Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Теләчедә «Сенаж көне»: җырлы-моңлы семинар (Ә илдә парадокс: мал кими – сөт арта)

Теләче районында урнашкан «Август-агро» агрохолдингының «Август-Теләче» агрофирмасында үткән «Сенаж көне – 2024» семинарына Идел буе округыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән аграрийлар җыелды.«Интертат» журналисты Юлай Низаев репортажы.

news_top_970_100
Теләчедә «Сенаж көне»: җырлы-моңлы семинар (Ә илдә парадокс: мал кими – сөт арта)
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Авыл хуҗалыгы белән мәдәният аерылгысыз»

«Сенаж көне – 2024» семинарына килүчеләрне район мәдәният сараеның катнаш ансамбле күңелле җырлар һәм икмәк-тоз белән каршылады.

Икмәк булса, җыр да була, дип халкыбыз хак әйтә. Авыл хуҗалыгы бәйрәмнәрендә дә чыгышларны һәрчак ясыйбыз. Агитбригада булып басуларга чыгып тырыш игенчеләргә мәдәни ял да бүләк итәбез, — диде Теләче районының Урта Мишә авылы клубында хезмәт куючы Филүзә Сәгъдиева.

Алгарак китеп шуны әйтмәкчемен, чарада җыр-моң, лаеклы затларны матур итеп бүләкләүләр ифрат күп иде. Бик сөенечле күренеш, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең эшен бяәләү, аларга ихтирам күрсәтү. Әмма мин монда күбрәк тәҗрибә уртаклашу булыр дип көткән идем.

Оештыручылар әйтүенчә, Сенаж көнендә бер меңнән артык кеше катнашкан.

Семинар эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «Август-Агро» агрохолдингының генераль директоры Айдар Галәветдинов, Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов катнашты, Россия фәннәр академиясе директоры урынбасары Пётр Чекмарев, ил башкаласы Мәскәүдәге Сөт институты генераль директоры Татьяна Нагаева һәм Россиянең Сөт җитештерүчеләр берлеге Советының рәисе Людмила Маницкая да катнашты.

Марат Җәббаров: Һава торышы сенаж әзерләүгә дә йогынты ясый

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һава торышының сенаж әзерләүгә дә йогынты ясавын әйтте.

– Чыннан да, бик зур чара. Монда илебезнең күпчелек регионнарыннан вәкилләр катнаша. Әлбәттә, соңгы елларда Татарстан аграрийларын һава торышы сынап тора, бу сенаж хәстәрләүгә дә үзгәрешләр кертә, — диде ул.

Шулай ук министр республиканың хуҗалыкларында даими рәвештә техника парклары яңартылып торуын, басуларны заманча кыр кораблары гизүен билгеләде.

Татарстан чит илгә ашлык сату буенча яхшы күрсәткечләргә ия, дигән фикер яңгырады. Ә бит республика ел буена җылы һава торышы булган төбәк тә түгел, зур-зур портлардан да ерак.

Әлеге көндә республикада:

  • 891,5 мең баш мөгезле-эре терлек, 473,4 мең баш дуңгыз һәм 19,2 мең баш корт-корт бар.
  • Республикада 20 сөтчелек комплексы төзелеше төзелә.
  • 6 июньгә республика хуҗалыкларында 41375 тонна сенаж әзерләнгән.

»Терлекчелекнең үсеше турыдан-туры сыйфатлы азык базасына бәйле»

«Теләче-Август» агрофирмасы базасында узган Сенаж көне барышында Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов малларга сыйфатлы азык ашатканда гына, терлекчелекнең алга китеше булуын әйтте.

– Мин гомерем буена терлекчелек тармагында эшләгән кеше. Россиядә терлекчелек буенча безнең республика төрле күрсәткечләр нигезендә һәрвакыт алдынгы урыннарда торды. Терлекчелек тармагының үсеше турыдан-туры сыйфатлы азык базасына бәйле. Мал азыгы фәнни, техник һәм биологик яктан билгеләнгән шартларга туры килеп торырга тиеш. Теләчедә мал азыгы әзерләү кампаниясенә стартны Сабантуйдан соң бирәбез. 10 июньдә башларга җыенабыз, – диде ул.

Районда сенаж узган елларда да мул итеп әзерләнгән, ди ул.

Сенаж сыйфаты төрле хуҗалыкларда төрлечә. Әле дә сенаж запасларыбыз бар. Әлбәттә, кем беренчеләрдән булып чыга һәм шартларга туры китереп сенажны сала, сыйфаты яхшы була. Яңгырларның да файдасы бар, кырларга уңай йогынты сизелә, – дип ассызыклады ул.

– Бүгенге көндә «Август-агро» компаниясенең Татарстанда 200 мең гектар җире бар. Барлыгы ТР районнарында 6 агрофирмабыз бар. Ил буенча рапс үстерүче аграрийлар арасында алдынгыбыз. Татарстанда инвесторлар арасында бөртекле культуралар, рапс һәм көнбагыш үстерүдә беренче урындабыз. Сөт җитештерү өлкәсендә дә мактанырлыгыбыз бар. Тулаем 8 мең эре-мөгезле терлегебез бар. Терлек азыгы әзерләүгә зур игътибар бирелергә тиеш. Азык запасы мул булганда гына кышлату чорына тыныч күңел белән керә алабыз, – дип бәян итте «Август-Агро» идарәче компаниясенең генераль директоры Айдар Галәветдинов.

Парадокс: мал кими, сөт арта

– Соңгы елларда җиңүләр һәм казанышларыбыз хакында гына нотык тотуга өйрәндек. Тәнкыйть тәмле нәрсә булмаса да, бик мөһим. Проблемалар үзләреннән-үзе хәл ителми. Сөт җитештерү буенча 2023 ел нәтиҗәләренә күз салсак, 33,5 миллион тонна сөт җитештерелгәнен күрәбез. Бу санны РФ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры әйтте. «Росстат» оешмасы ил күләмендәге бөтен әһәмиятле исәп-хисап эшләрен алып бара. Әлеге көнгә кадәр, узган елда күпме сөт җитештерелүе турында «Росстат» мәгълүмат бирмәде... 2022 һәм 2023 елгы хисапларында да фантазиялеме яки исәпкә алынмаганмы, саннарны күрдек.

Шуннан соң тагы бер күренешкә игътибар итмичә булмый, мал саны илдә кимегән саен, сөт җитештерү арта. Бу хәл ни белән аңлатыладыр?! – диде Сөт җитештерүчеләр берлеге Советының рәисе Людмила Маницкая.

– Статистика мәгълүматләре нигезендә, терлек саны кимү ягына барганын да күрәбез. Әлбәттә, бу күренеш, сөткә арзан булуы белән дә бәйле, – дип өстәде ул.

Сенажга үләнне Башкортстан «Чулпан»ы чабармы?

Малкайлар өчен туклыклы да булсынга, ничек сенажны хәстәрләргә? Бу сорауга ачыклык кертү максатыннан, «Агрономия. Мал азыгы әзерләү» дигән исем белән практик өлеш узды. Сенаж әзерләгәндә күләменә караганда сыйфат ягын кайгырту хәерлерәк, ди белгечләр.

Сенажны базларга, курганнарга салу, таптату буенча фикер алышулар да катнашучылар өчен файдалы булуына ышанасы килә. Силосны каплау өчен дә эссе җәйге айларында махсус плёнкалар кулланулар турында да сүз булды.

Аерым игътибар заманча, куәтле яңа техникаларны презентацияләүгә юнәлдерелде. Мәсәлән Башкортстанда бер агрокомпания җитештергән үзйөрәшле «Чулпан» чапкычы халыкта зур кызыксыну тудырды. Сыйфаты буенча уңайлы якларын гаять күп булуын әйттеләр.

Чара барышында бик күп күргәзмәләр, авыл хуҗалыгы тармагына продуктлар үрнәкләрен тәкъдим итүче шатёрлар эшләде.

Сенаж хәстәрләү яки яшел урак кампаниясен уңышлы башкарып чыгар өчен төрле ашламалар, консервантлар кулланырга киңәш итәбез. Маллар сәламәтлеген алар чирләргә дучар булганчы кайгыртырга кирәк, – дип бәян итте «Россия авыл хуҗалыгы» дәүләт учреждениесенең ТР филалы җитәкчесенең үсемлекчелек буенча урынбасары Гүзәл Хөсәенова.

Чара барышында кыр кухнясы да эшләде.

Әлегә яшел урак кампаниясенә киң колач белән кереп китеп барган гына чак. Шуңа карамастан, хәлиткеч вакыт. Кем үзар дип эшләүче басу уңганнары үзләре – тырышканга эш карышмый, ди. Шулай булсын да ул. Тырыш механизаторларыбыз, барлык белгечләр, җитәкчеләрнең уртак өметләре аклансын, мәшһүр Тукаебыз язганча, «Җил дә вакытында иссен, яңгыры да вакытында явып торсын» иде инде. Ә игенчеләребезнең үзләреннән торганны, һичшиксез, тулысынча үз вакытында башкарачагына, малкайлар тук булуына иман камил.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100