Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«И, урман сарыгы»: Теләче кызы Тукайның туган көнендә «Шүрәле» тортын ясаган

news_top_970_100
«И, урман сарыгы»: Теләче кызы Тукайның туган көнендә «Шүрәле» тортын ясаган
Фото: Фирүзә Мансурованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Теләче кызы Фирүзә Мансурова социаль челтәрдәге сәхифәсен «Фирүзә Татлы» буларак алып бара. Ул студент елларында аниматор, аннары балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Ә инде гаиләсе барлыкка килгәч, ул яңа һөнәр үзләштерә. Ул хәзер шеф-кондитер һәм онлайн курслар алып бара, башкаларны да тортлар пешергә өйрәтә.

Фирүзә башлаган мәлдә гадирәк тортлар әзерләсә, хәзер аның һәр торты – могҗизага тиң иҗат җимеше. Ул аларны төрле образлар белән тулыландырып, үзен карап баручыларга тәкъдим итә. Бу эштә аңа ире Артур белән улы Сөләйман да ярдәмгә килә.

Бүген дә ул бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан тематик тортын тәкъдим иткән. «Шүрәле» тортын пешереп кенә калмаган, үзе дә Шүрәле булып киенеп, төнлә видеога төшкән.

Фирүзәнең эшләре арасында ай, Кол Шәриф мәчете, гитара, шамаилле сәгать, күпсанлы мультфильм персонажлары да бар. Андый зур тортларны ясау өчен 5-7 көн кирәк, чөнки барлык нечкәлекләрен исәпкә алу зарур, дип тә белдерә шеф-кондитер.

Дөньяны бер күз белән күрүче Фирүзә: «Сынауларны узарга диндә булуым ярдәм итте»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100