Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Импорт булмагач, аяксыз калмабызмы: Татарстанда чит ил протезларына алмаш табылды

Татарстан, Идел буе округында беренчеләрдән булып, Россия протезларын киңкүләм куллана башлаган. Үзебезнең илдә дә оча-бот сөяге, тезләрнең таушалган буыннарын алмаштырырлык яхшы сыйфатлы протезлар җитештерәләр икән. Моңарчы файдаланылган Америка һәм Швейцария протезларыннан һич тә ким түгел, ди табиблар.

news_top_970_100
Импорт булмагач, аяксыз калмабызмы: Татарстанда чит ил протезларына алмаш табылды
Гөлнар Гарифуллина

Республика клиник хастаханәсендә, Курганнан килгән тәҗрибәле хирург Андрей Каминский җитәкчелегендә, 73 яшьлек Нурлат кешесенең оча-бот сөяге буынын алмаштырдылар. Операция ике сәгатьтән артык дәвам итте. Бу операция Татарстан табиблары өчен мастер-класс булды.

Россиядә җитештерелгән протезлар чит илнекеннән калышмый, ди табиблар. Алар заманча технологияләр нигезендә ясала. Термоводород һәм вакуум ион-плама эшкәртмәсе аша уза. Чыдам титан эретмәсеннән эшләнгән имплантлар кимендә 25 еллап хезмәт итә ала. 

Безнең бурыч – Мәскәү заводында ясалган Россия эндопротезын киң кулланышка чыгару. Аны урнаштыруның үзенчәлекләрен сезнең табиблар белән өйрәнәчәкбез, - диде Курганның сөяк-буын хирургиясе клиникасы җитәкчесе Каминский.

Операция бүлмәсенә кердек. Шактый гына үзенчәлекле, сөяк көйгәнрәк ис. Нурлат абзые белән бер-ике кәлимә сүз алышыйк дигән идек тә...Кая анда, ботыңа шак-шок чүкеч белән бәреп торганда, сөйләшәсе килә торган түгелдер. Җитмәсә, яныңда бер көтү хирург һәм журналистлар. Мастер-класс булгач, сөйләшә-сөйләшә эшлиләр- Каминский табибларга бот буыны урынына протез кую серләрен аңлата. Шул вакытта, операция урынына гына ясала торган наркозга караганда, сине вакытлыча тирән йоклатып торган гомуми наркоз яхшырак түгелме икән, дигән уй килде.

"Авыр эш аякларны бетергән"

Лаеш районы Габиш авылыннан Гөлнур Ибраһимовага әле ике көн элек эндопротезлау (органны алыштыру) операциясен ясаганнар.

Яшьлектән гел авыр эштә: фермада да, кошчылык фабрикасында тавык суюда да, тавык караучы булып та эшләдем... Соңгы вакытларда балалар бакчасында кече тәрбияче, җыештыручы. Менә шул гел аяк өсте эш тезләрне бетергәндер инде. Яраттым шул авыр эшне, беркайчан курыкмадым.

Берзаман йөрү бөтенләй кыенлашты, тезем кадап-кадап авыртты – баскач, тез ычкынып китәр төсле иде. Операция кирәклеген күптән әйтеп килделәр инде. Хосусый клиникаларга да йөрдем, уколлар да алдым - файдасын күрмәдем. Ахыр чиктә РКБ га килеп, хирурглар белән сөйләштем. "Апа, сезгә чиратка басарга кирәк, эндопротезлау барыбер кирәк булачак", диделәр. Каршы килмәдем - чиратка бастым. 

Ике ел көткән арада, төрлечә булды: көне-көне белән тез ычкынып та китә, көне-көне белән биеп тә алдым. Төрле чакларым булды – чаба-чаба йөргән дә, туктап калып, аяксыз калып яткан чаклар да. Хәлемне җиңеләйтәм дип, уколлар, плазма алдым, шуннан соң әзрәк йөри башладым.

Операция уңышлы булды, диделәр. Операция ясаучы егетләргә Аллаһының рәхмәтләре яусын. Операциядә берни сизмәдем, яшь егетләр белән сөйләшеп, шаярып узды ул, әле җырлар да җырламакчы идек. Аякка гына ясалган наркоз булса да, бернинди ят тавышлар да куркытмады. Кызлар да "операциядән елмаеп чыктың", диделәр. Бераздан гына бераз авыррак булып алды - кан басымы төште, шикәр күтәрелде, калтыратып та алды.

Табиблар, шәфкать туташлары гел хәлне белеп, карап кына торалар. Даруын да, уколын да бирәләр, әле бәйләүләрне алыштырдылар, - дип сөйләде Гөлнур апа хәл-әхвәлләрен.

Әле киләчәктә үз аякларында йөгертеп йөрерлек яңа буынга ия булган Гөлнур апаны  өендә ике кызы, кияүләре, дүрт оныгы зарыгып көтә.

Фото: © Гөлнар Гарифуллина 

"Элегрәк чит ил протезлары 90 процент тәшкил итә иде"

Татарстанның штаттан тыш баш травматолог-ортопеды Владимир Беляков әйтүенчә, буыннар протезлау –ортопедик операцияләр арасында иң еш очрый торганнар исәбендә. Россиядә оча-бот буыннарын протезлау буенча елына 100 меңләп операция үткәрелә. Бу сан елдан-ел 10-15 процентка артачак, чөнки уртача гомер озынлыгы арта. Димәк, буыннар алмаштыру операцияләренә мохтаҗлык зур булачак, дип фаразлый табиблар.

Элегрәк чит ил протезлары 90 процент тәшкил итә иде, шуңа күрә пациентлар буын имплантларыннан мәхрүм калырга да мөмкин иде. Бүген андый куркыныч юк. Россия җитештерүчеләре, санкцияләр аркасында бушап калган базарны безнең протезлар белән тутырырга әзер, диделәр. Бүген эндопротезлар барлык дөнья таләпләренә җавап бирә – заманча материалдан эшләнә, чыдам, аллергия чыгармый. Эндопротезның барлык өлешләре Россиядә җитештерелә. Импортка бәйлелек юк, - дип ышандырды Беляков.

Фото: © Гөлнар Гарифуллина 

Травматолог сүзләренчә, Россия протезлары кулланылган операцияләр дүрт ел элек тә ясалган, ләкин мондый күләмдәгесе беренче тапкыр. Дүрт ел эчендә "яңа буын"лы авырулардан бер зарлану да килмәгән. "Бөтенесе йөри, канәгать", - ди Беляков.

Татарстанда оча-бот буынын протезлау буенча елына ике меңләп, тез буынын алмаштыру буенча өч меңнән артык операция башкарыла икән. Дүрт меңләп кеше чират көтә. Тез буыннары таушалганнарга протезларны кайчак хәтта ике еллап көтәргә туры килгән. Чират мөмкин кадәр тизрәк барсын өчен, Россия белгечләренә җитештерү күләмнәрен күпкә арттыру өчен тырышырга туры киләчәк. Шул очракта, чит илгә бәйлелек тулысынча юкка чыгар дип ышанырга була. "Якындагы ике-өч елда чиратны тулысынча бетерербез, мөгаен", - дип ышана Беляков.

Фото: © Гөлнар Гарифуллина 

Мәскәүдәге медицина эшләнмәләре заводы производство куәтләрен арттырырга ниятли. Бу импортка бәйлелектән коткарачак. 

Безнең заводның тарихы 60 елга якын. Соңгы елларда РФ Сәнәгать министрлыгы ярдәме белән тулы реконструкция уздырдык. Эндопротезлар Европа дәрәҗәсендәге медицина эшләнмәсе. Безнең протезларга ихтыяҗ зур. Операциядән соң алар яшәү рәвешен күпкә яхшыртыр дип ышанабыз, - диде “ЦИТО” предприятиесенең сату бүлеге башлыгы Андрей Черников. 

Россия базарына бүген завод травматология, хирургия, ортопедия өчен 500 дән артык төр медицина эшләнмәсе чыгара. 

Без производствода куллана торган металл Россиядә чыгарыла. Бу титан эретмәсе һәм тутыкмый торган корыч. Аена 50 мең данә медицина эшләнмәсе ясый идек, хәзер 150 меңләп эшләнмә чыгарырга ниятлибез. Бу эндопротезлар компонентлары, төрле имплантлар, - диде Черников.

Күптән түгел буыннар алмаштыру өчен кулланылган импорт протезлары 90 процент тәшкил иткән. Табиблар аларга алмашка Россия протезлары да җитәрлек булыр дип өметләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100