Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Телефонга килә торган “Бәхет хатлары”бәхеткәме, әллә чүп өстенә чүмәләме?

Телефонга яңа хәбәр килгәч, дуслар ни яза дип кызыксынып укый гына башлыйсың, чираттагы “бәхет хаты” булып чыга. Сезнең дә танышларыгыз даими рәвештә шундый хатлар юллап торырга яратучылар бардыр. Йә гафу үтенеп язалар, бу хатны башкаларга җибәрмәсәң бәхетсезлек килә дип куркыталар, ярдәм сорыйлар, яки бөтенләй мәгънәсезгә шаярталар.

news_top_970_100
Телефонга килә торган “Бәхет хатлары”бәхеткәме, әллә чүп өстенә чүмәләме?

Шулкадәр туйдыра кайчак бу ябышкак хатлар, бөтенләй укып та тормыйча бетереп атасың. Бар шундыйлар да: хатта әйтелгән күрсәтмәләрне төгәл үтәп торалар, чылбырны өзмим дип бөтен таныш-белешне хатка күмәләр.  Ничек кенә булмасын, “бәхет хатлар”ын алгач үзеннән-үзе шундый сорау туа: кемгә, ни өчен кирәк икән алар?

"Миңа “Бәхет хаты” җибәрделәр. Нәрсә бу?"

Бу хәбәрләрнең башында, кагыйдә буларак, “Бәхет хаты” дигән тамга була. Аны элегрәк почта ящикларына салып китәләр иде. Хәтерлисездер, моннан берничә ел элек, мондыйрак эчтәлекле хатлар алдык (хат оригинал рәвештә бирелә, орфографик хаталар төзәтелмәде): 

“Бу хатны Согуд Гарәбстаннын барлык мөселманнар исеменә Мөхәммәд пәйгәмбәр мәчете имамы Шәех Әхмәд жибәрә. Җомга кич, Коръән - Кәримне укыганнан сон Шәех Әхмәд тошендә Мөхәммәд пәйгамберне курде. Әйе, Шәех Әхмәд, — диде пәйгамбәр, — җомга конне 600 кеше вафат булды, ләкин берсе дә жәннәткә керә алмады. Сәбәбе шунда: хатыннар ирләрен тынламый башладылар, бай мөселманнар ярлыларга, фәкыйрләргә, ятимнәргә булышмыйлар, биш кат намаз укымыйлар. Әйе, Шәех Әхмәд, синен ярдәмендә бу хат. Һәр мөселманга барып житәргә тиеш, һәм алар аны кучереп дин кардәшләребезгә таратсыннар. Бу хат бөтен мөселман дөньясына барып житәргә тиеш. Аны кучереп таратучы муллыкта яшәр. Бу хатны алган кеше аны таратырга теләмәсә, Аллахы Тагәләнен рәхмәтенә ирешмәс. Әгәр алдагы таләпләрне утәгән кеше бурычлы булса, Аллах ана бурычлардан азат ителергә ярдәм итәр. Мин, Шәех Әхмәд әйткән сузләр дөрес булмаса, Мөхәммәд пәйгәмбәр мине яратмасын. Бу хатны алгач, аны кучереп 20 данә таратыгыз. Шунын белән без Мөхәммәд пәйгәмбернен теләгенен тормышка ашырырбыз. Хатны саклар өчен узегездә калдырмагыз, таратыгыз. Ни исемле кеше, бу хатны алгач ук тарата башлады. Берничә көннән сон ул бәхеткә иреште. Абдул Сәлам атлы кеше, хатны алгач, эшләрене начар баруы сәбәпле, аны әшендә онытып калдыра. Тиздән ул бөтенләй әшсез кала. Сонрак, хат исенә төшкәч, аны тарата башлый. Биш көн дә узмый, анын әшәлре жайга салына, һәм ул әлекке әшеннән дә якынрак әш таба. З атлы кеше хатны алгач, аны кирәксезгә санап, ертып ташлый. Тугыз көннән сон бу кеше вафат була. Хатнын сонгы юлларында тагын бер кат утенеп сорыйм, хатны таратыгыз».

Хаттан күренгәнчә, авторның язуында:

Ø Хаталар күп;

Ø Мөселманның вазыйфалары (намаз уку, ятимнәргә булышу, ир хакын хаклау) дөрес күрсәтелсә дә, бу хатны таратып муллыкка, бәхеткә, Аллаһның рәхмәтенә ирешергә мөмкин дигән сүзләр каршылык тудыра;

Ø Дини яктан надан кеше генә "Сүзләрем дөрес булмаса, Мөхәммәд пәйгамбәр мине яратмасын" дип әйтә ала;

Ø Монда миф, уйдырмалар бәян ителә

Ø  Хатны таратмаган очракта, бәхетсезлек көтә дип куркыту алымы еш кулланыла;

Мондый хатларны язма фольклор жанрына кертеп карап була. Уйдырма хәбәрләр юллау гадәте Европа һәм Көнчыгыш илләрендә борынгы заманнарда ук барлыкка килгән. Бу хәбәрләр еш кына вәгазь характерын ала, күбесендә бер үк эшне эшләргә өндәү, кеше аңына яшерен рәвештә тәэсир итәргә тырышу алымы ята. Элегрәк алар адресатына кулдан язылган хат рәвешендә килсә, замана белән болар да үзгәрде.

Бүген электрон бәхет хатлары “модада”. Кем яза, кем тарата?

Электрон “Бәхет хатлары” мессенджерларга көн дә килә. Аны күпсанлы спамерлар “электрон чүп” ясау өчен яки хакерлар вируслар таратыр өчен дә файдалана. Халыкның башын “бутау”, илдәге вәзгыятьтән читләштереп күз буяр өчен дә язалар дигән фараз бар. Хатларны таратучылар:

- тиз ышанучан кешеләр;

- башкалар йогынтысына тиз бирелүче, алар хат юллагач чыннан да югары көчләрдән ярдәм буласына инанучылар;

- балалар, мәктәп яшендәге яшүсмерләр;

- психик яктан гына түгел, акыл ягыннан да артта калган өлкәннәр;

- кечкенә чакта уйнап туймаган зурлар;

- ялыктыргыч офис хезмәтендә вакытны ничек уздырырга белми аптыраучы хезмәткәрләр;

“Бәхет хатларында” язылган мәгълүматларга ышанырга ярыймы?

Хатны игътибар белән укып чыккан һәркем анда күпсанлы ялгышлар, уйдырмалар очрата. Мисал өчен, әле күптән түгел генә Корбан гаете алдыннан мондый эчтәлектәге бәхет хатлары алдык: “Корбан гаете алдыннан татар халкында электән килгән гадәт: гафу сорау йоласы бар. Мин дә синнән үтенеп гафу сорыйм...” Кайчан кергән безнең халыкка бу йола? Аның дингә нинди катнашы бар? Рәнҗеткән кешедән гафу сорау – яхшы гамәл, тик бу бик шәхси эш, аны хат аша гына сорап булмый.

Психолог Аиша Корчагина бу хатлар турында мондый фикердә: “Хат язу-язмау, башкаларга җибәрү- җибәрмәү эшнең нәтиҗәсенә, ничек чишелешенә берничек тә йогынты ясамый. Бу үз-үзеңне алдалау, бәхеткә ялган күзаллау белән җайлы гына, бернинди тырышлык куймыйча гына ирешергә омтылу. Бәхет хатлары – ялкаулар өчен. Мин моны – хорафат, юк-барга ышану дияр идем. Мәҗүсилектән калган бер уйдырма, гадәт”.

Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: “Бәхет хат”ларында язылган шантаж, куркытуларга ышанмагыз. Һәрнәрсә Аллаһы Тәгаләдән икәнне онытмыйк. Бәхет тә, хәсрәтләр дә Аннан. Аллаһ Тәгалә теләмәсә, җир йөзендә булган бөтен кешеләр, җеннәр берләшсә дә, сиңа зыян сала алмый. Аллаһ Тәгалә шулай теләсә, бөтен кеше берләшеп сиңа ярдәм итәргә тырышса да, сиңа булыша алмый. Бу хакыйкатьне аңлау – адәм баласына шик-шөбһәләргә бирешмәскә ярдәм итә. 

Мондый хатларда еш кына дини мәгълүматлар да була. Алар дөреслеккә туры килсә, яхшылыкка өндәсә, якыннарыгыз, туганнарыгыз белән уртаклашсагыз була. "Тик бу хатны башкаларга да юлла, алайса тегелә-болай була" дигән җөмләләрен кертмичә генә”.

Халык фикере: “Шуның ише хат җибәргән кешеләрне яратмыйм”

Фәнизә, Казан шәһәре: “Минем аңлавымча, без никадәр аларны күбрәк җибәрәбез, кемгәдер шулар хисабына акча килеп тора. Бу интернетта акча эшләүнең бер юлы”.

Ләйлә, Яшел Үзән шәһәре: “Мин дә аңламыйм, кемгә кирәк ул! Җибәргән кешеләрне яратмыйм”.

Рамил, Кукмара: “Моның ише хатларны укып та тормыйм”.

Ландыш, Нократ Аланы: “Мин ырымнарга ышанам. Шуңа күрә, ул-бу булмасын дип куркып эшлим. Аның өчен күп вакыт кирәк түгел бит. Ә күңелем тынычланып кала”.

Миләүшә Закирова, мөслимә: “Кеше тормышы, бәхете яки бәхетсезлеге бернинди дә хатка бәйле түгел. Ягъни, хатны күбрәк җибәреп кешегә шатлык-куаныч та өелеп килми, җибәрмәсә, тәкъдирендә юк икән - бәхетсезлек тә сагаламый. Күп кенә андый хатларга дини терминнар өстәлә, гәрчә диндә мондый әйбер бөтенләй юк. Шуңа дини гыйлеме булмаган кешеләрнең андый хатларга ышанулары мөмкин. Мин шәхсән андый хат килсә, җибәрүчегә:"Бу хатларга ышанырга ярамый, диндә аңа җирлек юк, аны җибәреп, башкаларны ялгышуга этәрә, үзегезгә гөнаh ала күрмәгез",- дип җавап язам. Төрле кеше бар - берәүләр аны кабул итеп, рәхмәт әйтә, икенче кешеләр бу эшне туктатмый. Үзең, гаиләң бәхетле булсын, хәвеф-хәтәрләр урап узсын дисәң, кул күтәреп дога кылырга кирәк тә бит, ләкин кайбер кешеләр шул рассылкалар аша "бәхет эзләү"не кулайрак күрә...

“Бәхет хатларын” нишләтергә?

Бер мәкальдә әйтелгәнчә: “Башыңа начар уй, кулыңа авыр әйбер салма”. Икенче төрле әйтсәк: мондый хатлар алгансыз икән, тизрәк юк итәргә, бу турыда уйламаска тырышыгыз. Башыгызны чүп белән тутырмагыз.

Интертаттан "Бәхет хаты"

Башкалардан калышмаска уйлап, без дә "Бәхет хаты" таратырга уйладык. Бу бәхет хатын да рәхәтләнеп таратырга була. Таратмасагыз да була - зыяны юк!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100