Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Телетапшырулар алып баручы Айгөл Бәдретдинова: «Кулларымдагы бәхетем өчен рәхмәт»

news_top_970_100
Телетапшырулар алып баручы Айгөл Бәдретдинова: «Кулларымдагы бәхетем өчен рәхмәт»
социаль челтәрләр

«Яңа гасыр» телеканалы алып баручысы Айгөл Бәдретдинова кызы туу турында хәбәр иткән иде. Хәзер социаль челтәрләрдә Айгөлнең кызчыгы Алияне назлап, кадерләп үстерүен, кыскасы, «әни язмаларын» күзәтәбез. Яшь әнинең сәхифәсен коляскалы фотолар бизи. Айгөл йоклап яткан принцессаның кечкенә аякларын, матур күлмәкләрен дә күрсәтеп ала.

Алып баручының авырлы вакытында күзәтүдә торган клиника табибларына һәм шәхсән бәби табарга ярдәм иткән табибына мең рәхмәт сүзләре язган посты да бар. «Минем җиңел, бәхетле йөклелек чорым һәм кулларымдагы бәхетем өчен зур рәхмәт. Сезнең белән бергә бәби табу бер дә куркыныч булмады. Сез миңа мин үземә ышанганга караганда да күбрәк ышандыгыз», - дип язган ул. Айгөл бәбине түләүле клиникада тапкан.

Айгөлнең тагын бер куанычы бар. Яшь гаилә Казанның «Столичный» торак комплексыннан фатир алган. «Ачкыч кулларда» дип язып, Айгөл виртуаль дусларына да әлеге зур шатлыгын җиткергән.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100