Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Таякка таянып йөрүче Хиффә әбекәй 87 яшьтә таудан шуа

news_top_970_100
Таякка таянып йөрүче Хиффә әбекәй 87 яшьтә таудан шуа

Актаныш районының Чуракай авылында яшәүче Хиффә әбине күршесе Ирек яшьлегенә алып кайткан: ул аны кабартылган тюбингка утыртып, таудан шудырган.

Таякка гына таянып йөрүче Хиффә әбекәй өеп куелган кар көрте өстенә үзе менеп җитә. Таягын тотып, тау шуарга әзерләнеп утыручы әбекәйнең йөзендә шатлык нуры балкый. Ирек әбекәйнең шуып төшеп киткәнен видеога төшереп тора. Видеороликта бу күренешне Габделфәт Сафинның «Япь-яшь чаклар бар иде» җыры белән бизәгән.

Таудан шуып төшкән Хиффә әбидән: «Рәхәт булдымы? Яшь чакларны искә төшердеңме? Ничә ел тау шуганың булмаган инде?» – дип сорый Ирек.

Тау шуган булмагандыр минем бер дә, белмәем бер дә. Каян чыгаем, – дип, үзләренә хас диалект белән җавап биреп, тау яныннан китәргә ашыга Хиффә апа.

Бу видео былтыргы кышта төшерелгән. Ирек Хиффә әби янына авылга кайткан саен кереп, хәлләрен белешеп йөри. Әбекәйне видеога төшереп, язылучыларына күрсәтә. Ул видеолардан аңлашылганча, Хиффә әби инде бик озак еллар ялгызы гына яши: аның балалары булмаган, тормыш иптәше вафат.

Хиффә әбинең тау шуу күренешен кайберәүләр бик дулкынланып караган.

«Котлар очып торды, бик куркыныч әйбер түгелме бу?»;

«Балалар белән шундый текә тауга мендек тә, 7 яшьлек кызчык төшкәнне нигә миңа төшмәскә дип, төшеп киттем… Һәм бүтән утырмаска ант иттем – аркаларым әле дә авырта»;

«Сез куркыныч астына куйгансыз, ни дисәң дә, яшь бар бит. Кызыгып куйдым сезгә, шулай әти-әнине шудыртырга иде, дип»;

«Молодец, Ирек. Әбинең хыялы тормышка ашты, сабый бала кебек көтеп утыра әле. Берүк үз аңында, акылында булып яши күрсен, молодец әби»;

«Сине зурламыйча мөмкин түгел. Сезне карагач, без дә шатланабыз бит. Үземнең әбием дә искә төште (1905 елгы иде). Велосипедка гына утырып йөргән юк, дигәч, абый велосипедта йөрткән иде»;

«Әби тау төшкәнче башлар авыртты кайгырудан. Әбигә тагы да исәнлек»;

«Рәхмәт сиңа, Ирек. Бәхетле булыгыз. Әбекәй курыкмадымы?»;

«Ну батыр сез»;

«Молодец та инде Хиффә әби» дигән сүзләр язучылар бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100