Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Теплицаны җылыту өчен җайлы ысул

news_top_970_100
Теплицаны җылыту өчен җайлы ысул
Фото: Гөлүзә Василова

Бакчачылар быел, апрель аендагы җылы көннәргә алданып, помидор һәм борыч үсентеләрен парникларга чыгарып утыртырга да өлгергән иде. Хәзер инде карлы май салкыннары килү сәбәпле, алар үсентеләрне җылыту белән мәшгуль, булачак уңышны әрәм итәсе килми бит. Кемдер теплица эчендә үсентеләргә махсус ятьмә яки целлофан яба, кемнәрдер чиләкләр каплый, икенче берәүләр теплицага чиләге белән кайнаган су кертеп утырта икән.

Лаеш районы Усад авылында яшәүче Зөлфия Әхтәмова теплицаны электр энергиясеннән башка гына җылыту ысулы белән уртаклашты. Ул бер телицасын шәмнәр белән җылыта. Икенчесенә җылыткыч куйган, парник ишеге ярыкларын да җылы чыкмасынга каплап бетергән.

Һәвәскәр бакчачы, Питрәч районы Тау Иле авылында яшәүче Сания Гарипова да викторияләр өстенә кара целлофан япкан, шулай ук парниктагы помидор һәм борыч үсентеләре арасына казыклар утыртып, шуның өстенә кара целлофан бөркәгән.

Фото: © Гөлүзә Василова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100