news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Телеграм-каналларда яһүдиләргә һөҗүм итәргә чакыру турында ялган мәгълүмат таратыла

news_top
Телеграм-каналларда яһүдиләргә һөҗүм итәргә чакыру турында ялган мәгълүмат таратыла

Кайбер телеграм-каналларда ХАМАС лидерларының берсе Халид Машальнең бөтен дөньяда яһүдиләргә каршы һөҗүм оештырырга чакыруы турында хәбәр таралды. Имеш, «җомга, 13 числода» бөтен дөньяда яһүдләргә каршы акция узачак.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте, ягъни Равил хәзрәт Гайнетдин җитәкләгән мөфтиятенең матбугат хезмәтендә Телеграм-каналларда таралган хәбәр гарәп теленнән рус теленә дөрес тәрҗемә ителмәгәнен белдерделәр.

«Чынлыкта, Халид Машаль мөселманнарны берләшергә чакырган. Анда көч кулланырга чакырулар булмаган. Башка төрле әйтсәк, «Телеграм»да таралган хәбәр – ялган», – диделәр мөфтиятнең матбугат хезмәтендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар