Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Телсез (Зәмирә Сәмигуллина)

news_top_970_100

Кыр казлары тавышы ишеткәч йөгерә дә ишек алдына чыга Фәнзия. Читтән карап торсаң «исәр» дип уйларсың. Казларның каңгылдашканына кушылып, ашыга-ашыга теләк тели. Язлар җиткәч кыр казлары тел алып кайта, баланың теле ачыла, дип ишеткәне бар иде аның. Олы кешеләр шулай изге теләкне юрап китергәннәр. Ырым гына булса да ышанасы килә. Фәнзия дә 6 ел инде кыр казлары кайтканын зарыгып көтә. Оныгы Радмирга кыр казлары тел алып кайтыр кебек.

Тик малайның гына исе китми моңарга. Сөйләшмәсә дә аның үз дөньясы. Барысын да аңлый, тоя. Үзенчә җавап бирергә дә тырыша. Башын селкеп, төрле авазлар чыгарып, кулларын болгый-болгый, барысын да аңлата. Әби белән онык үзара аңлашалар аңлашуын. Шулай да, сөйләштерәсе килә бит. Тел нигъмәте дә – күрү, ишетү кебек, бик зур байлык адәм баласына. Менә шул байлыктан мәхрүм бит аның улы. Табиб тагын да өметен кисте бу баруында. Яз җитү белән Фәнзия оныгын кыр казлары, сыерчыклар тавышын тыңларга урамда йөртә иде. Ә табиб Радмирның ишетмәвен дә раслады. Шулай шул, ишетү, сөйләшү – барысы да бергә бәйләнгән. Әмма ничек кенә булса да ярата ул оныгын.

Кызы Алиясе авырга калгач та, әллә ничек яратып, зарыгып көтте онык тууын. Баланың авыру икәнлеге билгеле булгач та, «үзем карыйм, сез акча эшләгез» диде дә баланы авылга алып кайтып китте. Кызы белән кияве күп итеп акча эшләсә, алга таба, бәлки, чит илгә дә алып барып дәвалап булырына өметләнде әби кеше. Әби дигәч тә, алай ук карт түгел әле ул. Кызы 19да ук кияүгә чыкты да, Фәнзия дә 45 яшендә әби булып куйды. Үзе кебек чая, үткен булды кызы да. Әнисеннән калышмады.

Фәнзиянең дә әле генә иде чая үсмер чаклары. Алар басмаган бакча, капка төпләрендә алыштырылмаган эскәмия калдымы икән үскән чакларда.

Урта урам Мәгъфүрә карчык, ничә карасаң, эскәмия күтәреп түбән очтан кайтыр иде, мәрхүмә. Яшь-җилкенчәк юлында очраса, аларны куа китә. Тегеләре аның саен карчыкны үчекли. Мәгъфүрә үзенчә «пә-пә» килеп, йодрыкларын болгап тирги. Шарт итеп бер әйтер иде дә, бәлки, яшьләр көлүдән дә туктар иде. Тик әйтә алмый – телсез. Ире Хәким абый да сөйләшә алмый. Балаларының бу эшләрен сизеп алган әти-әниләр әйтеп тә, тиргәп тә, кич тә чыгармый карыйлар. Кая инде ул. Ишектән чыгармасалар, тәрәзәдән чыгара яшьлек. Аннан соң, без шаяртабыз гына бит, дип акланалар. Әмма, алар шаяртканда, кемдер кимсенгәнен, елаганын уйламыйлар. Һаман да шул яшьлек уйлатмый. Эскәмия күчереп куйганнан гына ни була инде. Беркем зыян күрми, аның каравы, авыл гөр килеп бер көлешеп, сөйләшеп ала. Шул күңелле булып тоела яшьләргә.

Мәгъфүрә карчыкның үзе кебек сөйләшми торган сеңлесе дә бар. Анысы шәһәрдә яши. Каршы як урамда яшәүче иргә кияүгә чыккан да, авылдан киткәннәр. Ул ир дә сөйләшми. Аларның малайлары бар. Ул да сөйләшми. Менә шул малайны – Альбертны – җәйге каникулга авылга кайтарып куялар иде. Башта усал ата каздан, аннары авыл яшьләреннән качып йөрер иде шул бакча башларында. Урамга чыгуы була, «пә-пә-пә» дип үртәләргә тотыналар малайны. Ни әйткәнне аңламаса да, үзен үртәгәннәрен сизә инде. Төрле кыяфәтләр ясап, бармакларын чигәдә әйләндереп торган малай-кызларны таш атып куалап китә. Тегеләргә шул кирәк тә. Аның саен тегеңә йә төртеп, йә кулындагы әйберсен алып җәфалыйлар.

Шул урамда яшәүче Рауза апа күреп алса: «Сез әйткәнне аңлый бит ул, шуңа ачуы килә дә куалый. Аткан ташы тияр үзегезгә, имгәнерсез, үртәмәгез», – дип ачулана. Әнисе йә әтисе күреп калса, алар да яклап чыга иде малайларын. Алар да телләре белән әйтә алмагач, авылның малай-кызларына тагын да кызык булып тоелдымы икән, үткенрәкләре әти-әнисенә дә бармакларын чигәләрендә әйләндереп үртәүдән чирканмыйлар.

Берсендә бөтенләй дә кичермәслек хәл кылды яшьләр. Бу эшне оештыру башында Фәнзия торды. Малайларны ул котыртты. Альбертны күршесе Рауза апаның капка төбендәге базга бикләп калдырдылар. Кызу җәй көне иде. Фәнзия, малайлардан алган рогаткасын күрсәтә-күрсәтә, Альбертны базга алып керде. Малайларның атып уйнаганын кызыгып күзәтә иде Альберт. Шуңа кызыгып ияреп керде. Фәнзия рогатка бирде аңа бирүен. Малай шуның белән әвәрә килгән арада, үзе баздан чыкты да ишегенең келәсен дә төшерде. Малай эчтә калды. Шул көенчә кичкә кадәр торган, мескенкәй. Ярый әле Рауза апа катыкка төшкән. Шул килеш төнне дә чыгар иде. Альберт базда утырганда, әти-әнисе, елый-елый, елга буйларыннан малайларын эзләде. Ә балалык чыгып бетмәгән үсмерләргә кызык.

Альберт табылгач, кичен Фәнзияләргә малайның әнисе килде. Ул хатынның аның кадәр ярсыган вакытын урамда таш атып үчекләгәндә дә күргәне юк иде. Авылда телсезләр булгач, олы кешеләр азмы-күпме аларның «теле»н аңларга өйрәнә. Фәнзиянең әтисе дә аңлый иде. Шул көнне кызын бик каты орышты ул. Хәтта җитеп беткән кызына матчага кыстырып куелган сыек чыбыкны алып сугудан да тайчынмады. «Беркемнең дә сорап алган чире түгел. Тагын бер шундый хәл кабатланса, телсезләрдән көлеп йөрсәгез, миннән яхшылык көтмәгез», – диде ата кеше. Фәнзиянең сыртындагы чыбык эзләре атна-ун көн сызлап интектерде. Шул көннән соң яшьләр телсезләрне үчекләүдән туктады.

Фәнзия кияүгә чыгып, бәбәйгә узгач та, оныгы туганын әтисе бик борчылып көтте. Беренче оныгы – Алиясе туып, тәтелдәп сөйләшә башлагач та, кочагына алып елар иде. «Теге хатынның күз яше төшәр дип курыккан идем, шөкер, беренче оныгым телле булып туды. Калганнары да сәламәт булса иде», – дип хатынына серне ачты. Ата кешенең теләкләре чынга ашты. Фәнзиянең дүрт баласы да таза-сау, күзләре күрә, аяклары йөгерә, телләре сөйләшә. Тик менә онык кына йөрәкне әрнетә. Шулкадәр матур, түп-түгәрәк Радмирның инде 1нчегә укырга керер вакыты җитә. Ә ул «пә-пә-пә» сүзеннән башка берни дә әйтми.

«Әни, борчылма, хәзер махсус мәктәпләр күп шәһәрдә, укытырбыз», – ди Алиясе. Укытырлар инде, анысы, шушындый алга киткән заманада ул бала гына укымый калмас. Яшь чагында үчекләп җанына тигән теге малай да укыган әнә. Зиратка әбисенең каберенә кайтып килделәр хатыны белән. Икесе дә биючеләр икән. Махсус мәктәптә танышканнар. Кибеттән кайтышлый Фәнзия дә юлыкты үзләренә. Ике куллап, якын итеп килеп күрештеләр. Альберт әбисе җитәгендәге малайга шоколад тоттырды. Фәнзия оныгының сөйләшә алмавын үзенчә аңлатырга тырышты. Тегеләре аңладымы, юкмы, машиналарыннан бер кәгазь алып, Фәнзиягә бирде.

Сокланып карап калды хатын бу парларга. Озын буйлы, бик чибәрләр, чит ил актерлары кебек матурлар. Сөйләшә алмаса да, тәртипле яшәгәч, тормышта югалып калмаган Альберт. Фәнзия дә юл буе, оныгым шулай биюче булырмы икән, дип уйлап кайтты.

Алиясе кайткач, Альберт биреп калдырган кәгазьне күрсәткән иде, бик сөенде кызы. Үзе кебек ишетмәүче, сөйләшә алмаучы балалар интернатында эшли икән. Телефоннары да язылган. «Эзләп тә йөрисе булмады, шушы номерга гына шалтыратырбыз», – диде кызы.

Фәнзия, оныгы белән аерыласын күзаллап, елап ук җибәрде. Аннан башка ничек яшәр ул. Оныгын карар өчен эшеннән дә киткән иде, җитмәсә. Эш качмас, авыл җирендә эш бетмәс, анысы. Тик менә оныгы интернатка ияләшә алырмы? Сагынудан тагын да чиргә бирешмәсме?

Ни булса да бәхете булсын, какмасыннар, кыерсытмасыннар гына инде. Кыерсыттырасы килми икән шул. Бигрәк тә үзен яклый алмый торган саусыз баланы. Әле беркөн күрше малае кергән иде. Радмирны эткәләп-төрткәләп карады, алай да сөйләштерә алмагач, бармагын чигәсенә куеп, «дурак» дип үчекләгәнен күреп алды да коелып төште Фәнзия. Һай авыр икән лә үз газизеңне бармак әйләндереп үчекләсәләр. Альбертның әнисенә дә шулай авыр булгандыр шул, тикмәгә Фәнзиянең өенә килмәгәндер әнисе. Һай, авыр булгандыр...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100