдагы елларда башкалабыз, шәһәр-район мәктәпләренә үрнәк булырдай, алдан юл ярып баручы, ниндидер тәрбия чалымнары кертүче, шушында килеп кызыксына торган бер тәҗрибә үзәге булыр дип өметләнәм. Мәктәп коллективы белән сөйләшүдән аларның шундый омтылышлары сизелә, мин аларга уңышлар телим. 2 нче гимназия белән янәшә мин аларны лидер итеп күрергә телим, – диде Марат Әхмәтов.

Тантанада исә ул үзенең укытучылар гаиләсендә туып үскәнен дә билгеләп узып, укытучыларны бик хөрмәтләп яшәргә кирәклегенә басым ясады.

– Миңа укытучы язмышы, укытучының уй-кичерешләре, тормыш мәшәкатьләре, гаилә торышы бик якын. Укытучыларның күңел халәтен кемнәргәдер караганда, бәлки, яхшырак та аңлыйм кебек. Укытучы булу – җәмгыять, халык алдында искиткеч зур, җаваплы язмыш. Яшүсмер, балачак чорларымда укытучы абруеның иң югары чорларына туры килдем.

Әти-әниләргә дә мөрәҗәгатем шул: сез укытучыларны якын итә, ихтирам итә белегез. Алар – аерым язмыш кешеләре, аерым ихтирамга лаек, – дип киңәш бирде.

Марат Әхмәтовның гимназияне йортлы итүен директор урынбасары Зөһрә Садыйкова да раслады. Сүз уңаеннан, аңа татар телен саклау һәм үстерүгә керткән күпьеллык фидакарь хезмәте өчен Рәхмәт хаты тапшырылды. «Бер ел элек Марат Готович килеп киткән иде, бу җитәкче килгәч, гимназия биналы булыр, дигән ышаныч туды бездә. Рөстәм Нургалиевичка, Илсур Рәисовичка, Марат Готовичка Аллаһының рәхмәтләре яусын. Милләтебез сагында рәхәтләнеп эшлик әле», – диде Зөһрә ханым.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин да татар гимназиясенең әһәмиятен әйтте. Белем көне белән котлады һәм «Телебезне милли мәгариф кенә саклап кала ала, ул – безнең нигезебез», – диде.

Элекке директор Равил Садыйков да чыгыш ясады. Кызганыч, аңа яңа бинада директор булып эшләү бәхетләре насыйп булмаган инде.

– Бу бәйрәмне без 22 ел көттек. 22 ел элек «гимназия» дигән документ алдык, аңарчы 8 ел «гимназия класслары» булып эшләдек. 1992 елдан башлап, 30 ел дәвамында эшчәнлегебезне алып бардык. Шушы бинада гимназиябез тагын да югарырак үрләр яулар, дигән ышаныч бар. Безнең чыгарылыш укучылары чит илләрдә дә укыта, 22 кеше – фән кандидаты, 100дән артык медалист чыгардык, – дип, Равил әфәнде кыскача гимназиянең казанышларына тукталды.

«Татар телендә белем һәм тәрбия алырга телисез икән, сезне көтәбез»

Гимназиянең яңа директоры Гөлшат Фәсхетдиновага символик ачкыч тапшырылды. «1 нче сентябрь – гимназиябез өчен зур вакыйга, үзебезнең бинабыз барлыкка килде. Киләчәктә рәхәтен күреп, тагын да югарырак үрләргә җитәргә язсын», – дип, ул чыгышында республика, шәһәр җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Яңа бина 540 балага исәпләнгән булса да, хәзер инде барлык мәктәпләр күпкә артыграк бала сыйдырып укыткан кебек, 18 нче гимназия дә әле тагын балалар кабул итә. Бүген инде исемлектә 670 бала, шул исәптә 95 – беренче сыйныф укучысы.

– Кайбер классларда әле буш урыннар бар, әгәр татар телендә сөйләшсәгез, телне яхшы аңласагыз, татар телендә белем һәм тәрбия алырга телисез икән, сезне көтәбез, – дип мөрәҗәгать итте Гөлшат Фәсхетдинова журналистлар аша.

Шулай да, беренче-икенче сыйныфларга инде урыннар юк икән. Былтыр – өч параллель 1 нче сыйныфлар, быел дүрт параллель кабул ителгән.

Математика, инглиз теленнән яңа педагоглар, башлангыч сыйныф укытучысы эшкә килгән. «Әле рус теле укытучысы кирәк. Теләүчеләр булса, рәхим итсеннәр», – ди директор.

Гөлшат Фәсхетдинова үзе 2008 елда ТДГПУны тәмамлап, шушы гимназиягә эшкә килгән. Ике ел инглиз теле укытучысы булып, 12 ел тәрбия эше буенча директор урынбасары булып эшләгән. Гимназиянең моңа кадәр кичергән михнәтләре белән дә 14 ел таныш, дигән сүз.

– Балалар яңгыр, карга карамастан, ике бина арасында йөрде, безгә дә моны күреп тору бик авыр булды. Балаларга да читен иде. Шуңа да карамастан, ата-аналар балаларын һәрвакыт безнең гимназиягә теләп бирде, чөнки бездә укыту һәм тәрбия тиешле дәрәҗәдә.

Хәзер өлкән сыйныф укучыларына бүтән 42 нче мәктәпкә йөрергә туры килмәячәк. Башлангыч сыйныф укыган бинадан яңасына кечкенә генә коридор аша узалар. Яңа технологияләр белән җиһазланган кабинетларга, әлбәттә, без бик шат. Бу бинаны күргәч, әти-әниләр, коллегалар, укучылар да шулкадәр сөенде, бик зәвыклы, заман таләпләренә туры килә торган итеп төзелгән, – дип шатлыгын уртаклашты директор.

200 баланы берьюлы ашата торган ашханәләре бар, ягъни өч тәнәфестә барлык балаларны ашатырга өлгерәчәкләр. Директор кунакларны гимназия белән таныштырып йөргәндә, үзе дә: «Ашханә дип әйтергә тел дә әйләнми, ресторан кебек бик матур ул, гимназиябезнең ресторанына чакырабыз сезне», – дип дәште.

Укучылар яхшы залда спорт белән шөгыльләнүгә шулкадәр сусаган булган, күрәсең. Гөлшат ханым әйтүенчә, беренче уку көнендә үк волейбол буенча ярышлар да уздырганнар. Марат Әхмәтов, Казан башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров спорт залын да, милли бизәкләр төшерелгән актлар залын да карап чыкты. Балконын да исәпкә алсаң, актлар залы 364 кешене сыйдыра.

Гимназиянең дүртенче катында ял итү зонасы – коворкинг-киңлек дигән мәйданчык бар. Укучылар яз көне, стратегик сессия үткәреп, нәрсә күрергә теләгәннәрен белдергәннәр дә, шул теләкләрне исәпкә алып корылган. Кем рәсем ясый, кем аэрохоккей уйный анда…

Директор гимназиянең проектлары белән дә таныштырды. Милли галәм, әдәби галәм, фәнни галәм һәм башкалар... Әти-әниләр өчен дә курслар оештырырга җыеналар. Милли бизәкле күн эшләнмәләре, атлар белән бәйле проектлары да бар икән. Марат Әхмәтов «җитешмәгән әйберләр бармы, бөтен мөмкинлекләр бармы» дип сорашты. Гөлшат Фәсхетдинова сүзләренчә, күн эшләнмәләр ясау өчен станок булдырырга теләкләре бар.

Гимназия белән танышып йөргәндә, кунакларны физика укытучысы Ләйсән Мөхәммәдьярова дәресенә дә алып керделәр. Ул Марат Әхмәтовка бер ел элек булган очрашуларын искә төшерде.

– Хәтерлисезме, мин физика дәресе алып бара идем. «Яхшы физика кабинеты кирәк, минем дә, башка укытучылар кебек, бөтен тәҗрибәләре белән физика укытасы килә», – дигән идем. Ул кабинет булды, бик зур рәхмәт, – диде.

Марат Әхмәтов укытучыларның сораган теләкләре тормышка ашуыннан канәгать булып чыгып китте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100