Тере классик, соңгы могикан... Ренат Еникеев белән тыйнак хушлашу
Татар җәмәгатьчелеге күренекле композитор Ренат Еникеевны соңгы юлга озатты. Ул Яңа татар бистәсе зиратына җирләнде.
Символик күренеш: Казансу елгасының ике ярында бер үк вакытта татар дөньясында ике заманның күренекле вәкиленә җеназа намазы укылды. Казанның үсү һәм киңәю перспективасы булган «кварталлар» ягындагы зур стадионда бүгенге көн геройларыннан булган Ирек Миңнәхмәтовны соңгы юлга озатсалар, Казан үзәгенең затлы особнягында урнашкан Татарстан композиторлар берлеге залыннан «соңгы могикан» — 82 яшьлек күренекле композитор белән хушлаштылар. Залда язучылар, композиторлар, артистлар, музыка белгечләре… дөрес, нигездә өлкән буын вәкилләре.
Озату мәрасимен Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова алып барды. Дин әһелләре тел-теш тидермәслек озын киемнән, яулык ябынган, читектән.
Берлек рәисе Рәшит Кәлимуллин Казанга кайтып җитә алмау сәбәпле, беренче сүз Татарстан Композиторлар берлеге рәисе урынбасары, күренекле композитор Резеда Әхияровага бирелде.
Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Резеда Әхиярова: «Бик авыр бүген безгә. Бу залда аның концертлары үтә иде. Ул үзе фортепианода уйный иде. Аны яткан хәлдә күрү авыр. Аның музыкасы күңелемдә яңгырап тора. Ренат Әхмәтовичның әсәрләре татар музыка сәнгатенең алтын фондын тәшкил итә. Аны татар музыкасының тере классигы дип атый идек. Аның әсәрләре иң югары сәхнәләрдән безнең музыкаль мәдәниятебезне тәкъдим итте: СССР, РСФСР композиторлары съездларында, республика мәдәнияте декадаларында яңгырады. Мин аның музыкасының чит илләрдә ничек кабул ителүенә үзем шаһит.
Ренат Әхмәт улы музыкаль мәдәнияттә зур фигура иде. Ул Илһам Шакиров белән филармониядә эшләде, Бакый Урманченың, Әмирхан Еникиның дусты иде. Аны ХХ гасырның бөек композиторлары югары бәяләде.
Ренат Еникеев бик зур музыкаль мирас калдырды. Аның исемен мәңгеләштерү турында уйлый башларга кирәк. Композиторның Россия һәм Татарстан музыкаль дөньясында Ренат Еникеевның ролен билгеләгән, аның иҗатына яңа гасыр карашы булган монография бастырып чыгару кирәк. Анда аның Россия һәм Татарстан сәнгатендәге ролен күрсәтелергә тиеш. Казанда Ренат Еникеев исемен йөрткән урам да булсын иде — ул моңа лаек. Композитор яшәгән йортта мемориаль такта куелу эше дә ерак киләчәккә калмасын иде».
Министр Ирада Әюпова: «Рәхмәт, Резеда ханым. Без Ренат Еникеевның истәлеген мәңгеләштерү буенча оештыру эшләрен иртәгәдән үк башларбыз. Сезнең теләкләрне искә алып, барысын да тормышка ашырып чыгарга тырышырбыз».
Казан дәүләт консерваториясе ректоры, профессор Рубин Абдуллин: «Ул Мәскәү консерваториясе профессоры Генрих Литинский тәрбияләгән композиторлар плеядасыннан. Ренат Әхмәтович бик яхшы музыкаль белемгә ия иде. Аны музыкаль сәнгатьтә Сергей Прокофьев кебек титаннарның дәвамчысы дип санарга мөмкин».
Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Таҗетдинов: «Күңелгә бик авыр. Күптән түгел генә Рафаэль Сәхәбиевны озаттык, иң талантлы кешеләребез әкрен генә китеп баралар. Ренат Еникеев бик зур, талантлы шәхес иде, кайдадыр катнашып «мин-мин» дип йөрмәде. Язды да язды.
