Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Теркәлмәгән йорт яки ипотекасы түләнеп бетмәгән фатирны сатарга буламы?

Татарстан Республикасы риэлторлар гильдиясе президенты Андрей Савельев җавап бирә.

news_top_970_100
Теркәлмәгән йорт яки ипотекасы түләнеп бетмәгән фатирны сатарга буламы?

Теркәлмәгән йортны сатып булмый. Сату-алу килешүе төзү өчен, объектка милек хокукын теркәү кирәк, шуннан гына йортны сатарга мөмкин. Бу закон белән регламентланган. Ә ипотекасы түләнмәгән фатирны сатарга мөмкин, ләкин төп мәсьәлә исәп-хисапларның ничек барачагында. Күптән түгел кайбер банкларда шундый программа барлыкка килде: банктан башка банкта залогта булган фатирны сатып алу өчен кредит алырга була. Ягъни, сез кредит ала торган банк түләнмәгән ипотеканы каплый, ә калган сумманы сатучыга күчерәләр, һәм фатир сезнең залогка күчә. Билгеле, бу катлаулы килешү, ләкин закон тарафыннан тыелмый. Сезгә, һичшиксез, белгеч хезмәте кирәк булачак. Моны мөстәкыйль эшләү проблемалы.

Залогта булган фатирны сатып алуның үз финанс рисклары бар. Әйтик, сез беренчел взнос кертеп, сатучы аны банкка бурычын түләүгә тотачак. Ә аннары сатучы килешү төзергә теләмәсә, суд юлында йөрергә туры килмәгәе. Шуңа күрә моны башкарып чыгуның этаплап дөрес схемаларын төзү кирәк. Бу яңа процедуралар түгел, алар күптән кулланыла. Минем күчемсез милек агентлыгында без боларны сатып алучы өчен рискларсыз эшлибез. Бердәнбер момент – суд приставлары тарафыннан фатирга арест салынган, ниндидер теркәү эшләренә тыю булырга мөмкин. Кайчак субъектка карата ниндидер тыюлар булуы бар. Еш кына бу бурычлар белән әйле. Бу очракларда сак булырга кирәк. Базар киң, тәкъдимнәр күп, мондый очракларны әйләнеп үтүең хәерлерәк.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100