«Әти - өч сугышта булган бердәнбер татар язучысы» — Афзал Шамов турында истәлекләр
Бөек Ватан сугышының канкойгыч вакыйгаларын, совет сугышчыларының батырлыкларын, кичкән михнәтләрен фронтта хәрби корреспондентлар яктырткан. Шуларның берсе - Татарстан егете, күренекле язучы Афзал Шамов. Аның кызы Әлфия Шамова әтисе турында якты хатирәләре белән уртаклашты.
«Әти — өч сугыш ветераны»
— Әти — өч сугыш ветераны, өчесенә дә үзе теләп киткән. Гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы һәм совет-япон сугышын кичкән. 1919 елда үз иреге белән Совет Армиясе сафларына керә. 1920 елда Казанда Шамил Усманов алып барган хәрби курсларда укый. Бу юнкерлар училищесында мөселман югары команда-пехота курслары була. Августта Ленинның «республика куркыныч астында» дигән өндәвенә ияреп, курсант Афзал Шамов үзе теләп фронтка китә. Башта ул ут белән чирканчыкны Киевны белополяклардан азат иткәндә ала. Аннары көньяк фронтта кушма курсант дивизиясе составында (аны Михаил Фрунзе «Кызыл Армия горурлыгы һәм күркәмлеге» дип атаган) Перекопны штурмлый. Алга таба Украина далаларында Махно бандаларын тар-мар итә, — дип сөйләде Әлфия апа әтисенең Гражданнар сугышында катнашуы турында.
1922 елда Казанга кайтып, Афзал Шамов ТАССР Үзәк Башкарма комитеты (ТатЦик) һәм Совнаркомның сак ротасында эшли. 1920 елның 25 июнендә ТАССР статусы турында игълан ителгәндә, курсант буларак мәйданда Реввоенсовет сагында тора.
1943 елның февраль башында Афзал Шамов үзе теләп фронтка китә. Калинин һәм беренче Балтыйк буе фронтында «Алга, дошман өстенә!» татар газетасында хәрби корреспондент була. Бик күп репортажлар, фронт зарисовкалары, очерклар, мәкаләләр, фельетоннар шушы газетада чыга.
— Әти — татар язучыларыннан өч сугышта катнашкан бердәнбер кеше. Ә бөтен совет язучыларыннан җиде немецны бер көнне үзе әсирлеккә алган бердәнбер язучы. Әтинең бу хакта документы Милли музейда, ә фотокүчермәсе Ватан сугышы музеенда саклана. Фатих Кәримнең һәм әтинең шинельлары музейда элекке экспозициядә янәшә эленеп тора иде. Яңа экспозициядә аерым, чөнки әтинең шинеле бөтен Россия музеенда бердәнбер шундый шинель. Зәңгәрсу төстәге шинель сирәк булган. Әтинең шинеле кебек шинель хәтта Мәскәүдә үзәк музейда юк. Әтинең шинелен дә, гимнастеркаларын, солдат итекләрен дә музейга шәхсән үзем тапшырдым. Ул соңгы вакытта немец солдаты итеген киеп йөргән, алар сыйфатлырак, чыдамлырак иде дип сөйләгәне хәтердә, — диде Әлфия апа.
Афзал Шамов көтмәгәндә җиде немецны тоткынлыкка алган
Афзал Шамов 1944 елның 30 июнендә Белоруссиядә тарихта билгеле булган «Багратион» операциясе вакытында җиде немецны әсирлеккә алган.
— Әти гел алгы сафларда йөргән. Шунда берсендә берәүләрнең сөйләшкән тавышын ишеткән. Башта ике кеше генә дип уйлаган, аннары җиде кеше килеп чыккан. Әти чыккан да башта русча «Вперед!» дип кычкырган. Аннары немецча «hande hoch» дип кычкырып җибәргән, тегеләр кулларын күтәргән. Немецча күпмедер белә иде әти, әни дә немец теле укытучысы иде безнең, шулай өйрәнелгән, күрәсең. Әти ялгызы булса да, «Рота за мной, окружай немцев!» дип кычкырып җибәрүе булган — тегеләр куркыпмы, бирелгәннәр. Шулай җиде кешенең каешларын салдырып, аларны бер-берсенә бәйләп, берничә чакрым НКВД пунктына илткән. Анда «капитан Афзал Шамовтан җиде хәрби тоткын кеше кабул ителде» дип документ биргәннәр. Әле бөтенесе обер-лейтенантлар булган.
1944 елның 21 июлендә «Кызыл Татарстан» газетасында Абдулла Әхмәтнең әтинең шушы батырлыгы турында «Уйламаганда» исеме астында язмасы чыккан. Абдулла Әхмәт шул ук фронтта тәрҗемәче булган.
Фронт газетасында Афзал Шамовның 600дән артык язмасы чыккан
Әлфия Шамова әле басылырга өлгермәгән «Ут эчендә туган матбугат» китабы да фронт газеталарына нигезләнеп язылганын әйтте. Бөек Ватан сугышында бөтен СССРда 64 милли фронт газетасы чыккан. Аларның уналтысы 20 фронтта татар телендә дөнья күргән. Алар 1942 елның июлендә басылып чыга башлый.
— Төньяк-көнбатыш фронтта беренче газета «Ватан өчен» дип аталган, аннары әти эшләгән «Алга, дошман өстенә!» татар газетасы. Өченче газета Воронеж һәм беренче Украина фронтларында «Ватан намусы өчен» дип атала һәм башкалар. Газетада барлыгы дүрт кеше эшли — рус газетасының гына баш мөхәррире булган, милли газетада аның урынбасары эшләгән, ул алгы сафларга чыкмый. Икенче ставкада — хәрби корреспондент, ул кимендә ике атнага, я айга бер командировкага чыга. Кайтып, биш көннән тагын чыгып китәләр. Кыска мәкаләләрне, зарисовкаларны, кыска репортажларны телеграф яки хәрби телефон аша җибәргәннәр дә, кайткач кына зур язмаларны редакцияләрдә эшләгәннәр.
Бөек Ватан сугышы елларында фронт газетасында Афзал Шамовның 600дән артык язмасы чыккан дип санадым. Гази Кашшаф 1971 елда университетта татфакта доцент булганда әтинең бер айда 60тан артык язмасы чыкканы турында язган булган. Әти бит фронт газетасында 1943 елдан 1946 елның апрель уртасына кадәр эшләгән. Өч ел ярымга якын, — дип сөйләде Әлфия апа.
«Алга, дошман өстенә!» газетасының соңгы саны 1945 елның 5 июнендә чыга. Бөек Ватан сугышы тәмамланып, Казанда бер атна торгач, Афзал Шамов япон сугышына юл ала. Башта Читага җибәргәннәр, аннары Байкал аръягы фронтларына чыкканнар.
Анда Шамов «Суворовча кысрыклау» газетасында хәрби корреспондент һәм җаваплы сәркатип була. Алар Читадан алып, Монголия таулары аркылы Манчжуриягә килеп җитәләр. Сугышны Чанчуньда тәмамлыйлар. Афзал Шамов Мукден, Харбин һәм башка берничә шәһәрне уза. 1946 елның 30 апрелендә туган ягына кайта.
«Әтинең бөтен хатлары оптимистик рухта булган»
Шунысын билгеләп узарга кирәк: Афзал Шамов фидакарь күңелле, кыю, курку белмәс ир-ат булган дип нәтиҗә ясарга була. Командировкалардан кайтып, бүтән бармый калучылар да булган, ә ул үз теләге, ихтыяры белән янып йөргән. Әңгәмәдәш тә Афзал Шамовның оптимистик кеше булганын әйтте. «1944 елның октябрендә Германиядән язучыларга язылган хатларында да аның: „Мин Германия буйлап, алдынгы частьлар белән беренче рәтләрдә барам. Кояш Мәскәү ягында чыга, без җиңәбез“, — кебегрәк сүзләре булган. Әтинең бөтен хатлары оптимистик рухта, чөнки сугышта оптимистлыктан башка булмый», — ди Әлфия апа.
— Әти фронтка дүрт баласын калдырып киткән. Язучыларның күбесе Обкомнан ике айга командировкага киткән, аннары кайтканнар. Әйтик, Мирсәй Әмирнең бер генә баласы булса да, ул калмаган, кайткан, ә Шамов үзе теләп калган. Әти алар арасында иң олысы булган. Ул 1901 елгы, башкалар нигездә 1907 елгы. Алар әле чакырылыш яшендә булган, әти инде 1941 елда ук призывка кертелмәгән. Призыв башта — 35, аннары 40 яшькә кадәр, ә әтинең яше 40тан узган булган, ягъни бармыйча да кала алган. Ә яшьрәкләр мәҗбүри барырга тиеш булганнар.
Әтинең әле бронясы да булган. 1938 елда Язучылар берлеге идарәсен сайлаганда, Муса Җәлил рәис, әти аның урынбасары булган. Муса Җәлил Армиягә киткәч, әти Язучылар берлеге рәисе булып калган. Рәис буларак бронясы булса да, фронтка үзе теләп киткән, — дип сөйләде Әлфия ханым.
Хәрби корреспондентлар язмышы…
Афзал Шамовтан тыш, тагын егермеләп язучы хәрби корреспондент булган. Болар Хатыйп Госман, Шәрәф Мөдәррис, Шәйхи Маннур, Абдулла Әхмәт, Әхмәт Ерикәй, Гали Хуҗи, Әхмәт Юныс, Риза Ишморат, Мөхәммәт Садри, Госман Бакиров, Ибраһим Гази, Әхмәт Фәйзи, Габдрахман Әпсәләмов, Гыйз-әл-Габид, Мәхмүд Максуд, Гариф Галиев, Гамир Насрый, Гадел Кутуй, Мөнир Мазунов. Болардан тыш биш язучы — Гомәр Бәширов, Фатих Хөсни, Мирсәй Әмир, Хәсән Хәйри, Газиз Иделле һәм рәссам Байназар Әлмәнов фронт газеталарында ике айлык иҗади командировкада була.
— Фронт газеталарында Шәрәф Мөдәррис, Гали Хуҗи, Мөхәммәт Садриның бик күп шигырьләре чыккан. 1942 елда «Ватан өчен» газетасының беренче саннарында Хатыйп Госман шигырьләре, очерклары да басылган. Шәйхи Маннур фронт газетасында 1942-1943 елларда эшләгән.
Ни кызганыч, кайбер язучылар, шагыйрьләр фронтта яу кырында һәлак булган. Муса Җәлил Волхов фронтында икенче удар армиясенең «Батырлык өчен» газетасында эшләгән. 1942 елның апрелендә генә эшли башлаган, 26 июньдә тоткынлыкка эләккән.
Җиңү көненә нибары унбиш көн кала, 1945 елның 23 апрелендә, Австрияне азат итү өчен барган соңгы сугышларның берсендә Совет Армиясе подполковнигы, шагыйрь Нур Баян батырларча һәлак була.
Гадел Кутуй 1944 елның сентябрь ахырында «Кызыл Армия» газетасына эшкә килә. Газета ноябрьдән чыга башлый. Әлфия Шамова Гадел Кутуй турында да сөйләп үтте.
— Ул әти кебек алгы сафларда бик күп йөргән. Сөяк туберкулезы авыруыннан үлгән. Армиядә 1935 елларда ук булган аның бу авыруы. Аның «элек тә минем аяклар авырта иде» дигән истәлеге бар. Гадел Кутуй беренче тапкыр госпитальгә 1945 елның 12 апрелендә эләккән. Польшаның Згеж шәһәрендә 1945 елның 16 июнендә үлгән. Аны бер госпитальдән икенчесенә йөрткәннәр. Үпкәләре чиста булган, сөякләрендә туберкулез икәнен аңламаганнар. Ибраһим Гази да аның үлеме турында: «Без дә белмәдек, үзе дә белмәде, ике айда янып үлде», — дип яза. Ибраһим Гази да, Гариф Галиев тә шул фронт газетасында эшләгәннәр.
«Ут эчендә туган матбугат» китабы коронавирус таралу сәбәпле чыкмый кала
Әлфия Шамова китапның 30 ел элек языла башлаганын әйтте.
— Әти үлгәч, аның өстәл тармасында 1989 елгы СССР журналистлары бюллетенен алып карадым, шунда әтинең цитатасын күрдем.
«Еллар үтәр, тарихчылар безнең газетабызның саргайган битләрен дулкынланып актарыр һәм хәрби корреспондентларыбызның иң кечкенә генә хәбәрләрен укып та:
— Нинди изге, нинди бөек эш эшләгәннәр! – дип, аларның исемнәрен бик зур хөрмәтбелән телгә алыр», — дип язып калдырган ул.
Шулай итеп, фронт газеталарын актара башладым. Башта әти эшләгәнен, аннары калганнарын. Бу китап язу эше шулай башланган иде. Редакциядә ул 2014 елдан бирле ята инде, Президентка язгач кына финанслана башлады. Мин 2015 елда чыгармы дип уйлаган идем, чыкмый калды, ул вакытта да яңа материаллар белән тулыландырырга туры килгән иде. Ул бер меңнән артык бит иде. Аннары аны 350 биткә кыскартырга куштылар. Мартта гына кыскарта башлагач, коронавирус таралганчы өлгерә алмый калдык, юкса җитешеп булыр иде, — диде Әлфия Шамова.
Китапның кереш сүзендә мондый юллар бар:
«Татар телендәге фронт газеталарының бишесе генә — «Ватан өчен», «Ватан өчен сугышка», «Фронт хакыйкате», «Кызыл Армия», «Сталин сугышчысы» — поезд типографияләрендә басыла. Калганнарның редакцияләре гадәттә дүрт машинага төялеп йөри һәм беренче фронттагы алгы позициядән күп булса 6-10 чакрым ераклыкта гына урнаша. Бу машиналарда җыю, стереотиплау, ротация һәм цинкография белән басу җайланмалары, күчермә электр станциясе монтажлана. Һәр газетаның үз радиостанциясе була: әдәби хезмәткәр-тәрҗемәче эфирдан радио дулкыннары аша барлык фронтлардан алынган иң соңгы хәбәрләр, фронтлардагы уңышлар турындагы мәгълүматлар, Верховный Башкомандующий приказларын, документларын, докладларын, чыгышларын, СССР Верховный Советы Президиумы Указларын, Совинформбюросының оператив сводкаларын кабул итә. Бу яңалыклар тиз арада татар теленә тәрҗемә ителә һәм шундук газета битләрендә дөнья күрә.
Татар язучылары һәм журналистлары фронт газеталарын беренче саныннан ук дубляжсыз чыгара башлый. Газеталарның һәр санында «Соңгы сәгатьтә», «Безнең фронтта», «Һөҗүм сугышы геройларына дан!», «Безнең фронт геройлары», «Татар халкының данлыклы уллары», «Советлар Союзында», «Татарстанда», «Чит илләрдә», «Кызылармеецлар тормышыннан», «Фронтовиклар иҗаты», «Җырлап алыйк әле», «Гармонь көенә» рубрикалары астында сугышчан районнардан яңа хәбәрләр, анда төшерелгән фоторәсемнәр, фронт батырлары турында репортажлар, очерк һәм мәкаләләр басыла.
Бөек Ватан сугышы чорында фронтта чыккан татар газеталары, окопларда яшәп иҗат иткән мәшһүр язучыларыбыз совет илен Гитлер фашистларыннан азат итү өчен көчен кызганмаган, алар сугышның бөтен сынауларын үтеп, үзләренең гражданлык бурычларын Ватан алдында намус белән үтәгәннәр. Бөек Җиңү көнен якынайтуда аларның сугышчан хезмәтләре иң югары бәягә лаек!» — ди ул.
Афзал Шамовның төп бүләкләре — икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, «Сугышчан казанышлары өчен», «Кенигсбергны алган өчен», «Германияне җиңү өчен», «Японияне җиңү өчен» медальләре. Кызы аның барлыгы дүрт ордены, уналты медале булганын әйтте.
Афзал Шамовның биш баласыннан Әлфия апа бүген үзе генә исән. Алты оныгы, ун оныкчыгы, хәтта оныкларының дүрт оныгы бар.
Язучы 1901 елның 4 мартында элекке Казан губернасының Зөя өязе (хәзерге Татарстанның Яшел Үзән районы) Татар Танае авылында хәлле крестьян гаиләсендә туган.
Казанның Касыймия мәдрәсәсендә белем алган Афзал Шамов 1922-1925 елларда Казан дәүләт университетырабфагында укый. 1926 елда Беренче Мәскәү университетының әдәбият һәм сәнгать факультетына укырга керә.
Афзал Шамов — татар әдәбиятында, иң беренче чиратта, оригиналь проза әсәрләре: хикәяләр һәм повестьлар авторы буларак танылган язучы. Аның егерменче еллар татар авылы тормышына багышланган "Рәүфә" (1926), гражданнар сугышы чоры героикасына бәйле "Днепр буенда" (1927), "Бер мәхәббәт турында" (1933), совет тормышы шартларында гаилә кору һәм башка әхлакый мәсьәләләрне яктырткан "Ана" (1933), "Госпитальдә" (1938), "Туйда" (1938) кебек повесть һәм хикәяләре егерменче-утызынчы еллардагы татар әдәбиятының сәнгатьчә югары дәрәҗәдә эшләнгән матур үрнәкләре булып саналалар. Ул язган хикәяләр урыс, венгер, казак, чуаш, башкорт һәм башка телләргә тәрҗемә ителәләр.
Бөек Ватан сугышы чорындагы шәхси батырлыклары һәм әдәби иҗат өлкәсендәге хезмәтләре өчен А. Шамов Кызыл Йолдыз (1944), Хезмәт Кызыл Байрагы (1957), Октябрь Революциясе (1971) орденнары һәм уннан артык медаль белән бүләкләнгән.
Әфзалетдин Шамов 1990 елның 19 гыйнварында вафат була.