news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тикшерү комитеты Магнитогорскида йорт җимерелүнең сәбәбен ни дип фаразлый?

Күпкатлы йорт җимерелү аркасында корбан булучылар 39 кеше, алар арасында балалар да бар. Бүген аларны җирләү башланды.

news_top
Тикшерү комитеты Магнитогорскида йорт җимерелүнең сәбәбен ни дип фаразлый?
Россия Тикшерү комитеты Магнитогорскида торак йортта шартлауны тикшерү турында хисап тотты. Бүген, 4 гыйнварда, хәрабәләрнең бер өлешен карау тәмамланган, диелә комитетның рәсми сайтында.

"Табылган фрагментларда шартлаткыч матдәләр һәм аларның компонентлары табылмады. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә", - диелә хәбәрдә.

Тикшерүчеләр шартлаткыч матдәләр табылмавы турында инде икенче тапкыр хисап тота. Теракт версиясе 2 гыйнвар көнне кире кагылды.

Магнитогорскида 10 катлы йорт подъездында шартлау 31 декабрь иртәсендә булды. Коткару операциясе берничә көн барды һәм бүген иртән генә тәмамланды.

Төп версия буенча, шартлауның сәбәбе - көнкүреш газы. 39 кеше һәлак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар