news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Теләче Сабан туе батыры Раил Нургалиев откан бүләген махсус операциягә җибәргән

news_top
Теләче Сабан туе батыры Раил Нургалиев откан бүләген махсус операциягә җибәргән
Фото: «Теләче-информ»

Танылган көрәшче, күп тапкырлар Россия һәм дөнья чемпионы Раил Нургалиев Теләче Сабан туенда баш батыр булып калган. Аңа бүләккә тәкә һәм квадроцикл тапшырганнар. Батыр үзенә бирелгән бүләкне махсус хәрби операциядә булган якташларына тапшырган.

Шушы матур бәйрәмебез белән белән котлыйм! Алгы тормышта да бирешми яшик. Мин шушы квадроциклны безнең районыбыз көрәшчеләре һәм Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин исеменнән әлеге вакытта махсус хәрби операциядә булган егетләребезгә тапшырам. Алар шушы квадроциклга утырып исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Көрәшчеләрдән бүләк!, – ди ул.

  • Раил Нургалиев 2025 елдан рәсми ярышларда катнашмый, Сабан туйларда гына бил алыша. Батыр тумышы белән Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылыннан.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар