news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Теләүчеләр рәхим итегез» — Салават Фәтхетдинов туган көнен кайда үткәрәчәк?

Җырчы гомер бәйрәмен туган якларында бәйрәм итәргә булган.

news_top
«Теләүчеләр рәхим итегез» — Салават Фәтхетдинов туган көнен кайда үткәрәчәк?
Рамил Гали

Җырчы Салават Фәтхетдинов үзенең туган көнен туган ягы Башкортстанда уздырырга булган. «Беренче тапкыр Уфада туган көн. Теләүчеләр рәхим итегез. 10 гыйнварда, Яшьләр сараенда», — дип ул инстаграмга афишасын урнаштырган.

Концертта Салаваттан тыш Айдар Галимов, Данир Сабиров, Марат Яруллин, Әнвәр Нургалиев, Лилия Биктимерова һәм Фәдис Ганиев, Рифат Зарипов, Ришат Фазлыйәхмәтов һәм башкалар катнаша.

"Уфа халкының бәхете бар. Тагын бәйрәм көтелә икән", "Туган көнне сәхнәдә бәйрәм итү артист өчен бик яхшы традиция", - дип сөенгән җырчының тыңлаучылары.

Туган ягы булгангадыр инде, Уфадагы чикләүләр Салават абыйга кагылмаган. Югыйсә әле декабрь аенда гына Фирдүс Тямаевның Уфа концертлары өзелгән иде. «Хат килеп төште — рөхсәт юк. Бик кызык сәбәпләр аркасында», — дип сөйләде ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар