news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Театр сәнгатендә ясалма фәһем куллануның Россиядә беренче Этика хартиясе барлыкка килде

news_top
Театр сәнгатендә ясалма фәһем куллануның Россиядә беренче Этика хартиясе барлыкка килде
Фото: © «Татар-информ»

Россия театраль сәнгать институтының (ГИТИС) Гыйльми советы театр сәнгатендә ясалма фәһемне куллануның Этика хартиясен раслады. Әлеге хәбәр ГИТИСның рәсми сайтында чыгып, аңа сылтама белән башка мәгълүмат чараларына да таралды. Бу документ Россиядә сәхнә иҗатында нейрочелтәрләрне куллану принципларын һәм чикләүләрен билгеләүче беренче акт.

Цифрлы технологияләрнең үсеше театр җәмәгатьчелеге алдына яңа мәсьәләләр куя. Авторлык хокукын саклау, рәссамның һәм артистның иҗади мөстәкыйльлеген яклау, шулай ук, тамашачының иҗатчыга ышанычы – шуларның кайберләре, дип билгеләп үтә әлеге документны кабул иткән Югары уку йорты. Хартиянең төп принцибы «алмаштыру түгел, ә аргументация» дип формалаштырылган. Бу концепция нигезендә, ясалма фәһем театрга эш процессларын оптимальләштерергә һәм сәнгать мөмкинлекләрен киңәйтергә ярдәм итә ала, әмма ул авторны алыштырырга тиеш түгел. Технологияләр кеше кулында кала торган корал буларак карала.

Хартиядә берничә төп принцип бәян ителгән. Менә аның кайберләре:

  • Ясалма фәһем белгечнең мөмкинлекләрен киңәйтсә дә, соңгы карарны кеше үзе кабул итә, әсәр өчен этик һәм иҗади җаваплылык кеше өстендә кала.
  • Театр – актер белән тамашачының диалогы, шуңа да кеше рухы калырга тиеш, импровизация һәм эмпатия цифрлы аналогы белән алыштырыла алмый.
  • Иҗади автономия сакланырга тиеш – технологияләр иҗатчы кулындагы опцияләрнең берсе була ала.
  • Хартиядә артистны саклауга да игътибар бирелгән: артистның тавышы, пластикасы һәм манерасы кешенең рөхсәтеннән башка нейрочелтәрдә кулланыла алмый. Тере актерны аның цифрлы игезәге белән алыштыру, репетиция язмалары аша нейрочелтәрне рөхсәтсез өйрәтү һәм артистлар образларын вафатыннан соң коммерция максатларында клонлаштыру тыелган ысуллар буларак кертелгән.
  • Спектакльләрдә ясалма фәһем кулланганда гаделлек һәм үтәкүренмәлелек сакланырга тиеш, тамашачының спектакль куелышында мондый технологияләрнең кулланылуы турында белергә хакы булырга тиеш.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар