news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Театр төзүнең ние бар...»: Кариев төзегән, Хәбибуллин төзегән, ә Гатауллин?

news_top
«Театр төзүнең ние бар...»: Кариев төзегән, Хәбибуллин төзегән, ә Гатауллин?
фото: © Кариев театрының матбугат үзәге, Рәмис Нәҗмиев

Кариев театры үзенең 38нче сезонын – Шәхесләр сезонын үзенә нигез салучы Фәрит Хәбибуллинга багышланган спектакль белән төгәлләде. Спектакль «Отменили, дустым! Спектакль отменяется!» дип атала.

Фәрит Хәбибуллинга багышланган спектакль куярга теләвен Кариев театры артисты һәм режиссер Булат Гатауллин моннан бер ел элек әйткән иде, спектакль проектын Казан мэриясенең «Үз телем» грантлар конкурсына керткән иде, әмма ул аннан үтмәде, монысы инде экспертларның бу шәхесне белмәүләренә дә бәйледер. Шулай да театр директоры Илнур Гайниев әлеге спектакльне чыгару мөмкинлеге тапкан – афәрин! Шулай итеп Шәхесләр сезонының иң кызыклы эше, мөгаен, Фәрит Хәбибуллин хыялларына багышланган спектакль булгандыр.

  • Фәрит Хәбибуллин татар яшь тамашачы театры булдыру хыялын 1987/88 елларда тормышка ашыра башлап, 1991 елда театр-студия дәүләт статусын ала. 2001 елда театрдан лаеклы ялга китә. 2007 елның 27 декабрендә вафат була.

Булат Гатауллин үз иҗади командасына пьеса язарга Алсу Хафизны чакырган, рәссам – Юлия Кораблева. Ут буенча рәссам – Дмитрий Солопов. Хореограф – Эдуард Хәбибуллин. Спектакльдә театрның яшь артистлары катнаша. Театрга нигез салучы статусындагы өлкән буын – Нуриәхмәт Сафин, Халидә Сөнгатуллина һәм башкалар тамашачы ролендә.

Спектакльнең форматы үзгә: тамашачы ике рәт булып сәхнәдә утыра. Артистлар да башта сәхнәдә генә булса да, спектакль азагына таба алар залны да колачлыйлар. Буш тамаша залы – сценографиянең бер өлеше.

Спектакль байопик түгел – беренчедән, театрның байопик куярлык бюджеты да булмагандыр, икенчедән, Фәрит Хәбибуллинның тормыш юлы тиз генә өйрәнеп бәяләнә ала торган түгел – ни өчен 60 яше тулуга ук пенсиягә китүеннән башлап, сәбәпләре күп. Өйрәнелер әле ул, өйрәнелергә лаек шәхес.

Иҗатчы яшьләр башка юлдан киткән – алар спектакльне бүгенге көндә театр студиясе булдырырга теләгән яшьләр хыялларына һәм аларга очраган каршылыкларга корганнар. Иркен (Инсаф Хәләүтдинов) һәм аның фикердәшләре Тимер (Айрат Шамс), Бикә (Алсу Шакирова), Чулпан (Ләйсән Большова), Айсылу (Алсу Фәйзуллина) театр төзү хыялы белән янып яшиләр, аларга Язгөл (Альбина Гайзуллина) һәм Ядкәр (Рамил Вафин) кушыла. Спектакльнең беренче өлешендә алар берәм-берәм театрга киләләр, ягъни, персонажлар белән танышу өлеше, аннары аларның репетицияләре, аларга бина бирелү һәм бинаның алынуы турында хәбәр. Финалы бар, әлбәттә – Хәбибуллинлы финал. Пьеса кыскача гына шуның белән шул! Ә сез Шекспир сюжетлары көткән идегезме? Ә спектакль эчендәге спектакльгә килгәндә, яшь артистлар А. П. Чеховның «Безотцовщина» пьесасын куялар.

«Безотцовщина» - Чеховның 18 яшендә язылган пьесасы. Әсәр авторның вафатыннан соң табылып яңадан торгызылган. Никита Михалковның «Неоконченная пьеса для механического пианино» фильмының нигезендә шул пьеса ята.

Нәкъ менә бу спектакльгә тотынуның нигезендә Хәбибуллин хыяллары ятадыр, аңлыйм, әмма тамашачыга бу бөтенләй дә аңлашылмый.

ххх

Лирик чигенеш: «Кариев театр төзегән, Хәбибуллин төзегән, мин дә төзермен», - ди спектакльнең төп герое Иркен. Үзем Иркенне тыңлыйм, уйларым мине Фәрит Хәбибуллин оештырган матбугат конференцияләренә алып китте. Островский урамында нинди театр төзәячәге турында җанланып сөйләгәне күз алдыннан үтә, хәтерем ялгышмаса, җәйге театр варианты да бар иде кебек. Ул заманда челт-челт телефонга төшерә, барысын да видеога яздыра торган заманнар түгел иде, шуңа барысы да хәтердә калганча гына инде. Аның ул театрның тәгаен булачагына ышанып, ялкынланып сөйләгәне күз алдына килә. Аннары күз алдыннан татар театры булдыру хыялы белән янган башка шәхесләр үтә.

Дамир Сираҗиев та үз театрын төзергә теләгән иде. Разил Вәлиев тә аның турында: «Дамирның йөз хыялы арасында гел үзәктә торганы үз театрын булдыру хыялы иде», дип әйткән сүзләре бар. Иркеннең Кабан күле өстендәге тамаша турындагы хыялы да Дамир Сираҗиевны хәтерләтә. Туксанынчы еллар башында Казанның Үзәк стадионында Дамир Сираҗиев махсус лазер-шоулы тамаша – «Мәһди» фолк-рок-операсын куя. Аның музыкасын композитор Мәсгудә Шәмсетдинова яза, төп партияне җырчы Альберт Әсәдуллин башкара. «Дамир Сираҗиев бу шоу өчен Алла Пугачевадан лазерлы шоуга аппаратура алып кайтарткан, дип тә укыдым. «Дастанда катнашкан вертолетлар, бронетранспортерлар, меңләгән хәрбиләр – барысы да режиссерның көчле ихтыярына буйсынды», – дип хәтеренә төшергән иде ул вакытларын Мәсгудә апа, Дамирны искә алганда.

Драматург, режиссер, актер Гафур Каюмов һәм аның халык театры сәхнәсендәге фаҗигале үлеме искә төште. Гафур Каюмов гомере буе Камера театры дип хыялланды. «Татар театрына Камера театры тәкъдим итүе үзе үк аның яңа проектлар белән яшәгән кеше икәнлеген күрсәтте. Кызганыч ки, татар дөньясы фәлсәфи мәсьәләләрне күтәргән Камера театры идеясен кабул итеп бетерә алмады. Ул киң яңгыраш тапмады», дип сөйләгән иде аның турында әдәбият белгече Әлфәт Закирҗанов.

Бүген дә бар үз театрын булдыру хыялы белән яшәгән шәхесләр. Мәсәлән, режиссер Туфан Имаметдинов үз театрын булдыру хыялы белән яши, әмма әлегә ул ресторатор һәм аерым театраль проектлар булдыра.

Ххх

Ни өчен яшьләр төзегән студия Чеховның шушы пьесасына алына? Югыйсә, беренчедән, Чеховның камил эшләнгән һәм бөтен театрларда куелган «Вишневый сад», «Дядя Ваня» кебек бик билгеле пьесалары да бар; икенчедән, Хәбибуллинга ул әсәр кызык булса да, ул аны үзе генә башкарып чыгарга җыенмаган, ә монда биш-алты артистның хыялы турында сүз бара,; өченчедән, Чехов татар дәүләт театрларында да куелмый, чөнки бармый ул татар театрында, халык йөрми аңа. Ни өчен йөрмәвен театр белгечләре өйрәнсен – мин күзәтүләремне генә кабатлыйм.

Тагын бер сорау: нигә бу яшьләр яңа студия төзергә алынган? Экспериментлар кирәкме? Әмма күрсәтелгән репетицияләрдә ул экспериментлар күренми. Ул яшьләр нинди театр төзергә җыена? Шәхси театрмы? Алайса нигә бина сорап йөриләр? Дәүләт театрымы? Алайса безгә нинди дәүләт театры җитми? Кайда аңлатмасы? Хәбибуллин театр төзегәндә төгәл күзаллавы булган дип беләм. Казанда ул вакытта Милли яшьләр театры юк иде һәм ул чорда аның булуы кирәк иде. Ә кайчандыр (1932, 1949 елларда) андый театр төзү омтылышлары булган. Димәк, Хәбибуллин хыялларының төпле нигезе бар? Ул чорда яшь язучыларның «Идел» яшьләр журналын чыгарырга йөрүен дә искә төшерик һәм ул бик уңышлы китте. Ә бу яшьләрнең хыял нигезендә ниләр ята? Кемнәр алар? Штатлар җитмәү яки башка сәбәп белән Казанда дәүләт театрларына алынмаган, Казаннан читтәге театрларга барасы килмәгән яшь артистлармы?

Бу сорауларга җавап булмаса да, бүгенге Кариев театрының Хәбибуллин хыяллары турында уйлануы кызыклы. Бүгенге театр аның хыялындагы театрмы? Яшьләр театры нинди булырга тиеш? Яшьләр театры картаймасын өчен нишләргә? Сораулар күп һәм аларга Хәбибуллин да, Гатауллин да җавап бирә алмый. Әмма иң мөһиме – Гатауллин һәм аның фикердәш артистлары уйлана. Иркен ролендәге Инсаф Хәләүтдиновның илереп кычкыруында театр яшьләренең йөрәкләре белән кычкыруы ята кебек. Әмма үзе дә театрдан аңлаешсыз шартларда китеп барган Фәрит Хәбибуллинның рухы аларга ярдәм итә аламы? Фәрит Хәбибуллин нинди генә холыклы кеше булса да, нәтиҗәдә театрны төзегән. Чөнки ул нәрсә кирәген аңлаган. Бүгенге Хәбибуллин дәвамчылары ул театрны төзи алырлар идеме? Кызганыч, әлегә Иркеннең коры диктаторлык чалымнарыннан башка әлегә бернәрсәсе дә күренми. Монда Инсаф Хәләүтдинов уены турында сүз бармый, гомумән, Иркеннәр турында.

Спектакльдә Булат Гатауллин үзенә Фәрит Хәбибуллин ролен алган. Финалда аның Хәбибуллин сүзләрен булса да, үзенчә - Гатауллинча сөйләп торуын тыңладым да, аның сүзләре аша театрның киләчәгендә Хәбибуллин хыяллары чалымнарын күрдем кебек.

Мөгаен, «Отменили, дустым! Спектакль отменяется!» спектакле бу театр сезонының иң уйландыра торган спектакледер – татар театрының киләчәге турында уйландыра торган... Театрны төзү җиңелрәкме, төзәтүме…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар