Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Өйдә нәни кызы көтә”: Audi Q5 машинасын сатарга киткән 27 яшьлек хатынны үтереп ташлаганнар

“Өйдә нәни кызы көтә”: Audi Q5 машинасын сатарга киткән 27 яшьлек хатынны үтереп ташлаганнар

news_top_970_100
“Өйдә нәни кызы көтә”: Audi Q5 машинасын сатарга киткән 27 яшьлек хатынны үтереп ташлаганнар
Екатеринбург шәһәрендә 10 октябрьдә югалган 27 яшьлек Ксения Каторгинаны биш көн чамасы эзләделәр. Бу турыда "Урал" телекомпаниясе хәбәр итте. 

Узган атнада пәнҗешәмбе көнне кич белән Ксения машинасына сатарга чыгып китә. Ул автомобильне сатып алырга теләгән кешеләр белән очрашырга тиеш була. Кыз сатып алучы белән Уралмаш территориясендә очрашырга җыена. Шул ук кичне аның телефоны җавап бирүдән туктый. Тикшерүчеләр җинаять эше ача. 

Кызны бөтен шәһәр халкы эзли. Коткаручылар һәм волонтерлар Серов тракты тирәсендәге урманнары урап чыга. Шувакиш күле яныннан да эзлиләр. 

Ксения саткан машинаны хокук саклаучылар Чиләбе алып-сатарларында таба. Автомобиль салонында кан эзләре дә була. Ксенияне эзләүчеләр могҗиза булуына ышана. Аны өендә тугыз яшьлек кызы көтеп тора, диелә телеканал хәбәрендә.

Ксенияне машина сатып алучы белән очрашуга ялгызы гына килергә күндергәннәр. Аңа бернинди куркыныч янамый дип ышандырганнар. Бу турыда "МК Челябинск" хәбәр итте.

Ул Audi автомобилен сатарга җыена. Ксения югалганнан соң машина Чиләбедә табыла. Алып-сатарлар машинаны "чит ил кешеләре" яки "чегәннәрдән" сатып алдык диләр. Сатканда машинаның бөтен документлары да була, шуңа күрә алып-сатар бернидән дә шикләнми. Ләкин криминалистлар салонда кан таплары таба. Бу тапларны кемдер сөртеп чистартырга маташкан.

Ксения машинасын сатып алырга теләгән кешеләр белән моңа кадәр дә  очраша. Ләкин очрашуларга һәрвакытта да берәр танышы белән бара. Ә соңгы тапкырда ул бер ялгызы гына китә.

"Ксюша бик мәрхәмәтле, нечкә күңелле иде", - дип сөйли аның дус кызы.

Дус кызы сүзләренчә, Ксенияне ялгызы гына килергә күндерәләр, "куркырга кирәкми" дип, танышларына да әйттермиләр. Соңрак ачыкланганча, Ксениягә бер хатын-кыз шалтырата, ул йөкле булуын әйтә, токсикозга зарлана. Шуңа күрә Ксениядән үзе килүен үтенә.

Нәкъ менә шушы хатын машинаны алып-сатарларга китереп сатуда катнашуы да ихтимал. Алып-сатарлар журналистларга һәм тикшерүчеләргә сөйләгәнчә, иномарканы сатучы кешеләрдә Ксения исеменә паспорт һәм алар белән яшь хатын-кыз була.

Ксения Audi Q5 машинасын сатып, ипотекага фатир алмакчы була. Бу турыда "Комсомольская правда" хәбәр итте. 

"Ксюша эшенә якынрак урыннан - Березовскоеда фатир аласы иде", - дип сөйли дус кызы.

"Полиция мәгълүматы буенча, Ксениянең телефоны соңгы тапкыр Шувакиша районында теркәлгән. Чиләбедә видеокүзәтү камераларын тикшерделәр. Машинаны сатканда катнашкан кыз Ксения түгел. Ләкин аларда Ксениянең паспорты, машина документлары булган", - дип сөйли Ксениянең кайнанасы Людмила Вишнякова.

Бүген Ксения Каторгинаны үтерүдә шикләнелүче өч кешене тоткарлаганнар. Бу турыда аның кайнанасына сылтама белән "Комсомольская правда" хәбәр итте.

Соңрак 27 яшьлек Ксения Каторгинаның мәете табылган дигән хәбәрләр дә чыкты. "Мәгълүмат расланды. Мәет табылды. Эчке эшләр министрлыгы раслады", - дип хәбәр итте РИА Новости.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100