news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Театр артисты, баянчы Ильяс Шәрипов өйләнгән

news_top
Театр артисты, баянчы Ильяс Шәрипов өйләнгән
социаль челтәрләр

Баянчы, бик күп халыкара бәйгеләр җиңүчесе, Кариев театры актеры Ильяс Шәрипов өйләнгән. Яшьләр никах видеосын социаль челтәрләргә куйды. Анда романтик Ильяс үзенең сөйгәне Гөлшәһидәгә Айдар Галимов репертуарыннан «Син – минем җанымның яртысы» җырын уйный.

«Мин сине гомерем буена

Ышыклап барырмын җилләрдән.

Өзелсә барасы юлларың –

Үрермен мин күпер гөлләрдән», – дип тә язган ул видео янына.

Сөйкемле парга дуслары берсеннән-берсе матур теләкләр калдыра. «Бик бәхетле булып яшәгез! Әти-әниең синең өчен үрнәк. Тәртипле гаиләдә балалар да тәрбияле, мәрхәмәтле булып үсә. Син – моның ачык мисалы. Үз гаиләң дә шундый булсын!»;

«Бәхетле, тигез тормыш телим! Хәерле сәгатьтә!» – дигәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар