Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аны күреп, өлкәннәр елады» - Актаныш районында тегермән ташын һәйкәл иткәннәр

Актанышның Әҗмәт авылында сугыш чорына хәтле үк эшләгән җил тегермәненең ташын тапканнар.

news_top_970_100
«Аны күреп, өлкәннәр елады» - Актаныш районында тегермән ташын һәйкәл иткәннәр

«Ипи заводтан чыга», - дип яшәгән заманда Актанышның Такталачык авылында элеккеге тегермән ташын һәйкәл иткәннәр. «Кемнәрне генә туендырмаган, кемнәрне генә ачлыктан коткармаган бу тегермән ташы», – ди, ул ташны табып, урнаштырып куйган Такталачык авыл җирлеге башлыгы Марс Мансуров.

Җил тегермәне Әҗмәт авылы башында урнашкан була. Сугышка кадәрге елларда ук аны ниндидер рус авылыннан алып кайталар. Халыкны ачлык-ялангачлыктан коткарып калган тегермәннең аскы ташы гына сакланган. Аны 2021 елның ноябрендә Әҗмәт авылы буасы янында чүплек эттергәндә табып алалар. Ташны бурьян басып бетергән була, эченнән дә үлән үсеп утыра. Әҗмәтнең өлкән картларыннан сорашкач, бу ташның тегермән ташы булуы ачыклана. Кышка таба җир туң булу сәбәпле, тарихи ташны апрельдә генә кубарып алалар.

Тегермәнче Салих абый Шәехов 1909 елгы була. 1929 елны Әҗмәткә тегермәнче булып килә. Аның улы 1951 елгы Вәрис абый исән. Ул да шушы тегермәндә үскән. «Миңа кадәр дә бар иде бу тегермән дип әйтә иде әткәй. Мин ул тегермән ташын туганнан ук беләм. Гел шунда үстек. Тегермәнне үземнең эшләтеп караганым бар», – ди Вәрис абый.

1977 еллар тирәсендә су башнясын тышлыйбыз дип, кысасын икенче авылга алып киткәннәр, ташлары шулай таралып калган. Бер елны ташны фундаментка салам дип алып та киткән булганнар. Тик бәла-каза китермәсен өчен йортка кертмәскә дигән ырымнар белән кире кайтартканнар, ди. Шуннан ташлап калдырган булырга тиешләр инде аны.

Бу ташлар икәү булган, тик икенчесе ватылган. Актарып-актарып карадык, тик таба алмадык. Мондый тегермән ташын рәсемнәрдә генә күргән бар иде. Ватылмаган килеш сакланган мондый таш районда юк әле ул. Шул ташны урнаштырып куйган көнне сабый бала кебек изрәп йокладым, өстемнән йөк төшкән кебек булды, – дип сөйләде Марс абый.

Ташның диаметры – метр да 45 сантимер, киңлеге – 28 сантиметр. Бер-ике җирендә китек урыннары булса да, тегермән ташы яхшы сакланган. Ул ташны быел авыл Сабан туенда фотога төшү урыны итеп бастырып, матурлап куйганнар иде. Авылдаш Гәүһәрия апа Мусина тегермән ташына багышлап шигырь дә яза. Авыл халкы да, килгән кунаклар да раритет белән рәхәтләнеп фотога төшкән.

Кайчандыр әби-бабайларны туендырган бу таш безгә рәнҗеп ятадыр кебек тоелды. Халыкны ипиле иткән, ашлы иткән бит инде ул. Кемнәрне генә туендырмаган. Белеп торсыннар дип куясы килде инде моны. Өлкәннәр шул ташны күргәч еладылар. Нәрсәләр генә күрмәдек инде, искә төшә дип еладылар, – дип сөйли авыл җирлеге башлыгы.

Тегермән ташы янында ярма ташы да бар. Сабантуй көнне киндер капчыкка бодай да тутырып куйганнар иде. Анысын сорашып, авылдашларның берсеннән табып алалар. «Ярма ташы Галимә апаныкы. Бер уч ярма алып кайта идек тә, баз да тарттыра идек дип сөйлиләр олы апалар, абыйлар. Чөнки күрсәтергә ярамый, бер уч ярма өчен дә утырткан заманнар», – дип сөйләде Марс Мансуров.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 23 июнь 2022
    Исемсез
    Авылыбызны устерудэ бик куп эшлисез Марс.Бик зур рэхмэт сезгэ.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100