Тел комиссиясе өләшкән миллионнарга шедеврлар язылдымы?
Татарстан Президенты карамагындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан ителгән ябык әдәби конкурсның эшендә «Татар-информ» хәбәрчесе дә катнашты.
Татарстан Президенты карамагындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан ителгән ябык әдәби конкурска Лилия Гыйбадуллина исемен бирергә тәкъдим ителде. Моны тележурналист Алмаз Гафиятов шаяртып кына әйткән кебек булса да, сүзләрендә хаклык бар — Лилия Гыйбадуллина бу конкурсның өч номинациясендә дүрт призлы урынга лаек булды. Шуның өчесе «әдәбиятның йөзек кашы» саналган шигърият номинацияләрендә.
Татарстанда татар әдәбияты тарихындагы иң масштаблы конкурс булгандыр, мөгаен. 10 номинациягә призның гомуми күләме — 3 млн. 895 мең сум. Шуның 2 млн. 695 сумын кемнәр аласы билгеле инде — конкурс комиссиянең карары матбугатта чыкты. Ә комиссиягә тәкъдим ителгән 15 роман призлы өч урын өчен көч сынашачак. Беренче урын ярты миллион сумны тәшкил итә.
Конкурска бер үк автор чиксез күләмдә әсәрләр җибәрә ала иде. Җибәргәннәр дә. Конкурс комиссиясе рәисе Ркаил Зәйдулла әйтмешли, акча турында сүз чыкса, безнең халык активлашып китә. Ә моның нәрсәсе начар? Акча — илһам чыганагы. Кемдер алай түгел дигән булып бәхәсләшә икән, калдырыгыз премиягезне, әйтик, милләт файдасына!
Конкурсның үткәрелүе өчен җаваплы «Казан утлары» журналы мәгълүматларына караганда, конкурска 36 повесть, 79 хикәя, 23 поэма, 865 шигырь килгән. Үсмерләр әдәбияты буенча 12 повесть, 11 хикәя һәм 36 шигырь кабул ителгән. Балалар әдәбияты буенча 36 хикәя һәм 357 шигырь тапшырылган. Җәмгысы — 1455 эш.
Конкурс комиссия әгъзалары исемлеген Рөстәм Галиуллин сер итеп саклады, алар беренче тапкыр Язучылар берлегендә оештырылган конкурс утырышында гына очрашты. Беренче фикерләр дә, бәхәсләр дә шунда яңгырады.
«Моңарчы барысы да гадел барды. Урыннарны гадел итеп чыгару — сезнең намуста. Җиңүче әсәрләр „Казан утлары“, „Ялкын“ да, „Сабантуй“ да басылачак, Татарстан китап нәшриятында китаплар бастыру карала, pdf форматында да интернетка урнаштырылачак. Шуңа безнең йөз кызармаска тиеш», — дип башлады Рөстәм Галиуллин.
«Намус сүзе монда дөрес кулланылмады, „сезнең зәвыкка бәйле“ дияргә кирәк, — дип төзәтте Ркаил Зәйдулла. — Намус дигәннән, безнең язучылар намуслы, минем янга, мәсәлән, шундый әйбер җибәргән идем, игътибар итегез әле дип бер кеше дә килмәде», — дип дәвам итте ул.
Разил Вәлиев: «Арада үткен каләм белән язылган әсәрләр дә шактый»
«Әдәбиятның йөзек кашы» дип шигърияттән башладык. Шигырь-поэма номинациясе өчен җаваплы кешеләр — Зиннур Мансуров, Разил Вәлиев һәм комиссия рәисе Ркаил Зәйдулла үзе иде. Аларның зәвыклары, үзләре әйткәнчә, «80 процентка туры килә» булып чыкты.
Разил Вәлиев: «Әдәбиятны укучы юк, язучы юк, диләр. Мин укучы юк дигәнгә ышана да башлаган идем, әмма язучы юк дигәнгә ышанмыйм — алар бик күп, бу сөендерә. Шигырьләрне ай буе укыдым. Дөрес, аларның төрлесе бар. Күңелне иң борчыганы — авторларның 80-90 проценты өлкән яшьтәгеләр, пенсионерлар. Күбесенең темасы — үткәнне, балачакны, авылны сагыну һәм башкалар, һәм башкалар. Мин монда гаеп күрмим. Арада үткен каләм белән язылган әсәрләр дә шактый. Шигырьләрдә фикер булсын һәм образлы фикерләү булсын!
300дән артык әсәрдән 14ен сайлап куйган идем, ни гаҗәп — Ркаил сайлаганнар белән туры килә булып чыкты. Мин I урын бирергә тәкъдим иткән әсәр турында: „Шигырь образлы тел белән язылган, көе-моңы бар — җырлап тора. Шигырь техникасы да камил“, дип язып куйганмын».
Кыскасы, безнең өч халык шагыйре бер сүздә булып, Лилия Гыйбадуллина шигырьләренә, бер үк кеше икәнен белмичә, әлбәттә, I һәм II урыннарны бирде, аннары булгач-булгач булсын диеп, «Иң яхшы поэма» дип тә аның әсәре билгеләнде. Разил Вәлиев беренче урын алган поэманы «Башкаларыннан аерылып тора», дип бәяләде. Дөрес, ул I урын алган «Нәүрүзбәк» белән II урын алган «Шоңкар» бер үк автор түгелме икән дигән шик белдергән иде. Әмма «Приз авторга түгел, әсәргә бирелә», дип теманы яптылар. Шулай итеп, безнең ир-ат шагыйрьләребез Лилия язган әсәрләрне иң яхшы дип тапты. Алар III урынны да хатын-кызга биргән булып чыктылар. Фәрсия Зиннурова — Түбән Кама шәһәреннән педагог ханым.
Лилиянең соңрак балалар һәм үсмерләр прозасы буенча да I урында булуы ачыкланды. Шулай итеп Чаллыда яшәүче шагыйрәбез Лилия Гыйбадуллина өч номинациядә дүрт урын алды. Дөрес, соңыннан Лилия Ркаил Зәйдуллага: «Гел мин җиңәрлек булгач, әдәбиятыгыз шул чама гына, димәк», дип тә әйткән ди. «Әче телле икән», диде Ркаил Зәйдулла. Болары, әлбәттә, соңрак.
Дания Заһидуллина: «Әдәбиятка психологизм алымының җитешмәвен күрәм»
Проза әсәрләре өчен әдәбиятчы галимнәр Дания Заһидуллина, Флера Сәйфуллина, Әлфәт Закирҗанов һәм язучы Факил Сафин белән шагыйрь Газинур Морат җаваплы иде.
Дания Заһидуллина: «Әсәрләрне шактый күп укыдым. Катнашучыларның күплеге шатландыра. Укыган проза әсәрләре арасында жанр төрлелеге күзгә ташлана — тарихи әсәрләр дә, фантастика да, хәтта альтернатив тарих та бар, эксперименталь типтагы әсәрләр дә очрый. Бу төрлелек прозаны көче турында сөйли торгандыр. Гомумән алганда, бертөрлелек тә бар, ул берничә тискәре сыйфат белән бәйледер. Беренчесе — публицистика белән әдәбиятның аерылып бетмәве, икенчесе — тематик һәм проблематик тарлык, нигездә, сугыш чоры, шәхес культы вакыйгалары сурәтләнә, заманча вакыйгалар җитешми. Әдәбиятчы буларак, әдәбиятка психологизм алымының җитешмәвен күрәм. Мин бәя куйганда әсәрнең яшь кешегә кызыклы булуын, тәрҗемә итәсең икән, башка халыкка да кызыклы булу ягыннан карадым. Эчтәлеге һәм формасы буенча заманча әсәр булырга тиеш дигән критерийны өстен куйдым. Мәсәлән, „Йосыф“ дигән авторның „Глобуста узган дәрес“ дигән хикәясен югары бәяләдем, „Җиләк пешкән чагында“ дигән повестька югары бәя куйдым».
Ххх
Конкурска «Үсмерләр әдәбияты» номинациясенә «Самат, кара король һәм кызыл сөяк» повесте бирелгән иде, әмма ул баштан ук төшеп калды. Чөнки авторы билгеле: Сөмбел Гаффарованың ул әсәре Кариев театрында эскиз буларак буларак куелды, димәк, нигезләмәгә каршы килә.
Шулай ук «Үсмерләр әдәбияты. Повесть» номинациясенә бирелгән «Исемлек» әсәре «Повесть» номинациясенә күчерелде. Чөнки ул язылышы буенча берничек тә үсмерләр аудиториясенә бармый.
Жанры тәгаенләнмәгән яки «Повесть» дип күрсәтелгән, әмма күләме буенча романга тарткан әсәрләр «Роман» номинациясенә күчерелде.
Конкурсның чыннан да гадел булуын күрәстү өчен ике фикер алышудан өзек китерәм.
Аның берсе — өлкәннәр өчен «Хикәя» һәм «Повесть» номинацияләре җиңүчеләрен билгеләү иде. Үлсәү тәлинкәсендә — 300, 200, 150 мең сум һәм 100. 75, 50 мең сум.
Икенче турда фикер алышканда «Бохар мәчесе» псевдонимы белән язган авторның «Ләләләр» дигән әсәренә I урын биреп, башкаларга урын биреп тормаска дигән фикер дә яңгырады. Әмма әсәрләрнең кайбер кимчелекләре барлыгы искәртелгән хәлдә II һәм III урыннар билгеләнде.
Бер бәхәс тарихы
Повесть номинациясе аеруча бәхәсле булды. «Сталин әйтмешли, кул астында булган язучылар белән эшләргә туры килә», — диде Газинур Морат зарланучыларга каршы. Әйтик, «Үтте инде» повесте буенча фикер алышу болайрак барды:
Ркаил Зәйдулла авторны якларга тырышты: «Әсәрне укыганда әби сөйләгәннәр искә төште».
Дания Заһидуллина: «Тәүбә итү әсәрләрен язу вакыты үтте бит инде. Без ул әсәрләр белән кая барабыз соң?! Шушымыни безнең идеалыбыз?!».
Газинур Морат: «Әсәрне укып чыккач менә нәрсә дип язганмын: «Автор сугыш чорында хатын-кызларның тылда күргәннәрен кырыс буяулар белән сурәтләп, тетрәндергеч итеп, төзек әдәби тел белән бәян итә».
Дания Заһидуллина: «Нурихан Фәттах бу торф чыгаруга баруларны 1985 елда язган бит инде. Кайда соң моның яңалыгы?»
Газинур Морат әсәрдән өзек китерде: «…Фронт сызыгы безнең йөрәк аша да узды ул. Авырлык күрү өчен ут эченә керү мәҗбүри түгел, утны янәшәдәге кешеләр дә яга ала».
Дания Заһидуллина: «Болар бөтенесе Нурихан Фәттахта бар»,.
Ркаил Зәйдулла яклавын дәвам итте: «Мин яңалык димим, әмма тәэсир итә бит».
Газинур Морат: «Монда кырыс реализм. Нурихан Фәттах ул вакытта болай ук яза алмаган».
Ркаил Зәйдулла: «Ул аны үзгәртеп кору вакытында чыгарды… Нурихан Фәттахны беркем дә инкарь итми… Бу әсәрдә публицистикага төшеп китү бар инде», — дип позициясен бирә башлады Ркаил Зәйдулла.
Газинур Моратның позициясен бирәсе килмәде: «Теле шаккаткыч бит — кем язды икән моны?!»
Ркаил Зәйдулла: «Без синең юлдан барганга күрә бу әсәрне яклыйбыз бит инде, Дания ханым! „Социально-общественное звучание“, русча әйткәндә. Башка әсәрләргә караганда, социаль-иҗтимагый яңгырашы бар моның. Бу үзешчәнрәк инде…»
Рөстәм Галиуллин: «Нишләптер бу әсәргә I урынны күп кеше бирмәгән…» дип җайлап кына өстәп куйды Рөстәм Галиуллин. Җәй буе җанисәп проблемалары белән Башкортстаннан кайтып кермәгән язучы әсәрләрне укып утырмагандыр, шуңа бәхәс вакытында тик кенә торды ул.
Ркаил Зәйдулла: «Факил Сафин бәяләренә карасак, үткәреп торасы да юк конкурсны… Мин бит шундый шәп әйберләр килә дип сөйлим. Чыннан да, әйбәт әсәрләр бар бит».
Дания Заһидуллина: «Бар инде әйбәт әйберләр. „Исемлек“ повесте соңыннан килеп керде, шәп әйбер!»
Ркаил Зәйдулла: «Соңыннан түгел инде, „Үсмерләр әдәбияты“ номинациясеннән төшеп калды да, монда күчердек».
Газинур Морат сүзнең читкә китә барганын күреп, яңадан бәхәс темасына кайтырга тырышты: «Социаль яктан бу көчле әсәр. Манкортлаштыру, зомбилаштыру бара… Авторы кем икән? Тагын Гыйбадуллина булмасын…»
Дания Заһидуллина: «Булмас. Аның теле андый түгел».
Газинур Морат: «Үтте инде» иң мөкаммәл тел белән язылган».
Ркаил Зәйдулла: «Әсәрне укыганда әби сөйләгәннәр искә төште. Моның авторы хатын-кыз дип уйлыйм. Мине хатын-кыз иҗатын өнәми диләр…»
Дания Заһидуллина: «Айгөл Әхмәтгалиевадыр, бәлки…»
Рузилә Мөхәммәтова: «Конкурска язмадым, диде».
Ркаил Зәйдулла белән Газинур Морат беравыздан: «Алар бөтенесе шулай ди…»
Ркаил Зәйдулла: «Айгөл катнашмаса, „Туй не удался“ була инде. Шулай да, әйдәгез, „Үтте инде“ әсәренә әйләнеп кайтыйк әле. Бу теләсә кемгә уңайсызланмыйча укыта алырлык әсәр дип уйлыйм».
Рөстәм Галиуллин: «Үтте инде» һәм «Исемлек» — кайсын сайлыйбыз?»
Дания Заһидуллина: «Барысы да II урынлык. Әйдәгез, «Тик син генә» әсәренә II урын бирик, «Исемлек» белән «Үтте инде”гә — III урын».
Ркаил Зәйдулла: «Ничек инде, 1000 еллык татар әдәбиятында I урын алырлык әсәр булмасын!
Газинур Морат: «Дания ханым, киң күңелле булыйк! I урын бирмәсәк, бөтенесен Лилия Гыйбадуллинага биреп бетердегезме әллә, диячәкләр».
Ркаил Зәйдулла: «Рузилә, «Үтте инде” нең авторы хатын-кыз булуын чамалап, Ркаил бик каты яклады, дип яз яме». (Яшьлегендә әйтелгән «Ата сандугачлар гына сайрый» дигән канатлы сүзләре өчен гомере буе акланырга туры килерме икән аңа дип уйлап куйдым әлеге сүзләреннән соң. Авт.)
Газинур Морат: «Тик син генә” не I урынга чыгарсак…»
Ркаил Зәйдулла: «Аны укыгач, яшисе килми башлый…»
Азактан Ркаил Зәйдуллага, рәис буларак, җитди карарга килергә кирәк булды — кайбер әгъзаларның икеләнүләренә карамастан, җиңүчеләр исемлеген ул раслады. Бисмилла итеп конвертларны ачтык.
Ркаил Зәйдулла: «Ихласлылыгы ягыннан һәвәскәр язучының әсәре көчлерәк»
Ркаил Зәйдулла: «Минем өчен проза әсәрен бәяләгәндә төп ориентир — анда шигъриятнең булуы. Кинаяләр, метафоралар, дөньяны образлы күрү бар икән, димәк, ул чын әдәби әсәр. Алар булмаса, очеркизмга тарта. Кызганыч, бездә шушы як өстенлек итә. Проза әсәрләрен укыганда поэзия җитенкерәмәде.
Миңа, мәсәлән, «Үтте инде» әсәре ошады. Бер әби язмышы аша татар халкының язмышын күрдем. 13-14 яшьлек балаларны торф чыгарырга җибәргәннәр… Үз кулларына атып сугыштан кайтучылар булган, төрле сәбәп белән бармыйча калучылар булган. Андыйларның халыкны, бигрәк тә, хатын-кызларны мыскыл итеп яшәгәннәрен беләбез. Югыйсә үз кешеләребез бит алар! Түрә-каралар… Әз генә форсат бирсәң, ул адәм актыклары яңадан калкып чыгачак. Шуңа күрә без бу әсәрне I урынга лаек дип таптык. Әлбәттә, публицистика ягына каера, дигән сүз дә булды. Хәзер мондый жанр популяр инде, нон-фикшн диләр аны. Конвертны ачып карагач, аны язучы буларак танылган кеше язмаганын белеп шаккаттым.
Бу конкурсның бер гыйбрәтле ягын күрәм — беркем белмәгән кешеләр җиңеп чыга. Без бит бөтен конвертларны ачып та тормадык, аларда әллә кемнәр калгандыр. Әдәбият шундый әйбер ул — бернинди дәрәҗәле исемнәр дә коткара алмый. «Повесть» номинациясендә II, III урынны алучылар — танылган язучылар — алар әдәби алымнарны белеп язганнардыр, ләкин колачлылыгы, ихласлыгы ягыннан һәвәскәр язучы әсәре көчлерәк.
Алга таба да мондый конкурслар кирәк дип саныйм. Акча исе чыккач, безнең халык бик энтузиастка әйләнә. Стимул булгач, әллә кемнәр иҗатка тотынган. Бәлки, хәзер укучылар арасында конкурс үткәрә башларгадыр. Рецензия язган яки берәр әсәр турында чыгып сөйләгән укучыларны бүләкли башларга кирәк. Чөнки чын укучы — язучының автордашы. Укучысыз язучы юкка чыгарга хөкем ителгән».
Хәзерге вакытта жюри әгъзалары романнарны уку белән мәшгуль.
Лауреатлар:
«Шигырь» номинациясе:
I урын — Лилия Гыйбадуллина (Нәүрүзбәк) «…көн коела уйчан тәрәзләргә»;
II урын — Лилия Гыйбадуллина (Шоңкар) «Кош юлы»;
III урын — Фәрсия Зиннурова (Кашкарый) «Туган телем».
«Поэма» номинациясе:
I урын — Лилия Гыйбадуллина (Әхмәр) «Гали Рәхим»;
II урын — Рафис Корбан (Бүре), «Казан»;
III урын — Марат Кәбиров (КАФ) «Автомат һәм шигырь дәфтәре».
«Проза. Хикәя» номинациясе:
I урын — Рүзәл Мөхәммәтшин (Бохар мәчесе) «Лаләләр»;
II урын — Ләйсән Низамова (Низам) «Тиле»;
III урын — Илсөяр Иксанова (Ишмәк) «Матәм».
«Проза. Повесть» номинациясе:
I урын — Наилә Харисова (Үксез бала) «Үтте инде»;
II урын — Марат Кәбиров (Марка) «Тик син генә…»;
III урын — Хәбир Ибраһим (Бала) «Исемлек».
«Шигырь» (балалар әдәбияты) номинациясендә:
I урын. Әнвәр Шәрипов (Шомырт), «Мин бит татар баласы».
II урын. Лилия Фәттахова (Л.Әхмәт) «Суалчан». Чаллы
III урын. Г.Гафарова (Назгөл), «Чыршылы аш», Башкортстан.
«Шигырь» (үсмерләр әдәбияты) номинациясендә:
I урын. Хәбир Ибраһим (Музей) «Айфон- патефон».
II урын. Йолдыз Шәрапова (∞) «Медальле эт».
III урын. Гөлүсә Батталова (Сабый акылы), «Җиләктә».
«Балалар әдәбияты. Хикәя» номинациясе
I урын. Лилия Фәттахова (Л. Әхмәт), Чаллы «Телефон иясе».
II урын. Булат Ибраһимов (Китап сатучы), «Азалия язмалары».
III урын. Фатыйма Гыйльметдинова (Гомәрия), «Күзәй эзләп үткән җәй».
«Үсмерләр әдәбияты. Хикәя»
I урын. Гүзәл Шакирова (Су малае) «Африкада өрәңге үсәме»;
II урын. Гүзәл Шакирова (Бала күңеле) «Җиләк тәме»;
III урын. Ләйсән Абдрахманова (Nisan), I had a friend… (Минем дустым бар иде).
«Үсмерләр әдәбияты. Повесть»
I урын. Лилия Гыйбадуллина (Хамис Сафиуллин) «Бишенче гомер».
II урын. Алмаз Гыймадиев (Тимербулат) «Киләчәктән килгән малай».
III урын. Илдус Диндаров (Ризаетдин) «Ак төннәрнең кара көннәре».
Җиңүчеләргә каралган премия суммалары:
«Роман» номинациясендә:
I урын — 500 000 сум
II урын — 400 000 сум
III урын — 300 000 сум
«Повесть» номинациясендә:
I урын — 300 000 сум
II урын — 200 000 сум
III урын — 150 000 сум
«Поэма» номинациясендә:
I урын — 200 000 сум
II урын — 150 000 сум
III урын — 100 000 сум
«Хикәя» номинациясендә:
I урын — 100 000 сум
II урын — 75 000 сум
III урын — 50 000 сум
«Шигырь» номинациясендә:
I урын — 40 000 сум
II урын — 30 000 сум
III урын — 20 000 сум
«Повесть» (үсмерләр әдәбияты) номинациясендә:
I урын — 300 000 сум
II урын — 200 000 сум
III урын — 150 000 сум
«Хикәя» (үсмерләр әдәбияты) номинациясендә:
I урын — 100 000 сум
II урын — 75 000 сум
III урын — 50 000 сум
«Шигырь» (үсмерләр әдәбияты) номинациясендә:
I урын — 40 000 сум
II урын — 30 000 сум
III урын — 20 000 сум
«Хикәя» (балалар әдәбияты) номинациясендә:
I урын — 100 000 сум
II урын — 75 000 сум
III урын — 50 000 сум
«Шигырь» (балалар әдәбияты) номинациясендә:
I урын — 40 000 сум
II урын — 30 000 сум
III урын — 20 000 сум