«Телең, милләтең белән горурланган вакытта гына аны кадерләп һәм яратып була!»
Филология фәннәре кандидаты, сүзлекче, Татарстан фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимәсе Эльвира Сафина татар теленә карата фикере белән уртаклашты.
«Интертат»ка биргән интервьюсында Әбри Хәбриевның «татар теле сай» дигән фикере җәмәгатьчелектә каршылык уятты. Моның хакта социаль челтәрләрдә дә үз фикерен әйтергә теләүчеләр күп булды. Күпчелек юмор остасы Әбри Хәбриевка каршы чыкса да, аның белән килешүчеләр дә, нейтральлек саклаучылар да очрады.
Тел галиме Эльвира Сафина моңа мөнәсәбәтле үз фикерен белдерде:
Мондый сүзләрне ишеткәч, күзләремә яшьләр килде. Киштә тулы сүзлекләребезне, исемнәре бөтен дөньяга танылган язучы-шагыйрьләребезнең том-том китапларын кочаклап утыр да ела… Ничек сай булсын инде безнең татар теле? Татар әдәбияты, татар халык авыз иҗаты белән аз гына таныш булган кешенең дә болай әйтергә теле әйләнмәс иде. Ә инде иҗат, сәнгать кешеләреннән андый сүзләр ишетүне туган телемне рәнҗетү дип кабул итәм… Алар, киресенчә, телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтергә, иң матур, иң сыйфатлы әсәрләрне, иҗат җимешләрен халыкка җиткерергә тиешләр дип саныйм.
Әйе, телнең лексик системасы гел хәрәкәттә, туктаусыз үсештә. Ул яңа сүзләргә, алынмаларга баеп, гел үзгәреп тора. Ниндидер сүзләр онытыла, кулланылыштан төшеп кала. Бүгенге көндә кайсыдыр сүзләр урынына аларның русча вариантлары кулланыла, яки, иң кызганычы, татарчалы-русчалы сөйләнелә, русчага күчеп кителә (алай җайлырак бит: татар сүзен искә төшерәсе, синонимнарын уйлыйсы, образлы гыйбарәләр, чагыштырулар кулланып баш катырасы юк).
Без бүген милләттәшләребез XIX гасырда яки XX гасырда сөйләшкән телдә сөйләшмибез инде… Сокланырлык дәрәҗәдә тел байлыгына ия, төрле чагыштырулар, мәкаль-әйтемнәр кулланып, катлаулы төзек җөмләләр белән сөйләшә белгән галимнәр, әдәбият-сәнгать әһелләре кебек тә аралашмый күбебез… Бигрәк тә көндәлек тормышта. «Татар теле сай», - дип бәлки шуннан чыгып фикер йөртүчеләр бардыр.
Көндәлек сөйләм теленнән чыгып кына фикер йөртү, тел сай дип катгый нәтиҗәләр ясау дөрес түгел.
Әмма бит көндәлек сөйләм теленнән чыгып кына фикер йөртү, катгый нәтиҗәләр ясау дөрес түгел.
Аңлыйм, тәрҗемә иткән вакытта да кайвакыт рус сүзе урынына татар телендә тиешле эквивалент таба алмыйбыз, русча җөмләләрне төгәл итеп татарчага күчереп бетерә алмыйбыз кебек.
Тик сүзгә-сүз тәрҗемәдән качып, телебезнең үз сүзләре белән аңлатырга тырышканда, әллә нинди матур сүзләр белән уңышлы җөмләләр төзергә мөмкин бит. Һәм киресенчә, татарчадан русчага яисә теләсә нинди башка телгә тәрҗемә иткәндә дә шулай. Берәр язучыбызның төрле чагыштыруларга, образлы сурәтләүләргә бай катлаулы матур җөмләсен башка телгә тәрҗемә итеп карыйк. Чит тел аның бөтен матурлыгын, байлыгын, мәгънә төсмерләрен тулысынча ачып бирә алырмы соң? Алмаган очракта ул телне «сай тел» дияргәме? Юк, әлбәттә. Без бары тик һәр телнең үз байлыгы, үз төсмере, үз үзенчәлекләре булуын аңларга тиешбез.
Ә инде үзеңнең тел байлыгың сай, сөйләмең ярлы, кызыксыз, гади булып тоела икән, укырга, укырга һәм укырга кирәк! Ә.Еники, А.Гыйләҗев, М.Мәһдиев һәм башка бик күп классикларыбызны яисә бүгенге көн профессиональ каләм ияләренең әсәрләрен укыганда татар теленең байлыгына, муллыгына, гаҗәеп дәрәҗәдә мөкәммәл, камил, җитлеккән булуына сокланмый мөмкин түгел бит! Алардагы тел байлыгының 20-30 процентын гына куллансак та, күпләр авыз ачып тыңларлык матур итеп сөйләшә, исе китеп укырлык итеп яза алыр идек.
Безнең Татарстан фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында бик күп төрле сүзлекләр төзелә. Шәхсән үзебез — лексикография бүлеге галимнәре — «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”н төзү белән шөгыльләнәбез.
Татар теленең беренче аңлатмалы сүзлеге XIX гасырда ук төзелгән! Ә барыгызда да мәгълүм 3 томлык сүзлек 1977-1981 елларда дөнья күргән. Танылган тел галимнәре төзегән әлеге хезмәт 47 мең сүз һәм фразеологик берәмлекне туплаган. Бүгенге көндә алты томлык аңлатмалы сүзлегебез төзелеп бетеп килә. Күз алдына китерәсезме: татар теленең алты томлык аңлатмалы сүзлеге! Күпме байлык бит анда! Туган телемнең тиңсез хәзинәсе, энҗе бөртегедәй җәүһәрләре!
Сүзлегебезнең ел саен бер томы чыгып бара. Инде 4 томы дөнья күрде. Саннарга күз салсак, сүзлекнең беренче томында 11 меңгә якын сүз һәм 2 меңнән артык фразеологизм. Һәр томда якынча 10-12 мең сүз һәм 1-3 мең фразеологизм дип исәпләсәк, 6 томда якынча 65 меңнән артык сүз һәм 12 мең чамасы фразеологик берәмлек, димәк, барлыгы 80 меңгә якын сүз! Шуларның ничә процентын кулланабыз, дөресрәге, кулланырга телибез икән?
Телебез бай, сүзлек составыбыз искиткеч зур күләмле һәм күптөрле. Яратып, тәмен белеп, кадерләп файдаланасы гына бар. Ә аның өчен туган телне ярату кирәк! Телең, милләтең белән горурланган вакытта гына аны кадерләп һәм яратып була!