Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Теләче барыбер чемпион! Ура!» Теләчедә көрәшчеләрне данладылар

Теләче районы 2019 елда көрәш буенча дүрт иң зур ярышта беренчелекне алды. Шушы уңайдан район җитәкчелеге көрәшчеләрне, аларның остазларын һәм хөкемдарларны бер табын янына җыйды.

news_top_970_100
«Теләче барыбер чемпион! Ура!» Теләчедә көрәшчеләрне данладылар
Салават Камалетдинов

Нәҗип Хаҗипов: «Спорт — ул команда. Ә мин командада эшләргә яратам»

Теләче районында 14 меңләп кеше яши. Теләче — спорт районы. Районның спорт бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Ибраһимов сүзләренчә, халыкның 44,5% спорт белән шөгыльләнә. Ә 430 кеше көрәш секциясенә йөри икән. Теләче районы, спорт корылмалары, гомумән, спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру буенча Россиядә иң яхшылар рәтендә ди ул.

Әле көрәш буенча Республикакүләм иң зур дүрт ярышта да чемпион калган Теләче батырлары гына ни тора. 2019 елда Теләче командасы «Ватаным Татарстан» газетасы призларына узучы Муса Җәлил исемендәге турнирда, Данил Галиев истәлегенә, шулай ук Авыл хуҗалыгы министрлыгы призларына узучы ярышларда һәм Республика беренчелегендә чемпион калып, дүрт кубокны киштәләренә куйды.

Теләче үз батырлары белән чыннан да горурлана. Шуның өчен дә район җитәкчелеге көрәшчеләргә ярдәм итәргә генә тора. Торырга йортын, эшләргә эшен дә табып бирәләр — Теләчегә кайтсын гына да, Теләче өчен көрәшсен. Әлеге мәҗлес моның тагын бер дәлиле.

Әйтеп үтәргә кирәк: мәҗлестә көрәшчеләр генә түгел иде. Кунаклар рәтендә хуҗалык башлыклары да утырды. Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов моны «район — ул бер организм» дип аңлатты.

— Табигать тарафыннан һәр кеше дә нинди дә булса мөмкинлекләр бирелә. Һәр кем тормышта үз юлын таба. Менә бүген көрәшчеләр белән очраштык. Мин Теләчедә эшли башлагач ук, монда һәр спортчыга да ярдәм булачак дигән, русча әйткәндә «установка» куелды. Без эшләгән вакытта ярдәм итү беркайчан да туктатылмас. Чөнки спорт өлкәсендә эшләгән кешеләр — алар бер дөнья. Алар һәрвакытта да үзләре алдына куйган бурычларны үти, бер-берсенә һәрвакыт ярдәм итә.

Хуҗалык башлыклары да монда. Күбесе килә алмады. Алга таба мондый чаралар гел шулай узачак. Бер-беребезне аңлап, һәрчак ярдәмләшеп яшик, егетләр. Район — бер организм ул.

2019 елда матур эшләдек.

Дүрт иң зур ярышта дүрт кубок алу — үзе бер батырлык.

Икенче елга бәлки нәкъ шушы состав белән җыелмабыз, бәлки артырбыз да. Яңа елда барыгызга да уңышлар, — диде район башлыгы.

Теләчедә әлеге традиция бар иде инде. Җитәкчелек алмашы гына аны бетереп атмаган. (2019 елның 18 сентябрендә Татарстанның Теләче районы башлыгы итеп Нәҗип Хаҗипов билгеләнде. Район белән моңа кадәр идарә иткән Илдус Зарипов Лаеш районы башлыгы итеп вазифаларына күчкән иде — ИТ). Җитәкчелекнең көрәшчеләр белән бер дулкында булуы куандыра. Чөнки үз районнарындагы көрәшчеләрне бар дип тә белмәгән башлыклар да аз түгел.

— Нәҗип Нәкыйпович, көрәшне сөюегез күренеп тора. Әллә үзегез дә көрәшә идегез?

— Малай чакта, яшь чакта, студент елларында көрәшкән булды. Тик профессиональ рәвештә көрәшеп китмәдем. Гаилә, эш мәшәкатьләре өстәлде. Көрәшнең нәрсә икәнен белеп үстем. Сабантуйларда көрәшә идек. Ветеринар академиядә укыган елларда Мәгазь абый әзерли иде безне. Армиядә классик көрәш белән шөгыльләндек. Тормыш — үзе көрәш инде ул.

— Теләче — көрәшчеләр төбәге икәнен беләбез. Җитәкчелек алмашы халыкны бераз дулкынланырга мәҗбүр итте. Яңа кеше яңача эшли дигән кебек.

— Бу очракта көрәшне генә аерып алу кирәк түгелдер. Гомумән, спортта булган кешеләр — алар аек акыл белән фикер йөртә, алар оештыручан, алларына куйган максатны ничек итеп булса да башкарып чыга. Тормышта бит әле авыр хәлләр дә булгалый. Андый очракларны күп күрдек инде. Спортчылар һәрвакыт бер-берсенә ярдәм итә.

Хуҗалык җитәкчесеме ул, эшмәкәрме ул — мөһим түгел. Спортта икән — алар белән эшләве дә җиңел. Алар — команда. Мин командада бер-береңне аңлап, санлап эшләргә яратам. Марат Готович белән дә командада эшләдек. Бергә тотынсаң — бөтен бурычларны да үтәп, кыенлыкларны да җиңеп була. Гомумән, спорт ул этәргеч функциясен үти.

— Киләчәктә дә планканы югары тотар өчен нинди эшләр алып барыла?

— Минем теләк — Теләчедә яшәүчеләр арасында спорт осталарын арттыру. Көрәштә генә түгел. Һәркем үзенә ошаганын сайлый. Хоккейчылары була, футболчылары була. Алар өчен бары шартлар булдырырга кирәк. Шартлар, Аллага шөкер, алдагы җитәкчелек тарафыннан булдырылган. Төп бурыч — шартлардан дөрес файдалану, үзебезнең тренерлар белән бергәлектә үзебездәге өметле балаларны үстерү.

Әле бер атна элек кенә көрәшче балаларны җыйган идек. Балалар бакчасыннан башлап, чыгарылыш сыйныф укучыларына кадәр 60ка якын бала булды. Тренерлар да әйтә: алар арасында өметле балалар бар. Балалар белән эшләргә генә кирәк шул. Бәлки алар арасында булачак Татарстан, Россия, дөнья чемпионнары бардыр.

Равил Хәйруллин: «Дүрт кубок оту — ул феномен»

Тантаналы мәҗлестә Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин да катнашты. «Төньяк районнар — көрәшле халык», — диде ул Балтач, Саба, Кукмара һәм Теләче районнарына ишарәләп.

— Узган гасырның туксанынчы еллар — көрәшнең үскән чагы иде. Ул чакта да Арча, Балтач, Кукмара, Теләче беренче урын өчен ярыша-ярыша көрәшә иде. Шул еллардан алып Теләче көрәшчеләре беренче бишлектән төшмәде.

Җитәкчеләр көрәшкә һәрвакыт игътибарлы булды. Көрәш белән янган кеше район башлыгы була икән, бу районда һичшиксез көрәш тә булачак. Республикада көрәш өлкәсендә бик пассив булган районнар да бар. Аларны да тегеләй-болай китереп, селкеткәләп карыйбыз. Тик күңелләрендә юк икән, нишләтсәң дә нәтиҗәсе булмаячак.

Бер сезон эчендә дүрт кубокны да оту — ул бик сирәк күренеш. Бу — феномен. Марат Готыф улы да әйтә: «Равил, барып кайт әле. Нишлиләр алар Теләчедә?» — ди.

Без, төньяк районнар, көрәш белән җенләнгән халык. Беренче унлыкка Әлмәт тә, Чаллы керергә мөмкин. Илдус Илдарханов язды бит: «Без көрәшле халык», — дип. Без чыннан да көрәшле халык. Киләчәктә дә тудырылган шартлардан файдаланып, матур итеп әзерләнергә, көрәшергә язсын, — диде Равил Гарифулла улы.

«Раил, улым, Теләчегә кире кайтасың килмидер?»

Бәйрәм мәҗлесенә хәзерге вакытта Теләче өчен көрәшүче егетләрне генә түгел, гомумән, Теләчегә, көрәшкә катнашы булган кешеләр дә чакырылган иде. Җирле эшмәкәрләр, көрәш ветераннары, әйтеп үткәнемчә хуҗалык башлыклары. «Татарстан яшьләре» газетасы баш мөхәррире Атлас Гафиятов та: «Остазлар, җанатарлар булмыйча, көрәшчеләр генә утыра икән, ул инде бәйрәм булмый», — диде.

Хәзер Биектау өчен көрәшүче, тик Теләче районының «йөзек кашы» булган, күп тапкырлар Татарстан, Россия һәм дөнья чемпионы Раил Нургалиев та килгән иде.

Нәҗип Нәкыйп улы исә: «Теләче районының ишекләре һәркем өчен дә ачык. Монда элек Теләче өчен көрәшеп, хәзер төрле сәбәпләр аркасында башка җиргә күченгән кешеләр дә бар. Безнең өчен читләр юк. Сез барыгыз да Теләче кешеләре», — диде.

Мәҗлескә кунак булып килгән Кыш бабай да Раилне «чеметеп» алды әле. «Рәхмәт, улым, хөрмәт итеп кайтканың өчен. Кошларның да, көз көне киткәч, язын кире әйләнеп кайта торган гадәтләре бар, улым. Синең дә кире кайтасың килмидер? Алай-болай Теләченең данын яңадан яклый башласаң, икешәр катлы өйләр салып бирәбез сиңа, улым», – дип шаяртып алды очлы телле Кыш бабай. Белә тагын кемгә барып, нәрсә дияргә дә. Сорауны кабыргасы белән куйды бит. Раил аңа: «Теләчеләр барыбер чемпион», – дип җавап бирде.

Җор телле Кыш бабай Марий Элдан Муса Галләмовны да белә булып чыкты. «Әйдә, Муса, син дә Теләчегә күченеп кайт», — ди. Аннары Теләче Кыш бабаеннан көлке-минутка сезгә: «Әле дөрес булса, АТП директоры булып эшлисең, ди. Муса машиналар белән Теләчегә кар ташый икән дип ишеттем. Аның салымы Теләчегә буламы соң, маригамы?», — ди бу. Муса да акыллы, «Теләчегә инде» дип җавап бирде.

Кайтасың килмидер дигәннән. Менделеевск районында туган Ренас Кәлимуллин күптәннән инде Теләче өчен көрәшә. Тик аны барыбер «легионер» дип йөртәләр. Нәҗип Нәкыйп улы моңа да җавапсыз калмады. Ренас инде тулысынча Теләче кешесе булып килә икән бит.

— Хөрмәтле Казан кунаклары. Ренас — Теләченеке, читнеке түгел. Ренас хәзер гаиләсе белән Теләчедә тора. Теләчедә директор булып эшли. Бик булган егет. Шуңа күрә андый-мондый сүзләр язмагыз. Ул — безнеке, — диде.

Теләче районы өчен көрәшүче 18 көрәшчегә дә Теләче районы башлыгының рәхмәт хатлары һәм акчалата премия тапшырылды. Шулай ук остазлар һәм хөкемдарлар да бүләкләнде.

«Иң көчле көрәшчеләр — Татарстанда»

Муса Галләмов инде 8 ел Теләче өчен көрәшә икән. Быел Татарстан өчен көрәшер микән, Марий Иле өчен микән дип халык бераз борчылып та алган иде. Россия беренчелегендә Муса, Татарстан данын яклап, чемпион калды. Мусаның остазы Илдус абый Гарипов заманында аны «бары Теләчегә генә бирәм», — дип әйткән булган.

— Йошкар-Олада ныклап көрәш белән шөгыльләнә башлагач, безне бөтен ярышларга да кертәләр иде. Без хәтта Татарстан беренчелегендә дә катнашып йөрдек. Көрәшчеләр үскән саен аларның дуслары гына түгел, дошманнары да күбәя шул. Без Татарстан көрәшчеләрен карап, «алар кебек була алырбыз микән?» диешеп үстек. Чөнки иң оста, иң көчле көрәшчеләр Татарстанда.

Мусаны биектаулар да, әлмәтләр дә сорады. Ул чакта Мусаның үсеп килгән вакыты. Тик минем, тренер буларак, кылдый-мылдый районнарга бирәсем килмәде. «Төпле район булсын, көрәшчеләре булсын!» — дип сөйләшә идек Муса белән. «Татарстан беренчелеген җиңмичә, син чын көрәшче була алмаячаксың», — дип тә әйттем. Һәм без шулай Теләчене сайлап алдык, — диде данлыклы тренер.

«Теләче — чемпион! Ура!»

Сүзне заманында Татарстан беренчелекләрендә көрәшеп, Сабантуйлар батыры булып йөргән Фидаил Мортазинга биргәч, аның бик җор телле абый икәнлеген аңладым. Егетләрне мактады, үзләренә дә горурланырга кушты, чөнки аларны «первые парни деревни» диде ул. Аннары барысын бергә «Теләче — чемпион!» дип кычкыртты. Шуңа өстәп, өч тапкыр «Ура!» дип тә кычкырдылар. Бик бәйрәмчә булды, кыскасы, бик бәйрәмчә.

Гомумән, мәҗлес шулай җылы атмосферада барды. Барысы да дусларча сөйләшә, дусларча көлдереп тә ала. «Мин — җитәкче, син — хезмәткәр» дигән нәрсә бөтенләй юк иде. Нәҗип Нәкыйп улы теләгәненә иреште сыман тоелды — команда чыннан да ныгый. Кыскасы, Теләчегә бары дан! Ә башка районнарга Теләчене үрнәк итеп китерсәк тә буладыр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100