Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Теш сызлавын ничек басарга?

Эх, бу тешнең сызлаулары! Электән әби-бабаларыбыз бик ачуны чыгарган кешегә "Тешең сызласын!" - дип әйтә торган булган. Юкка түгел бит! Үзәкләргә үтеп, тәннең бөтен күзәнәкләренә төшеп, “кирәкне биреп” җәфалый ул теш сызлавы. Табибка барып җиткәнче ничек авыртуны басып торырга, иртәнгә кадәр ничек чыдарга дигән сорау һәркемне борчырга мөмкин. Бу өлкәдә 40 еллык эш тәҗрибәсе булган теш табибы Максут Хабибрахмановтан файдалы киңәшләрен укыгыз.

news_top_970_100
Теш сызлавын ничек басарга?
  • Теш борчый башлауга иң элек чәй содасы яки тоз кушылган (1 стаканга 1 чәй калагы) җылымса су белән авыз эчен яхшылап чайкагыз. Еш кына тешләр арасына кереп калган ризык калдыклары ялкынсынып шешкән теш нервасына басым ясый һәм авыртуны тагын да көчәйтә;

  • Авыз эчен ромашка, эвкалипт, шалфей, бөтнек төнәтмәләре белән чайкауның да файдасы бар;

  • Аякларыгызны җылыда тотыгыз. Алар туңды исә, сызлау көчәя;

  • Теш сызлавын басучы түбәндәге препаратлар: ибупрофен, нурофен кебек дарулар һәркемнең өй аптечкасында бар дип уйлыйм. Зурлар өчен 1 төймә ибупрофен, 3 сәгатьтән соң 1 төймә парацетамол, тагын 3 сәгатьтән соң шундый ук эзлеклелектә бу даруларны куллану авыртуны бик тиз баса. Аларны кулланыр алдыннан, аермачык, авыруның яшен, организмының аллергияга каршы торучанлыгын исәпкә алырга кирәк. Ибупрофенны, мәсәлән, ашказаны авыру кешеләргә кулланырга ярамый;

  • Теш табибына барырга 3 сәгать кала дару кулланмаска тырышыгыз. Бу табибка дөрес диагноз куярга булышачак;

  • Дару төймәләрен су белән эчеп җибәрегез. Аларны авырткан тешкә куюның файдасы юк. Алай эшләгәндә ялкынсынган тешкә инфекция эләгергә мөмкин;

  • Табиб күрсәтмәсеннән башка һәртөрле антибиотиклар куллану тыела;

  • Ялкынсынган тешкә җылыткыч компресслар куярга ярамый. Чөнки җылыту ялкынсынуны көчәйтә. Бу очракта, авырткан яңакка салкын боз кисәге куеп 10-15 минут тоту файдалырак;

  • Теш дәвалау кабинетында курку хисен киметү өчен тынычландыру чаралары күрергә, пион, валериан төнәтмәләре эчәргә мөмкин;

  • Теш алдыру алдыннан берәр сәгать алдан парацетамол яки ибупрофен даруын эчеп куйсаң, анестезия уколының тәэсире көчлерәк, дәвамлырак була;

<~>

    Халык медицинасында теш сызлавын басучы чараларның иң нәтиҗәлеләре:

    • Пихта, камфора, канәфер мае яки чәй агачының маена зур булмаган мамык яки марляны манчып алырга һәм 15 минутка сызлаган тешкә куярга;

    • Эвкалипт, валериан яки прополисның спиртлы төнәтмәсе шулай ук сызлауны басу сәләтенә ия. Аны, шулай ук, мамыкка манчып авырткан тешкә куялар. Әгәр сездә пластинкалы прополис бар икән, аны пломба куйган кебек авырту тешнең тишегенә сылап куегыз. Прополис – бик үзенчәлекле матдә. Ул ялкынсынуны басып кына калмый, авыру йоктырган микроорганизмнарны да юк итә.

    Менә шундый гади генә киңәшләр, кирәк вакытта көчле бер авыртуны басып торырга булышыр. Тик, кызганыч, вакытлыча гына. Мөмкинлек чыгу белән, тиз арада, табибка мөрәҗәгать итү кирәк. Ә иң мөһиме, авыртса-авыртмаса да елга ике тапкыр теш табибына барып күренү. Тешләрне көндәлек чистарту чараларын үтәү генә түгел, ашаганнан соң авызны чайкауны да гадәткә кертергә онытмагыз. Заманча препаратлар: авыртуны басучы, дәвалаучы чаралар хәзер һәркемгә табиб креслосына курыкмыйча кереп утырырга мөмкинлек бирә.



    Комментарийлар (0)
    Калган символлар:
    news_right_column_1_240_400
    news_right_column_2_240_400
    news_right_column_3_240_400
    news_bot_970_100