news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Тел өйрәнү четрекле эш»: Кадрия Фәтхуллованың «Мин һәм татар теле» үзөйрәткече чыкты

Казанның «Ногай» кунакханәсендәге Тукай залында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты, тел белгече, галимә Кадрия Фәтхуллованың татар телен үзлектән өйрәнү өчен «Мин һәм татар теле» китабын тәкъдим иттеләр. Кичәдә шулай ук татар телен моңарчы беркайчан да өйрәнеп карамаучылар өчен коммуникатив тренинг булды.

news_top
«Тел өйрәнү четрекле эш»: Кадрия Фәтхуллованың «Мин һәм татар теле» үзөйрәткече чыкты
Фото: Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты матбугат хезмәте, Дарья Анферова

Галимә Кадрия Фәтхуллова берничә дистә ел дәвамында татар телен укыту белән тыгыз бәйләнгән. Ул – татар телен өйрәнү өчен язылган бик күп китаплар авторы. Аның хезмәтләре буенча Татарстанда гына түгел, ә Россия төбәкләрендә, чит илдә яшәүче милләттәшләребез дә татар телен өйрәнә.

Әлеге үзөйрәткечләр арасында чын бестселлерга әйләнгән, меңләгән кешегә туган телгә юл ачкан – «Тарча сөйләшик» китабы да бар. Ул өч телдә: татар, рус һәм инглиз телләрендә язылган. Авторлары – Кадрия Фәтхуллова, Әлфия Йосыпова һәм Эльвира Динмөхәммәтова.

Очрашуда Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррир урынбасары Венера Шәмсетдинова Татарстан китап нәшрияты күптән түгел Казахстанның Алмата шәһәрендә үткән Халыкара китап һәм полиграфия ярминкәсендә катнашуы хакында сөйләде. Анда «Татарча сөйләшик» китабы Мактау дипломы белән бүләкләнгән. Ул әлеге дипломны авторларга тапшырды.

Кәдрия Фәтхуллова һәм Әлфия Йосыпова

Фото: Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты матбугат хезмәте, Дарья Анферова

«Китапның төп үзенчәлеге – минем 30 елдан артык тупланган тәҗрибәм»

«Мин һәм татар теле» китабында татар телен беркайчан өйрәнмәгәннәр өчен дә, белемнәрен камилләштерергә теләүчеләр өчен дә бүлекләр бар. «Тел өйрәнү бик четрекле, авыр эш, куллану өчен сыйфатлы китаплары булса, бу эш бермә-бер җиңеләя», – ди автор.

«Бу китапның төп үзенчәлеге булып, минем инде 30 елдан артык тупланган тәҗрибәм тора. Мин озак еллар Казан университетында татар теле укытам, һәм бу китап фәнни хезмәт кенә түгел, ул педагог, укытучы күзлегеннән язылган. Һәр материалны мин үз күңелем аша үткәрдем.

Әлеге китап безнең укытучыбыз, танылган галимә Флера Садри кызы Сафиуллинага багышлана. Без, Әлфия Йосыпова, Гөлшат Галиуллина, Мәдинә Саттарова – аның укучылары, ул безне беренче китапларыбызны язарга өйрәтте. Соңрак инде без, үз тәҗрибәбезгә таянып, хаталарыбызны төзәтеп яңа китаплар яздык», – дип уртаклашты Кадрия Фәтхуллова.

«Тел өйрәнү бик четрекле эш»

Фото: Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты матбугат хезмәте, Дарья Анферова

«Без бергә, иңгә-иң куеп хезмәт итәбез»

Профессор, филология фәннәре докторы Әлфия Йосыпова татарларда үзөйрәткечләр төзү тарихы бай булуын искәртеп узды. Ул беренче язылган хезмәтләргә тукталды.

«Без ерактан килә торган тарихның бүгенге көндәге матур чагылышында. XIX гасырның беренче яртысында, патша Россиясендә бик күпләп русларга татар теле өйрәтү өчен үзөйрәткечләр чыккан. Бүгенге көндә безнең китапханә фондларында шушы вакытта чыккан 38 кулланма барлыгы билгеле. Без аларны өйрәндек, тикшердек. Революциядән соң бу эшне үз кулына хезмәт герое, профессор Мөхетдин Корбангалиев ала. Ул вакытта уку йортларында, төрле оешмаларда, һәр завод-фабрикада татар теле түгәрәкләре оештырыла. Мөхетдин Корбангалиев шушы һәр оешмадагы эшләгән, татар телен өйрәнә торган кешеләр өчен аерым-аерым китаплар яза.

1990нчы елларда татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ бик зур була. Безнең остазыбыз Флера Сафиуллина ул ихтыяҗны канәгатьләндерү юлына басты. Белемле, тәҗрибәле профессор буларак, ул XIX гасырдагы үзөйрәткечләрне өйрәнде һәм безне, яшьләрне үз тирәсенә җыйды.

Шуннан башлап без бергә, иңгә-иң куеп хезмәт итәбез. Кадрия Сөнгатовнаның каләменнән бик күп төрле кулланмалар, төрле үзөйрәткечләр, 1-11 сыйныфлар өчен уку әсбаплары чыкты. Аның кайберләрен без бергәләп эшләдек. Бүген без шушы барлык хезмәтләрнең эталоны, иң югары ноктасы булган бик матур китапны күрәбез. Ул да башка хезмәтләр кебек уңышлы булсын», – диде Әлфия Йосыпова.

Әлфия Йосыпова: «Бүген барлык хезмәтләрнең эталоны, иң югары ноктасы булган бик матур китапны күрәбез»

Фото: Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты матбугат хезмәте, Дарья Анферова

«Алга таба әлеге китапның нәтиҗәләре шатлыклы булсын»

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы мөдире Мәдинә Саттарова Кадрия Фәтхуллованың китаплары татар телен өйрәтү өчен оештырылган төрле курсларда куллануларын искәртеп узды.

«Әлеге китапның нәкъ шушы көннәрдә бастырылуын, минем символик рәвештә, татар теле курслары белән дә бәйлисем килә. Әлеге вакытта Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Республикабыз җитәкчелегенең матди ярдәме белән даими оештырыла торган татар теле курсы эшләп килә.

Беренче көннәрдә узып киткәндә русча исәнләшкән укучылар, берничә дәрестән соң татарча исәнләшә, татарча сораулар бирә башладылар. Бу – безгә тагын да канатлар куя торган күренеш. Алга таба әлеге китапның үз укучылары табылсын, нәтиҗәләр шатлыклы булсын», – диде ул.

Мәдинә Саттарова: «Алга таба әлеге китапның үз укучылары табылсын»

Фото: Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты матбугат хезмәте, Дарья Анферова

«Китап – татар телен өйрәнү өчен бик кулай»

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Татар тел белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Галиуллина әлеге китапны тел өйрәнү өчен кулай, бүгенге заман таләпләренә җавап биргән отышлы хезмәтләрнең берсе дип атады.

«Китапта QR-код буенча кереп, аудио текстлар тыңлау мөмкинлеге бар. Һәрбер темага кимендә ике аудио тәкъдим ителә. Ягъни, укучы татар телен өйрәнгән вакытта сөйләм телен тыңлый, аның үзенчәлеген тотып кала ала. Телебезнең үзенә генә хас яңгырашы, җөмлә төзелешен истә калдыра. Китапның беренче битләреннән үк татар сөйләм әдәбе күрсәтелеп бара. «Исәнмесез»дән башлап, ахырга кадәр татар ничек сөйләшкәне күрсәтелгән. Сүз табигый тел агышы турында бара, бу телне ясалма үзләштерү түгел, аны кабул итү күпкә уңайлырак.

Тагын бер үзенчәлек – татар халык авыз иҗатына зур игътибар бирелү. Биредә татар халык әкиятләре, фразеологизмнар белән таныша алабыз. Гомумән, бу китап татар телен өйрәнү өчен бик кулай һәм бүгенге заман таләпләренә җавап биргән отышлы хезмәтләрнең берсе.

Грамматика бирелешенә дә игътибар итәсем килә. Күпләр әйтә инде: «Ни өчен грамматика шулай күп бирелә?» – дип. Бу – үзөйрәткеч, ул һәр шәхеснең таләбенә чыгып бирелә. Грамматика татар галимнәренең соңгы казанышларын исәпкә алып, яңалыкларны истә тотып һәм барлык таләпләргә таянып эшләнгән».

Гөлшат Галиуллина: «Укучы татар телен өйрәнгән вакытта сөйләм телен тыңлый, аның үзенчәлеген тотып кала ала»

Фото: Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты матбугат хезмәте, Дарья Анферова

Китап тәкъдим ителгәннән соң Кадрия Фәтхуллова барлык катнашучылар өчен дә тренинг үткәрде, аның барышында моңа кадәр беркайчан да татар телен өйрәнмәгән катнашучылар үзләрен сынап карады. Алар телнең төп һәм иң мөһим сүзләрен үзләштерде, кыска гына диалоглар төзеп карады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар