Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Без хәзер өчәү булдык» – баянчы Ильяс Шәрипов сөйгәненә тәкъдим ясаган

news_top_970_100
«Без хәзер өчәү булдык» –  баянчы Ильяс Шәрипов сөйгәненә тәкъдим ясаган
социаль челтәрләр

Баянчы, бик күп халыкара бәйгеләр җиңүчесе, Кариев театры актеры Ильяс Шәрипов сөйгән кызына кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган. Яшьләр Чаша янында басып тора, бәхетле кәләш чәчәк бәйләмен һәм йөзеген күрсәтә. Әлеге видеоны Ильяс социаль челтәрләргә куйган һәм: «Без хәзер өчәү булдык – мин, ул һәм баян!» – дип язган.

Кәләшнең исеме дә бик матур – Гөлшәһидә. Ул – КФУ студенты. 

Сәхнәдәш дуслары музыкантны әлеге шатлыклы вакыйга белән котлап, комментарийлар калдырганнар.

«Бәхетле булыгыз, яме. Мәктәптә укыган чагыңнан ук беләм сине, шәп егет син. Парың да үзең кебек булсын. Яратып, яратылып яшәргә язсын», «Котлыйм, сез әле бер-берегезгә охшагансыз», «Булдыргансың, Ильяс. Төкле аягы белән», – дип язалар алар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100