Безгә бик күп аралашырга туры килмәде. Мин Илһам Шакировның «Укыганда Ренат Еникеевларда тордым. Искиткеч гаилә», дип сөйләгәнен хәтерлим. Шуннан ук бу кешегә ихтирамым калган».
Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев: «Ренат Әхмәтович 70-80нче елларда филармония артистлары белән концертмейстер буларак та чыгышлар ясаган. Илһам Шакиров, Эмиль Җәләлетдинов һәм башкалар белән эшләгән. Мин бүген тагын бер кат аның романсларын тыңлап чыктым. Алар тирән, фәлсәфи. Иҗади җәмәгатьчелек өчен Еникеевның китеп баруы зур югалту».
Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев: «Ренат Еникеевның вафаты татар халкы өчен зур югалту. Без Ренат Еникеев, Фасил Әхмәтов, Мирсәет Яруллиннар белән аралашып яшәдек. Безнең әңгәмәләрдә иң принципиаль фикерләрне әйткән кеше Ренат Еникеев иде.
Ул шактый үҗәт, кире иде. Ул иманлы кеше булды. Ренат Еникеевның иң асыл сыйфатларының берсе — ул чын мәгънәсендә милли рухлы шәхес иде.
Бүгенге көндә татар музыкасы нинди булырга тиеш дисәләр, Салих Сәйдәшевларны әйтеп тормасак, мин соңгы буыннардан Фасил Әхмәтов, Мирсәет Яруллин, Ренат Еникеев һәм Резеда Әхиярованы әйтер идем. Ул «Соңгы могикан»нарның берсе иде.
Бу сүз мине куркыта, ул киләчәгебез юк дигән сүз. Әмма безнең яшь композиторларыбыз барлыкка килә. Алар һичшиксез Ренат Еникеевның музыкаль мирасын өйрәнеп милли музыканы сакларга тиешләр. Бүген безнең зур бурычыбыз — бакыйлыкка күчеп бара торган бөек композиторларыбызның әсәрләрен халыкка ишеттерү. Бу яктан эшебез бик күп. Радио-телевидениедән дә классик әсәрләребез бик аз яңгырый. Бүген Ренат Еникеевның әсәрләрен ишетеп тормасак, безнең киләчәгебез ничек булыр?!
Урамнар да, мемориаль такталар да кирәк, әмма иң кирәге — аларның иҗади мирасын саклап, халыкка җиткерү. Бу безнең иң зур бурычларыбызның берсе».
Композитор Әнвәр Шәрәфиев: «Безгә бик күп мәртәбәләр очрашып сөйләшергә туры килде. Ул миннән яшьрәк булса да, акыл-тәҗрибәсе белән бик югары иде. Без барыбыз да киңәш сорап Ренатка мөрәҗәгать итә торган идек. Минем аннан әсәрләрне нинди принциптан чыгып бәяләве турында сораганым булды. Ул өч принципны аерып күрсәтте: осталык, заманчалык һәм миллилек».
Халык шагыйре Зиннур Мансуров: «Без бүген татар мәдәниятенең атаклы плеядасын дәвам итүче Ренат Еникеевны соңгы юлга озатабыз. Бу затлы плеяда Солтан Габәши, Фәтхи Бурнашлар заманыннан башлана. Бу плеяда вәкилләре татар музыкасы, татар әдәбиятын, татар театрын бер дөнья итеп тойган мәшһүр затлар. Алар зур казанышларга ирешкән затлар иде. Бу традицияләрне Салих Сәйдәшевлар дәвам итте. Үзләренең бөек әсәрләре белән Нәҗип Җиһановлар, Муса Җәлилләр дәвам итте, Мансур Мозаффаровлар, Александр Ключаревлар яшәтте. Бу плеяда вәкилләре үзара аралашып, иҗатташлык итеп яшиләр иде. Ренат Еникеев шушы плеяданың таланты вәкиле, затлы Еникеевлар нәселенең мәшһүр заты иде. Ренат Еникеев исән вакытында ук классик иде».
Җеназа догаларын Ленар хәзрәт укыды. Классик музыка яңгыраган залда Коръән сүзләре яңгырады…
Гыйнвар башында композиторның хатыны Нәргиз Мөштәри вафат булган. Озату мәрасименә килүче иҗади җәмәгатьчелек бу хакта белми дә калган. Ренат Еникеев гомере буе янәшәдә булган хатынын югалтуын кичерә алмагандыр инде: ул авырып ятмыйча гына, юынып чыкканнан соң өендә егылып җан биргән. Паталогоанатомнар берьюлы инфаркт, инсульт дип диагноз куйганнар.
Ишегалдына чыгабыз. Зиратка кузгалыр алдыннан ир-атлар җеназа намазына баса.
«Бүген безнең иң өлкән композиторыбыз Әнвәр абыйның юбилее бит әле. Аңа 85 яшь. Иң өлкән композиторыбыз ул безнең», — дип аңлатып куйды читтәрәк басып торган борчулы министр Ирада Әюпова.
Күреп торам, бик күпләрнең әйтер сүзе калды. Чыгыш ясап, соңгы сүзен әйтеп калырга теләүчеләр күп иде.
Профессор Сәгыйть Хәбибуллин: «Соңгы тапкыр чәршәмбе көнне күрдем — улы белән урамнан бара иде. Соңгы вакытларда бик сөйләшергә яратты. «Мозаффаровның скрипка өчен язган концертын фортепианога эшкәрттем. Лариса Маслова өчен сонатинаны виолончельгә эшкәртәм» дия иде.
Нәргиз дөньядан киткәч өйдә бик күп мандолиналар җыелган, нишләргә икән дип мөрәҗәгать итте. Мин аның өч мандолинасын сатып алдым. Берсе — Мансур Мозаффаров мандолинасы. Аны Нәргизнең әтисенә композитор үзе биргән булган. Мансур Мозаффаров бит Салих Сәйдәшев белән «Шәрыкъ» оркестрында уйнаган танылган мандолиначы булган. Ул мандолинаны Казан консерваториясе музеена куярбыз инде.
Ренат Еникеев белән без мин студент чакта алтмышынчы елларда Ленинградта таныштык. Ул Илһам Шакиров белән килде. Ниндидер торак конторасы клубында очрашу булды. Алар бик күп классик әсәрләр башкардылар. Ул консерваториянең дусты иде. Бездәге концертларга йөрде, аның үз әсәрләреннән концертлар оештыра торган идек. Күп кенә композиторлар, дөресен әйткәндә, андый концертларга йөрмиләр. Ул йөрде. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында балконда утырырга ярата иде.
Хәзер замана башкача: пиар, менеджмент диләр. Ул бик тыйнак иде — үзен күрсәтеп йөрмәде. Без консерваториядә аның әсәрләрен өйрәнәбез, башкарабыз, шунсыз булмый».
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Георгий Ибушев: «Без Ренат абый белән бик дус булдык шөкер — ул талантлы кешеләрне ярата иде.Без аның белән урамда очраша идек. Рәхәтләнеп сөйләшә идек. Аңа аралашу җитмәгәндер. Татар мәдәниятенең бүгенге торышыннан канәгать түгел иде. Яшь композиторларның чит нәрсәләр белән шөгыльләнүен борчылып әйтә иде. Әнә, татар җырын үзгәртәбез диләр, аны үзгәртергә түгел, сакларга кирәк. Безнең нигезне какшата башладылар дип аның моңа бик эче поша иде. Безнең бит хәзер композиторлар да бик аз, җыр язам дип йөргәннәр нота белмиләр. Бу аны бик тә борчый иде.
Мин аның «Үрләрне менгәч», «Яңгыр», «Күккүк», «Изге хәбәрләр килми торганда» җырларын башкардым».
Халык шагыйре Ркаил Зәйдулла: «Ренат Еникеев затлы нәсел баласы иде: әнисе Тукай белән бер нәселдән, әтисе морза Еникеевлардан. Аралашып яшәдек. «Казан утлары» ның һәр санын укып бара иде. Урамда очраклы очраса да озаклап сөйләшеп тора идек, аның истәлекләре бик күп иде.
Ул бернәрсәгә дә битараф булмады. Без аның белән ике тапкыр Васильев иҗат йортында бергә туры килдек. Төннәр буе сөйләшеп йөри идек. Соңгы елларда бик аралашмадык.
Мин аның соңгы юбилей кичәсендә була алмадым. Казанда түгел идем. Ул юбилейны ике композиторны бергә кушып уздырдылар. Ул аңа рәнҗебрәк тә әйткәне булды инде. Шундый зур композиторның 80 яшьлек юбилее аның үз бәйрәме генә булырга тиеш иде. Аны беркем белән дә кушырга тиеш түгелләр иде. Шуны да матур итеп үткәрә белмәдек инде…»
Композитор Эльмир Низамов: «Мин Яхиннар буынын күрмәгән, мин ул буынны музыка аша гына беләм. Ә Еникеев шушы буыннан бердәнбер «тотып караган шәхес». Без исәнләшә-сөйләшә идек. Ул «Эльмир, ничек хәлләр?» дип миңа исемем белән дәште. Бу бит Еникеев үзе һәм ул мине белә дип исем китә иде. Бик зур булмаса да аның белән элемтә булды.
Менә шундый зур шәхесләр китә баргач, үз миссияңне көчлерәк тоя башлыйсың. Син үзеңнең шушы юнәлешнең дәвамы булуын аңлыйсың. Алар булганда ничектер үз җаена бара иде кебек. Ә алар киткәч, җаваплылык арта. Мин бүген шул турында уйланып тордым. Аның театрларда, филармониядә ничек эшләве турында матур сүзләр әйтелде. Мин дә бит ул узган шушы сукмаклардан йөрим дип уйлап куйдым…»
Музыка белгече Гөлназ Гыйлемҗанова: «Ренат абый Еникеевның хатыны Нәргиз апа Мөштәриләр нәселе белән бәйле. Әтисе курайчы булган дип беләм. Нәргиз апа чын мәгънәсендә татар зыялысы иде, ул бөтен гомерен Ренат Еникеевка багышлады. Ул иҗат итсен дип шартлар тудырырга тырышты, аның иҗатын пропагандалады. Авырып егылганчы соңгы елларга кадәр архивта эшләде. «Мин белгәнне башкалар белмиләр», дип энәсеннән җебенә кадәр музыкаль архивны рәтләде. Ренат абый аннан соң яши алмады инде.
Хәзер уллары турында уйларга кирәк — аның сәламәтлеге юк бит. Нәргиз апа белән Ренат абыйның бөтен кайгырганнары шул иде: «Без киткәч Надир нишләр», дияләр иде. Бу турыда Композиторлар берлеге уйлыйдыр инде, бәлки».
ххх
Озату мәрасимендә озатучыларның нигездә өлкән буын зыялылары булуы күзгә ташланды. Яшь буын вәкилләреннән композитор һәм музыкант Ильяс Камал, скрипкачы Динә Закирова, композитор Эльмир Низамов биредә иде. Кызганыч, оркестрларыбызның сәнгать җитәкчеләрен күрмәдем. Александр Сладковский да, Рөстәм Абязов та юк иде. Кызганыч… Җырчылар да аз иде. Мөнир Якупов, Георгий Ибушев, Идрис Газиев, Сәнифә Рангулова. Башкаларны күрмәдем.
Зуррак зал табарга мөмкин иде дигән фикер дә яңгырады. Бәлки… Әмма шушы затлы зал аның рухына туры килә иде кебек. Меңәрләгән түгел, йөзләп кенә кешенең озатуы да заман рухын чагылдыра. Шуңа ясалма купшыланмыйча, ничек бар шулай озатыйк. Иң мөһиме, масса түгел, ә чын йөрәге белән сызлаган затлы кешеләр иде.
Ренат Еникеев Яңа татар бистәсе зиратында әтисе кабере өстенә җирләнде. Аның әтисе 1938 елда вафат булган. Нәркиз Мөштәри дә гыйнвар аенда шул ук зиратта җирләнгән. Аның җәсәде әнисе кабере өстенә салынган. Татарның зыялы катламы бирегә күчеп барган мәлдә аларны рәттән салыр урыннар калмаган шул инде…
Моңсу бер истәлек
2017 ел. Ренат Еникеев һәм Нәргиз Мөштәри ТР Симфоник дәүләт оркестрының сәнгать җитәкчесе Александр Сладковскийның «Мин бу елларда татарча бик күп әсәрләр уйнадым. Залны „шартлатырлык“ әсәрләр юк. Бу сорау Татарстан композиторларына», дигән сүзләренә борчылу белдергәннәр иде. Чит илдә чыгыш ясап кайткан маэстро бер матбугат конференциясендә шулай дип сөйләгән иде.
«Татарның академик музыкасы, симфоник музыкасы, камера музыкасы хәзер беркайда да яңгырамый. Күңел шулкадәр теге елларга сусаган. Мансур Мозаффаров, Александр Ключарев һәм Салих Сәйдәшев минем әтинең иң якын дуслары иде. Мин балачагымда алар белән сөйләшеп үскән кеше. Алар чын татар музыкасы язалар иде. Татар фамилияле композиторлар күп ул. Әмма алар бит хәзер татар музыкасын язмый. Иң соңгы татар композиторы — Ренат Еникеев. Иң югары ноктасы», — дигән иде Нәркиз Мөштәри.
Соңгы юбилей
2017 елда танылган татар композиторы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ренат Еникеевкә 80 яшь тулды. Әмма Татарстан мәдәният министрлыгы аның аерым кичәсен үткәрү мөмкинлеген тапмады. Ренат Еникеевның юбилее икенче бер зур композитор — Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең дәүләт премиясе лауреаты Леонид Любовскийның юбилее белән берләштерелеп үткәрелде. С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында узачак концертның беренче өлеше Ренат Еникиевкә багышланса, икенче өлеше Леонид Любовский әсәрләреннән оештырылган иде. Концерт Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры катнашында узды.
Татарстан мәдәният министрлыгында министрның беренче урынбасары булып үзе дә музыка белгече булган Эльвира Камалова эшләгән еллар иде бу.
Татарстан Композиторлар берлеге җитәкчелеге: «Композиторларыбыз Ренат Еникиев һәм Леонид Любовский да, әлбәттә, аерым-аерым иҗат кичәләренә лаек сәнгатькәрләр. Ләкин финанс мәсьәләсе, ягъни акча юклык бу ике композиторның иҗатларына багышланган концертларны берләштереп оештырырга мәҗбүр итте», — дип җавап биргән иде.
«Безгә 40 минут вакыт бирделәр, шуңа сыешырлык булган өч әсәрне тәкъдим иттек», — дигән иде Ренат Еникеевның хатыны, музыка белгече Нәргиз Мөштәри юбилей концерты турында. Концертны алып баручы туташ һәр игъланында оркестрның сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский икәнлеген кабатлап торса да, концерт оркестрның икенче дирижерына тапшырылган иде — Михаил Мосенков дирижерлык итте. Бу мөнәсәбәтме, очраклылыкмы?
Концерт яхшы узган иде. «Җитәкчеләр дә котлады, дәүләт бүләкләре дә тапшырылды. Тамашачы композиторлар әсәрләрен бер тында кабул итте, котлады, зурлады. Тик әлеге дә баягы татар музыкасы концертларында, операсында, музыкаль театрларында күренә торган бер проблема бар иде: татар зыялылары концертларга йөрми. Әйтик, Казанда өч татар театрында 100дән артык татар драма артисты бар, йөзләп татар язучысы бар, җырчыларыбыз күпме — алар бу концертта булмады. Нигә безнең яшь шагыйрьләрнең берсе дә Ренат Еникеевның симфоник әсәрләрен тыңламый? Ә кайда безнең милләт, фидакарьлек дип йөри торган журналистларыбыз? Юк иде алар анда! Концертта күренгән татар заялыларын бармакларымны бөкләп санап чыга алам, күп вакыт алмаячак», — дип язган булганмын..