Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тиле һәм хыялый» Илсөя Бәдретдинова концерты: «Мескен» сүзе күтәреп яшәргә язмасын»

Ике җыр саен һәм җыр барганда гына да күлмәк алыштыручы, күпмилләтле төркем «баш табибы» һәм «өздереп бер карап йөрәкне яндыра торган» Илсөя Бәдретдинованың Казан концертлары тәмамланды. «Интертат» хәбәрчесе «УНИКС» залында булган 12 концертның берсен карап кайтты.

news_top_970_100
«Тиле һәм хыялый» Илсөя Бәдретдинова концерты: «Мескен» сүзе күтәреп яшәргә язмасын»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Концерт сезоннары башлану белән социаль челтәрләрдә тамашачылар үз фикерләре белән уртаклаша башлый. Кемдер концертны башыннан азагына кадәр «сториз»га кертеп бара, кемдер бер-ике белән генә чикләнә. Иң күп видеолар Илсөя Бәдретдинова концертыннан булгандыр. Аларны караганда ук: «Әллә җыр саен күлмәк алыштыра инде?» – дип уйлап утырасың. Күз бит матур әйбергә төшә. Әгәр дә югары дәрәҗәдә оештырылган концерт, шоу күрәсегез, 4 сәгать буе «менә бу концерт, ичмасам!» дип утырасыгыз килсә, Бәдретдинова концертына алдагы урыннарны себереп алып бетерегез.

Ике җыр саен күлмәк алыштыручы Бәдретдинова

Татар эстрадасы югары күтәрелә башлады. Әлбәттә, бөтен җырчылар да түгел. Бөтен җырчыларның да көчләре, энергияләре, дәртләре, эрәтләре «мощный» концерт куярга җитеп тә бетмидер. Шулай да концертлар техник яктан да, оештыру ягыннан да, шоу ягыннан да үсеп бара.

Илсөя Бәдретдинова концерты шулай эффектлы башланды. Сәхнәдә – көнчыгыш мотивлары, өч зур экранда сәер итеп мәгарәдә йөрүче Илсөя, еланнар, мөгезләр, зур-зур барабаннар кагучы озын-озын егетләр, тамашачыны кыздырып җибәрергә теләп, ара-тирә микрофонга «Каза-а-а-ан!» дип кычкыручы кара күзлек кигән егет. Менә уртадагы зур экран ачыла һәм аннан каралы-аклы зур күлмәк кигән Илсөя Бәдретдинова чыга. «Сәер кеше» дип аталган концерт программасы шул исемдәге җыр белән башланды.

Икенче итеп «Хыялый»ны җырлады. Җырларының исемнәрен аңлаткан кебек: «Тиле-миле кызыгызны 21 ел татар эстрадасында тотканыгыз өчен рәхмәт», – диде Илсөя, Казан тамашачысын сәламләп.

Ике җырын җырлады да, кара күлмәген зәңгәрле-аллыга алыштырып та чыкты. Тагын ике җырын башкарды да, шәмәхәсен киеп чыкты. Аннары – карасын, аннары – кызылын, аннары тагын әллә нинди төсләрдәгесен... Ике җыр саен бит ул, ә берсендә җыр уртасында гына да күлмәк алыштырды. «Ачуланма, язмыш» җырын кара күлмәк киеп башлады да, кызылы белән тәмамлады. Менә сезгә могҗиза! Караңгыда яшен тизлегендә күлмәген салдырып аттылар.

Ә бер җырда озы-ы-ын итәкле күлмәге белән өскә үк менеп китте. Озыная да озыная теге күлмәк. Әкрен генә менде дә, әкрен генә төште. Анысын да тиз генә салдырып куйдылар, икенчесе барлыкка килде. Гомумән, бу концертны җырчының образлары өчен генә карасаң да буладыр. Хатын-кыз чүпрәк-чапракка кызыга инде, шулай да ирләр дә авызларын ачып утырды. Ул бит базардан сатып алган гади күлмәк түгел, тулы бер механизм. Матур инде. Концерт алдыннан: «Минем 600 җырым бар. Тавышым башыгызга капкач, үзегез туктатырсыз», – дигән иде. 600 күлмәге дә бардыр Илсөянең.

Хәтта «тәнәфес» дип әйтергә дә алтын төсендәге яңа күлмәк киеп чыкты. Бер җыр да җырламады, бары «тәнәфескә тукталып алыйк, озак йөрмәгез, яме» дип, халыкны холлга озатыр өчен генә яңа күлмәк киеп чыкты. Югары дәрәҗәдәге әзерлек, үз исеменең, концертының дәрәҗәсен төшермәү дә, халыкның да күңелен күрү бу. Матурлык, затлылык күрергә килә бит кеше дә. Ә ул шулай басып торган көе генә күлмәк алыштыра – булды, халыкның ияге күкрәк тирәсендә. Афәрин!

«Миңа заводның көче калмаган»

Беренче бүлектә көлдерде дә, елатты да, җырлатты да, йоклатты да. Соңгысы 13 рәттә утырган бер абыйга гына кагыла инде. «Яхшы кеше туган бүген» җырына бөтен «Уникс» залы сикерә-сикерә бии, ә абзый йоклый, нык арыган булгандыр инде, җанаш, ярар. Йоклавын бер генә кеше «сүнеп» алгандыр, ә калганнар елады һәм көлде. Илсөя әтисе турында, авыл турында, гаиләсе турында бик еш сөйли. Бу концертта да әти-әнисен, туганнарын искә алды.

Әти бәләкәйрәк иде һәм псих, нык кызу канлы. Әни әтидән бер башка озын. Каян табышканнар алар, белмим. Минем ике апа да озын. Мин өченче бит инде, төпчек. Миңа заводның көче калмаганмы инде... Һәр заводта брак була бит инде. Метр ярым тәкәрлек күкәе, – дип көлдерде җырчы.

Ул үзен социаль челтәрләрдә дә «Әти кызы» дип яза. Гомумән, төпчекләр гел шулай була микән әллә ул? Илсөянең мишәр әбисе беренче китә, аннары әнисе, аннары әтисе... Экранда әтисе күренде. «Сказал, больше не сказал», – дигән канатлы сүзләрен әйтте.

18 яшемә хәтле әтинең итәгеннән төшмәдем. Без гел икәү идек. Без «этлеккә» дә икәү йөри идек. Үлеп ярата идем әтине. Дефицит бит әле ул. Безнең гаиләдә бердәнбер ир-ат – ул әти. Әти, урын табалмыйча, әтәч янына чыгып утыра иде. «Петя, аңлыйсыңмы соң минем хәлләремне? Синдә дә «дачурта» бит ул хатын-кыз», – дип искә алды Илсөя. – Залда утырган әти кызлары һәм кыз бала үстерә торган әти кешеләр, сез мине аңларга тиеш. Кыз белән әти арасында бүтән планета мәхәббәте кебек миңа, – диде Илсөя һәм шушы сезон концертлары өчен яздырган «Эх, әти» җырын башкарды.

Авыл турында тулы бер кыска метражлы фильм караган кебек булдык. Илсөя Бәдретдинова авылдан чыгуы һәм моның белән горурлануы турында сөйләде. Анда ул печән чаба, су ташый, кер юа, бәлеш пешерә – гап-гади авыл кызы инде. «Нәкъ менә авыл балаларыннан була инде ул», – диде җырчы һәм «Су буенда учак яна»ны җырлады. Ипләп кенә, рәхәт итеп кенә, тамашачылар да кушылды. Әйтерсең, меңнән артык кеше төнге авылда учак янына җыелган да, авылча итеп, рәхәт итеп, җиңел итеп кенә моңланып утыра.

«Берсе чукына, берсе бисмилласын укый, берсе идәнгә ятып нәрсәдер тырный»

Илсөя күлмәген алыштырган арада сәхнәгә ут кебек егетләре чыгып, җен туе ясап торды. Йөрәккә кага торган көчле музыка, игезәк башкорт егетләре Илнур белән Илгиз Әхмәтовлар үзләре кебек үк зур барабанга суга, кечкенә генә буйлы биюче егетләре Илфат әллә ни төрле акробатик хәрәкәтләр ясый, шул арада биюче кызлары Карина бөтерелеп китә, аннары кулына йә тальян, йә кубыз, йә микрофон, йә тагын берәр инструмент тотып, кара күзлек кигән Фәнзил Шәрифуллин йөгереп чыга, артыннан баянын күтәреп Илшат Хисаметдинов та иярә, «төркемнең әтисе» исемен алган 65 яшьлек гитарист Сергей Тихонов та кимен куймый. Кыскасы, берничә секунд шушы ИБ бандасы кулында.

Сәхнәдә образлары да шундый: төркемдәге егет-кызлар тыңламаган балалар кебек төрле нәрсәләр эшлиләр, ә Илсөя – кешнәп, җирне тырмап торган атларны тыючы җайдак кебек. Аларга да ул бер генә тутырып карый, малай, әрләп тә ала, мактап куя шунда. Төркемнәрендә 17 кеше икән. «Җәйгә өйләнергә исәбе. Иде. Тагын 200 мәртәбә шулай сикерсә, булды инде бу шуның белән. Нәрсә дип сикерә шул җире белән. Һәр пиджакка дүрт чалбар алабыз», – дип таныштырды Илсөя биюче егет Илфат Газиев белән. Башкорт егете Илнур Коләхмәтов белән хисле дуэт башкарды.

ИБ бандасы – иң күпмилләтле төркем. Ул аларның һәрберсен үз телләрендә тәкъдим итте, хәтта сөйләште дә әле. «Үлеп яратам шуларны», – диде җырчы. Быел матур итеп милли номер да әзерләгәннәр. Башкорт егетләре башкортча җырлап, биеп бетерүгә, рус егете Сергей Тихонов чыкты, аннары керәшен кызы Карина Хәйруллина, азаккы булып татар егетләре чыкты. Төркемдә әле Якутиядән Айсхана исемле кыз да эшли. Тик, кызганыч, берничә көн элек кенә Айсханага туган ягына кайтып китәргә туры килгән. Илсөя концертта «гаилә хәлләре буенча» диде. Соңрак Айсхананың әтисе вафат икәнлеген белдек. Төркем берничә сәгать эчендә концерт программасын кире сүтеп җыя. Афәрин.

Илшат белән Фәнзил «Тимон и Пумба» кушаматлы икән. Бергә кушылсалар, беркемгә тынгы юк, ди. Илшат шундый мөлаем баянчы. Ул вакыт-вакыт Илсөянең сүзләренә «бака боты кыстырып» куеп, рәхәтләнеп көлдерде дә. Мәсәлән, «Рәхәт чагында бетерәсе килми инде минем», – ди Илсөя, көлеп. Арттан: «Минем дә», – дигән тавыш ишетелә. «Кишерләрегез зур булсын», – ди Илсөя тамашачыларга. «Безнеке кебек», – ди Илшат арттан. Кызык тандем.

«Син яткыра беләсеңме, юкмы?»

Гомумән, тамашачыны көлдерә торган урыннар җитәрлек булды. Бөтенесен дә язып бетерү дөрес тә булмас, чөнки концертны аны барыбер дә барып карарга кирәк. Тик Илсөя «түгәрәк-түгәрәк» сүзләрен программа буенча булмаса да урынлы әйтә, импровизация көчле. Казан тамашачысын мактавы булды, күчтәнәч алып менделәр. «Ит булмады, пока мандарин гына. Үгез суймадык әле», – ди пакет күтәреп сәхнәгә менгән абый. «Ә, ярар-ярар, әлегә мандарин гына суйдыгыз».

Сәхнәгә чәчәкләр, бүләкләр алып менүчеләр дә булды. Кайберләре шунда гына фотога да төшәргә ашыкты. Бер егет телефонын дөрес тота алмый интекте, ахырда, Илсөя процессны үз кулына алып, телефонны өстән аска таба яткырып куйды да: «Яткыра беләсеңме син, юкмы?» – дип тутырып ук әйтте. Меңнән артык кеше яткыру процессысын күзәттек. Ә бер мәлне аста гына биючеләр сәхнәгә үк менеп китте. Рәхәтләнделәр генә инде. Андый мизгелләрдә үзеңне банкетта утырган кебек хис итәсең. Шулай да чамасын белделәр, үзләре аңлап, төшеп киттеләр.

Бәйләнгән башмаклар да, сумкалар да бүләк иттеләр җырчыга. «Күп продукция сыя аңа», – диде сумка бүләк итүче. Ул ишетелергә тиеш түгел иде инде, микрофонга таба борылып әйтте шул.

Гомумән, тамашачы төрле кебек тоелды миңа. Олы яшьтәге апалар да, урта яшьтәгеләр дә, ир-атлар да җитәрлек. Иң өздергәннәре шул урта яшьтәгеләр булгандыр.

Ел саен һәрбер сезонга киләбез. Ничәнче елдан бирле йөргәнне дә белмибез инде. Елдан ел үзгәреш сизелә. Без аны бик каты яратабыз. Энергетикасы бик каты көчле аның. Утырган җирдән биеп утырабыз менә. Яңа җырларын да яратып тыңлыйбыз, элеккегеләрен дә, – диделәр антракт вакытында җырчының тугры тамашачылары Ания, Назирә, Гөлнара апалар.

Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

«Мин узган елдан соң башка килмим, дип уйлаган идем», – диде яшь буын вәкиле Инзилә Сәләхова.

Чөнки узган ел аның 20 еллык юбилее иде. Концерт гел элекке җырлардан гына торды. Ә быел «мощно!» Милли номер эшләүләре бик ошады. Ул аларны башка елларны да чыгара иде, әйтә иде. Костюмнар белән шундый номер эшләүләре бик матур булган. Яшьләр өчен шәп концерт, башы да ничек «мощно» булды бит. Халыкның сәхнәгә кадәр менүе генә ошамады. Сәхнә – артистның шәхси пространствосы бит, – диде Инзилә.

Инзилә Сәләхова сулдан беренче.

Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

«Мин булудан туктар идем кеше сүзен тыңласам»

Җырлар барганда 3 зур экран, 3D кебек, әллә кайларга алып кереп китте. Билләһи, рәхәтләнеп телевизор карарга килгән кешеләр дә булгандыр әле. Ул экранда клиплар да, маймыллар да, бөркетләр дә, табигатьнең һуштан язмалык күренешләре дә, тагын әллә нәрсәләр күрсәттеләр. Иң истә калганы маймыллар булгандыр да. Башка җырчылар чәчәк, ак болытлар, урманнар куйганда, Бәдретдинова өч зур экранга кара күзлек кигән маймылны чыгара. Ул маймылга да аерым фотосессия үткәргәннәр бугай.

Беренче бүлек ностальгия хисләренә, бераз гына күз яшьләренә батырса, икенчесендә сәхнәгә нәкъ менә күзеннән ут бәрә торган Илсөя чыкты. «Мин булудан туктар идем, кеше сүзен тыңласам» дип башлады да, рәттән «Торып бас», «Ачуланма, язмыш», «Янсам да утта», «Ишет мине» җырларын башкарды. Легендар «Торып бас» җырыннан соң берничә минут алкышлар тынмады. Бу – җырчының кодына әйләнгән мәңгелек хит, дигән сүз.

Азактан исә ялтыр-йолтыр килеп торган костюм-чалбар, баш киеме киеп чыкты да, казанлыларны хит җырларына биетте, аннары 80-90нчы елларга кайтарып килде. Үзенең шул еллар кайтавазы кебек итеп ясалган аранжировкаларын кабызуга, тамашачылар бер-бер артлы сәхнә алдына чыгып бии башлады. Тора-бара урта рәтләр дә кушылды, алар урыннарында гына басып биеделәр, утырганы урынында утырып калды. Азаккы җырга халык торып басты. Олы яшьтәгеләр тиз-тиз генә чыгып китә башладылар. Ә сәхнәдәге энергиядән тулы бер шәһәрне ут белән тәэмин итеп булырлык иде.

Чыннан да башкалар кебек булса, аерылып тормаса, энергиясен чәчмәсә һәм характерын күрсәтмәсә, Илсөя – Илсөя булудан туктар иде. Аның «дөрес», «тәти» җырчы булырга теләмәве ошый миңа. Күпләр дә шул сыйфаты өчен яратадыр. Бу инде Илсөя начар дигәнне аңлатмый. Менә була бит нык әйбәт җырчылар, нык тәти, нык дөрес, нык яхшылары була. Әбиләр дә, бәбиләр дә гашыйк була торган, аркаларыннан сөя торган «тәти» җырчылар бар эстрадада. Ә Илсөя – үзенчә кызыклы шәхес. «Хыялый», «тиле» дип атаса да, сәхнәдә артыгын кыланмый, акырып-бакырмый, шпагатларга утырмый, башы түшәмнәргә тиярдәй булып, сикереп-сикереп биеми дә, «әйбәт булыйм әле» дип, артык төчеләнми дә. Четрәнләп торса да, зәвыгын да, затлылыгын да югалтмый. Ул ир-атларны да, хатын-кызларны да характеры, уттай янып торган күзләре, энергетикасы белән үзенә «беркетеп» куя. «Сказал, больше не сказал», кыскасы.

Аннары зарланмый да ул. «Мескен» сүзе күтәреп яшәргә язмасын», – диде бу концертында да. Легендар мишәр әбисенең сүзләрен дә искә алды. «Хәлең бетеп, аяктан язып, яр буена тәгәрәп китсәң дә, берсе каршыңа чүгәләп утырып, «әй Бәдретдинова, син тәки беттеңмени?» дип сораса, «слушай, шундый «бурный» төн үткәрдем, чукынчык, әз генә хәл җыеп ятып торам әле», дип әйт», – дия иде».

Илсөя Бәдретдинова концертларын үзенә лаек дәрәҗәдә тота икән. Концертына беренче баруым иде. Соңгысы булмас, дигән нәтиҗә ясадым. Алдагы көннәрне концертка ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова, халык артисты Салават Фәтхетдинов та килгән иде. ИБ бандасына «мощно!» дигән марканы тотып иҗат итүләрен теләп калам. Афәрин!

Илсөя Бәдретдинова концертыннан фоторепортаж

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 19 декабрь 2023
    Исемсез
    Җырчысы нинди, тамашачысы шундый
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100