Терлек азыгын әзерләү серләре яки сыер ярата торган «казылыкны» ничек ясарга?
Саба районы Килдебәк һәм Туктар авыллары арасындагы басуда гигант суалчанга охшаган әйбер күрсәгез, гаҗәпләнмәгез. Ул — мал-туар өчен әзерләнгән «казылык». Аны ясау өчен күп ингредиент та кирәкми, бары тик сенаж таләп ителә. Малларга азык әзерләү процессы ничек оештырылган?
Татарстан хуҗалыклары терлек азыгы булдыру белән мәшгуль. Саба районы басуларында сенаж әзерләү бик актив бара.
Бер көн алдан гына бик нык яңгырлар яуса да, кырда тракторлар эшли иде. Алар чабылган үләнне җыеп, пресслап йөриләр. Нәтиҗәдә, бер төргәк сенаж барлыкка килә. Бер трактор ул төргәкләрне икенче тракторның арбасына җыеп бара. Урман буендагы юл белән басуга барганда бер буй булып сузылып яткан юан ак төргәкне күрдем. Тәне буыннарга бүлгәләнгән симез зур суалчанны хәтерләтә иде ул. Аның янында тагын берсе ята, тик кыскарак. Озынының икенче башы бер җайланмага тоташкан. «Суалчанның» һәр бүлеме — бер сенаж төргәге, ә машина сенажны полиэтилен пленкага урау өчен кулланыла. Бу басудагы сенаж шулай саклана.
«Сенажны полиэтиленга төргәкләү процессын үзебезчә „колбаса ясау“ дип йөртәбез»
Печәннең сенаждан төп аермасы — үләннең дымлылыгы. Печәндә дымлылык 25-30 процент булса, сенажның дымлылыгы 50-55 процентны тәшкил итә. Дымлылык күрсәткече шул саннарга туры килгәндә генә сенаж туклыклы матдәләргә бай була. Шуның өчен кырда җыелган сенаж төргәкләрен озак вакытка һавада калдыру тыела.
«Юлбат» хуҗалыгының Килдебәк бүлекчәсе җитәкчесе Хәлим Касыймов сенаж әзерләү нечкәлекләре белән таныштырды:
«Бер сенаж төргәген дә төнгә кырда калдырырга ярамый. Сенаж үзлеген югалтмасын өчен, аны җыйгач ук махсус полиэтилен пленкага төреп куярга кирәк. Үлән массасын пленкага урау өчен махсус машина кулланыла. Сенажны полиэтиленга төргәкләү процессын үзебезчә «колбаса ясау» дип йөртәбез. Пленкага уралган сенаж бер үзгәрешсез ике-өч ел саклана ала.
Элек тә сенажны төреп сакладык, тик барысын бергә җыймый идек. Һәр сенаж төргәге, аерым-аерым төрелеп, өемнәргә җыела иде. Ул очракта өемгә җыйганда да, малларга алып кайтканда да полиэтиленга механик зарар килә иде. Һава керсә, сенажның сыйфаты начар була һәм соңыннан күгәрә башлый. Аерым төргәкләүгә караганда болай төргәкләү очсызрак та була. Печәнне дә шулай төргәкләп саклап була, тик ул бик кыйммәткә чыга.
Әле икенче ел гына яңа төрү ысулын кулланабыз. Бу уралган сенаж кыш буена кырда кала, ул бернинди үзгәреш тә кичерми. Узган елны 278 тонна төрелгән сенаж әзерләдек, ул бу елга кадәр бер үзгәрешсез сакланды. Полиэтилен аша су да керми, тычкан да тими. Тычканнар яратмый ул полиэтиленны. Пленка берничә кат нык итеп урала, аны бармак белән генә тишеп булмый. Механик зарарлану нәтиҗәсендә тишелгән очракта ул урынга шул ук пленкадан ямау салына, ябыштырып кына куясы.
«Үсемлекләрне күңел белән тоеп торырга кирәк»
Сенаж кирәк булганда, кисеп алып кайтабыз, пленканы пычак белән кисеп тә була. 210 баш малга бер атнага алты рулон сенаж кирәк, бер рулон сенажның массасы, гадәттә, алты центнер була.
Малларны ел дәвамында бертөрле азык белән тукландыру бик мөһим. Сенажның сыйфаты сөтнең һәм итнең сыйфатында чагыла. Сыер сыйфатлы сенаж ашаса, сөтне күп бирә һәм ул майлы була. Шуның өчен ел дәвамына җитәрлек сенаж ясарга тырышабыз.
Сыйфатлы азык ясау өчен үсемлекләрне күңел белән тоеп торырга, үсемлектәге һәр үзгәрешне, үсү процессын күзәтергә кирәк. Аның өчен үз хезмәтеңне ярату мөһим. Балачактан сеңә ул тоемлау, чөнки басуларда башкаларның җирне яратып эшләүләрен күреп үстек», — дип сөйләде Хәлим Касыймов.
Ул «колбаса» ничек барлыкка килә?
Кырдагы прессланган сенаж төргәкләрен трактор җыеп алып килә һәм икенче трактор махсус «кулы» белән эләктереп ала да, пленкага урый торган машинага куя. Ул машина ян як дивары булмаган тәбәнәк арбаны хәтерләтә. Арбаның өске чикләрен билгели торган дугасы бар, дуганың ике ягына урый торган полиэтилен төргәге урнаштырылган.
Трактор үлән массасын шул арбага урнаштыргач, аскы механизм аны алдагы төргәк янынарак күчереп куя. Сенаж берничә кат пленка белән урала. Төргәкләү машинасы янында бер яшьрәк егет басып тора, ул барысын да тикшерә, карый. Ураган вакытта пленка өзелергә мөмкин, ул очракта машинаны туктатып, яңадан ялгап җибәрәләр. Бер тапкыр куелган полиэтилен 36 төргәк сенажны урауга җитә. Машина 1,4 метр диаметрлы сенаж төргәген полиэтилен пленка белән урауга җайланган.
Бер «колбасага» 150 сенаж төргәген урыйлар. Ул чик түгел, аннан да күбрәк урарга була икән, бары тик бик озынга китә, бер сенаж төргәгенең буе - метр ярым. Кулланылган полиэтиленны теләсә кая ташларга ярамый. Ул тиз генә таркалмый, шуның өчен аны җыеп баралар һәм махсус урынга тапшыралар.
Сенажны полиэтилен пленкага төрү машинасы чит илдән түгел, Пермь өлкәсеннән кайтарылган.
Юл буендагы кырларда печән өемнәре барлыкка килгәч, машинада узып баручылар да, туктап фотога төшәләр. «Сенаж төргәкләре янына басып фотога төшүчеләр булды. Печән өстендә йөргән кебек, полиэтилен пленкага төрелгән сенаж өстендә йөреп булмый. Бигрәк тә кызлар үкчәле аяк киеменнән менеп китсәләр, тишеп бетерерләр иде», — дип көлеп куйды Хәлим Касыймов.