news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

"Үтереп коега салганнар": Чиләбе таксисты Audi Q5 машинасын сатучы 27 яшьлек хатынны ничек үтергәнен сөйләде - видео

"Үтереп коега салганнар": Чиләбе таксисты Audi Q5 машинасын сатучы 27 яшьлек хатынны ничек үтергәнен сөйләде - видео

news_top
"Үтереп коега салганнар": Чиләбе таксисты Audi Q5 машинасын сатучы 27 яшьлек хатынны ничек үтергәнен сөйләде - видео
Екатеринбургта 10 октябрьдә югалган Ксения Каторгинаны биш көн чамасы эзләделәр. Audi Q5 машинасын сатарга җыенган хатын мәетен 15 октябрьдә таптылар. Аны үтерүдә шикләнеп Чиләбедә такси йөртүче ир-атны тоткарладылар. Яшь хатынны үтерү буенча тикшерү эксперименты видеосын Россия Тикшерү комитеты матбугат хезмәте чыгарды. Бу кадрларны "Вести" каналы күрсәтте. 



Таксист сүзләренчә, бу хатынны үтерү алдан ук планлаштырылган. Тикшерү эше барышында җинаять урынын караганнар. Канализация коллекторында Ксениянең мәете табылган. 
 
 

Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат машина хуҗасын үтерү алдан планлаштырылганын әйтә. "Машинаны талап алырга, машина йөртүчене коега ташларга", - дип сөйли Чиләбе таксисты. 

 

Ксения Каторгина 10 октябрьдә машинасын сатып алучы белән очрашырга китә. Бер тәүлектән соң аның Audi Q5 машинасын Чиләбедә табалар. Аны 500 мең сумга сатканнар. Кросовер салонында кан таплары да була.  27 яшьлек хатын мәете 15 октябрьдә иртәнге якта табыла. 



Хәзерге вакытта җинаятьтә шикләнеп өч кеше тоткарланган. Алар беркайда да эшләми, биредә яшиләр. 1977 һәм 1990 елда туган ике ир-ат, 1988 елда туган хатын кыз фотосын Тикшерү комитеты күрсәтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар