Дөньяны бер күз белән күрүче Фирүзә: «Сынауларны узарга диндә булуым ярдәм итте»
Теләче кызы Фирүзә Мансурова 23 ел инде дөньяны бер күз белән генә күрә. Кызның күзенә 3 яшендә сынган пычак кергән.
Фирүзә ВКонтакте социаль челтәрендә күпләргә таныш, үзенең аш-су блогын алып бара ул. Күптән түгел генә «Мансурики» дип аталган гаилә каналы булдырды, анда ире Артур һәм улы Сөләйман белән бергә вайннар төшерә. Әллә никадәр шөгыле бар Фирүзәнең: тортлар пешерә, зефирдан букетлар ясый, киемнәр тегә, иҗади бәйгеләрдә катнаша... Һәрвакыт шат күңелле, һәркемгә позитив тарата. Әллә никадәр авырлыклар аша узса да, Фирүзә булганына шөкер итеп яши белә.
«Тормышымда булган вакыйгаларны сөйләү җиңел түгел»
Мин – гаиләдә малай урынына туган өченче кыз. Кечкенәдән тиктормас, шук бала булдым. 3 яшемдә әтигә трактор төзәтешәм дип йөргәндә, күземә сынык пычак керде. 4 яшемнән дөньяны бер күз белән генә күрәм. Миңа тормышымда булган вакыйгаларны күңел түрләреннән актарып чыгару җиңелләрдән түгел. Аларны минем иң якын кешеләрем генә белә, - дип башлады сүзен Фирүзә.
Ана йөрәге ничек түзгәндер? Фирүзә әле дә әнисенең сабырлыгына, шушы авырлыкларны күтәрә алуына соклана. Хастаханәдән кайтып кермәгәннәр. Кайгыртуы өчен әнисенә бик рәхмәтле ул.
Миңа ул чакта әллә ничә операция ясадылар. Әнигә «Уколны күзгә кадамасыннар», дип ялвара идем. Күзгә ясаган укол бик авырта, ул авыртуга олы кешеләр дә түзә алмый.
Авылдагы апаларым күбрәк әти белән үсте, әни минем белән йөрде. Әти-әни колхозда эшләде, ул вакытта анда акча юк, хезмәт хакы вакытында бирелми. Әле дә хәтеремдә: хастаханәдә ашау миңа гына бирелә иде. Әни үзе белән сыер мае алып бара иде дә ничә көннәр буе шул майны ипигә ягып ашап тора. Булган акчасына миңа операциядән чыккач бер «Киндер-сюрприз», сок һәм китап ала иде. Күзгә элпә каплану, диванга бәрелеп теккән җөйләр ачылу, хрусталик алыштыру (ул вакытта әти-әни зур бәягә Мәскәүдән кайтартканнар иде, Казанда юк), лазер белән операция ясау... Минем балачак хәтеремдә күбесенчә - ак халатлы табиблар. Йөрәгемә бик нык уелып калганы – операция өстәле, - дип искә ала Фирүзә.
«Мәктәптән бик еш күз яшьләренә буылып кайта идем»
Фирүзәне мәктәпкә бер ел соңга калып бирәләр. Авыл мәктәбендә тугызынчы класска кадәр укый ул. Укыганда барлык бәйрәмнәрдә, район конкурсларында, «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә катнаша. Хокук һәм җәмгыять белеме фәннәреннән олимпиадада алдынгы урыннар яулый, мәктәп тормышында актив катнаша. Өченче класста укыганда авыр операция ясаткач, өендә укырга туры килә Фирүзәгә. Дүртенче класска килгәндә, классташлары аны кабул итәргә теләми, чит итә башлыйлар.
Инвалид, бер күзе күрми, физкультура дәресләренә йөрми, бакча эшләренә чыгарга ярамый... Шуның өчен классташларым мине аера башлады. Кайвакыт балаларның телләре олыларныкыннан мең тапкыр зәһәррәк була. Декабрь аенда, «Инвалидлар декадасы» концертында катнашып кайтканнан соң, «сукырлар бәйрәменнән кайттыңмы» дигән сүзләр, атналар буе минем белән сөйләшми йөрүләре генә ни тора... Дус дип йөргән кешеләрнең арттан пычак кадаулары да булды. Мәктәптән бик еш күз яшьләренә буылып кайта идем. Әни ул балаларның ата-аналары белән дә сөйләшеп карады. Казан түгел бит, мәктәпне алыштырып булмый.
Бишенче сыйныфта классыбызга Илүзә дигән кыз килде, аның белән дуслашып киттек. Ул миңа бик зур терәк булды. Әни дә «син алардан ким түгел» дип, гел канатландырып торды, инвалид булудан кимсенмәскә өйрәтте. Шулай да мәктәп чорлары минем өчен авыр хатирәләргә бай булып истә калды. Мин классташларыма ачу сакламыйм, балалык белән аңламаганнардыр дип уйлыйм, - ди Фирүзә.
«Артурга күзем күрмәвен беренче очрашуда ук әйттем»
Аралашып йөргән дус кызы Римма көтмәгәндә үзе белән Казан педагогия көллиятенә укырга керергә тәкьдим итә. Ике дә уйлап тормыйча, ризалаша ул. 9 классны тәмамлагач, Казан педагогия көллиятенә китә. Фирүзә өчен иң якты төсләрдән торган студент тормышы башланып китә. Казан педагогия көллиятендә 4 ел башлангыч сыйныфлар укытучысы һөнәре буенча белем ала. Яңа дуслар таба, ул вакытта аниматор булып бәйрәмнәр дә оештыра Фирүзә.
4 курста укыганда Интернетта гомерлек яры – тормыш иптәше Артур белән таныша. Башкортстанның Нефтекамск шәһәре егете Казанда укуын, эшләвен әйтә.
Аннан бер күзем күрмәвен яшермәдем. Ә ул аны «бу – чүп кенә» дип әйтте. Әни миңа: «Сине ошатып йөргән егетләрдән күзең күрмәгәнне беркайчан да яшермә. Йөреп китәрсез, гашыйк булырсың, дөресен сөйләгәч – качар, үзеңә авыр булыр. Танышуга ук әйтеп куй. Сине ошатканы иң баштан курыкмас», - дип өйрәтә иде, – ди Фирүзә.
Кыз да, егет тә очрашулардан соң бер-берсен ошатып, гашыйк булалар. 6 ай дигәндә Артур Фирүзәнең кулын сорый.
«Бик каты башым авырткач, дин юлына бастым»
– 2018 елда дингә килдем. Минем бик каты башым авырта башлады. Күренмәгән табибым, кадатмаган уколым, эчмәгән дарулар калмады. Шуннан соң мин дин юлына бастым. Бер көн эчендә башыма яулык бәйләдем, биш вакыт намаз да укый башладым. Минем белән бергә дингә әтием дә килде, – ди Фирүзә.
Гаилә бәхетен тулыландырып, өч елдан соң уллары Сөләйман туа. Фирүзәгә йөклелек чоры җиңелләрдән бирелми. Һәрвакыт табиблар күзәтүендә була ул. Күзенә гел дарулар салып торырга кирәк була, ләкин Фирүзә, карынындагы балага зыян килер дип уйлап, алардан баш тарта. Шулай итеп, күзенә шактый зыян килә.
«Аллаһ Тәгалә җибәргән сынауларны кабул итә белергә кирәк»
Сөләйманга 3 ай чагында Фирүзәнең күзенә ашыгыч операция кирәк була. Күп тә үтми, күз эчендәге силикон бозылып, аңа тагын бер операция ясыйлар.
Сынауларны узарга диндә булуым ярдәм итә. Авырлыкларны җиңеп чыгарга дин һәм гаиләм көч өсти. Аллаһ Тәгалә безгә җибәргән сынауларны кабул итә белергә кирәк, - ди Фирүзә.