Магнитогорскидагы фаҗига: "Күз алдыгызга китерегез: иртәнге алты, бар да йоклый һәм кинәт кенә кеше хәрабәләр арасына төшеп китә..."

1 январь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Зилә МӨБӘРӘКШИНА
Фото: 74.mchs.gov.ru, социаль челтәрләр
Магнитогорскида торак йортта газ шартлау нәтиҗәсендә бер подъезд ишелеп төште. 31 декабрьдә бу кешеләргә килгән кайгыны бөтен ил халкы бик якын кабул итте. Магнитогорск - татарлар бик күп яши торган шәһәрләрнең берсе. Гаҗәп түгел, каза күрүчеләр арасында татар кешеләре дә бар. "Татар-информ" шәһәрдәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән элемтәгә керде.

  • Магнитогорскида торак йортта газ шартлау саннарда:

11 сәгатькә: 8 кешенең мәете табылган.
Хәрабәләр астыннан биш кеше коткарылган, аларның берсе – бала, барысы да тән җәрәхәтләре алган
Карл Маркс проспекты, 164 йорт
10 катлы 622 фатирлы йорт
1329 кеше яшәгән
1973 елда төзелгән
6 һәм 7 подъездлар арасындагы 3-10 катлардагы фатирлар ишелгән
35 фатир зыян күргән, аларда 133 кеше теркәлгән
36 кеше турында мәгълүмат юк, алар арасында балалар да бар

2 гыйнвар Чиләбе өлкәсендә матәм көне дип игълан ителгән.

Җимерекләр астында калган кешене коткару. МЧС кадрлары

“Могҗиза белән исән калу ихтималы юк дәрәҗәсендә”

Йорт шартлаганнан соң, андагы кешеләргә ярдәм итәргә «Легион-СПАС» ирекле булышучыларның иҗтимагый оешмасы вәкиле Рәис Акчурин ярдәмгә волонтерларны чакырып, мөрәҗәгать белән чыкты.

Рәис Акчурин. Фото: Вконтакте

Фаҗига булган урынны үз күзләре белән күргән Рәис бу фаҗига турында сөйләве кыен булганын әйтте. “Ничек булганын сөйли алмыйм”, - диде ул.

- Кешеләрнең ниндидер могҗиза белән исән калу ихтималы юк дәрәҗәсендә. Волонтерлардан бер кинолог ярдәм күрсәтте, ә хәрабәләр территорториясендә инде ярдәм күрсәтерлек кешеләр җитәрлек җыелган иде. Шәһәр администрациясе, ярдәм иткән һәр кеше исән калганнарны азык-төлек, яшәү урыны, кирәк-яраклар белән тәэмин итте, аларны яндагы мәктәпкә урнаштырдылар.

Рәис Акчурин – татар кешесе. “Бездә татарлар күп яши, шәһәребез күп милләтле”, - диде ул.

Хәбәрсез югалганнар арасында татар фамилияле кешеләр дә бар: Тинибаева Нелля Николаевна, Сәгадатов Илмир Иштимерович, Шәрифуллина Людмила Леонидовна, Вәлиева Сания Ләбибовна. Тулы исемлекне МЧС сайтында укырга мөмкин. Министрлык бу исемлектәге кешеләр турында мәгълүматлары булган кешеләрнең 8-800-775-17-17 номеры буенча шалтыратуларын сорый.

“Туңып үлгәннәрдер, моны әйтүе дә кыен...”

Магнитогорскиның “Татар рухы” милли-мәдәният оешмасы вәкиле Рафаил Мөхәммәтшин газ шартлау турында Интернеттан укып белгән.

- Кемдер иртә белән эшкә, кизү торырга җыенгандыр да ут яндырып, шырпысын кабызып шартлау булгандыр, - дип уйлый ул.

- Татар иҗтимагый үзәге яки башка үзәкләр аерым ярдәм итә дип әйтә алмыйм, ярдәм итәргә мөмкинлеге булган һәркем катнаша. МЧС хәзмәткәрләренә хәрабәләрне аралауда ярдәм итәр өчен волонтерлар тупланды. Аннан соң фаҗига урынына барлык идарә итү хезмәткәрләре, Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова, Сочидан РФ Президенты Владимир Путин да килде.

Техника бик күп, хәрабәләрне бик саклык белән аралыйлар, чөнки калган ике подъездның да ишелү ихтималы бар.

Шунысын да әйтим: Яңа ел төнендә шәһәрдә пиротехник эшләнмәләр бик аз кулланылды, кешеләрне алдан ук кисәттеләр. Чыннан да, кемнәрнеңдер кайгылары булганда бәйрәм итеп ятарга ярамый.

Бездә кышкы салкын көннәр, – 18 °С. Хәрабәләр астында калган кешеләр, исән калсалар да, туңып үлгәннәрдер инде дип уйлыйм, моны хәтта әйтүе дә кыен.

Хәрабәләрне ике көн бушатачаклар дип әйттеләр, аннан соң, мөгаен, экскаваторлар белән ташып бетерерләр. Шуңа күрә фаҗига урынында бик күп МЧС хезмәткәрләре, тикшерүчеләр эшли. Газ плитәсенең калдыкларын табып, экспертиза ясыйлар. Алар үз эшләрен белеп эшли.

Фаҗига урынына әтием дә барды, каравы кыен булганын сөйләде. Без бит башка шәһәрдә, башка урында булган фаҗигагә исебез дә китми, ә үзебезнең шәһәрдә булган вакыйгага инде башкача карыйсың, үз күзләрең белән күргәч, коточкыч куркыныч булып китә, күңелгә авыр.

Җитәкчелеккә дә көтелмәгән хәл булды бу. Алар да аяк өстендә. Бу арада калган ике подъездны нишләтәчәкләрен хәл итәчәкләр, чөнки ул йортта инде яшәп булмый, мародерлар да активлашты, полиция дә күп йөри.

Башка җирдә мондый хәлләр була күрмәсен, Алла сакласын! Яңа ел алдыннан күңелсез хәбәр ишетүе бик авыр.

Исән калганнарның хис-кичерешләре курку булгандыр дип уйлыйм. Аларны бик күрсәтмиләр. Телевизордан бер яшүсмер егетне күрсәттеләр, ул инде сөйләшерлек хәлдә түгел иде. Күз алдыгызга китерегез: иртәнге алты, кешеләр йоклый, дөм караңгы һәм кинәт кенә кеше хәрабәләр арасына төшеп китә...

"Кешеләр иртән ул йорт янында бик каты газ исе булганын әйтә"

- Кичәдән бирле тәгаен генә мәгълүмат юк, - дип сөйләде “Татар-информ”га Магнитогорскида яшәүче Рамилә Курмангалеева.

- Кешеләр иртә белән ул йорт янында бик каты газ исе барлыгын әйтә. Шартлау ике тапкыр булган дип әйтәләр – башта подъездда, аннары каты шартлау ишетелгән.

- Кичә шәһәрдәге барлык чыршыларның утларын сүндерделәр, Яңа елны бәйрәм итү булмады, салютларны да атмадылар диярлек.

Хастаханәдә биш кеше ята, сигез кеше үлгән, җиде бала белән барлыгы утыз биш кеше хәрабәләр астында ятканы мәгълүм. Җимерелгән подъездда барлыгы 120 кеше исәпләнә.

Әлегә эзләнүләрне вакытлыча туктатып тордылар, чөнки яндагы подъезд җимерелә башлаган. Шуңа күрә, иң элек кешеләрне яшәү урыннарыннан күчереп бетереләр. Бүген күчерә башладылар. Өйне сүткәндә дә өстәге катлардан сүтәчәкләр.

Иртәгә Магнитогорскида матәм көне булачак диделәр.

“Мондый вакыйганың буласын һич кенә дә көтмәдек”

Магнитогорск шәһәрендәге “Татарларның милли-мәдәният оешмасы” вәкиле Ринат Башаров: “Мин әлеге хәбәрне иртә белән эшкә баргач ишеттем. Шартлаган урында МЧС хезмәткәрләре һәм махсус техника эшли иде, шуңа күрә коткару операциясендә халыкның ярдәме кирәк булмады. Ярдәм итү үзәгендә кирәк-ярак әйберләрне җыя башладылар: су, чәй, ашамлыклар һ.б.

Әлбәттә, бар кеше дә шок хәлендә иде, шәһәребездә тыныч мохит, мондый вакыйганың буласын һич кенә дә көтмәдек, бездә массакүләм гадәттән тыш хәлләр сирәк була.

Ярдәм итәргә теләүчеләр күп иде: хәтта кан тапшыручылар, вакытлыча яшәү урынын бирүчеләр, ашау һәм кием белән тәэмин итүчеләр, физик ярдәм күрсәтүчеләр бихисап булды. Мәсәлән, зыян күрүчеләргә кунакханә бирелде, аларның әйберләрен ташыр өчен ир-атлар төркеме оештырылды”.

“Аллаһы Тәгалә аларны кызганган”

Социаль челтәрләрдә фаҗиганең шаһитлары шартлауның ничек булганын язалар.

“Минем таныш хатынымның кызы баласы белән шул подъезддан фатирны арендага алды. Әйберләрен китерделәр дә, соңгы көнне йокларга дип әниләрендә калганнар. Аллаһы Тәгалә аларны кызганган”, - дип яза Татьяна исемле ханым.

Исән калган ике гаилә песиләрен югалтулары хакында яза. Песи шартлау булганнан соң сигезенче каттан сикергән. “Әгәр песине тапкан булсагыз, йортта яшәүчеләргә китереп бирсәгез иде”, - дип язалар социаль челтәрдә.

Сигезенче кат тәрәзәсеннән сикереп котылган песине эзлиләр

Җимерелгән подъезд янәшәсендәге подъездда яшәгән Олеся исемле кыз шартлаудан соң фатирының ни рәвешле булуын төшереп алган. Видеодан аңлашылганча, фатирның бер як стенасы өлешчә җимерелгән һәм кыз фатирыннан чыгарга да куркып утырган.

Социаль челтәрләрдә язуларынча, хәрабәләр астында калган иң яшь кеше – нибары ун айлык кына булган Ваня Фокин. Аның әнисе һәм абыйсы исән калган. Ул өч яшьлек абыйсы белән диванда йоклап яткан. Әниләре өлкән уллары белән чыга алган, ә баланы әлегә кадәр тапмаганнар.

Хәрабәләр астында яшь ярымлык кыз, бер яшьлек тагын бер кыз, 4 яшьлек һәм 11 яшьлек ике малай булырга тиеш дип уйлыйлар.

Фаҗига булган урын янында оператив штаб төзелгән. Якыннарын эзләгән кешеләр шунда килә. znak.com сайтына интервьюда кешеләр якыннарын эзләүләре хакында сөйләгән.

"Хәзер могҗизага гына өмет итәбез"

"Мин дустымны эзлим, - ди Анастасия Воробьева. - Яңа елны кайда каршылыйсың дип сорадым. "Песием белән өйдә", - диде. Хәзер мин могҗиза гына көтәм".

"Туганнарымның баласы һәм хатыны юк. Бик яшьләр. Кичә телефоны эшли иде, шалтыратам, алмыйлар. Яңа елны өйдә каршыларга тиешләр иде", - ди Андрей Григорьевич.

Нәзир үзенең туганының хатыны һәм аның өч баласы турында мәгълүмат эзләвен әйтә. "Алар фатир арендалап тора иде. Үзен таптык, хатыны юк. Бернинди мәгълүмат та юк", - ди Нәзир, күз яшьләрен көчкә тыеп.

"Актлар залы әйберләр белән тулы, - дип сөйли волонтер кыз Алина. - Кешеләр продуктлар, гигиена кирәк яраклары алып килә. Кичә үк берни дә кирәкми дип язарга мәҗбүр булдык. Фаҗига булуга ук бик күп кеше әйберләр алып килде, Яңа ел алдыннан тагын китерделәр".

Фаҗигада каза күрүчеләргә ярдәм күрсәтеләчәк

Фаҗига булган урында Россия Президенты Владимир Путин булды. “Бу экономияләргә мөмкин булган очрак түгел. Шик булган очракта, йорт сүтелергә тиеш”, - диде.

Кешеләргә вакытлыча яшәп тору урынын булдырганнар, әмма анда хәзер беркем дә юк – йортта яшәүчеләрне туганнары сыендырган.

Һәлак булучыларны җирләү өчен 31,5 мең сум акча биреләчәк. Моннан тыш һәлак булучыларның якыннары 100 мең, каза күрүчеләр 50 мең сум компенсация алачак.

“Барлык кешеләргә дә фатир биреләчәк”, - дигән губернатор Борис Дубровский.

Россия сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, бу йортта яшәгән 16 кеше ярдәм медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Сәбәп: кан басымы күтәрелү, зур булмаган тән җәрәхәтләре. Җимерелгән подъезддагы хәрабәләр астыннан коткарылган биш кеше, шул исәптән бер баланың хәле авыр. Аның башына, биленә, аякларына зыян килгән. Җимерекләр астында озак ятмаса да аның аяклары өшегән.

Бер кеше – Таҗикстаннан килгән 36 яшьлек ирнең хәле бик авыр. Ул хәрабәләр астында 7 сәгать яткан. Аның кабыргалары сынган, эчке органнары зыян күргән.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

"Назарбаев Татарстанны бик ярата иде, аның әбисе татар"

Кичә Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев үз теләге белән вәкаләтләрен туктатуын игълан итте. Назарбаев Казахстан белән 1990 елдан бирле идарә итте. 2015 елда аны бишенче тапкыр Президент итеп сайлаганнар иде. Назарбаев кайсы юнәлештәге эшчәнлекләре белән истә калыр? "Татар-информ" шуны белеште.

Җәмгыять

Флюра Сөләйманова: “Филармониягә эшкә алмадылар, мине халык күтәрде”

Җырчы Флюра Сөләйманованың кабатланмас тавышы, искиткеч җырлары турында озаклап сөйләргә була. Ул бөтен гомерен, бар сәләтен, талантын, тырышлыгын җыр сәнгатен үстерүгә багышлаган. Тавышының ягымлы яңгырашы, тамашачы мәхәббәте - болар барысы да җырчыга уңыш китерә. Флюра ханымның язмышы бик гыйбрәтле. 

Җәмгыять

“Икенче сыйныфтан намаз укыды, бөтен Шәлегә үрнәк егет иде”. Чаллы юлында фаҗигадә 23 яшьлек егет вафат

Берәүләр һава торышының әле кыш, әле яз булып уйнау торуына карамастан, яз килә дип шатланса, Питрәч районы Шәле авылында яшәүче Зариповлар өчен бу яз мәңгегә онытылачак түгел. 11 мартның томанлы иртәсе алар өчен кайгы пәрдәсе ябылган кара көн булып калачак. Әлфия һәм Рафис Зариповлар бу иртәдә Саескан тавы янындагы һәлакәттә 23 яшьлек улларын югалта. Томан аркасында күз күреме начар булу сәбәпле, Фаил иярләгән “Лада Гранта” машинасы светофорда туктап торучы “Ман” автомобиле артына килеп керә.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла