Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Театр һәм акча: «Дәүләтнең спектакль куелган бер тиене дә бушка тотылырга тиеш түгел»

Куелыш эчтәлеге буенча беренчел чыганакка тәңгәл килергә тиеш – федераль акчаларга спектакль куярга алынган дәүләт һәм муниципаль театрларга киңәш рәвешендә шундый шарт куелды. Хәбәрчебез театрларның репертуарлары буенча җыелган киңәшмәдә катнашты – «Интертат» шушы репортажны тәкъдим итә.

news_top_970_100
Театр һәм акча: «Дәүләтнең спектакль куелган бер тиене дә бушка тотылырга тиеш түгел»
Салават Камалетдинов, Рамил Гали, Илнар Тухбатов, Солтан Исхаков/архив

Быел театрларда нинди спектакльләр караячагыбыз өлешчә федераль акчаларга бәйле. Театрлардагы иң масштаблы сәхнә әсәрләре «Бердәм Россия» партиясенең «Кече ватан театрлары» һәм «Театр – балаларга» федераль проектлары финансларына куела.

Татарстанда әлеге федераль проектка игътибар зур. «Бердәм Россия» партия кураторы, ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова проект кысаларында чыгарылган һәр премьерада диярлек була. Театрлар, елга берничә мәртәбә, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе офисында яки Актерлар йортында җыелып, куелачак спектакльләрен җитәкчелеккә тәкъдим итәләр.

Шушы көннәрдә партия офисында үткән киңәшмәдә театрларның проектлары шактый нечкә иләк аша узды, кайбер проектлар үтә алмыйча, театр, аны алмаштырырга яки эшләп бетерергә кирәк, дигән бирем белән кайтып китте.

Белешмә: 2017 елдан бирле «Бердәм Россия» партиясенең «Кече ватан театрлары» федераль проекты буенча халык саны 300 меңнән азрак булган шәһәрләрдә урнашкан театрларга спектакльләр кую һәм матди-техник базаны яхшырту өчен акчалар бирелә. Татарстанда бу акчалар башта 11 (9 дәүләт һәм 2 муниципаль), аннары  12 (10 дәүләт һәм 2 муниципаль), былтырдан бирле 13 театрга бирелә.

Беренче елны – статусы авыл булу, ә проект «Кече шәһәр театрлары» дип аталу сәбәпле, Әтнә дәүләт театры кермәгән иде. Татарстан хөкүмәте һәм партиянең республика бүлекчәсе тырышты – Әтнә театры 2018 елдан бирле проектта катнаша һәм байтак спектакльләр чыгарды.

2022 елда проектка Актаныш муниципаль театры да кушылган һәм, 2 млн сумнан артыграк акча алып, 2 спектакль чыгарган. Гаҗәп инде – Татарстан театрларының һәрбер эшен диярлек белеп барам, дип уйлый идем – Актанышны белми калганмын. 

Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова: «2022 елда проектлар кысаларында 25 премьера булган, һәм алар 33 065 тамашачыны колачлаган. Яшь чикләре 12+ дип билгеләнгән, һәм без моңа бик шат. Жанрлар буенча комедияләр күбрәк. Чыганакларга килгәндә, заманча Россия әдәбияты урын алып тора. Алдагы елда бу – мәктәп программасы кысаларында булсын иде, дибез. Мәктәп укучысы, теманы дәрестә өйрәнүдән тыш, театрга барып та карый алса, яхшы була.

«Театр – балаларга» проекты буенча 4 театр катнаша. 14 спектакль куелган, һәм аларны 30199 тамашачы караган. Яшь чикләре – 12+. Федераль үзәк театрларга чакырылган режиссерлар белән эшләргә киңәш итә.

Без спектакльләрнең аудиториясен күзалларга һәм нинди фикер җиткерәсебезне белергә тиешбез. Спектакльнең классиклар буенча куелуы әһәмиятле. Куелыш эчтәлеге буенча беренчел чыганакка тәңгәл килергә тиеш. Тамашачының укыганы һәм караганы аерылмасын, ягъни, «мотивлар буенча» булмасын.

Милли классиклар әсәрләре дә, рус классиклары да куелсын, дибез. Әлеге спектакльләрне мәктәп балалары да карый алуы әһәмиятле. Кагыйдә буларак, театрлар әлеге проект буенча спектакльләргә куярга режиссерлар чакыра. Труппа өчен башка режисссерны белү кызыклы».

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова: «2017 елдан бирле безнең театрларда 217 премьера чыккан. Алар дәүләт һәм муниципаль театрларның репертуарына керде. Театр мәктәпләр өчен дә файдалы булырга тиеш. Ул өстәмә чыганак булып тора ала. Рус җәмгыяте дә моңа игътибар итүне сорады. Шунлыктан «Мотивлар буенча» дигән сүзләрне кулланмыйк».

Фәридә Исмәгыйлева: «Дәүләтнең спектакль куелган бер тиене дә бушка тотылырга тиеш түгел»

Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева: «Әлеге проект – театр эшчәнлегенең якты бер өлеше. Дәвамы булырмы икән дип, борчылып та алабыз. Әлмәт театры бу федераль проектның башлангычында ук тора: РФ Дәүләт Думасының тарихи утырышында Татарстанны тәкъдим итеп, республиканың кече шәһәр театрлары буенча тәҗрибәсе һәм кечкенә шәһәрдә театр яшәтү нечкәлекләре турында сөйләргә туры килгән иде.

Үткән ел Әлмәт театры өчен партия проекты акчалары буенча куелган спектакльләр уңыш китерде. Камил Тукаев куйган «Җил артыннан» һәм Айдар Җаббаровның Гаяз Исхакый әсәре буенча куелган «Ул әле өйләнмәгән иде» спектакльләре турында сүз бара.13 мартта «Җил артыннан» спектаклен, «Кече шәһәр театрлары» фестивале җиңүчесе буларак, Мәскәүдә уйнаячакбыз.

2017 – 2022 ел аралыгында Әлмәт театры федераль проект кысаларында 16 спектакль чыгарды. Алар 30дан артык халыкара, бөтенроссия һәм региональ фестиваль лауреаты булды.

Без федераль проект буенча чыккан спектакльләргә бәйле хисап алып барабыз. Дәүләтнең бер генә тиене дә бушка тотылырга тиеш түгел. Спектакль уңышлы бармаса, безгә бик кыен була. Андый спектакльләр булды, һәм без аның сәбәпләрен анализлыйбыз. Мәсәлән, бер елны әлеге спектакльләрдә төп рольләрдә уйнаган 2 артистыбыз фаҗигале рәвештә һәлак булды, һәм без ул спектакльләрне алардан башка тиешле дәрәҗәдә яңгырата алмаганбыздыр.

Минем бер тәкъдимем бар. Без федераль проект кысаларында куелган спектакльләр буенча гомуми цифрлар белән сөйлибез. Һәр спектакльнең ни дәрәҗәдә яңгырашы – барысы турында да мәгълүмат булсын иде».

Әлмәт театры киләсе елга федераль акчаларга 2е спектакль чыгарырга җыена. «Яңа татар пьесасы» конкурсы лауреаты Артур Ибраһимовның «Бабайның бабасы» пьесасы буенча Айдар Җаббаров спектакль куячак. Театр өчен Артурның Әлмәттә яшәгәнлеге дә кызыклы. Спектакль майда чыгарылыр, дип планлаштырыла.

2023 елның декабренә Әлмәт театры Муса Җәлилнең легендар «Алтынчәч» либреттосы буенча спектакль чыгарырга вәгъдә итә. Спектакль куярга билгеле яшь режиссер Мурат Абулкатинов чакырылган. Илгиз Зәйниев пьеса язачак.

Ленур Зәйнуллин: «Тамашачы проблемасы юк»

Әтнә театры директоры Ленур Зәйнуллин: «Без – гастрольләр театры. Премьера чыгарып, аны үз сәхнәбездә күрсәткәннән соң гастрольләргә йөри идек. Соңгы вакытта без шимбә көннәрендә репертуар спектакльләрен күрсәтә башладык. Чөнки күрше районнарның – Балтач, Арча, Мамадыштан һәм башкалардан – автобуслар алып, безгә спектакль карарга килүе күзәтелә башлады. Спектакльләрне театрга килеп карау ихтыяҗы бар. Безнең тамашачы проблемасы юк».

Әтнә театры 3 спектакль чыгара. Илгиз Зәйниевнең «Ямьсезем минем» спектакленең премьерасы июньдә көтелә. Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» трагедиясен Сойжин Жамбалова чыгара. Бу спектакль белән Әтнә театры яңа сезонын ачачак. Әхмәт Фәйзинең «Акчарлаклар» әсәре буенча музыкаль комедияне Рамил Фазлыев чыгарачак. Инсценировканы Альберт Шакиров әзерли башлаган.

Театрга «Ай тотылган төндә» трагедиясе буенча яшь чикләрен уйлап бетерергә тәкъдим ителде. 14+ дип кую максатка яраклырак булмасмы, дигән киңәш яңгырады.

Актаныш театры: «Эшләү теләгебез зур»

Актаныш театры директоры Алсу Хуҗина: «Безне шушы проектка кертеп җибәрүегез өчен зур рәхмәтләребезне әйтәбез. Без әле яңарак кына муниципаль театр булып эшли башладык. Моңарчы халык театры идек. Халык театры булганда да күп әсәрләр сәхнәләштердек – «Итил суы ака торур» йөзек кашыбызга әйләнде. Бу безнең – авылдагы халык театрлары белән бергә куелган зур проект булып тора. Безнең муниципаль театрда әле штатлар каралып бетмәгән. Әмма эшләү теләгебез зур. Зур әсәрләргә тотынырга ниятлибез. Театрыбызның үз режиссеры бар – Нур Хөсәенов. Ул кайткач, коллективыбызга яңа сулыш өрелде. Батулланың «Өйләнәм – бетте-китте», Фатих Әмирханның «Тигезсезләр», Илгиз Зәйниевның «Көтәм сине» спектаклен сәхнәләштердек.

Проект акчаларына без театр өчен кирәкле аппаратура алдык. Алга таба да кирәкле аппаратура алырга хыялланабыз».

2022 елда федераль акчалар хисабына куелган «Көтәм сине» спектакле белән театр хәзер дә гастрольләргә йөри. Айгөл Әхмәтгалиеваның «Кайтыр өчен китәм» пьесасы буенча Әлфия Авзаловага багышлап спектакль куелган. Театр аны драматургка махсус заказ белән яздырган. Театр спектакльне, профессиональ режиссер чакырып, «рәтләтеп» чыгарга җыена. Спектакль Әлфия Авзалованың юбилеена әзерләнә.

2023 елга Актаныш театры 2 әсәр сәхнәләштерергә уйлый. Берсе – шушы районда яшәгән һәм эшләгән хөрмәтле укытучының әсәре. «Икенчесе – «Тылсымлы төш», рус теленнән тәрҗемә әсәре. Ул балаларга утренникларда күрсәтү өчен дә уңайлы булуы ассызыкланды.

Әсәрләр партия һәм Мәдәният министрлыгы вәкилләрендә сораулар тудырды. Театрга һәвәскәр авторның моңарчы бастырылмаган билгесез әсәргә алынуга сак карарга киңәш ителде. Икенче әсәр – балалар өчен тәрҗемә әсәре дә төрле сораулар тудырды. Кыскасы, Актаныш театры федераль акчалар алачак спектакльләр турында тагын бер кат уйлый.

Буа театры директоры Раил Садриев киңәшмәгә онлайн кушылды. Театр Башкортстанда гастрольләрдә.

Раил Садриев: «Без инде проектның бер спектаклен чыгардык та»

Раил Садриев: «Без проект буенча 1 спектакльне чыгардык инде. Чакырылган режиссер Евгений Елесин «Небесный тихоход» спектаклен сәхнәләштерде. Шушы исемдәге фильм буенча чыгардык – авторлары белән килешеп эшләдек. Икенче проект – «А зори здесь тихие». Аны чыгарырга Владимирдан Владимир Кузнецовны чакырдык. Премьера март ахырларында булыр, дип торабыз. Май бәйрәмнәреннән соң милли темага спектакльгә алынабыз – танылган режиссер Сойжин Жамбалова киләчәк. Дүртенчесе – курчак спектакле булыр,дип торабыз. Әлегә шушы 4 спектакль күздә тотыла. Безнең 12 спектакль чыгарган вакытлар да булды.

Минем бер тәкъдимем бар. Без яңа бинага күчәргә җыенабыз. Бөтен театрларны әлеге проект буенча куелган берәр спектакль белән үзебезгә чакырасым килә. Түгәрәк өстәл дә уздырыр идек. Бу фестиваль кебек булыр иде».

Людмила Рыбакова: «Сез актив эшлисез: гастрольләргә дә йөрисез, премьераларыгыз да күп. Монда 2017 елдан бирле партия проекты ярдәмендә чыккан спектакльләрне анализлау тәкъдиме керде. Аларның язмышларын барлыйсы иде. Без, куелган спектакльне ел дәвамында күрсәтергә, дип күзаллыйбыз...»

Раил Садриев: «Без алар белән фестивальләргә һәм гастрольләргә йөрибез. Новороссийск, Калининград, Якутск, Әстерхан...»

Людмила Рыбакова: «Әйе. Сез гастрольләрдә һәм фестивальләрдә үзегезне генә түгел, Татарстанны да күрсәтәсез, партияне дә күрсәтәсез... Татарстан тамашачысын да онытмыйк. Урнашкан урыннарыбыздагы тамашачыны мәдәни агарту бурычы да алдыбызда тора».

Раил Садриев: «Без бит гастрольдә эшләгән акчаны Татарстанга алып кайтабыз. Әле дә Башкортстанда гастрольләрдә йөрибез».

Людмила Рыбакова: «А зори здесь тихие» спектаклен көтәбез! Уңышлар сезгә!

Минзәлә театры: «Спектакльләрне юбилей елына багышларга телибез»

Минзәлә театры директоры Илнур Гайниев: «Мин, иң яшь театр директоры буларак, бу проектта әле аз эшлим. 2 ел эчендә, проект кысаларында, автобус алудан башлап спектакль чыгаруга кадәр күп эш эшләнгән. Киләсе ел – безнең театр өчен юбилей елы, һәм без бөтен спектакльләрне юбилейга багышларга телибез. Театрның нигезендә торган Сабир Өметбаев чакыргандыр – күренекле драматург Туфан Миңнуллин да, Мәскәүдә укып кайткач, иҗат юлын безнең театрдан башлаган. Аның «Шулай булды шул» спектаклен куюыбыз – алар хөрмәтенә. Спектакльне Илсур Казакбаев чыгара. Безнең репертуарда аның 2 спектакле бар, һәм алар театрга уңыш китерде. Икенче әсәр буенча бәхәсләр бара. Спектакль куярга Байрас Ибраһимов киләчәк».

Рөстәм Галиев: «Туфан Миңнуллинның соңгы пьесасын куябыз»

Түбән Кама театры үзенең директоры Рөстәм Галиев пьесасы буенча спектакль куярга планлаштырган. Әмма, проект шартлары буенча, театр директоры үз әсәрен куя алмый. Куя икән, аңа авторлык гонорарыннан баш тартырга туры килергә мөмкин. Ул чыгыш ясый башлаганчы ук, шушы темага сүз булды. Шуңа да Рөстәм Галиев чыгышын: «Безнең театр «Мин – татар малае» дигән спектакльне чыгарырга җыенган иде. Ярамагач ярамый – алыштырырбыз», – дип башлады.

Рөстәм Галиев: «Бүген без – репертуар театры. Репертуарыбызда 50дән артык спектакль бар. Үткән ел 5 спектакль чыгардык, шуның 2се балалар спектакле иде. Былтыргы спектакльләрнең 3се федераль проект буенча куелды һәм берсе дә төшеп калмады. Өчесе дә ай саен, көн саен, сәгать саен баралар. Үткән ел 5 номинациядә «Алтын битлек» премиясендә катнаштык. Казахстанда гастрольләрдә булдык.

Туфан Миңнуллин исемендәге драматурглар фестивалендә аның соңгы пьесаларының берсе турында сүз кузгатылды. «Әбрәкәй» пьесасын планга керттек. Ул Буа театрында куелырга тиеш иде. Туфан Миңнуллинның нәзере кебек әйтелгән иде: «Буа театрында куегыз! Рөстәм куйсын!» – дигән иде. Ул куелмады. Мин аны үзебезгә репертуарга кертергә булдым. Туфан Миңнуллин исемен йөрткән театр аны куячак. Икенче спектакльгә килгәндә, ярамый, дигәннәр икән (директорның автор булуы. – авт.), Чеховның «Дядя Ваня»сын куярбыз. Без аңа күптән әзерләнәбез».

ххх

Нәтиҗәләр. Беренчедән, дәүләт һәм муниципаль театрларга проект акчасына «мотивлар буенча», «режиссер карашы» буенча спектакль куярга мөмкинлек бирелмәячәк. Ягъни, тамашачы ни укый – шуны карый.

Икенчедән, театрлардан үткән елларда куелган спектакльләргә анализ ясау соралачак. Уңышлы һәм уңышсыз, «театрны ашаткан» һәм «онытылган» куелышлар барланачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100