Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Теттереп татарча җырлап утыра» – Татарча җыр яздырган башкорт җырчысын сүгәләр

news_top_970_100
«Теттереп татарча җырлап утыра» – Татарча җыр яздырган башкорт җырчысын сүгәләр

Башкортстанның атказанган артисты Раил Өметбаев татар телендә бик матур «Кайтарыгыз авылыма гармун тавышын» дигән җыр яздырган. Аның көен һәм сүзләрен Ирек Галимов иҗат иткән. Артист җырны социаль челтәрләргә куйды, «Роксана» радиосына әйләнешкә дә биргән.

Моңа кадәр язылучыларыннан артык тәнкыйть cүзләре ишетмәгән җырчы, бу посты янында хейтерларының көчле басымына юлыккан. Күпләр башкорт егетенең татарча җырлавын ошатмаганнар.

«Матур җыр, чит телдә җырлама»;

«Син – башкорт! Кайда башкортча версия?»;

«Бер Раил Өметбаев бар иде башкортча җырлаган. Ул да татарча теттереп җырлап утыра»;

«Сез бит – башкорт! Нигә әле башкортча җырламаска? Татар теле сезгә бөтенләй килешми», – дип язалар аңа.

Үзен тәнкыйтьләүчеләргә җавап итепме, алдагы постында Раил җырның башкортча версиясе дә булуын күрсәтә.

Узган ел җырчы «Интертат»ка «иҗатта үсү өчен» Казанга күченергә җыенуы хакында сөйләгән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100