news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Менә ул бәхет» – телетапшырулар алып баручы Айгөл Бәдретдинованың кызы туган

news_top
«Менә ул бәхет» – телетапшырулар алып баручы Айгөл Бәдретдинованың кызы туган
социаль челтәрләр

«Яңа гасыр» телеканалы алып баручысы Айгөл Бәдретдинова социаль челтәрләрдә зур куанычы белән уртаклаша. 6 май көнне Айгөл әни булган. Дөньяга кыз бала аваз салган. «Менә ул бәхет», – дип язып куйган алып баручы, кызының биркасын фотога төшереп. 

«Нинди сөенечле хәбәр. Бәхетле сабый булсын, әти-әнисенең куанычы булып үссен», «Бик матур хәбәр. Игелекле,тәүфыйклы бала булып үссен», «Тигезлек белән үстерегез», «Минем бабай сез алып барганны бик ярата. Кызыгыз туу белән чын күңелдән котлыйм», – дип җылы теләкләрен кызганмаган Айгөлнең виртуаль дуслары. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар